«Ак җилкән»

13.02.2018

Сынаулар


Повесть
Дәвамы

Иртән тыкрык башында Алмазның машинасы күренгәч аптырап киттем. Көзге балдан соң мине ничек озатса, шул килеш урынында басып тора. Ә бәлки ул монда мине сагынып килгәндер?! Юк, булмас, Казанда бит ул! Ышанмыйча номерларына күз салдым. Шулар! Алдагы көпчәкләрнең буш булуын күреп туктап калдым. Менә нидә икән сәбәп. Икесендә дә шактый зур тишекләр бар. Димәк, юри эшләнгән… Димәк, Динар?! Унбердә укучы «якын» дустыма үпкә туплап, мәктәпкә ашыктым.
Беренче дәрес башланганчы сыйныфына кереп эзләсәм дә таба алмадым. Ярар, күрешербез әле барыбер.
Биология башлангач, апа сыйныфны барлап, журналга теркәп чыкты. Бары тик Гәрәева гына юк, калганнар барысы да монда. Гүзәлнең дәресләргә йөрмәве мине борчуга сала иде. Каникулдан соң инде бер атна укыйбыз, әле һаман мәктәптә күренгәне дә юк, хәбәре дә ишетелми. Бүген кайтышлый сугылырга булыр. Кем белә, бәлки авырып ятадыр…
Дәресләр тәмамланып, өйгә кайтырга чыккан идем, мине Динар куып җитте.
– Айсылу! Айсылу, тукта әле! Бүген мине эзләгәнсең, диләр. Ни булды?

– Сорап торасыңмы тагын, – дидем мин, аңа үпкәле караш ташлап. – Мин сине якын дуска санап йөри идем, ә син? Ничек шулай эшли алдың?

– Аңламадым. Ни эшләдем соң мин сиңа?!

– Нигә Алмазның машина көпчәкләрен тиштең? Теге юлы, ул мине озаткач… Көзге балдан соң. Миңа туры бәреп әйтә алмадыңмыни?!

– Айсылу? Нинди фантазияләр бу? Берни дә эшләмәдем мин! Гаепләмә мине юкка!

– Син, – дидем мин, сулышымны акрынайтып, – син – адәм актыгы. Ошамыйсың син миңа, йөрмә минем арттан! Кеше әйберенә кул салгансың, аның бәясе дә шактый бит! Кай җирең белән уйладың син, Динар?

– Между прочим, синең Алмазыңны Зәлия белән күргәннәр әле, бик беләсең килсә.

– Алдалама, Динар! Башка бер сүзеңә дә ышанмыйм! Шундый түбәнлеккә төшәрсең дип уйламаган идем!

Динар арттан нидер кычкырып калды, ишетмәдем. Үзебезнең урамга йөгердем. Кабат йөгереп килеп, кулымнан тотып алды.

– Минем эш түгел бу, Айсылу. Ышан! Йөрмә син ул Алмаз белән, синең тиң түгел ул…

– Аның синнән меңгә якшырак булуыннан көнләшәсең син! Килеш минем сүзләр белән! Аңа үпкәңне туры бәреп әйтергә иде, ә порча чужого имущества – статья ул, бик беләсең килсә!

Ул басып калды. Бер сүз дә дәшмәде. Аннан:

– Туры бәреп әйтә алмаган сүзләр бар шул миндә, Айсылу, – дип кычкырды.

Өйгә кайтышлый Гүзәлләргә кердем. Ул бик каты авырып яткан булып чыкты. Хәлләрен белеп, мәктәп маҗараларын сөйләшеп саубуллаштык…

 

Сиңа тиңнәр тирәктә

Көз ахырлары… Инде кышка зур-зур адымнар атлаган чаклар. Агачларда шәп-шәрә ботаклар гына калды. Язын дөньяга туып, көзнең алтынлыгына кергәнче, яфраклар каядыр сары фасыл киңлекләренә очты, кереп югалды. Тышта әллә нигә бер көз сулышыннан миңгерәгән карга тавышлары ишетелеп куя. Табигать тынлыкка әзерләнгән вакытлар. Кояш балкып чыкты исә, урамда бик каты салкын була. Язгы кояш нурлары өчен көз салкын җил белән түли, ирексездән җылырак киенергә, пәлтә, куртка якаларын өскәрәк күтәрергә этәрә. Шулай да көз — ниндидер романтиклык чоры ул. Юл кырында берән-сәрән яткан яфракларның җилдә уйнаулары ниндидер бер ләззәт хисе уята, күңелгә рәхәтлек бирә.

