Бәян

19.02.2018 2 (февраль), 2018

Кендек каным тамган йорт


Дәвамы

Шулай да ул хезмәт иткән частьта бүтән татарча белүче берәр кеше юк микәнни? Аның белән армиягә алынган егетләр арасында өч-дүрт татар егете бар иде. Тик алар татарча белмәүче кала егетләре булып чыктылар. Өченче ротада татарга охшаган бер солдатны күргәләгәне бар. Белешә торгач, Сиразиев фамилияле егет икәнен дә ачыклады. Өченче рота – элемтәчеләр ротасы иде. Аларның бер өлеше ЗАС (засекреченная аппаратура связи) урнашкан бинада хезмәт итә. Гафур, ниһаять, Сиразиев белән танышырга булды. Бәлки, дуслашып ук китәрләр. Бер көнне очраклы рәвештә ул аны часть клубы янында очратты, җайны ычкындырмас өчен, татарлыгы йөзенә чыккан бу егетне фамилиясен әйтеп туктатты. Үз фамилиясен ишеткәч, егет бераз аптыраган хәлдә аңа төбәлде. Гафур сөйләшүне русча башлап җибәрде:
– Ты, кажется, из третьей роты?
– Да, из третьей…
– Давно служишь?
– Два года.
Ниhаять, Гафур сүзне нигә башлавын ачып салырга булды:
– Моя фамилия – Нигматуллин, зовут Гафур, из комендантского взвода…
– Что дальше?.. – дип дорфа гына сорап куйды егет.
– Ты откуда призывался?
– Из Кемерово.
– Татарча беләсеңме? – дип татарчага күчеп карады Гафур.
– Что?.. Не понял… – дип җавап бирде егет. Аның инде ачуы килә башлаган иде.
Гафурга кабат русчага күчеп сорарга туры килде:
– Ты ведь татарин. Знаешь по-татарски?
Сорауны ишеткәч, Сиразиев як-ягына каранып алды. Берәрсе ишетмәдеме дип шикләнде, ахрысы.
– Нет, не знаю…
– Значит, родного языка не знаешь, – дип төрттерде Гафур.
– Он мне не родной… И вообще, отстань от меня…– Сиразиев, кырт борылып, кызулап китеп барды. Бераз киткәч, нигәдер ялт итеп артына борылып карады. Йөзе кызарган, ачулы иде.
Гафур моңа гаҗәпләнмәде, күмер чыгара торган татар төбәге Кемероводан солдатка алынган егетнең артыннан бераз карап торды да үз юлы белән китеп барды. Кайбер татарларның төрле сәбәпләр аркасында үз теленнән аерылуы Гафур өчен яңалык түгел иде. Шулай да бу сөйләшү аңарда күңелсез уйлар кузгатты. Татар исемен йөрткән кайбер кешеләрнең шундый хәлгә төшүен күрү гаять авыр иде.
Тырышкан табар, ташка кадак кагар, дигән борынгылар. Гафур егетләре дежур торган КПП аша, татарга охшаган, бер – кырык биш яшьләрдәге старшина үтеп йөри иде. Уртача буйлы, почык борынлы, яңак сөякләре бераз чыгып торган ак чырайлы бу старшинага Гафур күптән игътибар иткән иде инде. Аның татар икәнлегенә Гафурның шиге юк иде. Үз татарыңны бит әллә кайдан таныйсың. Татар кешесенең йөзендә ниндидер сүз белән аңлатып булмый торган чалымнар бар. Монда интуиция ярдәм итә. Бәлки, җан тартуыдыр. Аңламассың.
Беркөнне шушы абзыйның КПП аша үтеп баруын күреп алгач, Гафур ирексездән ияреп китте, бераздан куып җитте дә русчалатып:
– Товарищ старшина, можно вас на минутку, – диде.
Старшина, туктап, Гафурга таба борылды.

