Сәнгать

23.12.2017 №8(август),2016

Сәхнәдән нур чәчеп


8510c1d80ad0564ec5927fdaa5505e47_XL

– Тукта, кайда соң әле мин? – дип уйлап куйды кыз, батып барган кояш нурларыннан аллана башлаган болытларга карап. Ә-ә, аркасына чалкан яткан хәлдә Кабан күлен бер яктан икенче якка иңләп йөзә икән. Әнисе үлгәннән бирле, Дания гел шушы Урта Кабанда булды. Җәен коенды, кышын чаңгыда шуды. Бер ярында аларның үз йортлары, каршы якта ботан бакчасы. «Бәрәч, кояш та сүрелеп беткән», – дип ашыга-ашыга өйләре торган яр ягына колачлап йөзеп китте кыз. Көндездән үк җыеп куйган сулары тәмам җылынып җиткән, Дания яшелчәләрне ипләп кенә коендырып үткәч, җимеш агачларын да сугара башлады, шунда бер дә көтмәгәндә аның күңелен «нигә барып карамаска, ашамаслар әле» дигән уй чеметеп алды.
Әмма дә ләкин бөтен күргән-белгәннәре тарафыннан «чын артистка» дип макталган кызны конкурста төшереп калдырдылар. Ялгыштылар микәнни? Алай дисәң, имтихан алучыларның беренчесе – Камал театрының баш режиссёры Ширияздан Сарымсаков, икенчесе – шәп артист булу өстенә режиссёрлыкка да укып кайтып, инде танылу алган Празат Исәнбәт ләбаса…

