Истәлекләр

07.10.2018 №6 (июнь), 2017

«Менә шундый Зәйнәб инде мин…»


Әтисез кала яздык

Красногорскта без башта акча түләп кеше фатирында яшәгәнбез. Әни, балалар бакчасы хезмәткәрләренә торакны тизрәк биргәннәрен белеп, эшкә шунда урнаша. Гайнетдин дә күз алдында булыр дип уйлый ул. Башта – ишегалды себерүче, аннары балалар караучы, соңрак, инде мин дә шушы бакчага йөргәндә, пешекче була. Әтигә килгәндә, Урыссу ГЭСы кебек гигант төзелешкә мәйданнар әзерләүдә бульдозерчы буларак тәҗрибә туплап өлгергән оста механизаторлар монда алтын бәһасенә тиң икән. Үзбәкстанда тигез җир юк дәрәҗәсендә, ул – таулар, калкулыклар ягы. Тимер атларны иярләүчеләр өчен шартлар бер дә уңайлы түгел биредә. Көннәрдән бер көнне, әти бик тә катлаулы участокта җир эттергәндә, кинәт коеп яңгыр ява башлый. «Тамчылап түгел, хәтта чиләкләп тә түгел, мичкәләп ява башлады башыннан ук. Мин аңышмыйча да калдым, тракторым нык кына селкенеп алды да аска таба оча башлады. Җитезлегем генә коткарды, вакытында ишекне ачып сикереп төшеп калырга өлгердем. Ташкын бульдозерны – бер, үземне икенче якка алып ыргытты», – дип сөйли иде әти бу хакта. Ул көнне әти үзе дә чак кына исән кала, тимер атын да югалта. Бу вакыйга, болай да эссе якның климатына өйрәнеп бетә алмаган, балалар тормышына куркыныч тудырып, хәтта бистә урамнары буйлап шуышучы еланнарга да эче пошып йөргән әти өчен Үзбәкстандагы тормышка нокта куярга соңгы этәргеч булган, күрәсең. Ул гаиләнең киләчәген хәл итә дә куя. Кызу канлы ир ике сөйләми, бер генә әйтә: «Бәхетне читтән табып булмыйдыр, мин китәм, иртәгә үк. Син, Мәрҗәнә, Зәйнәб белән бөтенләйгә монда каласыңмы, соңрак, мин эшкә урнашкач, авылга кайтырсызмы, үзең хәл ит. Гайнетдинне үзем белән алам, әни карашыр». Фатирның тагын да зуррагын алу чираты килеп җитеп, менә-менә күченәбез дип канатланып йөргән көннәрдә иреннән шундый кискен борылыш көтмәгән әни аптырап кала. «Ярый, әтисе, авыл да сагындырадыр, инәй дә. Мин юлга әйберләреңне җыям. Шулай да ныклап уйла әле син, бәлки, бераздан кире килерсез, анда бит безнең үз почмагыбыз да юк, аерым яшәү аерым яшәү инде ул. Аннары инәй дә картая, аңа да тынычлык кирәк», – ди ул, әтинең җаеннан торыбрак, уйга батып – аңа каршы килүнең бер файдасы да булмавын, киресенчә, буран гына кубачагын ул анык белә. Шулай итеп, миңа алты яшь тулгач, башта әти белән абый, аннары әни дә кабаттан Сарлыга кайтып китәләр. Мин беренче сыйныфта укып йөргәнлектән, Красногорскта туганнарда яшәп калам. <…>


Башын укырга:
  1. http://kazanutlary.ru/?p=27803
  2. http://kazanutlary.ru/?p=28076
  3. http://kazanutlary.ru/?p=40171
  4. http://kazanutlary.ru/?p=40511

Сурәт: vk.com