Истәлекләр

28.02.2018 №7 (июль), 2017

«Менә шундый Зәйнәб инде мин…»


Чын туганнар

Үзләренең дүрт балалары өстенә мине дә сыендырган, киң күңелле Мәмдүрә апага, Гали җизнәйгә мин гомерем буе рәхмәтле. Тормышлары җиңелдән булмаса да, алар миңа бер генә тапкыр да кырын күз белән карамадылар. Балалары белән дә бертуганнар кебек дус, тату яшәдек, туганлык хисләрен аларга җизнәй белән апа сабый чакта ук бирә белгән, күрәсең. Кыскасы, мин үземне бу гаиләдә чит буларак хис итмәдем, туганны туган итү буенча тәүге дәресләрне дә шушында алдым. Мәмдүрә апа – әниемнең бертуган апасы, аның иң якын сердәше. Алар бер-берсе турында энәсеннән җебенә кадәр беләләр, бер-берсен шулкадәр якын итәләр, яраталар, берсе икенчесе өчен соңгы күлмәген дә бирергә әзер. Әти абыйны алып Сарлыга кайтып киткәч тә, апа иң беренче булып әнигә үзе сүз ката. Мәрҗәнә, акыллым, ди ул, иреңне ялгызын кайтарып җибәреп дөрес эшләмәдең, киткәненә дә шактый инде, ир-ат ир-ат инде ул, шайтан коткысына тиз бирелә алар. Үзе матур, үзе ялгыз булган ирләрне эләктереп алырга әзер хатыннар да аз түгел. Холкы усал булса да,Фазлетдинның күз явын алырлык. Гармунын уйнап, җырлап та җибәрсә… Балалар кызганыч, ике ятим бар бит инде, берсе әтисен, икенчесе исә әнисен күрергә тилмерәләр, инде бу нарасыйны да әтисез калдырмакчы буласызмыни, ди ул минем якка ишарәләп. Гайнетдин абыйны ничәмә еллар тәрбияләп, үз баласы кебек яратып өлгергән, аның язмышы өчен инде Ходай каршында да җаваплы әни дә, үзенең дә бик каты борчылуын, уйларга чумып йөрүен, абыйсыз калган Гайнетдинне сеңлесеннән дә мәхрүм итәргә ярамаганлыгын, кызын да туганы белән бергә әтиләре янында үстерергәтеләгәнлеген әйтә. Ләкин уку елы башында мине мәктәптән аерырга теләми, ә кызын ташлап китүне күз алдына да китерә алмый. Мәмдүрә апа бу сөйләшүгә бераздан кабат әйләнеп кайта, монысында үз сүзен җизнәй дә әйтә. «Мәрҗәнә, балдыз, бар кайт ирең янына, Зәйнәбне бездә калдырып тор, ялгыш кына да авыр сүз әйтмәбез, ул безнең күңелләргә бик якын бала, без дә аңа чит түгел. Уку елы тәмамлангач кайтып алырсыз», – дип, мәсьәләне хәл итә дә куя.
Мәмдүрә апа гомер буе мамык җыюда бил бөгә, басу-кырларда җанлылык тынып торганда, үзенә башка шөгыльләр таба, бер эштән дә куркып тормый: дүрт баланы туйдырасы, киендерәсе, кеше итәсе бар. Мин аның үзем укыган мәктәптә идән юып йөргәнен дә хәтерлим. Гали җизнәй – мәчеттә имам, бөтен нәрсәгә үз фикере булган, киң карашлы, бик тә хөрмәтле кеше. Сугыш еллары белән бәйле тетрәндергеч хатирәләргә дә бай иде аның тормыш китабы. Дошман белән бик каты бәрелешләрдә камалышта калган, тулысынча әсирлеккә алынган Волхов армиясендә хезмәт иткән. Ул чорның үз хакыйкате: пленга алганнармы, төшкәнсеңме, аерма юк – син барыбер сатлык. Үз иленең иминлеге, якыннарының якты киләчәге өчен җанын да бирергә әзер җизнәй мондый хурлыклы ярлык белән яшәргә җыенмый да, теләми дә. Бу хәлдән котылу буенча башында берничә план өлгерә һәм шуның берсен озакка сузмый тормышка ашырырга