Укучыларыбыз иҗаты

27.02.2018

Соңгы балкыш


Хикәя
Ахыры

Менә өч көн, өч төн инде Йолдыз каенга бәйләнгән килеш тора. Агач тирәли саргаеп-кибеп барган үләннәр дә калмады. Хайванкайның үтереп ашыйсы, эчәсе килә. Йолдыз сабыр, акыллы ат, башта тыныч кына хуҗасын көтте, менә килер, менә күренер дип ышанды, тик көн саен иртән икмәк һәм иркә сүзләр белән сыйлаучы хуҗасы һаман күренмәде. Җәй белән хушлашырга җыенган урман шомлы һәм тын, төннәр караңгы һәм салкын, өстәвенә, ямьсез итеп җил улый…
Йолдыз тилмереп хуҗасын көтә: кешеләр, нигә мине болай бәйләп тотасыз, минем сезгә нинди начарлыгым тиде дигән сүзләрне теле белән әйтә генә алмый. Ә яшьле күзләрендә газап, рәнҗү, аптыраш һәм сагыш.
Дүртенче, бишенче көннәр дә әнә шулай газап, әрнү белән үтте. Аны килеп бәйдән чишүче дә, авылына алып кайтучы да булмады. Йолдызның матур, шома итеп таралган ялы киезләнеп катты, эче эчкә батты, койрыгында тигәнәк, өстендә тигәнәк… Сыртлары ялтырап торган, иртәләрен, шатланганын белдереп, кешнәп хуҗасын каршылаган җирән Йолдыз белән биш көн буе бәйдә торган, күзләрендә өметсезлек, үзен хәлсезлек биләп алган мескен ат арасында охшашлык табуы кыен, җир белән күк арасы кебек иде. …Йолдыз шулай хуҗасын зар-интизар булып көтте, ул аның килеренә җаны-тәне белән ышанды, шушы коллык тоткыныннан коткарыр дип өметләнде. Хайванкайны кызганып, аклан тирәли тезелеп үскән каен кызлары һәм каен егетләре өнсез генә үксеп елады… Йолдызның әле кайчан гына йолдыздай очкынланып янган күзләре, яшәүдән ваз кичкән бичара адәмнеке төсле, өметсезлек, бушлык белән тулды.