Училищега керә алмавында, бәлки, үзенең дә гаебе булгандыр. Зур алма, гадәттә, соң өлгерә – балалыгы баштан ашкан… Аның көндәшләре янып торалар, искиткеч чаялар да. Сәхнә чи утынга охшаган артистларны өнәми шул.
Тагын бер ел үтте. Дания инде тугыз класс тәмамлаган, бер айдан паспортлы да буласы зур кыз. Шулай да каршысына килүче егет-җиләннең туктап артыннан озын-озак карап калуларына ияләнә алмый. Вахитов клубындагы концерттан соң булса кирәк, аның янына өлкән яшьтәге фотограф килеп: «Кызым, рөхсәт итсәң, фотога төшерер ием», – диде. Кабат-кабат, төрле ракурслардан торып төшергәч, көрсенеп:
– Мэрилин Монроң бер читтә торсын, кызганыч, мондый чибәрләр бәхетле була алмый! – дип, аптырап калган Дания яныннан уйчан гына китеп барды.
Нишләп алай ди бу карт абый, әнием үлгәнне белеп кызганамы? Әйе, театральныйга бу юлы да алмасалар, бәхетсез итәрләр шул – яңа курсны өч-дүрт ел үткәч кенә җыясылар икән. Дания өенә моңсу гына кайтып керде. Һәммәсе инде йокыда. Әнисе өйрәткән догаларны укыгач, ул да эреп йоклап китте. Иртүк торып трамвай тукталышына йөгерде һәм, якынлашып килгән 8нче трамвайның ачык баскычына очып кына кунып, Казанның үзәге булган Кольцо ягына юл тотты. Баумандагы Республика фәнни-методик үзәге урнашкан йорт каршында төркем-төркем булып яшь җилкенчәк урала. Абитуриентлар, йортның беренче катыннан икенче катына алып менүче текә баскычларны да сырып алганнар, имтихан буласы бүлмә каршындагы коридор да умарта оясыдай гөж килә. «Керергә теләүчеләр былтыргыдан да күбрәк икән!» –дигән уй яндырып үтте Даниянең күңелен. Аңа таба төшеп килүче арык кына малай, әйтерсең, аның уен сизеп: «Артист булырга теләүчеләр 500ләп диделәр анда», – дип дивардагы исемлеккә ымлады. Имтихан алучыларның шул узган ел үзен кире борып кайтарган режиссёр абыйлар икәнен дә абайлап алды кыз, әмма курыкмады, ни әйтсәң дә, былтыргы «шөкәтсез үрдәк бәбкәсе» түгел инде ул, тугыз класс тәмамлаган, бер айдан паспортлы да буласы зур кыз… Имтиханнар берничә көнгә сузылса да, Дания ару-талуны сизмәде.
Әлеге аралашучан малайның исеме Юныс икән. Ул, Данияне җитәкләп:
– Әйдә, алынганнарның исемлеген чыгардылар!.. – дип, аны үзе белән ияртеп алып китте. Фамилияләрен туйганчы карагач, кайтырга дип баскычлардан торган тышкы коридорга чыктылар. Әле иске исемлекне дә алмаганнар! (Әлеге исемлекнең берничә бите мәкалә авторында саклана.) Дания ансын да карарга булды. Тик чандыр малайның: «Ә хәзер менә монда кара, апа!» – дигән сүзен ишеткәч, «Ниткән апа булыйм ди мин сиңа?» – дип турсайды.
– Мин сигезне бетереп килдем, ә син, әнә, тугызны!.. Ярар, ачуланмасаң, «Дания» дим алайса…
– Шулай диң шул, «энем» Юныс. Без бит курсташлар!
1962 елның 15 июленнән бирле 53 ел вакыт узып китсә дә, берни онытылмавы сәер һәм сәер дә түгел.
– Кара әле, Дания курсташ! Монда сиңа кадәргеләрдән – 16 кешене, синнән соң булганнардан 12сен сызганнар. Сине 28 кеше арасыннан сайлап алганнар булып чыга түгелме соң?!.
Имтихан алучылар аеруча шуны ачыкларга тиеш: булачак артист үзендә зур рухи көч тәрбияли алу сәләтенә ияме? Режиссёр ягыннан искән җил уңаена гына борылгалап торучы флюгерь булып калмасмы? Әнә бит: «Җитте, җитте, җырыңны туктат!» – дип торганда да, Даниянең үзсүзлеләнеп: «Юк-юк, җырлап бетерәм, җырлап бетерәм! Әле мин сезгә биеп тә күрсәтәм!» – дип чәчрәп торуын начар якка да юрап була лабаса. Әйтик, артистлардан җансыз курчаклар ясарга хыялланучы бүгенге сектант режиссёрлар Данияне, һичшиксез, кире борып чыгарырлар иде. Чөнки аларга кысыр фантазияләрен тормышка ашыру өчен крепостной крестьян дәрәҗәсенә төшерелгән артистлар кирәк.Даниянең театр дөньясына килеп керүе, әлбәттә, җентекләп өйрәнүгә лаек. 1961 һәм дә 1962 ел курсларына сайлап алынган утызлап кыз арасыннан бары ул гына театр сәнгатенә һаман да бөтен күңеле белән хезмәт итә. Әйе, театр сәнгатен фәнни өйрәнүчеләр бу артистканың иҗаты ничек шулай озын гомерле булуын, өстәвенә һаман үсештә икәнен дә күреп, артистканың болар өчен көчне кайлардан алуын махсус өйрәнергә тиешләрдер…
1962 елның 16 июлендә «Укырга алынганнар исемлеге» каршында кичергән мизгелләрнең дәвамы булып кояшлы сентябрьнең беренче көне килеп җитте. 3нче, 5нче, 8нче маршрутларның трамвайлары даңгыр-доңгыр килеп йөргән К.Маркс урамының протез заводы итеп үзгәртелгән чиркәвенә каршы якта физкультура институты бар. Әнә шуның икенче катындагы иң зур аудиториядә башланды инде бу яңа җыелган төркемнең беренче адымнары. Уку башланып киткәндә, кызлар егетләрдән күбрәк иде. Физкультура институтында соңгы елларын укып, иртәгә педагог булып чыгабыз дип йөрүче ир-ат халкы берьюлы шулчаклы күп матур кыз белән очрашканда: «Каян гына табып бетерделәр икән боларны?» – дип аптырап кала. Беренче елны ук унлап кыздан колак какты курсыбыз. Моны кыз баланың кияүгә чыгып калырга дигән омтылышы белән генә бәйләп карау бик үк дөрес тә булмас. Иң аяныч сәбәбе дип шул чорда Камал театры кичергән шаукымны атар идем. Татар тамашачысының татар театрыннан бизгән чоры иде бу. Празат Исәнбәт, Дамир Бәдретдинов, Асия Хәйруллина, Шәхсәнәм Әсфәндияроваларның дәресләре ничек кенә җанлы барса да, татар театрын ябып куярга хәзерләнәләр дигән шомлы сүзләр күңелләргә керә торды.

Әмма безнең остазлар да төшеп калганнардан булмады: сәхнә теле укытучыбыз Асия Хәйруллина, аның ире Халит Кумысников, татар теле һәм әдәбиятын укыткан Вахит Хаков, француз теле укытучысы Миләүшә Маннурова, икенче курс студентларына сәхнә теленнән дәресләр бирүче атаклы Габдулла Шамуков (Наил Әюп, Хәлим Җәләлов, Наил Шәйхетдин һ.б.ларны укытканда, безне дә якын итеп үз канаты астына алгалый иде) кебек чын милләтпәрвәрләребез безгә күп нәрсәне төшендерде.Дания, сәхнә теле педагогы, җан җылысы ташып торган, ихлас күңелле, милли җанлы Асия Хәйруллинага сыенды. Аңардан көч алды. Асия апабыз да үги ана тәрбиясендә калган бу кызга чын ана булырга тырышты. Яшүсмер кызга кирәкле киңәшләрен биреп торды. Рухын үстерде.
Празат Исәнбәт киткәч, актёрлык осталыгын укыту Рәфкать Бикчәнтәев белән Нәҗип Гайнуллинга күчте. Рәфкать абый режиссурадан да дәресләр бирде. Сәхнә хәрәкәтләрен Шәхсәнәм Әсфәндиярова, биюләрне Анна Гацуллина, фехтованиене исә Марсель Сәлимҗанов үткәрде. Дания алардан да үзенә кирәкне ала белде. 1965 елны Ширияздан Сарымсаков өченче курста укып йөрүче Даниягә Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә»ге Шәфәкъ ролен тапшырып, үзе Дәрвиш роленә алынып, репетицияләр башлады. Безгә репетицияләрен дә, спектакльләрен дә күп тапкырлар карау бәхете тигәнгә, ул көннәр дә яхшы ук истә. Спектакльнең иң көчле тәэсир иткән ягын әйт, дисәләр, Даниянең моң, наз, тетрәндергеч сагышларны сыйдырган көчле күкрәк тавышына Ширияздан абыйның чын трагикларда була торган көр тавышы килеп кушылган мизгелләрне искә төшереп, үземне шунда бөтенләй башка бер ят театрда утыргандай хис иткәнемне сөйләр идем. Ә бит Станиславский «Трагик булыр өчен ни кирәк?» дип сораучыга «тавыш» дип, юкка гына әйтмәгәндер. Сәхнә тәҗрибәсе җитенкерәмәгән студентка гына булса да, нәкъ менә Ходай Тәгалә бүләк иткән гүзәл тавышы белән Шәфәкъне ул дәһшәт чәчүче олы көчкә ия Дәрвиш белән көрәшерлек шәхес итеп гәүдәләндерә алды. Үз теләгенә ирешә алмаган Дәрвишнең күк күкрәгәндәй итеп, «теләсәм, айны да сүндерәм» диюенә каршы, «яхшы чакта чыгып котыл» дип гайрәт белән нәгърә орулары әлегәчә хәтердә.

