Бәян

23.02.2018 2 (февраль), 2018

Кендек каным тамган йорт


Дәвамы

Әйе, аның сагышлары инде күптән басылды, ул хәзер бөтенләй башка дөньяда яши. Ул уйлары белән чынбарлыкка, үзенең бүгенге солдат хезмәтенә әйләнеп кайтты. Күпмедер вакыттан соң бу хезмәт тә төгәлләнер. Аның алдында әле башланмаган тормыш юллары сузылып ята. Ул кайсыннан китәр, әлегә үзе дә белми. Әмма Гафур шуны белә: кайда яшәсә, кайда эшләсә дә, ул hәрвакыт үз милләтенең бер вәкиле булып калачак. Бүгенге очрашу бу фикерне тагын да ныгытты.
Гафур моннан соң да Закирҗан абый гаиләсенә килгәләп йөрде. Бу күрешүләр ике як өчен дә бәйрәмгә әверелә иде. Алар шундый очрашулар вакытында татар дөньясында яшәп алалар иде. Армиядән китәргә ярты еллап вакыт калганда, бер җомга көнне, аны Закирҗан абыйсы эзләп тапты. Ул бу вакытта политзанятие уздыру планын төзеп утыра иде. Закирҗан абыйсы аны тышкы якка чакырып алды да:
– Гафур, син иртәгә төштән соң бушмы?
– Буш кебек…
– Алайса, иртәгә безгә килеп чык әле. Кадрия апаң да сагынды үзеңне… Закирҗан абый серле итеп елмаеп куйды.
– Нәрсә, берәр бәйрәм түгелдер бит?.. – дип кызыксынды Гафур, чөнки Закирҗан абый нәрсәнедер әйтеп бетерми шикелле иде.
– Юк, юк, просто үзебезчә сөйләшеп, чәйләп утырасы килә. Син бит инде безнең туганыбыз шикелле. Килми калма, яме…
– Ярар, берәр ашыгыч эш чыкмаса, килермен.
Сөйләшү шуның белән төгәлләнде. Гафур, нәрсәдер сизенеп, Закирҗан абыйсының артыннан карап калды. «Әллә берәрсенең туган көне микән? – дип уйлап куйды ул. – Бүләксез килү ярамас». Иртәгесен, Закирҗан абыйларга барыр алдыннан, Гафур часть эчендәге кибеткә кереп чыкты. Бу азык-төлек кибете булып, акчалы солдатлар анда, ризык төрләндерү өчен, конфет, печенье, шоколад, прәннек кебек тәм-томнар сатып алып сыйланалар иде. Гафур да, кунакка буш кул белән бармас өчен, тартмалы конфет алып газетага төрде. КППдагы егетләр барысын да белеп тормасыннар әле.
Бу юлы ишекне Кадрия ханым ачты. Матур итеп киенгән, чәчләрен күпертеп тараган, муенына энҗе-мәрҗән таккан, иреннәренә чамасын белеп кенә иннек тә сөрткән. Гафурны күрүгә аның йөзе балкып китте, коңгырт күзләре аеруча үз итеп, хәтта бераз серле ялтырыйлар иде.
Хуҗабикә, сөйләнә-сөйләнә, Гафурны залга алып керде. Егетне бер сюрприз көтә иде. Ул өстәл янында урта буйлы бер кызны күреп алды. Аның алдында кара чәчләре иңнәренә төшкән, ак йөзле, кечерәк кенә матур борынлы, коңгырт-яшькелт күзле, өлгергән чияне хәтерләткән сусыл иренле, битенә матурлык өстәп торган җыйнак кына иякле бер сылу басып тора иде. Беренче караш ташлау белән Гафурның йөрәге, нидер сизенеп, талпынып куйды. Бу аңлатып булмаслык бер тойгы – ниндидер бәхет вәгъдә итүче тойгы иде. Гафур әле аның нәрсә икәнен дә аңламый, тик бу сылуның бераз оялып каршында басып торуы, бөтен килеш-килбәте ниндидер рәхәтлек бирә иде.
Гафур бераз каушаган хәлдә, тик каушавын сиздермәскә тырышып, сораулы карашын Кадрия ханымга күчерде. Кадрия ханым исә:
– Таныш булыгыз, бу – Гафур, биредә хезмәт итә. – Кадрия ханым үз итеп егетнең иңенә кагылып алды. – Ә бусы минем племянницам Дилбәр була, – дип кызга күрсәтте. Гафур кызга таба атлады, кулын сузып:
– Гафур, – диде.
Кыз да кулын бирде:
– Дилбәр. – Кызның йомшак кулы кайнар иде.
– Исемегез бигрәк матур икән. Сирәк очрый торган исем. – Гафур баягы каушавыннан арынып, инициативаны үз кулына алырга булды. – Кадрия ханымның мондый чибәр племянницасы барын белми идем. Бу минем өчен зур сюрприз әле, – диде ул, кызның күзләренә туры карап.
Бу караштан Дилбәр бераз уңайсызланды, йөзе алсуланды, Гафурга ул тагын да чибәрләнә төшкәндәй тоелды.
Ул арада Закирҗан абый да кайтып керде. Кулындагы ашамлыклар тутырылган сумканы Кадрия ханымга тапшыргач, зал уртасында басып торган яшьләргә елмаеп:
– Әнисе, карале, бездә бүген нинди асыл кунаклар. Бәйрәм итик әле бер. – Аннан соң нишләргә белмичә кара-каршы басып торган Гафур белән Дилбәргә якын ук килеп: – Таныштыгызмы? Алайса, әйдәгез бергәләп табын корыйк.