– Вы меня извините, я давно за вами наблюдаю, – дип башлады сүзен Гафур, бераз уңайсызлана төшеп. – Мне кажется, вы по национальности татарин.
– Да, я татарин, – диде старшина, бераз гаҗәпләнә төшеп.
– Я тоже татарин, зовут Гафур, из комендантского взвода…
Старшина елмаеп ук җибәрде, шатлыгы сөякчел йөзенә таралды.
– Сез татарча беләсезме? – дип турыдан-туры сорады Гафур.
Старшина шундук саф татарчага күчеп:
– Белмәскә, мин бит татар авылыннан…
– Татарстаннан түгелме? – Гафур да татарчага күчте.
– Әйе, Саба районыннан. – Инде старшина үзе сорау бирде: – Ә үзең кайсы яклардан соң? Татарстан егетеме?
– Әйе, Арча районыннан…
– И-и, якташлар икәнбез бит… Казан артыннан. – Старшина тәмам үз итеп җавап бирде.
Шулай алар сөйләшеп киттеләр. Старшинаның исеме Закирҗан икән, фамилиясе Гобәев. Бу частьта күптәннән хезмәт итә, ике баласы – малае белән кызы бар. Алар сөйләшә-сөйләшә Закирҗан абыйның эшләгән җиренә – материаллар складына кадәр барып җиттеләр. Шушы кыска юлдагы сөйләшү аларны тәмам дуслар итте дә куйды. Аерылышканда Закирҗан абый Гафурга үз адресын әйтеп, кунакка чакырды:
– Хатынга әйткәч, и-и ничекләр куаныр инде. Ату монда үзеңчә сөйләшеп утырырга бер кеше юк, – дип зарланып алды ул. – Әбәзәтелни кил, килми калма, яме. – Ул чакыруын тагын бер кат ныгытып куйды. – Бу ялда сәгать өчкә көтәбез.
– Ярар, килермен, – диде Гафур, шушы дөнья чигендәге Байкал артында якташын очратуга сөенеп. Аның күңелендә яңа хисләр уянып, әле урнашып бетә алмыйча тирбәләләр иде.
Ял көнне, чакырылган вакытка, Гафур старшина Закирҗан абый фатирының ишек төбендә иде инде. Ул звонок төймәсенә баскач, ишекне хуҗа кеше үзе ачты, Гафурны күреп алгач, йөзе шатлыктан балкып китте, елмаюы бөтен битенә таралды.
– Әйдүк, Гафур, без сине атна буе көтәбез инде. Бигрәк тә Кадрия апаң түземсезләнде. Килер микән, килсә генә ярар иде, ди. Әллә барып тагын бер исенә төшерәсеңме дип теңкәмә тиде…
– Әйткән сүз – аткан ук, дигән бабаларыбыз, – дип, Гафур күрешергә ике кулын сузды. – Исән-сау гына торасызмы?
Ул арада кухня ягыннан Закирҗан абыйның җәмәгате Кадрия апа да килеп чыкты. Күз ташлау белән Гафур аның авылда үскән чын татар хатыны икәнен күреп алды. Кунак каршылау хөрмәтенә булса кирәк, башында артка бәйләнгән маңгае чигүле ак яулык, колакларында түгәрәк алтын алкалар, чәчәкле күлмәк өстеннән алъяпкыч бәйләп куйган. Түгәрәк йөзле, матур гына борынлы, күпереп торган кара чәчле, коңгырт яшькелт күзле бик мөлаем хатын иде ул.
– Әйдәгез, түрдән узыгыз, Гафур. Без монда татар кешесен күрергә, үзебезчә сөйләшергә горъян булып яшибез… – Ул да исәнләшергә кулын сузды.
Хатын-кыз белән кул биреп исәнләшмәсәләр дә, үз итеп кулларын сузгач, Гафур да җиңелчә генә аның йомшак кулларын кысты. Аннан хуҗабикә, ирләрне ялгыз калдырып, кухня ягына чыгып китте.
Бу гаилә ике бүлмәле фатирда яши икән. Зал ягындагы озынчарак өстәлгә төрле ризыклар куелып, кунак килгәнче дип ул җиңел ак тукыма белән каплап куелган иде.