* * *

Әхмәт абзыйның көне көн, ашавы ашау түгел. Онытылып китеп, иртәләрен Йолдызына дип сырмасының кесәсенә ипи сыныклары салып чыга да, абзар артында ятимсерәп торган арбага барып бәрелә. Шуннан гына аңына килеп, уянып киткәндәй була.
Тирә-якны айкый торгач, аяклары калмады инде, әмма бушка. Йолдыз суга төшкәндәй юк булды.
Бүген калага барырга җыенды, атының югалуы турында гәҗиткә белдерү биреп карарга иде нияте. Авылдашлары шундый киңәш бирде аңа.
– Нигә шулкадәр бетеренәсең, дубырга төшеп икенче ат ал да, сөт җыярга чык, — диде колхоз рәисе.
– Йолдызымны тапмый торып, сөт җыярга чыга алмыйм мин, — дип кырт кисте Әхмәт.
…Гәҗиттә өч көннән генә чыгачак белдерүне көтәргә Әхмәт абзыйның тәкате калмады. Өстән яңгыр явып торуына да карамастан, күрше авылга барып кайтырга булды. Юлдан гына барасы итмәде, күрше авылны чолгап алган урманнарны да караштырырга булды. Туры юлдан Сәлим кордашына кунакка баруы бик җайлы була иде дә… Әле менә күпме бара, арып бетте, әмма авыл күренми. Үз авылы урманнарын биш бармагы кебек белсә дә, бу урманнарда бик йөргәне юк шул аның… Юлга чыгам дип, торган саен эчкәрәк кергән Әхмәт абзый адашуын абайламый да калды.
Җәй дә түгел, көз дә түгел бер ара иде, яфраклар саргая башлаган, яшеллекләрен җуйган гаярь имәннәр мәңгелек уйга чумганнар, рәт-рәт тезелгән наратлар бар да бертөсле, игезәкләр кебек; каеннар лебер-лебер әкрен искән җил белән серләшә; бөтен дөнья юеш, ара-тирә серәеп калган ак чәчкәләр очрый. Кошлар тавышы күптән тынган. Күптин-күп төрле серләр, могҗизалар, табышмаклар яшергән урман тын калган, көз якынлашуын тоеп, моңсу сагышка чумган.
Йолдызы белән үз урманнарында вакытында күп, бик күп йөрде инде, ул чакта ничек рәхәт, бар нәрсә якын, үз, кадерле иде. Бу урман да үзләренекеннән әллә ни аерылмый, тик менә барыбер чит-ят икәнен белдереп, җанын өйкәп тора.
Һи-и, үз урманнарында, Бүре кулы булсынмы ул, Саклау, Тукуҗа, Кутырлы комган яклары, Салкын чишмә… аннан ул, ник төн уртасы, дөм караңгы булмый, туп-туры авылына кайтып җитә, йөгәнен Йолдызының үз иркенә куя да… Ә монда?.. Йөри торгач, Әхмәт абзыйның ашыйсы килүе исенә төште, кулы сырма кесәсенә салып куйган ипи кисәген сыпырып куйды. Юк, юк, ачтан үлсә үләр, әмма Йолдызына дигән икмәген капмас. Менә алар бер-берсен табыштылар ди, Йолдызының, күз нурының, йолдыз сыман балкып торган күзләренә ничек карар?..
Нинди дә булса берәр сукмакка килеп чыкмаммы дип, Әхмәт абзый озак йөрде. Башта шабыр тиргә баткан иде, инде менә өши башлады. Карчыгы бәйләгән оекбашларын да киясе итмәде шул, җылы тоелды. Кем белгән соң урманда адашып калырын? Кайда егылырыңны белсәң, шунда салам түшәр идең дә бит… Әхмәт абзыйны дерелдәвек алды, караңгы да төшеп килә иде. Берәр каен төбенә утырып ял итәргә, хәл җыярга кирәк…
Аһ!.. Әхмәт абзый өстенә аннан-моннан ботак-сатак каплап куелган алагаем тирән чокырга барып төшкәнен сизми дә калды.

* * *

Ай-яй-я-а-а-ай!!!
Хәлсез Йолдыз колакларын шомрайтты, күзләрен ачты, йөрәге ярсып тибәргә тотынды. Кеше тавышы?! Җитмәсә, хуҗасыныкына охшаган!.. Йолдыз сагаеп тыңлый. Тик нигә тавыш кабат ишетелми? Бәлки, Йолдыз саташадыр, ялгыш ишетәдер?.. Менә ул җан ачуы белән, бәйдән ычкынырга теләп, тырмашырга, тартылырга тотынды. Алай да ычкына алмагач, йөгәнен чәйни башлады. Ниндидер серле бер көч аңа куәт биреп торды шикелле. Ниһаять, алты көн буе үзен коллыкта тоткан каешның өзелүен тойган Йолдыз арт аякларына басып… кешнәп җибәрде. Йолдыз иректә! Ирек! Нинди тылсымлы, бөек сүз! Кешегә үзен кеше, атка-ат итеп тояр, һаваны һава, суны су, шатлыкны шатлык итеп кабул итәр өчен ирек, ирек кирәк! Йолдыз хәзер үләнен дә табар, авылын да… Тик аңарда үлән кайгысы юк, аны баягы тавыш борчый. Кайдадыр, якында гына кемгәдер хәвеф яный, хәвеф! Йолдыз аякларын чак сөйрәп, күңеле әйдәгән якка атлады.
Коштай очып кына барыр иде — хәле юк… Их, бер генә кисәк ипи катысы кетердәтеп аласы иде!.. Йолдыз ниндидер сиземләү белән, сагаеп, чокыр янында туктап калды. Күрүдән бигрәк, монда кеше ятканын җаны белән тойды ул.
…Чокыр төбендә исәнгерәп күпме ятканын, кайчан аңына килгәнен дә Әхмәт абзый белми. Әле ул шундый матур төш күрә: имеш, ул түбәндә, ә Йолдыз күктә, йолдызлар янында. Үзе шундый матур, хан кызларың бер читтә торсын: озын ялы кызлар ак муеннарына салган нәфис яулыктай җилдә җилферди, Әхмәтнең чәчләре төсле җип-җирән тиресе елык-елык килә, ә үзе, ипи катысы бирәсеңме инде дигән сыман, пошкырып-пошкырып ала. И рәхәтлек! Йолдызының йөгәне генә нишләптер ямьсезләнеп, пычранып беткән. Җитмәсә өзелгән… Таныды Әхмәт абзыегыз, бу йөгәнне ул күрше егетенә, Раилга үзе ясап биргән иде, көзгә ат аласыз икән, кирәге булыр дип шатландырган иде.
Чокыр читендә пошкырып басып торган Йолдызның чокырга асылынып төшкән йөгәнен кулларына алган Әхмәт абзый күз яшьләре аша һаман бер сүзне кабатлый:
Төш бит чын булмый…
Төш бит чын булмый…

