Татар матбугаты

14.02.2018

Болгар ислам академиясендә Шиһабетдин Мәрҗанинең «Тарих әлвафаяти әслаф» дип исемләнгән 200 битлек кулъязма текстын цифрлаштырдылар


Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына академиянең президенты Камил Исхаков хәбәр итте.

Текстны цифрлаштыру эше Австриянең Инсбрук шәһәре белгечләре белән берлектә алып барыла.

Болгар ислам академиясе — үз эшчәнлеген 2017 елның сентябрендә Россия җитәкчелеге ярдәмендә башлап җибәргән федераль проект. Уку йорты ислам дин белеме мәктәбен яңадан торгызу һәм мөселман галимнәре әзерләү максатыннан оештырылган.


Рөстәм Килсинбаев, Татар информ
Фото: Расих Фасхутдинов