Шигърият

27.02.2018 2 (февраль), 2018

Сискәнеп уяну


Ник тыныч түгел бу күңел?
Ник тыныч түгел бу җан?..
Көч бир Син миңа, мадәт бир!
И, Аллам – Бөек хуҗам!

Балаларым исән. Үзем дә сау.
Йорт-җирем бар. Кул астында
чәчәк утыртырлык биләмәм…

Бурыч-кредитым юк шикелле.
Керемнәргә салым түләнгән…
Тыныч кына, тәмле төшләр күреп
йокларга мин хаклы түгелме?
Юк шул!..

Еш кына шом баса күңелне:
югалтып барам бит телемне!
Югалтып барам бит илемне!..
Иң изге мирасны югалтсак, кардәшем,
булабыз кем инде?

Төннәрен сискәнеп уянам.
Сагышлы уйларга уралам…
Сизәмен үземне таңнарда
баласын урлаткан анадай…

P.S.
Әй, укучым!
Ялгыш жәлли күрмә!
Бу әрнүләр, бәргәләнүләр
юкка түгел! Язмыш киләчәктә
әҗерен аның әле бер түләр!
Чигенәбездер… әмма уянабыз
күтәрелер өчен яңадан!
Әгәр тамырларны корытмасак,
өстәлмичә калмас яңа кан.
Мин ышанам: халкым тарихына
язылачак әле яңа дан!


Фото: «Казан утлары» архивыннан