* * *

Йолдызның чокыр читендә басып торуы төш түгел иде. Әхмәт абзый сул як кулбашының авыртуына түзәлмичә, ыңгыраша-ыңгыраша, йөгәнгә чат ябышты һәм үрмәли-үрмәли, шуыша-шуыша чокырдан чыкты, хәле бетеп, Йолдызының аяк астына ауды. Күпме яткандыр, һушына килгәндә җан дусты йомшак борынын хуҗасының яңагына терәгән дә сабыр гына тора бирә. Әхмәт абзый, күз яшьләрен тыя алмыйча, атының башыннан кочаклап алды, ат та… елый иде.
– Әйдә, бахбаем, кайтыйк, мин сине тәрбияләрмен, сыйлармын, — дип пышылдый Әхмәт абзый, ә Йолдызы, аңлагандай, башын чайкап-чайкап ала…
Кулбашының авыртуы көчәйгәннән-көчәя барган Әхмәт абзый торып басмакчы булды, тик хәлсез аяклары аны тыңламады, ул тагын җиргә ауды. Каһәр генә төшсен! Ничек кузгалырга, ничек кайтырга? Ул бит бер адым да атлый алмый!
Йолдызы, аның уйларын аңлагандай, әйдә, миңа атлан дигән шикелле, дерелдәп торган гәүдәсен ниндидер серле бер көчкә буйсындырып, хуҗасы утыра алырлык итеп җиргә сузылып ятты. Аякларына басу мең газап булса да, хайван бу кыенлыкны да җиңде, ул бит хәзер ялгыз түгел.
Ат муеныннан кочаклап, аңын әле югалтып, әле һушына килеп, Җирән Әхмәт үз авылларына якынлашканда, таң беленә иде инде. Ул да булмады, шалтыр-шолтыр капкалар ачылды, урамнар халык белән тулды.
– Йолдыз табылган! Йолдыз! — диеште кешеләр.
– Ну бу Әхмәт маладис та инде, тәки тапкан бит атын, — дип баш чайкады, сокланды халык.
Йолдыз чак сөйрәлеп, соңгы көче белән хуҗасының тар капкасыннан эчкә узды. Өлгерде ул. Соңгы сулышын алып, гөрселдәп җиргә авуын Йолдызның беркемгә дә күрсәтәсе килми иде. Аның ачык күзләрендә соңгы балкыш булып соңгы шатлык нурлары биеште…

Зәйфә САЛИХОВА.

Башкортстан, Бәләбәй


Башын укырга: http://kazanutlary.ru/?p=19021
Хикәя «Казан утлары» журналының 10нчы санында (2015) басылды.

Фото: prokoni.ru