ниятли: армияне урман аша алып киткәндә ничек булса да качарга! Эчем авырта дип хәйләләп, еш кына куак араларына «йомышын йомышларга» керә башлый, үзенең авырып киткәнлегенә тегеләрне тәмам ышандырып бетерә һәм чираттагы керүендә «озаграк тоткарлана», армия күздән югалгач кына чыгып, бөтен көчен җыеп кире якка йөгерә. Берничә көн юл эзләп, адашып йөргәч, ул якындагы бер авыл кешеләренә юлыга. Бу миһербанлы җаннар аны ашатып, киендереп озаталар. Шул ук вакытта алар аңа үзе турында беркемгә берни сөйләмәскә, бигрәк тә хәрби киемле кешеләрдән ераграк булырга, кайсы армиядә хезмәт иткәнен, гомумән, сугышта, пленда булуын авыз ачып беркемгә дә әйтмәскә, туган ягыннан ераккарак китеп төпләнергә киңәш бирәләр. Туган авылына юлны ул бик озак һәм зур авырлыклар белән үтә: документлар юк, теләсә кайда туктатып, кемлегеңне тикшертеп, ахыр чиктә трибунал чәпәп куярга да мөмкиннәр. Кайтып җиткәч тә төнгә кадәр урманда качып утыра, авыл урамнары кара шәл ябынгач кына арткы бакчалар аша өенә юнәлә. Ә инде таң атып, көн узып, кабаттан төн җиткәч, гаилә бергәләп юлга чыга. Бәхет эзләп түгел, менә-менә эләктерергә әзер булган гаделсез язмыш ыргагыннан мөмкин кадәр ераграк җиргә, колак ишеткән булса да, күз күрмәгән якларга качу уе белән, беркем белән дә саубуллашмый, хушлашмый, бер төенчек кием, бер төенчек юлда капкаларлык азык алып тимер юл станциясенә киләләр. Товар поездында – күмер вагонында яшеренеп Үзбәкстанга юл алалар, Ходай ярдәме белән килеп җиткәч, Красногорскта төпләнәләр. «Тәңрем коткарып калды мине, әсирлеккә төшкән армия солдаты дип атып та үтерерләр иде – еллары шундый иде. Шуңа да гомерем буе Аллаһы Тәгаләгә хезмәт итәргә сүз бирдем», – дип сөйләгәннәре хәтердә җизнәйнең. Ул мине дә сабыр булырга, шөкер итә, көтә белергә өйрәтте, таңның да төн узгач кына атуын, ләкин шул ук вакытта бәхет өчен көрәшү кирәклеген дә аңлата алды. «Кызым, беләм, сиңа әнисез, әтисез авыр. Ләкин бу – вакытлыча гына бирелгән тормыш сынавы. Иң мөһиме, алар исән-сау һәм сине кайтып алачаклар», – диде ул берсендә. Мин җизнәйне бик яратам, ул алдый белми, бары дөресен генә сөйли, аның әйткәннәре һәрчак уйландыра да. Чыннан да, әнием мине тиздән кайтып алачак бит! Шунда минем күз алдына Гайнетдин абыйның сагышлы йөзе пәйда була. Ул да әнисен сагына бит! Яныңдагылар никадәр яхшы, мәрхәмәтле булмасын, үз әниең үз әниең инде ул, аңа беркем җитми. Моның чыннан да шулай икәнен, абыемның ничәмә еллык эчке кичерешләрен, аның нинди утларда янганын бөтен барлыгым белән үземнең татып каравым түгелме соң бу?! «Абыем, мин сине аңлыйм, мин сине яратам, мин сине тыңлармын, каршы бер генә дә сүз әйтмәм!» – дип кочаклаплар аласым килде аны шул чакта, тик үзе генә янда юк, аралар ерак. Шул мизгелдә күңелемдә бер шәм кабына – абыема карата ниндидер үзгә – тагын да җылырак хисләр уяна…


САЙТЫБЫЗДА ТАТАРСТАННЫҢ ХАЛЫК АРТИСТЫ ЗӘЙНӘБ ФӘРХЕТДИНОВА ИСТӘЛЕКЛӘРЕННӘН БАШКА ӨЗЕКЛӘРНЕ ДӘ УКЫРГА МӨМКИН: http://kazanutlary.ru/?cat=201

Фото: vk.com