Әдипнең тәүге китабыннан

12.02.2018 2 (февраль), 2018

Алты тиенлек шатлык


Күренекле мәгърифәтче, мөгаллим Вәли Хаҗиевның 100 еллыгын уздырганда (ул 99 яше тулып узгач бакыйлыкка күчте), аның элеккеге укучысы булган Фәнис абый Яруллиннан да укытучысы турында сакланган истәлекләре белән уртаклашуын үтендек. Ул бик теләп ризалык бирде һәм мине өйләренә чакырды. Вәли Хаҗиевка бәйле мәгълүматларны шактый яздыргач, диктофонымны сүндереп куюны сорады. Шуннан соң без тормыш, яшьлек, яшь буынның дөньяга карашы, әдәби иҗат турында озаклап сөйләштек. Фәнис абый әдәбиятка үзенең ничек килүен, тәүге тәҗрибәләре – хикәя-шигырьләре язылу тарихын бәян итте. «Май төне» дип аталган беренче хикәяләр җыентыгының ни дәрәҗәдә кадерле булуын да искәртте. Бу санда шул хакта сөйләшербез.
«Олы яшьтәге мәктәп балалары өчен» дип тамгаланган, нибары 62 биттән гыйбарәт, бәясе 6 тиен торган әлеге мәҗмуга 1966 елда Татарстан китап нәшриятында 7 мең тираж белән дөнья күрә. Редакторы – Ләбибә Ихсанова. Китапка Фәнис Яруллинның берничә тематик юнәлешкә туплап өйрәнергә мөмкин булган 11 хикәясе кертелгән. Һәммәсенә аерым-аерым тукталыйк.
Җыентыкны ачып җибәргән «Көлү авазы» хикәясе үсмер укучыларның колхозга булышу вакыйгасы – печән өмәсен тасвирлауга багышлана. Зәкәрия белән Галия арасында мәхәббәт бөреләнә. Эскерткә йөк-йөк печән китерүче яшьләр шул рәвешле парлашып, үзара ярышып эшлиләр. Тик төп герой Зәкәрия, артык романтик-хыялыйлыгы аркасында, төннәрен уйланып ятып, иртән уяна алмыйча, һәрвакыт эшкә соңга кала. Атның иң ялкавы гына эләгә аңа, китергән печән йөкләре дә башкаларныкыннан кимрәк була. Ләкин егетне автор ялкаулыкта һич тә гаепләми – боларның һәммәсенә тәүге сөю хисләре сәбәпче икәнлеген сиздерә.
Үзләренең һәрчак артта «сөйрәлүе» хәйләкәр Галияне бик борчый. Әнисе уята алмыйча тилмергән Зәкәриянең беркөнне йокысын көлү авазы бүлә. Бакса – Галиясе, егетне узып, колхозның иң өлгер атын эләктереп, аны җигеп, йокы чүлмәген алырга килгән икән бит!
Шул рәвешле, иртәнге авыл өстендә саф сөюнең көр авазы яңгырый, Зәкәриянең психологик күңел халәтенә тормышка реаль караучы Галия йөгән сала.
Әкияти-фантастик башлангыч – Су анасын күрү вакыйгасына корылган «Су буенда» хикәясе дә мәхәббәт бөреләнүнең бер вариантын ача. Хикәяләүче мин, ягъни Котдус су буенда чәчләрен тарап утыручы су кызына тап була. Бар фантазиясен эшкә җигеп, бу әкият герое белән очраштым дигәндә генә, чәчләрен бер якка сыпырып җибәреп, йөзен ачкан кызый «әле көзен генә Казанга укырга китеп барган» «ябык кына бер нәрсә» – Зифа булып чыга. Котдус аның «баш әйләндергеч гүзәл» кызга әйләнүенә соклана. Ике арада ләззәтле сөю уты кабына.
Әлеге хикәяләрне үсмерлек-яшьлек мәхәббәте берләштерә, хисләр ташкынына бернинди каршылык юк. Ә менә «Ике очрашу» хикәясендә хәл бераз катлаулырак: Әнисә белән Барый арасындагы мөнәсәбәтләрнең якынаеп китүе өчен дүрт ел вакыт кирәк була.
«Тәүге мәхәббәт» хикәясе исә үкенү, үткәнне сагыну, сагыш хисләренә корыла. Бер-берсенә битараф булмаган төп герой – хикәяләүче Камил һәм Гөлшат су буена балык чистартырга төшәләр. Шулвакыт кызның пычагы әле бер атна элек кенә бозы киткән елгага төшеп чума. Егет, аны эзләргә дип, суга сикерә. Бик озак тырышса да, таба алмый. Салкын су үзенекен итә – Камил больницада икенче көнне генә аңына килә. Гөлшат аның хәлен белеп тора, тик Камил, терелеп чыгуга, коточкыч хәбәр ишетә: сөйгәне башка берәүгә кияүгә чыгарга җыенып ята. Ләкин моның сәбәбе аңлашылмый кала.
Ир уртасы булып җитешкән Камил, әнә шулай яшьлек хатирәләрен сагынып, пычак төшеп югалган су буенда йөри.


Мәкаләнең дәвамын «Казан утлары» журналының 2нче санында (2018) укыгыз.

Сурәт: museum.ru