Закирҗан абый белән Гафур икәүләшеп бүлмә уртасындагы өстәлне зурайттылар, өстенә эскәтер җәелгәннән соң, Дилбәр кухнядан апасы әзерләгән ризыкларны китерергә тотынды. Күп тә үтмәде, өстәл тәмледәнтәмле нигъмәтләр, салатлар белән бизәлеп бетте. Гафур белән Дилбәрне янәшә утырттылар. Кадрия ханым:
– Дилбәрнең җәйге каникул вакыты… Күптән чакыра идем, менә кунакка килеп чыгып бик яхшы эшләгән, – дип, Гафурга кызның нигә биредә икәнлеген аңлатып бирде.
Гафур, янәшәсендә утырган кызга борыла төшеп:
– Дилбәр, син ерактанмы? – дип сорады.
– Челябинскиның үзеннән…
– О-о… Ерактан икән, – дип куйды Гафур. – Алайса кунакка сирәк йөрисең инде син.
– Сирәк шул. Соңгы тапкыр унны бетергәч килгән иде, – диде Кадрия ханым.
– Челябинскида Дилбәрнең кемнәре бар соң?
Сорау Кадрия ханымга бирелсә дә, кыз аңа үзе җавап бирде:
– Әтием-әнием белән торам.
– Әллә син бердәнбер кызмы?
Сорауга Кадрия ханым җавап бирде:
– Бердәнбер шул… Шуңа ул безгә бик кадерле. Сагынып көтеп алабыз.
Әңгәмә шулай дәвам итте. Табигый, табында Дилбәр гел игътибар үзәгендә булды. Гафур да чибәрлеге, мөлаемлеге белән үзенә тартып торган кызга битараф кала алмады. Кыз аның күңелендәге ниндидер тирән катламнарны хәрәкәткә китерде. Ул әле үзе дә моның нәрсә икәнен аңлап җиткерми, тик аңа бу гүзәл зат белән аралашу рәхәт hәм җиңел иде. Сөйләшү вакытында Гафур аның турында күп нәрсә белде. Дилбәр мәктәпне тәмамлагач, Чиләбе педагогия институтына кергән, хәзер өченче курсны тәмамлаган. Әтисе Чиләбе трактор заводындагы бер цехта технолог булып эшли, әнисе педагог, мәктәптә география фәнен укыта. Ә Дилбәр үзе профессиясе итеп тарихны сайлаган. Киләчәктә тарих укытучысы булырга җыена икән. Бу Гафурны бераз гаҗәпләндерде. Тарих бик катлаулы, авыр фән бит. Мондый чибәр, сөйкемле кызга тел, әдәбиятны сайласа җиңелрәк булмас иде микән. Язучылар, шагыйрьләр иҗатын өйрәнү күңеленә илhам биреп торыр, әдәбият, шигърият дөньясында яшәү аңа килешәрәк төшкән булыр иде шикелле, дип уйлап куйды ул.
Гафур үзе матур әдәбиятны ярата. Өйләрендә шактый бай китапханә бар. Ул шул китапларны укып үсте. Әнисе аңа беренче чиратта нинди китапны укырга кирәклеген әйткәләп тора иде. Педагог буларак, ул аны үзенә генә билгеле система буенча тәрбияләде. Гафурга бигрәк тә психологик тирәнлек белән язылган романнар ошый иде. Роман тормышны масштаблы итеп күрсәтә, күзләрне ача, күп фикерләр уята, уйланырга мәҗбүр итә.
Мәҗлес тәмамланып, алар табын яныннан купкач, Гафур җаен туры китереп, кыздан:
– Дилбәр, син монда тагын күпме торырга уйлыйсың? – дип сорады.
Кыз аңа күтәрелеп карады, карашында сорау бар кебек тоелды:
– Берәр атна торырмын, ахрысы, – диде.
Гафур, аның кулын учына алып, күзләренә карады:
– Бу соңгы күрешүебез булмас бит…
Дилбәр шаяру белән җавап бирде:
– Килсәң, күрешербез…
Кызның сүзләре Гафурга кыюлык өстәде:
– Алайса, мин иртәгә килермен. Ярыймы?..
– Кил…
Бу кыска сүз Гафурны дәртләндереп җибәрде, ул үзенә канатлар үсеп чыккандай хис итте. Аларның сөйләшүен Кадрия ханым да ишетеп алды, үзалдына елмаеп куйды. Гафурның Дилбәрне ошатуына ул бик шат иде. Дилбәр белән аерылышасы килмәсә дә, Гафурга инде китәргә, частька кайтырга вакыт. Ул, хуҗаларга рәхмәтләр әйтеп, урамга чыкты. КППга таба атлаганда бүгенге очрашуның очраклы хәл булмавын, Кадрия ханымның аны махсус оештыруы турында уйлап алды. Димәк, бу гаиләдә Гафурны хөрмәт итәләр, аның Дилбәр белән күрешүе киләчәктә күңелле вакыйгаларга китерү ихтималын да уйлап эш иткәннәр булса кирәк.
Гафур үзалдына елмаеп куйды. Киләчәктә нәрсә буласын кем белгән. Ә шулай да кыз аңа бик ошады, тирән хисләр уятты. Әнә, hаман аның күз алдында басып тора… <…>


Бәянның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.
Башын укырга:
  1. http://kazanutlary.ru/?p=40261
  2. http://kazanutlary.ru/?p=40670
  3. http://kazanutlary.ru/?p=40816

Фото: pixabay.com