Кардәш халыклар әдәбиятларыннан

12.02.2018

Ун доллар


Хикәя

Кояшның беренче нурлары җир өстенә килеп ирешкәндә, ул утырып килгән очкыч аэропортның куныш юлына төшеп, бераз «йөгергәннән» соң, «йөренүгә» күчкән иде инде. Барасы җиренә ул әле барып җитмәгән иде, моннан соң юлын таксига утырып дәвам итәчәк. Аэропорт тамгаханәсендә — таможняда документларын рәсмиләштереп, транзит визасы белән чик аша күрше илгә чыгачак.
Хезмәт күрсәтү тәртипкә салынган, икътисади дәрәҗәсе югары илнең аэропортында бер-берләренең хокукларын танып, аэропорт һәм очыш кагыйдәләренең һәммәсен бернинди кисәтүләргә урын калдырмаслык итеп, чын күңелдән үтәгән кешеләр, кода-кодагыйлык чәчәк аткан, икътисади яктан беркадәр артта калган илнең аэропортына төшеп утырмас борын, әле очкычның эчендә үк, бер-берсен эткәли-төрткәли, үтәлергә тиешле кагыйдәләрне дә үтәми башлыйлар. Әле бер сәгатьләп элек кенә бер-беренә нәзакәтле мөгамәләдә булган кешеләр, «бу ул түгелдер лә!» дияр дәрәҗәдә алышынып, гүя ки илдән илгә генә түгел, бер холыктан икенче холыкка күчәләр.
Ул килгән илдә дә нәкъ шулай: аэропорт хезмәткәрләренең ягымлылыкның әсәре дә булмаган йөзләре, «бу илдә күзең ачык, колагың сак булсын» дигән кисәтүле салкын күз карашлары яңа килүчеләргә шактый нәрсә аңлата иде. Монда барып башларын тыгарлык берәр хакимият оешмасы яки сыеныр кешесе булмаганнар, бераз шүрләп калган кыяфәттә, мөмкин кадәр тизрәк таможняны узасы иде дип, ашыга-кабалана документларын рәсмиләштерергә азапланалар.
Аэропорт капкасында Кадыйрның виза рәсмиләштерүе озакка сузылмады. Хезмәткәр, күрше илнең визасын һәм эшкә рөхсәт кәгазен игътибар белән карагач, абруен күрсәтергә теләгәндәй, паспортка шапылдатып мөһер сукты да кискен хәрәкәт белән кире сузды. Аңа сиздермичә генә, Кадыйр эченнән «у-у-ф» диде: беренче капканы үтте.
Тик киеренкелектән бушанырга иртәрәк, таксига утырып, әле тагын бер таможня узасы бар. Аэропортта такси алып, Кадыйр башта күрше ил таможнясына якынрак урнашкан тукталышка барачак, анда икенче такси тотып, тагын юлын дәвам итәчәк. Башка илгә чыгу өчен ялланган таксиның шул ил тамгасы һәм номеры булуы яхшы. Әгәр таксиның тамгасы һәм номеры керәсе илнең тәртипләренә туры килми икән, юлдагы һәр полиция хезмәткәре туктатып, тикшерү сылтавы белән ришвәт сорый.
Тик шунысы бар: Кадыйр, әллә гаиләдә алган тәрбиясе, әллә инде белем дәрәҗәсе югары булу сәбәпле, ришвәт бирүне кешене мыскыллау дип кабул итә һәм мондый очракларда бик кыенсына. Ул төрткән акчаны берәү алып үз кесәсенә салганда, Кадыйрның йөзе кызара, йөрәге еш-еш тибә башлый иде.
Аэропорт ишегеннән чыкканчы ук, ике кеше: «Такси кирәк буламы, абый?» — дип, Кадыйр артыннан иярде. Ул исә, бер сүз дә әйтмичә, каш астыннан гына боларны күзәтә: таң беленә генә башлаган караңгылыкта үзе утырачак машинаны йөртүченең ышанычлырагын, аның өстенә башына һәм йөз-кыяфәтенә карап сайларга тырыша иде.
Ишектән чыгуга: «Такси кирәкме?» — диючеләрнең саны бермә-бер артты. Күз чите белән генә такси шофёрларын тикшереп, араларындагы таза гәүдәле, урта яшьләрдәге, тыныч, сабыр холыклы булып тоелган берсенә, әйе, кирәк, дигән мәгънәне ишарәләде.