…Әнинең кинәт кенә авырып китүе барсын да үзгәртеп ташлады. Баштан гади салкын тию генә дисәләр дә, врачларга күренгәч, үпкәләренә үткән дип аерымачык билгеләп куйдылар. Тиз арада дәваланырга кушып, әнине район хастаханәсенә озаттык. Өй тынычланып, бушап калды…

Һәр көн саен диярлек телефоннан сөйләшеп торсак та, өйдә барыбер әни кулы җитми… Мәктәптән дә бушаган өйгә кайтып кергәч, чәй кайнатып, капкалап алгач, көндәлек эшләрне караштыргалыйм да дәресләр карарга утырам. Өйдә тынычлык. Бары тик келт-келт сәгать йөргәне, турдан әллә нигә бер үткән-сүткәннәрнең сөйләшкәннәре ишетелеп кала. Бу тынлыктан туеп, радио көйләп куям. Анда хет җырлар тынычлыкны баса, сине берүзеңне генә калдырмый… Ара-тирә Әлфия апа да кереп чыккалый. Юклы-барлы киңәшләрен биреп, чәй эчеп чыгып китә. Шулай да кызганам мин аны. Гомере буена ялгыз яши, никләр берәрсе очрамаган микән юлында? Әллә очраганнарын да кире борган микән? Монысы инде сер булып кала бирә. Ходай бит бар кешегә дә тигез пар яраткан, диләр. Ә Әлфия апага тигез итеп беркемне дә яратмаган микәнни? Ирексездән Илһам дәрестә Роза апаның: «Абыең да мондый түгел иде, ник шулкадәр ялкау соң син?» — дигән соравына: «Апа, мин ялкау түгел, бары тик тырышлык өләшкәндә, мин өйдә юк идем», — дип көлдергәне искә төшә. Димәк, башкаларга ярлар билгеләгәндә, Әлфия апа өйдә булмаган. Хәер, кунакка йөрергә ярата бит ул…

Әнине сагынган уйлар арасында ара-тирә Алмаз да кереп чуарлана. Тормышыма кинәт кенә килеп кергән яклаучым барга сөенеп куям. Очраша башлавыбызга инде ике ай булып килә бит… Тик әле аны яратам дип әйтә алмыйм.

Ни соң ул ярату? Сине һәр кич саен озатып куюмы, һәр очрашкан саен чәчәкләр бүләк итүме, әллә куллар кулга тоташканда, тән буйлап ләззәт катыш дерелдәвек узумы? Әллә?.. Алмаз турында аерымачык яратам дип әйтә алмыйм. Ул янәшә чакта рәхәт, тик еракта булса да, әллә ни сагыну хисе биләп алмый. Булса ярый, булмаса юк дигән кебек бугай. Тик аңа әле бу хакта әйткәнем булмады. Әнидән дә шулай мәхәббәт, ярату хакында бер сораган идем. Ул озак кына уйлап торды да: «Мәхәббәт ул янәшәңдәге кешеңнең Ходай бүләге булуын, синең өчен туганын тою, ә ярату — шуны дәлилләү», — дигән иде. Алмазны күз алдыма китерәм дә әнә шундый уйларга уралам. Хәер, иң мөһиме: әйбәт булсын, авыр чакларда ташламасын, ныклы иңен куя белсен. Ә бәлки китапларда язган, шигырьләрдә сөйләнгән ул хисләр тора-бара үзләре туарлар…

Әнигә әле Алмаз хакында әйтмичә торырга булдым. Савыккач, берара сөйләшербез әле. Тизрәк терелеп, өйгә кайтсын иде, сагындым! <…>

Алсу НУРГАТИНА


Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.
Башын укырга:
  1. http://kazanutlary.ru/?p=19626
  2. http://kazanutlary.ru/?p=40011
  3. http://kazanutlary.ru/?p=40317

Сурәт: pixabay.com