Китап күзәтү

07.02.2018 2 (февраль), 2018

Тапкырлыкта – матурлык


Тапкыр сүзгә һәм очкын фикергә маһирлык халыкның характерына һәм рухи дөньясының байлыгына бәйле. Сүз сәнгатенең сатира һәм юмор төрендә туган тәҗрибәләр татар кешесенең иң яратып тыңлаган, укыган әсәрләре рәтендә йөри. Телебезнең сыгылмалы байлыгына ишарә итеп торган шаян җырларны, такмакларны, йомшак җәеп, катыга утырта белгән мәкаль-әйтемнәрне, асылташ кебек, телдән-телгә күчеп, гасырлар акылын сыйдырган хикмәтле сүзләрне, Тукай «Халык әдәбияты»нда үрнәк итеп китергән «Касимский Ибырай», «Җизнәкәй», «Башмак көе»н генә алыгыз! Аларда шаярту артына яшерелгән, таң кебек кыска гомернең кадерен белергә өйрәткән акыллы киңәшләр! Авыр, четерекле тарихи юлында көлү татар кавеме өчен хаклыкны ялганнан аеруда арадашчы, яшәешнең җилдавылларында исән калуга өйрәтүче, кайгыда юаныч, шатлыкта якын сердәш, үз бәхете, халык хокукы өчен көрәштә киңәшче булды. Тормыш-көнитешкә якынлыгы, халыкның төрле катлаулары арасында киң абруйда йөрүе, таралуы ягыннан бәяләгәндә, һөҗү белән җыр жанры гына ярыша ала.
Аерым сыйфатлары көлү вә усал «чеметү» булган сатира һәм юморның (соңгы атама татарның «йомры» сүзеннән алынмадымы икән?) мондый популярлыгы аларга таләпне бермә-бер арттыра, әдәбиятыбызның бу тармагы ниндирәк юнәлештә үсә икән, дигән сораулар уята.
Ошбу нәзари вә гамәли сөальләр балаларга атап язылган «Табиб әлифбасы», «Исхакый әлифбасы» тупланмалары, күбесе төрле чорда «Чаян» журналында басылган кыска, шаян парчалар, пародияләр, багышлаулар, эпиграммалар, Һ.Такташ образын тудырган поэма авторы Ринат Мәннанның юбилее уңаеннан Татарстан китап нәшрияты бастырып чыгарган «Минем яратканнарым» (2016. – Б.141) исемле китабы белән танышу барышында туды. Җыентыкның тышлыгында язылганча (юморист булса да, алдашмый торгандыр инде), Ринат Мәннан (Архипов Ринат Николаевич), 1946 елның 6 февралендә (кышның иң буранлы вакытында) Чистай шәһәрендә туып, Казан дәүләт медицина институтын тәмамлагач, гомере буе табиб булып эшләгән. Гелән урысча гына укыган егетне телебезнең нечкәлекләренә (юморның нигезе – сүз уйнату) әнисе – татар хатыны өйрәткәндер, «Микулай дәдәй» каршы килмәгәндер, дип чамалыйм.
Россия һәм Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы Р.Мәннан К.Насыйри исемендәге һәм тагын әллә ничә конкурслар бүләге лауреаты да икән. «Минем яратканнарым» җыентыгында, шигъри сатира белән юморның поэма, әкият, скетч, памфлет кебек төрләреннән башка, барчасы үз жанрлык мөмкинлекләрен ачып салырга «тырышканнар». Юмористик шигырьләр, пародияләр, эпиграммалар, багышлаулар
Р.Мәннанның иҗади алгарышын, үсеш юнәлешләрен шактый тулы күзалларга мөмкинлек бирә. Р.Мәннанның «кытыклары» белән кызыксынучы мин беренче түгел икән. Тәнкыйтьне юмористның эзләнүләренә илтифатсызлыкта гаепләргә сәбәп юк имди. Аның күләме ягыннан тыйнак җыентыклары Ленар Шәехне «Ялкау өстәл»дә ниләр бар?», Мансур Вәлине «Үзе табиб, үзе шагыйрь» мәкаләләрен язуга рухландырган. Барлас Камалов «Мәдәни җомга»да басылган мәкаләсендә (1999, 22 окт.) мәсьәләне «кабыргасы» белән «үзеңне чеметү авырмы?» дип куя. Шагыйрьнең әсәрләренә иң төгәл бәяне күренекле сүз осталары Зөлфәт белән М.Әгъләм биреп калдыра. «Үтә дә төгәллек һәм җыйнаклык таләп итә торган бер жанр бар: эпиграммалар һәм пародияләр, – дип яза Зөлфәт. – Әдәбиятның бу өлкәсенә мөрәҗәгать итүче шагыйрьләребез күп түгел… Ниһаять, шушындый нәзберек эшкә тәвәккәлләгән кеше табылды. Безнең «Чаян»да канат ярган Ринат Мәннан юмор шикелле затлы жанрның серләренә төшенеп бара». Иманым камил, киң күңелле шагыйрь Р.Мәннанның әлеге җыентыгына тупланган, соңгы елларда иҗат ителгән шаян шигырьләрен, пародия белән эпиграммаларын да хуплар, дусларча җылы сүзен дә әйтер иде.
Тукай шикелле, мәдхияне тешен кысып, чыраен сытып кына чыгарган М.Әгъләм сүзен классиканы, бу очракта Ш.Бабичның «Исемнәр бакчасы»н искә төшереп, аны «Таң калырлык эпиграммалар, пародияләр», дип бәяләп, Р.Мәннанның «Төртмә телле юллары игътибарга лаек», дип үсендереп ала да, катгый таләбен калкытып куя: «Андыйларны читкә тибәрмәскә кирәк. Алардан усал әйберләр таләп итәргә кирәк». Сүз сөрешеннән, күплек саны куллануыннан аңлашылганча, М.Әгъләм бер Р.Мәннанны гына истә тотмый, бу жанрга мөнәсәбәте булган барча каләм ияләрен «эпиграммалар короле» Бабичтан үрнәк алырга, халык мәнфәгатьләрен яклап, җитешсезлекләрне кояш яктысына чыгарып, каләмнәрен кыюрак уйнатырга чакыра. Дөрес, әдәбият тарихы җәмәгатьчелекне, зыялыларны тулысынча канәгатьләндергән бер үсеш чорын да хәтерләми. Хәтта ХХ гасыр башы сүз сәнгатебез дөнья классикасы дәрәҗәсенә күтәрелгән «алтын чоры» да «ура»га бәяләнмәгән. Тукайның «Тәнкыйть – кирәкле шәйдер», дип чәчрәп чыгуы шул хакта сөйли.
Тукайның комсыз дин әһелләреннән, ялган милләтчеләрдән каһкаһә белән көлгән сатирасы, памфлетлары шул елларда языла. Ш.Бабичның «Газазил», «Кандала» поэмалары, «Күренекле шәхесләр турындагы» эпиграммалар мәҗмугасы ритмик төгәллекләре, тел-сурәтләү чараларының байлыгы аша хәзергәчә һөҗү сәнгатенең казанышы булып кала.
Бөекләребездән соң да, совет хакимияте, социалистик реализм чорында да, шигъриятебезнең бу юнәлеше яулаган үрләрдән чигенмәскә тырыша. Ә.Фәйзи, С.Баттал, Ә.Исхак, Ш.Мөдәррис юмор-сатира утын сүндермәделәр. Сугыштан соңгы унъеллыкларда көлү сәнгате үзенә яңа буын шагыйрьләрне җәлеп итте. Зыя Мансур, Г.Афзал, Ш.Галиев, Ф.Шәфигуллин, безнең көннәрдә дә юмор – «кирәкле шәйдер», дип, гади тормыш чагылышында, кеше холкында кызыклы борылышлар, әкәмәтләр, сүз-фикер уйнату әмәлен тапкан Р.Миңнуллин «авыр йөкне» тартып бара.
Җитешсезлекләрне, кояш төшми торган почмакларны күреп борчылган яисә артык җитди яшәүдән гарык булган очракларда юмор һәм сатира ярдәмгә килә. Теләсә кайсы кырыс шагыйрь иҗатында һөҗү гонсырларын күреп алу өчен бинокль кирәк түгел!
Арабыздан киткән Ф.Яруллинның – мөлаем юморы, А.Вергазов – мәсәлләре, Р.Харис, Р.Вәлиев, Г.Морат, Л.Шәех, Р.Мөхәммәтшин, Р.Сәлах, соңгы чорда прозада да, шигырьдә дә «азынып» киткән А.Хәмзин эзләнүләре шул хакта сөйли. Һәркайсының иҗатына юмор, ямь бөркеп, елмаеп, күз сирпеп тора.
Кадерле укучым, гафу, читкәрәк киттем бугай, сүзебез бит Р.Мәннанның яңа китабы тирәсендә «куерырга» тиеш иде.
Икенче яктан, юмористның нинди традицияләргә таянып күтәрелүен искәртмәсәк, сөйләшүебез берьяклырак булыр дип уйлап, Г.Исхакый әйтмешли, «сүземезне» «зәңгәр офыктанрак» башлыйк.
Мәгълүм ки, Р.Мәннан безгә элегрәк «Анатомик театр» (2003), «Микроб» (2006) кебек тупланмаларында тыйб фәненең үзенчәлекләрен ачарга тырышкан иде. Ошбу китабында ул элеккеге һөнәрдәшләреннән яратып, «учына» көлүен дәвам итә. «Дәва», «Коткаручы» шигырьләрендә каһарманның хатыны белән уртак тел таба алмавыннан сүз уйнату, сурәтнең күпмәгънәлелеге аша ирештереп көлә. «Зур рәхмәт»тә авыруны берсе сукырайтса, икенчесе саңгыраулата. Өченче табибка сырхау рәхмәтле, чөнки анысы – «Теш диеп, ул телемне ярый әле суырмады. Менә нинди белемле!» Шигырьдә, гипербола алымыннан башка, әллә ни шаккатырырлык яңалык та юк шикелле. Тик элеккеге күренекле врачның үзләренә тәнкыйть күзлеге аша карый алуы – үзе зур егетлек.
«Табиб фатирында», «Профилактика», «Сәерлек» кебек шаян юморескаларында иҗатчы социаль мәсьәләләрне калкытып куя.