Такси шофёры Кадыйрның чемоданнарына үрелде һәм:
— Машина менә монда, рәхим итегез! — диде.
Башкалар бертуктаусыз ишектән чыгучы юлчыларга: «Такси кирәкме?» — дияргә дә, шул ук вакытта күз читләре белән генә карап, Кадыйрның юл хакын килешүенә колак салырга да өлгерәләр: килешә алмасалар, шунда ук клиентны каптырырга әзер торалар.
— Кая кадәр барабыз, абый?
Таксичыларның хак килешүне мөмкин кадәр тизрәк һәм үз файдаларына хәл итү өчен куллана торган алымы иде бу.
— Ханчаерыга, — диде Кадыйр.
— Йөз булыр бәясе.
— Кырык та җитәр.
— Ничек инде, абый, әле төн үтмәгән, төнге бәяләр буенча — йөз. Кадыйр күккә, тәртә буе күтәрелгән кояшка карады:
— Белмим-белмим, синең өчен махсус башка кояш чыкса гына инде. Таң күптән атты, кояш чыга әнә. Кырык җитәр.
— Ярый алайса, абый, 50 булсын, — диде таксичы. Кадыйр, яхшы, килештек, дигән мәгънә белдереп баш какты да машинага таба киттеләр.
Машина иске «Мерседес» иде, Европадан ул монда ничек чыгарылгандыр, анысы билгесез. Талчыккан мотор хәтәр көчле тавыш чыгарып эшли башлады.
— Күршеләргә юл тоттыңмы, абый? — диде шофёр. Ханчаеры дигән җир — ике ил арасында, тәҗрибәле таксичыга юлчысының әле ары китәчәген чамалау авыр түгел иде, күрәсең.
— Әйе, — диде Кадыйр.
Юлда ике тикшерү пунктын үттеләр. Полиция машинасы күргән саен борсаланып, такси йөртүче үз телендә ришвәтчеләр-фәләннәр дип сүгенеп алды.
— Бары тик алар гынамы? — диде Кадыйр, көлеп.
— Белмәссең инде, абый. Без болардан күрәбез лә күрмәгәнне, шуңа да аларны сүгәбез дә инде, — дип җавап бирде таксичы. Аннары сүз гаиләгә, балаларга күчте.
Күрше илнең таможнясына бик тиз барып җиттеләр. Таможня шау-шусыз, ыгы-зыгысыз, шактый тыныч булып күренде. Шофёр:
— Мин чик чыгу өчен машина кәгазьләрен рәсмиләштерим, син паспорт-виза мәсьәләләреңне хәл ит, каршы якта очрашырбыз, — дип, Кадыйрны машинадан төшереп калдырды.
Кадыйр яңа гына салынган таможня бинасына килеп керде. Күз йөгертеп кенә паспорт тикшерә торган кабиналарны эзләп тапты. Таможня залы буш диярлек иде. Эш көнен бик иртә башлаган хезмәткәрләр җентекләп тирә-якны күзәтә. Кабина тәрәзәсендә күренгән яшь кенә хезмәткәр егет белән күзгә-күз очрашкач, ул Кадыйрга: «Бирегә кил», — дигән ишарә ясады. Кадыйр, кабина янына килеп, аңа паспортын сузды.
Күнегелгән баш, күз, кул хәрәкәтләре белән паспортның битләрен актара актара, хезмәткәр башта фоторәсемле битне эзләп тапты. Бер фоторәсемгә, бер Кадыйрның йөзенә карады. Паспорт тикшерүе үтүнең иң эчпошыргыч мизгелләреннән берсе менә шушы инде. Хезмәткәр шөбһәләнгән кыяфәт чыгарып, кабат фоторәсемгә, аннан соң бик игътибар белән Кадыйрның йөзенә карады. Ул бу мизгелне мөмкин кадәр сузарга телидер кебек тоелды Кадыйрга. Фоторәсемнең шик тудырмавына ышангач, үз иленең визасы куелган битне эзли башлады.
Кадыйр селкенми дә, хезмәткәрне күзәтә. Ниһаять, визалы бит табылды. Егет бик сабыр, салмак хәрәкәтләр белән визаны тикшерде. Алдында торган компьютерның төймәләренә үрелеп:
— Эшләргә киләсеңме? — дип сорады.
— Әйе, — диде Кадыйр. — Мин бер төзелеш фирмасында җитәкче.
