Уены–чыны бергә

19.02.2018 2 (февраль), 2018

Юклыктан туган үтенеч


Язучы Нәби Дәүли, Кремльгә килеп, халык телендә «президент» дип йөртелгән Салих Гыйлемхан улы Батыев (ТАССРның Югары Советы президиумы рәисе) кабинетына керүгә ирешә. Яңа фатир алуын, яңа мебель кирәклеген, аны беркайдан да табып булмавын әйтеп, ярдәм итүен үтенә.
– Мин бит мебель фабрикасының да, мебель магазинының да хуҗасы түгел, – ди Батыев. Нәби Дәүли, үпкәләбрәк, үз дәверендә иптәш Сталинның Шолоховка ничек ярдәм итүе хакында сөйләп ала. Батыев, өстәл артыннан чыгып, янәшәсенә килеп, язучының иңеннән кочып:
– Их, Нәби ага! Әгәр сез – Шолохов булып, мин – Сталин булсам, ярдәм итмәс идеммени Сезгә?! – дигән.


 

Фото: kitaphane.tatarstan.ru