Яңа исемнәр

06.03.2018

Минем күңел


Минем күңел сары көздәй…
Моңнар тулган яраларга.
Өзгәләнә, йолкына җил
Сагышлардан араларга.

Минем күңел салкын кыштай…
Керфекләрен ак бәс сарган.
Күзләрендә — туңган назлар…
Боздай салкын җанга тарган.

Минем күңел нурлы яздай…
Күкләрендә — киек казлар.
Катлаулы да, бик тә гади
Күңелемне аңлый азлар!


Шигырь «Казан утлары» журналының 12нче санында (2015) басылды.

Фото: pixabay.com