Барыбер сораячагын белгәнгә, шунда ук үзе эшләгән бүлек, фирма эшчәнлегендә тоткан урыны турында да мәгълүмат бирде.
— Директормы?
— Юк, директор ярдәмчесе.
Хезмәткәр ул арада компьютерда Кадыйрның исем-фамилиясен яза башлаган иде:
— 100 доллар бир, алайса, — диде.
— Яхшы икән… Минем бөтен документларым әзер, тәртиптә. Нәрсә дип бирим 100 доллар?
Тегесе Кадыйрның әйткәннәрен ишетмәмешкә салынды, төймәләргә баскалап, паспорт номерын язуын дәвам итте.
— Ничә ел эшлисең бу илдә?
— Дүрт, — диде Кадыйр.
— Телебезне яхшы өйрәнгәнсең.
— Яхшы дип әйтергә була.
Кадыйрның чит ил кешесе икәнен белмәгәннәр, акцентсыз сөйләшүеннән чыгып, аны җирле халык вәкиле дип уйлый иде хәтта.
— Тел өйрәнү курсларына йөрдеңме?
— Әйе, килгән елны ук, алты ай тел үзләштерү дәресләре алдым.
Хезмәткәр, башын күтәрмичә генә:
— 50 доллар бир алайса, — диде.
Туган телен Кадыйрның яхшы белүеннән бик канәгать калган да, әйтерсең, ташлама ясый.
— Шулай да, ни өчен бирергә тиеш ди инде мин ул акчаны? Ярдәмегез кирәк булган бер мәсьәлә дә юк. Бөтен документларым тәртиптә.
Егет тагын берни ишетмәгән кебек, язуын дәвам итте.
— Эшләргә рөхсәт алынганмы?
— Алынган.
— Рөхсәт язуы яныңдамы?
— Янымда, — дип, кәгазьне сузды Кадыйр.
Документны тикшергәннән соң, хезмәткәр аны паспорт янына куйды да алдындагы тар өстәл өстеннән мөһер эзли башлады. Башын күтәреп карамыйча гына, тагын:
— Ярый, 25 доллар бир алайса, — диде.
Көләргәме, ачуланыргамы — Кадыйр әлегә моны аңлый алмый иде.
— Ни өчен бирергә тиеш инде мин, шуны әйт тә бирим, һич булмаса.
Хезмәткәр мөһерне табып, кискен хәрәкәт белән башта штамп тартмачыгына, аннары Кадыйрның паспортына басты. Такта өстәл, гадәттәгечә, шыгырдап куйды. Эшләргә рөхсәт кәгазен паспорт эченә тыгып, Кадыйрга:
— Кил әйдә, чәй эчәбез, — диде. Тәкъдимнән баш тарту мөмкин түгел иде, егет урыныннан торып чыкты да, кулы белән изәп: «Әйдә минем арттан», — дигәндәй итте.
Бүлмә арткы коридорда урнашкан. Сөйләшү һаман да Кадыйрның телне яхшы белүе, фирмаларының эшчәнлеге турында дәвам итте. Чәй китерделәр. Хезмәткәр чәен уртлап куйды да:
— Йә, ярый, алайса 10 доллар бирерсең, — диде.
Кадыйр инде аптырауның чигенә җиткән иде. Тикшерү беткән, паспорты кесәсенә кереп урнашкан. Инде килеп, бу кешенең «алайса ун доллар»ы нәрсә дигән сүз соң ул?
— Бирәм, валлаһи, бирәм. Тик ни өчен бирергә тиешлегемне генә әйт. 10 доллар бирәм.
Хезмәткәр, Кадыйрның йөзенә туры карап:
— Ай-һай, Кадыйр бәй, син дә бирмә, башкасы да бирмәсен. Мин бу эшкә урнашыр өчен төрткән акчамны кемнән чыгарырга тиеш булам инде алайса, йә?!
Кадыйр, ләм-мим дәшмичә, акча янчыгыннан 10 доллар алып бирде һәм, чәен дә эчеп бетермичә, бүлмәдән чыгып китте.
Хезмәткәр аны ишеккә кадәр озата килде. Күптәнге танышлар кебек саубуллаштылар.
Ул үзен көтеп торган такси йөртүчене эзләп тапты.
Тикшерү пунктларында туктата калсалар, ун долларны мин түләргә тиеш микән, әллә такси шофёры микән, дип уйлана-уйлана, Кадыйр юлын дәвам итте.

Төрек теленнән Асия РӘХИМОВА тәрҗемәсе


Хикәя «Казан утлары» журналының 9нчы санында (2015) басылды.

Сурәт: pixabay.com