Юбилейлар

27.02.2018 2 (февраль), 2018

Рәхмәтле каләмдәшем


Шаһинур Мостафинга 70 яшь

Үзен күргәнчегә кадәр Шаһинур Мостафин исеме белән матбугат битләре аша таныштым мин. Балык Бистәсенең район газетасы редакциясендә эшләп йөргән вакыт. Гаҗәеп матур йола чәчәк аткан икән: егермедән артык район газеталарын үзара алышабыз. Ниндидер тема чәлдерү, сюжет күчерү шикелле яман чир булмаса да, күрше район газеталарын да почта килеп җитүгә үк кулга эләктерәбез. Ерак районмы, терсәккә терәлеп торамы, барыбер дә кызык: алар нинди тормыш белән яши, күршеләрдә кайсы сәхифәләр отышлырак? Бер үк хикәя-шигырьләрен фәлән төбәккә юллап, каләм хакы сугып ятучы әрсезләр юкмы икән?
Кукмара районының «Хезмәт даны» газетасы аеруча саллы. Шаһинур Мостафин атлы егет сугыш ветераннары, аеруча сирәк батырлыклар күрсәткән каһарманнар турында бик тәфсилле яза. Егетнең матросовчы якташларыбыз турындагы мәкаләләренә, рәхәтләнеп, бер дә «тунамыйча», республика матбугатында да урын биргәлиләр. Совет чире, ватанпәрвәрлек белән сугарып үстергән буын вәкиле бит. Шаһинурның язмаларын икешәр-өчәр газета битләрендә эзләп тапкан саен, амбразура каплаучылар белән горурлану хисе арта бара. Тагын бер «чир»не дә яшерүдән тирән мәгънә күрмим. Байтак газета кочак ачып торган өчен, Шаһинурның каләме дә шактый көнләштерә. Ләкин яңа язма күргән саен, сорау арты сорау калкып чыга: һәр мәкаләне шаккатырлык итеп язарлык ничек кенә чимал таба соң ул?..
Яшь чак, йөгәнсез чак бит. Гаиләм юк. Үзем Балык Бистәсендә эшлим, ә ял көннәре саен Казан тарафына чыгып чабам. Шунда мине серле автор белән яшьтәш дустым Нияз Акмал таныштырды:
– Шаһинур шалтыратты. Чемодан тутырырлык китап җыйган икән. Кичке алтыга Кукмара поездына билет алдым, син, дускаем, давай, мине озатып куй әле, ди. Ул Хөсәен Ямашев премиясенә дә лаек булды, әйдә, киттек, берочтан аны котлап та кайтырбыз, – ди.
Ялгышмасам, Болак тирәсеннән тимер юл вокзалына чаклы Шаһинурны озата киттек. Әллә хәйләкәр, әллә ачык күңелле булып чыкты инде, Шаһинур да: «Сине укып барам, матур язасың?» – дип, салпы якка салам кыстыргалый. Каләмне әле чарлап кына маташкан чак, үземнән өлкәнрәк булган каләмдәш бәясе башны әйләндерә. Поезд вагоны янына килеп җиткәч кенә, инде түшенә элгән Ямаш медаленә дә күз төшереп алырга рөхсәт итте ул. Утыз яшьлек чагында ук республика журналистлары арасында әйдаманга әверелсен әле, көнләшмичә түз, ди!..
Шуннан ары Шаһинур дустым белән гел кочаклашып кына күрешә торганга әверелдек. Танышуыбызга 40 еллап вакыт үткән икән, кайларга гына бергә бармадык та нинди генә хисләр кичермәдек!
Шаһинурдагы олы җанлылык, киң күңеллелек һаман сокландыра. Анысын аеруча Казаннан шактый еракта, Киров өлкәсенең Түбән Шөн авылында яшәп ятучы әдип Рафаэль Сибат янына барып йөргән чакларда күрдем. Рафаэль үзенең яшьлегендә, күзе төшкән бер кыз янына дип, безнең авылга гына түгел, хәтта урамыбызга килеп йөргән булган. Беләкләре дага сындыра алырлык куәткә тиң, әмма, ни галәмәт, яз җитүгә, аяклары хәрәкәтләнүдән туктап, берничә атна буена газап чигә икән. Компьютер яки язу машинкасы дигән «җәфалар»ны белми, аның каравы, сәйлән тезгән төсле, каләм белән үтә матур яза. Чаллыдагы «Мәйдан» журналын нәшер итүче булгач, Рафаэльнең роман-повестьларын алып та киткәләдем. Әүвәл берәм-берәм итеп, аннары инде махсус санга туплап та дөньяга чыгардык; фәкыйрегез тырышлыгы илә ике-өч китабы да пәйда булды. Рафаэль белән кулга-кул тотынышып яшәгән «Яңа тормыш» колхозы рәисе Рәфыйк абый Рәүпов, тагын бер-ике Шөнле – дуслар булып киттек. Рафаэль янына юл ешайды, шушында йөри-йөри, Гариф абый Ахунов, Илдар абый Юзеев, Шәүкәт абый Галиев белән әшнәгә әверелдек. Өлкән каләмдәшләр белән мәктәптә очрашулар, сәхнәдә чыгыш ясауларны тасвирлаган сурәтләр генә түгел, ат арбасында, салам эскертендә аунап төшкәннәре дә гаилә альбомында кадерләп саклана…

Кукмара районының «Яңа тормыш» арендачылар берлегенә Казан, Чаллы әдипләре, журналистлар, еш кына кунакка килеп, әдәбият һәм матбугат көннәре үткәрә торганнар иде. Беренче рәттә сулдан уңга: Татарстан Язучылар берлегенең шул чордагы рәисе Фоат Галимуллин, каләм әһелләре Рифә Рахман, Рәшит Бәшәр, Мәгъсүм Насыйбуллин, Рәфыйк Рәүпов (хуҗалык рәисе), Мәдинә Авзалова, Габделбәр Ризванов, Заһид Мәхмүди; икенче рәттә – район газетасы редакторы Мирзахмәт Идрисов, хуҗалыкның шефы – тегү фабрикасының директоры Анатолий Голов, язучылар Рашат Низами, Вахит Имамов, Шәмсия Хәлимова, Факил Сафин, Рафаэль Сибат, Шаһинур Мостафин, Газинур Морат. 1999 елның 13 ноябре. Татар Толлысы авылы. Мидхәт Шакирҗанов фотосы.

Шаһинур тумышы белән Мамадыш каһарманы. Ел саен 15 гыйнвар көнне уздырыла торган Шәйхи ага Маннурны искә алу чараларына да иң әүвәл ул дәште. Туган-үскән җирендә шагыйрьгә мәхәббәтне, әдип ядкәре авылны саклап калуын һәм төптән яңартуын тәү мәртәбә менә шунда күрдем. Шуннан ары Шәйхи аганың Тулбаен гына түгел, райондагы иллегә якын авылын урап чыктым, газиз Татарстанымның гүзәллегенә шулар аша тәмам гашыйк булдым.
Кече Кирмән авылындагы мәктәп ихатасында әлеге төбәктә туып үскән сугыш һәм хезмәт батырларына һәйкәлләр калкып чыккан икән, монда, директор-каләмдәшебез Рафаил Газизов тырышлыгы белән бергә, аны шушы эшкә рухландырган университет буенча сабакташы Шаһинур дустыбыз тәэсире дә бар бит. Ә Мамадыш үзәгендә 8 баласын (!) сугыш кырларында югалткан Герой-Ана, тыл каһарманы Фатыйха апа Әхмәдиева һәйкәле калкуда, иң беренче чиратта, һичшиксез, Шаһинур Мостафинның өлеше зур. Аның «котыртуы» һәм йөгереп йөрүе нәтиҗәсендә район үзәгендә «Батырлар аллеясы» пәйда булды (һәйкәл-сыннарның скульпторы – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әлфәрит Әбдрәшитов); туган төбәк тарихына багышланган музейлар ачылды; ел саен аның җитәкчелегендә Шәйхи ага Маннур бәйрәме шаулап үтә. Гомумән, Мамадыш җирендә Шаһинур ымыннан башка «җил дә исми, яңгыр да яумый» сыман. Ул Мамадышның сөекле баласы, мактаулы гражданины. Аның өчен мин дә горурланам. Әйткәч-әйтим: үз төбәгенең җитәкчеләре белән кулгакул тотынып, үзара аңлашып һәм аларны яңадан-яңа идеяләре, башлангычлары аша рухландырып яши торган башка бер әдипне дә белмим…
Сүз дә юк, матур итеп нотык тоту белән генә үрнәк биреп булмый. Шаһинур бик сирәк каләм ияләре генә сайларга җөрьәт иткән эзтабарлар сукмагыннан китте. <…>


Мәкалә кыскартылып урнаштырылды. Дәвамын «Казан утлары» журналының 2нче санында укыгыз.

Фото: «Казан утлары» архивыннан