Редакция тормышыннан, Фото

22.02.2018

Равил Фәйзуллин туган якларында кунакта


Татар теле укытучыларының «Яңа педагогик технологияләр, укыту эшчәнлегенең яңа формалары аша укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксындыруны арттыру» темасына багышланган район семинарында катнашу өчен Халык шагыйре Равил Фәйзуллин, «Казан утлары» журналы редакциясенең бүлек мөхәррире, яшь шагыйрь Фәнил Гыйләҗев һәм «Мәгариф» журналының баш мөхәррир урынбасары Сиринә Мөхәммәтҗанова Балык Бистәсе районының Юлсубино (халык телендә Балтач) авылына юл тотты.

Әлеге семинарда укытучылар татар телен укытуда инновацион технологияләр куллану, төп дәүләт имтиханына әзерләнү, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә актив укыту методлары хакында тәҗрибә уртаклашты. Семинардан соң Халыкара туган тел көненә багышланган әдәби-музыкаль чара узды. Укучылар татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәридә Әхмәдиева җитәкчелегендә туган телебезгә багышланган шигырьләр, җыр һәм биюләр башкардылар. Сүзне Казаннан килгән кунакларга бирер алдыннан, Мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков, милли мәсьәләләр буенча методист Ләйсән Хисамова һәм Юлсубино мәктәбе директоры Нияз Гарипов район мәгарифе яңалыклары хакында кыскача мәгълүмат җиткереп, үзләренең сүзләрен әйтте. Кунаклар матбугат, татар журналистикасы хакында чыгышлар ясады, шигырьләр сөйләде, укучыларның сорауларына җавап бирде. Əлеге очрашу барлык катнашучылар күңелендә милләтебезнең киләчәгенә өмет уятты.


Фото: Фәнил Гыйләҗев

Сиринә Мөхәммәтҗанова