Ул арада, икенче бүлмәнең ишеге бераз ачылып китеп, анда башлангыч классларда укучы кыз белән малай күренде. Алар, кызыксынып, кунакка килгән солдат абыйны күзәтәләр иде. Гафур, елмаеп, күз кыскач ишек шундук ябылды, теге якта балаларның чыркылдап көлешүе ишетелде.
– Матур балалар үстерәсез икән, – диде Гафур, ишеккә ымлап.
– Аллага шөкер, – дип куйды Закирҗан абый.
Ул Гафурга өстәлнең бер ягыннан урын күрсәтте, кунак урнашкан арада өстәлгә япкан ак тукыманы күтәреп алды да җыеп куйды. Табын бик матур итеп бизәлгән иде. Монда нинди генә ризык юк. Уртада бер шешә акбаш та күренә.
– Балаларыгыз татарча беләме соң, Закирҗан абый?
– Өйдә гел үзебезчә сөйләшәбез. Шулай да урысча уку үзенекен итә. Татарча авыррак сөйләшәләр, кайвакыт урысча да җавап бирәләр. Мин инде тыеп та карыйм, өйдә үзебезчә сөйләшегез дип… Нишләмәк кирәк, иптәшләре бит урысча сөйләшә…
Алар сөйләшеп утырган арада Кадрия ханым балаларны кухняга чакырып алды да ашарга утыртты. Балаларны олылар белән утыртмаулары Гафурның игътибарын җәлеп итте. Юкса бит балаларны олылар табынына утыртсалар, сүз гел алар тирәсендә бара, андый чакта җитди сүзгә чират та җитми.
Кухня ягыннан алъяпкычын салгач тагын да чибәрләнеп калган Кадрия апа килеп чыкты. Кулына пары бөркелеп торган бәрәңге белән ит салынган табак тоткан. Ул аны өстәл уртасына урнаштырды да:
– Әйдәгез утырышыйк, кунакны сүз белән сыйламыйлар… – Ул табындагы сый савытларын төзәткәләде. – Син, Гафур, бик төгәл егет икәнсең. Бәрәңгем суынмаса ярар иде дип бераз борчылган идем. Бик вакытында килдең… – Аннан иренә борылып: – Закирҗан, әйдә башлыйк, – диде.
Ниhаять, табын янына утырыштылар. Ризыкларга тотынганчы Закирҗан абый кулына аракы шешәсен алды, Гафурның: «Кирәкмәс иде, мин эчмим бит», – диюенә карамастан, рюмкаларны тутырды:
– Күп эчмәбез, шулай да танышлык хөрмәтенә аз гына чиертеп куйыйк, – дип, ул Гафурга карап сөйли башлады: – Гафур энем, синең турыдан туры «Сез татар кешесе бугай…» дип сүз башлавың миңа бик ошады. Димәк, син шушы җир читендәге Бурятиядә дә милләттәшеңне, татар кешесен эзлисең, үз телеңдә аралашасың килә. Халкыңа, туган телеңә битараф түгелсең… Моның өчен мин сине бик хөрмәт итәм… Безнең очрашу ике татар кешесенең танышып китүе генә түгел. Мин моңа зур мәгънә салам. Без синең белән Татарстаннан ерак шушы җирдә туган җиребезнең асыл вәкилләре булып яшәүче кешеләр. Еракта булсак та, хәл кадәре татарлыкны саклап яшик. Әйдә, шуның өчен… – Ул рюмкасын Гафурга сузды. Мондый сүзләрдән соң Гафур да эчмичә булдыра алмады, рюмканың яртысын йотып куйды. Авызын яндырган эчемлекне чөгендер салаты белән бастыргач:
– Бик акыллы, мәгънәле сүзләр әйттең, Закирҗан абый, шундый саф татар гаиләсе белән танышуыма бик шатмын, – диде Гафур.
