Истәлекләр

11.02.2018 №6 (июнь), 2017

«Менә шундый Зәйнәб инде мин…»


Тәгәрмәч астында

Монысы авылга бер ел элек кайткач булган иде.
Шуңа да бик ачык хәтерләп бетермим. Әни сөйләгәннәргә таянып, бүгенге күзлектән карап сөйлим. Җылы яктан без кунакка туп-туры Сарлыга, әби янына кайтабыз, аннары Ык дигән елганың аргы ягындагы Урманайда яшәүче әнием ягыннан туганнарның да хәлен беләбез. Андагы әбием инде исән түгел, мин туган елны мәрхүм булган. Башкортстан ягына күбесенчә башта көймәдә, аннары асылмалы күпер аша җәяүләп кенә барабыз. Шулай әтинең әнисендә, әбидә берничә көн кунак булгач, әни белән икәү генә киткәнбез Ыкның теге ягына. Мин, биш яшьлек кыз, үземне зур итеп күрсәтергә теләп, күрше авылга үземчә йөгерә-йөгерә барам. Ләкин бик нык арыйм. Кире кайтканда әни, мине кызганып, безнең якка юл тотучы бер йөк машинасын туктата. Сөендек дигән авылга килеп җиткәч, шофёрыбыз машинасын сүндермичә, тормозга гына куеп, хәзер чыгам, дип кибеткә кереп китә. Ул кереп китәргә дә өлгерми, урамның югары очыннан, руле артына дөм исерек берәү утырган тагы да зуррак машина арттан китереп бәрә. Әни алгы тәрәзәдән чыгып оча. Мин ишеге ачык калдырылган автомобильнең баскычында басып торган җиремнән туп-туры тәгәрмәч астына барып керәм һәм тормоздагы машина мине бер биш метрлап аралыкта этеп бара. Кибеттән йөгереп чыккан шофёр бәрдергән машинага сикереп менеп, вакытында машинаны туктатмаса белмим, бу коточкыч вакыйганың ахыры ни белән тәмамланыр иде. «Ашыгыч ярдәм» әни белән икебезне дә авыр хәлдә хастаханәгә алып китә. Әнием авыл урамында аңсыз ятканда, кемдер башыннан Үзбәкстаннан бәйләп кайткан ялтыравыклы матур яулыгын һәм тарагын салдырып ала. Моны әни гүр иясе булганчы оныта алмады, кешеләрнең миһербансызлыгын аның күңеле шулай һич кабул итә алмый иде. Ә хастаханәдә без шактый гына яттык. Минем битләремне тектеләр, уң як иңбашымны нык кына дәваладылар. < …>


Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.
Башын укырга:
  1. http://kazanutlary.ru/?p=27803
  2. http://kazanutlary.ru/?p=28076
  3. http://kazanutlary.ru/?p=40171

Сурәт: vk.com