19 яшьлек студентканың Шәфәгын икърар иткән Ширияздан Сарымсаков, шул ук елны, Әхсән Баянның «Күзләре нинди иде?» дигән әсәрендәге Айса ролен дә Даниягә ышанып тапшырды. Дөрес, әлеге спектакльләр артык озын гомерле булмады кебек. Бигрәк тә соңгысы ифрат аз уйналды. Әмма монда төп рольләрдә уйнаучы Даниянең һичбер гаебе юк иде. Болар режиссура сайлаган юл белән бәйле. Әйе, артист иҗатын тулы тасвирлау өчен, режиссёр эше белән бәйләп өйрәнү сорала. Образ дөньяга аларның уртак җимеше булып туа…

Марсель Сәлимҗанов театрның киләчәген бары үз шәкертләре кулында гына итеп күрергә тели иде. Ул, табигый теләгенә каршы килеп булса да, башка мәктәп үткән студентканы үзендә калдырасы итте.

Карт фотограф Дания турында Мэрилин Монроң моның бер ягында торсын, дигән. Ә бит чыннан да бик кәттә киенмәсә дә (күп очракта шактый киелгән яшел җәйге пәлтәдән йөрер иде), бизәнмәсә дә, Даниянең ир-атларга тәэсире чик-чамасыз иде. Хәтта үз курсыбызның бик тәҗрибәле егетләре дә Калинин посёлогында яшәүче Нургаяз абзый (Даниянең атасы) янына барып, 18 яшьлек кызын кияүгә сорап йөдәттеләр. Бергә укулар күп чакта бер-береңнән биздерә, туйдыра, чөнки күп кенә кирәкмәгән нәрсәләргә дә күзең төшә. Ә менә безнең ир-егетләрдә Дания, киресенчә, бик яхшы тойгылар уята алган булып чыкты. Әгәр Дания ризалык биргән булса (бу турыда уйлавы да куркыныч), театр училищесыннан ук бала да үстерә башлаган булыр иде. Һәм бу очрак тулаем өлгереп җитмәгән артисткага үсешен тоткарлаучы, күп нәрсәдән мәхрүм итүче бер авыр йөккә әверелер иде. Шуның белән бергә, ире башка театрга билгеләнгән очракта, Даниягә дә ерак шәһәргә китү куркынычы янар иде.

Соңгы уку елында Данияне Х.Уразиков куйган «Хуҗа Насретдин»да биюче персонаж сыйфатында да сынап карарга өлгерделәр.
1969 елда армия хезмәтендә йөреп кайтсам, театрда азәрбайҗан режиссёры Агакиши Кязимовның диплом спектакле бара. Мин киткәндә, Дания «Хуҗа Насретдин»да сүзе дә булмаган Кара Җарияне биеп калган иде, инде Җаббарлының «Айдын»ында да эпизодик роль белән биеп каршылый… шәп биесә дә, кайда моның сәхнә үсеше, дими ни дисең?! Шул ук ярым ялангач гәүдәсе белән кызыктыру гына бит инде! Үзгәреш – өстәлгә үк менгереп биетүләрендә – Шансонетка Сусанна оятсыз булып күренсә дә ярый, диюләреме… Әлбәттә, Даниядән күпне көткән курсташын нәүмиз итте бу хәл. Аның каравы, берничә көн үтүгә, Данияне «Миркәй белән Айсылу»да күргәч, курсташым янына кулларым алкышлардан, күзләрем исә елаудан кызарган килеш атылып кердем…


Дәвамын «Казан утлары» журналының август санында (2016 ел) укырга мөмкин.

фото: sahne.ru

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *