Әдипнең тәүге китабыннан

09.02.2018 2 (февраль), 2018

Ана чәчәкләр китерә


Кулына букет тотып, сестра килеп керде һәм вазадагы шиңгән чәчәкләрне яңалары белән алыштырды. Дару исләрен басып, палатага чапкан печән исе, каен җиләге исе таралды. Ринат, кызларның чәченнән сыйпагандай, йомшак кына итеп хәлсез бармакларын чәчәкләрнең нәфис таҗларына тидереп алды.
Менә бер ай инде Ринатка чәчәкләр китерәләр. Ә егетнең китерүчене күргәне юк әле. Чәчәкләр биреп назлаучы яхшы күңелле кеше кем соң ул? Егетнең туганнары да, әллә ни якын дуслары да юк әле бу шәһәрдә. Диплом алып эшкә килүенә дә беренче айлары гына иде. Һәм менә бу авыру аны кинәт аяктан екты.
Күпвакыт Ринатның хәле авыр була. Тирән чокырга төшкәндәй өнсез ятканда, ул чәчәкләрнең килүен сизми дә кала. Андый чакларда уттай кызган маңгаеннан кемнеңдер йомшак куллары сакланып кына сыйпавын тойгандай була. Ярым йомык керфекләре арасыннан әнисенең борчулы йөзен күргәндәй, ягымлы сүзләрен ишеткәндәй була. Әмма егет, аңына килеп, күзләрен ачканда, койкасы янындагы тумбочка өстендә әнә шушы чәчәкләр генә була.
Бүген аның хәле бераз яхшырган. Башының чатнавы да кимегән, күз карашлары да күңеллерәк. Чәчәкләр аңа яшел болыннарны, җиләкле аланнарны хәтерләтте. Бу кыйммәтле бүләкне китерүче яхшы күңелле кешене күрәсе килде. Ләкин вакыты тар булганмы, букетның иясе китеп барган иде.
Ә беркөнне Ринат иртәдән үк ниндидер сәер бер хис кичереп ятты. Ни өчендер бүген ул аны – чәчәкләр китерүчене күрер төсле иде. Авырулар белән күрешү сәгатен түземсезлек белән көтә башлады, һәм шул вакыт җиткәч, палатага кергән бер кешене ымсынып каршы ала торган булды. Менә чибәр генә бер кыз килеп керде. Бу кызның әле биредә күренгәне юк иде. Шуның өчендер, бәлки, ишек янында туктап калды да, кая борылырга белмичә, тезелеп торган койкаларга күз йөртеп чыкты.

Шулмы әллә дип уйлады Ринат, улдыр. Алай дисәң, ни өчен чәчкәләре юк? Бәлки, ул бүген чәчәкләр алырга өлгермәгәндер?
Егет шулай уйлап та бетерә алмады, әлеге кыз, эзләгән кешесен тапканга куанып, елмаеп җибәрде һәм тәрәзә янындагы койкага утырып торган күзлекле карт янына ашыкты.
Кинәт кенә Ринатка бик күңелсез булып китте, авыр сулап, мендәренә ауды да күзләрен йомды. Бик озак ятты ул шулай һәм кемдер килеп, одеялын рәтләп япканда да күзен ачмады. Бары тик кыштырдап торган коры куллар чуалган чәчләреннән сыйпап алгач кына, керфекләрен күтәрде. Аның каршында кечерәк буйлы бер карчык басып тора иде. Кинәт әнисен күргәндәй булды Ринат. Яше дә әнисе яшендә, буйга да әнисе сыман кечкенә, күзләре дә аныкы шикелле яратып һәм кызганып карыйлар, йөзенә сарган җыерчыклар бу карчыкка сабыр ягымлылык, шәфкатьлелек өстәп торалар.
Ринат, күз сирпеп, тумбочкасы өстенә карап алды. Анда әле вазага куелырга өлгермәгән кыр чәчәкләре ята иде.