Татарның токмачлы ашыннан соң ит белән бәрәңгегә керештеләр, чәй янына табынга гөбәдия, өчпочмак, суган турап йомырка белән пешерелгән сумса чыкты. Ризыклар барысы да тәмле иде. Инде ел ярым өй ашы күрмәгән Гафурга бу сыйлар җәннәт нигъмәтләре булып тоелды. Оста да соң безнең халык аш-суга дип, ул табынның муллыгына сокланып утырды. Ә Кадрия апасы аны кыстады да кыстады, ул кыстаган саен Гафур ризыкларны мактый, рәхмәтләр әйтә иде. Табында Байкал күленең якынлыгын искә төшереп торган кызыл балыкка хәтле бар иде. Бер-берсе турында күбрәк беләселәре килеп, алар төрле сораулар биргәләп утырдылар. Кадрия ханым шулай ук Татарстан кызы икән, Минзәлә районыннан. Әти-әнисе белән илленче елларда Бурятиягә күчеп килгән. Закирҗан абый белән биредә, Улан-Удэда танышканнар. Шул вакыт Гафурның исенә килеп төште – ул малай чакта да авылларыннан Бурятиягә күчеп китүчеләр булган иде. Дөрес, ул вакыйгаларны Гафур бик томанлы хәтерли, беренче-икенче класста укыган чагы булгандыр. Ерак Бурятиягә китәргә үгетләп йөрүчеләр дә ничектер аның хәтеренә кереп калган. Олылар гел шул хакта сөйләшәләр иде. Гафур хәзерге ачык акылы белән уйлап куйды: бу хәрәкәт сугыштан соң болай да шактый кимегән татар халкының санын сыекландыру өчен махсус оештырылган акция булмады микән. Бик мөмкин. 1944 елда Кырым татарларын көчләп төрле якка таратканнар ич. Дөрестерме — юктырмы, Сталинның Казан татарларын күчерү планы да булган дип сөйлиләр. Аның бу планына атаклы хәрбиләр каршы төшкән, имеш. Алар татарларның фронтта бик яхшы сугышулары, Ватан өчен җаннарын бирергә әзер булулары турында сөйләгән. Әгәр дә бу эшкә барсак, батыр татар сугышчыларына ни дип әйтербез, ничек аңлатырбыз. Сугыш барганда, бу сәяси яктан дөрес булмас, дигәннәр, имеш. Бу хакта сугыштан исән кайткан, бәйрәм көннәрендә күкрәгенә орден-медальләрен тагып чыгучы бер авылдашының сөйләгәнен ишетеп калган иде Гафур.
Чәйдән соң сөйләшеп, күңел ачып утырдылар. Сүз җырчылар, артистлар, язучылар, аларның әсәрләре, татарча гәзит-журналларга күчте.
– Закирҗан абый, сез Казаннан берәр гәзит-журнал алдырасызмы? – дип кызыксынды Гафур.
– «Чаян» журналын гына алдырабыз. Анысы да кайбер айны килми кала. Әллә юлда югала, белмәссең… – диде ул.
– «Азат хатын», «Казан утлары» дигән журналлар да бар бит. Аларны алдырганыгыз булмадымы? «Казан утлары»нда, мәсәлән, татар язучыларының өр-яңа әсәрләре басылып тора.
– Беләсеңме, Гафур энем, туган җирдән еракта яшәгәч, үзең дә сизмичә татар культурасыннан ерагаясың икән ул. Тормыш баса…
– Әнә «Чаян»ны алдырасыз икән ич. Закирҗан абый кеткелдәп көлеп куйды:
– Журнал килгәч, бер атна көлеп йөрим. Сурәтләрен бик яратам. Кайдан уйлап табып бетерә торганнардыр…
Бу сүзләрне ишеткәч, Гафур да елмаеп куйды. Мондый ерак җирдә, Байкал артында урыс хәрбиләре арасында яшәп тә татарлыгын саклап килгән Закирҗан абый аңа бик ошый иде. Аның «Чаян»ны алдыруы да күп нәрсә турында сөйли.
– Безнең Кадрия җырлар ярата бит, Гафур энем. Тавышы да ярыйсы гына… – дип, җәмәгатенә ымлады Закирҗан абый. – Яле, әнисе, берәр җыр сузып күрсәт әле безгә.
– Юк, юк… Нинди җыр, каян килсен миңа тавыш. – Кадрия ханым кулларын селкеп алды. – Әйдәгез, лутшы пластинка уйнатыйк. Чын җырчыларны тыңлыйк.
Ул, урыныннан кубып, почмактагы тумбочка өстендә торган уйнаткычка килде, капкачын ачты, чыбыгын утка тоташтырды. Аннан, сервантның аскы бүлегеннән, берничә пластинка алды да:

– Кайсын куйыйм соң? – дип сорады.
– Үзең беләсең инде, әнисе. Син бит ешрак тыңлыйсың, – диде Закирҗан абый.
Ниhаять, пластинка куелды, көй яңгырый башлады. Бу татар халык җыры «Рамай» иде.

Төнгә каршы берәү моңлы итеп, Рамай,
Аерылышу көен җырлады;

Салмак озын көйне яратып тын да алмыйча тыңлаганда кемнеңдер күз алдына үз язмышы, җанга якын туган-үскән яклары, балалык, үсмер еллары, үсеп җиткәч, туган яктан аерылу вакыйгалары килеп баскандыр. Күңелләр нечкәрде, кемдер язмышның адәм баласын дөнья буйлап бәхет эзләп йөртүен уйлый иде булса кирәк. Аннан соң пластинкадан борынгы җырлардан «Гөлҗамал», «Иске кара урман», Тукай сүзләренә язылган «Әллүки», «Зиләйлүк», «Тәфтиләү» кебек җырлар яңгырады. Гомумән, бу пластинкага борынгы сузынкы җырлар тупланган иде. Шушы җырлар тәэсирендә табын бераз сүрелеп киткәндәй, бүлмәне моңсулык баскандай булды.

Закирҗан абыйны бу хәл борчуга салды булса кирәк, ул:
– Карале, әнисе… Син бит Минзәлә кызы, әйдә безгә дәртле «Минзәлә»не җырлап күрсәт әле. Син аны ярата идең, – диде Закирҗан абый.
Минзәлә сүзен ишеткәч, Кадрия ханым баягы шикелле җырлаудан кырт кисеп баш тартмады, бары тик:
– Әй, тавышым да бетте инде. Кунак алдында җырларга тартынам да… –дип, аклангандай әйтеп куйды.
– Бер дә уңайсызланмагыз, Кадрия апа. Минем дә сезне тыңлыйсым килә. Монда гаеп итүче юк, – дип, Гафур да хуҗаның сүзен куәтләде.
Кадрия ханым урындыгына җайлабрак утырды, кулын күкрәгенә куеп, тамагын кыргалап алды да, бераз тын торгач, җырлый башлады:

Барасызмы Минзәләгә,
Мин барам Минзәләгә;
Минзәләне күрер өчен
Йөрәгем өзгәләнә.

Беренче куплеттан соң ул кабат тамак кырып алды:
– Күптән җырлаганым юк шул, тавышым ачылып җитми, – дип, гафу үтенгәндәй, әйтеп куйды, аннан дәвам итте:

Минем иркәм Минзәләдә
Туып үскән бер матур;
Минзәләгә бара алмасам,
Аны кемнәр юатыр?..

Җырның соңгы куплетын Кадрия ханым инде ачылган тавыш белән тәмамлады, күңеле күтәрелеп, йөзенә алсулык йөгергән хәлдә тыңлаучыларга:
– Әй, күптән җырлаганым юк шул, тавышым бөтенләй беткән икән, – дип, аклангандай әйтеп куйды.
– Бер дә бетмәгән, Кадрия апа, бик матур җырладыгыз. Рәхмәт сезгә. Сез чыннан да әйбәт җырчы икәнсез, – диде Гафур, аның күнелен күтәрергә теләп.

– Бик матур җырладың, әнисе, бер дә борчылма.
Шулвакыт Гафурның үсмер чагында, беренче гашыйклык сырхавы белән газапланып йөргән вакытта, бик яратып җырлаган бер җыр исенә килеп төште. Бу «Вәгъдә» дигән җыр иде. Ул өлкән классларда укыганда бу җыр бик популярлашып китте, аны еш кына радиодан да тапшыралар иде. Аh, аның ул вакыттагы хисләре, кичерешләре! Гафур үзе белән бер класста укыган Әминә исемле кызга үлеп гашыйк иде ул чакта. Мәктәптә аны көн саен күрә, карашлары еш очраша, Гафур аркасына канатлар үсеп чыккан фәрештә сыман хис итә иде үзен. Әминәне уйлап, бөтен дөньясын онытып, әйләнә-тирәсендә бернәрсәне күрмичә, сәгатьләр буе бер ноктага төбәлеп утыруларын әле дә булса хәтерли Гафур. Нинди татлы, илаhи халәт ул беренче гашыйклык, аны бернәрсә белән дә алыштырып булмый. Ул йөрәгеңә мәңгегә кереп урнаша, пакълек мисалы, изге хис булып гомер буе күңелеңдә яши.