Карчык, урындык алып, егетнең койкасы янына килеп утырды һәм, сумкасын тез өстенә куеп, күчтәнәчләрен бушата башлады. Менә ул чәчәкләр төшереп ясалган капкачлы агач савыт белән хуш исле яңа бал чыгарып куйды, һәм әле ни уйларга да белми тын гына карап яткан Ринат шулвакыт карчыкны танып алды. Барын да менә шушы чәчәкле савыт хәтерләтте аңа. Ул вакытта да аның кулында шушы савыт иде. Шуның белән ул бавырсаклар китергән булган. Ләкин өлгерә алмаган, улын операциягә салганнар. Соңыннан күчтәнәчләрен әби палатадагы авыруларга өләшкән иде. Ә бу савытны бавырсагы-ние белән Ринатның тумбочкасына куйган иде. Егетнең хәле авыр булды, күчтәнәчкә кагыла алмады. Шул көе торды да торды ул тумбочка өстендә.
…Аларның палатасына катлаулы операция ясалган бер егетне салдылар. Күренеп тора, егетнең хәле бик авыр. Иреннәрен сулы марля белән чылатып кына торалар. Ә ул иреннәренә китергән юеш марля кисәген комсызланып суыра. Сестраның: «Сиңа су эчәргә ярамый бит, түз инде, җаным, түз», – дип әйткән сүзләре дә аңа тәэсир итми. Егет су сорый, газаплана. Куллары белән кемнедер чакыра, кайвакыт саташып кычкыра башлый. Әнә шулай озак җәфаланып ятканнан соң онытылып киткәндәй була, ләкин озакка түгел. Ул тагын бәргәләнә, һава җитмәгәндәй, кипкән иреннәрен зур ачып, еш-еш сулый.
Таң алдыннан палата тәмам тынычланып, бар да саташулы авыр йокыга талды. Егетне саклап төн чыгарга килгән ябык гәүдәле карчык та йончыган иде, урындык артына маңгаен терәп, йокымсырап китте.
Ринат кына, берара күз йомып алганнан соң, сызлануга чыдый алмый уянып китте дә, ыңгырашмас өчен тешләрен кысып, коридордан төшкән яктылыкта тонык кына беленеп торган соры түшәмгә карап ята башлады.
Кинәт ул сискәнеп куйды. Чуендай кызган башын күршесендәге койкага таба борды. Әле көндез генә операция ясалган егет урыныннан сикереп торган иде. Егет чатнаган иреннәрен ялап, авыр итеп көрсенде. Үзенең көчсезлегеннән әрнү дә, авыртуны әз генә булса да басарга теләп, эчтәге януын тышка чыгару нияте дә бар иде аның бу хәрәкәтендә. Шулвакыт ул, әллә аңлап, әллә бары тик эчке бер сизенү нәтиҗәсендә, аяк очында яткан грелканы үрелеп алды һәм, иреннәрен ялый-ялый, грелка бөкесен борып ачарга тотынды. Ринат егетнең ниятен аңлады: ул сусаган иреннәрен, янган эчен грелкадагы суны эчеп басарга, бер селтәнү белән, башына килгән авырлыкны, газапны алып ташларга тели. Бу минутта ул үзенең тормышын никадәр куркыныч астына куюын аңларлык түгел иде, әлбәттә. Ринат, үз-үзен белештермичә, ниндидер ят тавыш белән: «Ташла хәзер үк!» – дип кычкырып җибәрде. Ләкин үз хәле дә әлеге егетнекеннән яхшы түгел иде, тавышы хәлсез бер пышылдау булып кына ишетелде. Бу тавыш авыру егетне айныту түгел, аның йончыган әнисен уятырга да ярамады. Менә бөке борылып чыгачак, башка берәүләргә сусаганда иң тәмле, иң шифалы булган су егет йөрәгенә, аның тамырларына агу булып агылачак. Врачларның төн йокыларын калдырып күрсәткән хезмәтләре дә, кечкенәдән үк баласына багышлаган ана өметләре дә, егетнең таза чакта корган хыяллары да – барысы да юкка чыгачак. Су эчтәге яраның януын гына түгел, бәлки йөрәк ялкынын да, кеше тормышын да мәңгегә сүндерәчәк.
Ринат, үзенең көчсезлегенә, егеткә ярдәм итә алмавына ачуы килеп, бөтен гайрәте белән калкынды да, кровать кырыендагы урындыкны күтәреп алып, егетнең кулындагы грелкага китереп сукты. Грелка идәнгә төшен китте, һәм җылымса тәмсез су идән ярыклары буйлап акты.
Ничәнче ай инде урын өстендә яткан авыруга урындык күтәрерлек көч кайдан килгән? Моны Ринатның үзеннән сорасаң да әйтә алмас иде. Ә ул әнә аңын югалтып, урынына чалкан төшкән. Кешедә бит әллә нинди яшерен көч була. Ләкин ул көч кеше гомерендә бер генә кабатлана. Кеше мондый чакта әллә нинди эшләр эшләп ташлый. Куркыныч килгән вакытны башка китерергә дә мөмкин булмаган эшләр эшләнә…
Ә бүген шушы чәчәкле савытны танып алды Ринат. Аннары кечкенә генә гәүдәле, моңаеп карый торган соры күзле бу карчыкны да хәтерләде ул. Әллә ни күп сөйләшергә хәле юк иде, шулай да авыру күршесе турында кызыксынмый булдыра алмады. «Армиягә китте инде, – диде карчык, – хатлары килеп тора, исән-имин генә хезмәт итәм, дип әйткән».
…Һәр якшәмбе көн бу әби больницага чәчәкләр китерә. Аны инде сестралар да таный һәм күргән саен йөрәкләре әрнеп, ни әйтергә дә белми калалар. Ул китергән чәчәкләргә карап, Ринат шатлана алмый шул хәзер – инде мәңгегә күзен йомды. Чөнки ул чактагы төнге вакыйгадан соң, аның хәле авырайган иде. Аңа кабат операция ясарга туры килде, ләкин егет монысын күтәрә алмады. Ә карт ана һаман да чәчәкләр китерә, аңарга Ринатның инде күптән юк икәнлеген әйтергә кирәк тә бит. Мондый авыр хәбәр белән, ана кеше каршына чыгарга берәүнең дә әлегә йөрәге җитми шул.


Сурәт: yandex.ru