Вәгъдә биргәч, кирәк иде көтәргә,
Нигә инде мине моңсу итәргә?
Яшьтән өзелеп сөйгән ярың
Үз вәгъдәсен үзе бозгач,
Газапланып тибә яшь йөрәк.

Әмма аның бит Әминәгә әле бер сүз дә әйткәне, аның белән вәгъдәләр бирешкәне юк иде. Бәлки, шул сәбәпледер, Әминә белән аралары суынды. Бәлки, ул Гафурдан сүз көтеп аргандыр, шуңа күрә алардан бер класс өстә укыган Дамир белән очраша башлагандыр…
Кадрия ханымның тавышы Гафурны тәмам әллә нишләтте, сихерләде, бүгенге халәтеннән аерып, әллә кайларга, хыялында гына яшәгән, анда гына җанланган, фәкать үзенә генә билгеле дөньяга алып кереп китте. Җырның соңгы сүзләре, Гафур нинди авыр хисләр генә кичермәсен, чынбарлыкны ничек бар шулай кабул итәргә, тынычланырга, тормышны дәвам итәргә өнди иде:

Ярсыма син, яшь йөрәгем,
Давылдан соң диңгез тына,
Сагышларым бетәр бер заман.

Әйе, сагышлар акрынлап басылды, ләкин беренче гыйшыкның илаhи хисе гомергә йөрәктә, хәтердә калды.
– Кадрия апа, сез бу татар җырларын кайдан юнәттегез?
– Ял вакытында Казанга кайткач, апамнан сорап алган идем. Бик кадерле нәрсәләр алар минем өчен.
– Аңлашыла. Мәскәүдәге «Мелодия» фирмасы татар пластинкаларын бик аз чыгара икән. Казанда сатуда алар бик сирәк була, ди.
– Әйе шул, үзебезнең Казаныбызда чыгару мөмкинлеге юк икән бит. –Кадрия ханым бу хакта апасыннан ишеткән иде.
– Барысы да Мәскәү кулында шул… – дип куйды Закирҗан абый, артык эчкә кермичә.
Гафурга инде китәргә вакыт җиткән иде. Болай да өч сәгатькә якын утырдылар. Ул урыныннан торды да:
– Рәхмәт сый-хөрмәтегез өчен. Матур гаиләгез белән танышу минем өчен бер бәйрәм булды… Кадрия апа, сезнең җырлавыгызны тыңлаганда үземне туган ягыма кайткандай хис иттем. Зур рәхмәт сезгә. – Юк, юк… китмисең. Тагын утырыйк әле… Мин хәзер чәй яңартып алам, – дип каршы килде Кадрия ханым.
– Юк, китим инде… Эзләүләре бар. Бик матур утырдык, рәхмәт сезгә.

Гафур коридорга юнәлде, хуҗалар аны озата чыктылар.
– Очрашуыбызның соңгысы булмас. Киләчәктә дә утыргаларбыз әле шулай. Бик ошадың син безгә, Гафур энем. Чын татар җанлы егет икәнсең. Бик тансык без үзебезчә гәпләшеп утыруга, – диде Закирҗан абый.

Гафур пилоткасын башына киде дә, тагын бер рәхмәт әйтеп, чыгып китте. Аның күз алдында ерак Бурятиядә саф татарча яшәп яткан шушы матур гаилә, Кадрия ханымның илhамланып җырлавы, Казанга укырга китеп, аралары өзелгән Әминә тора иде. Әминә кабат исенә төшкәч, йөрәге сыкранып куйды. Җырның соңгы юллары хәтерендә яңарды:

Ярсыма син яшь йөрәгем,
Давылдан соң диңгез тына,
Сагышларым бетәр берзаман. <…>


Бәянның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.
Башын укырга:
  1. http://kazanutlary.ru/?p=40261
  2. http://kazanutlary.ru/?p=40670

Фото: samtatnews.ru