Өй буры сүзләре әле дә
Үзәкләремне өзә –
Алырга әйбер булмагач,
Өстәлдә язу калдырган:
«Дорогой, так жить нельзя!»
(«Табиб фатирында»)

«Тел», «Тузан» кебек юморескаларында, табиблар белән бәйле комик борылышларны үзәккә алып, көлә дә, көлдерә дә.
Табиблардан көлгән шигырьләрнең барысын да хуплый алмадым. «Оча сөяге»нең фабула канвасын тәшкил иткән, хатын-кыз мәетен ирләрнеке белән бутаган булачак табиб турындагы мәзәк үткән гасырның 50-60нчы елларында ук ирләр мәҗлесенең үзәгендә «йөри» иде. Түрәләрне тәнкыйтьләмәгән, төрле дәрәҗәдәге депутатлардан көлмәгән сатирик юктыр. Барча «үксезләрне» бер ояга җыйган «бренд» тема.
Түрәләрне көнләшү катыш кабул итмәвен Р.Мәннан дүрт сүздән торган юморескасына сыйдыра.

Бәйрәмнәр –
Мөбарәк.
Түрәләр –
Түгәрәк!
(«Менә шул»)

«Хурлыйлар» шигырендә, үткәнне каһәрләп, үзләренә миллионлап, миллиардлап табыш биргән «бу тормышны» мактаучыларны, үзенең гаделлек хыялыннан чыгып камчылый. «Сарайлар чоры»нда «Алда-артта, уңда-сулда / Сарай сала түрәләр», дип, юри мактаган булып, матди тигезсезлеккә ишарә ясый.
Өстән күрсәткән адәмне үзебез үк сайлап куйгач, депутатларның, халык белән очрашуларда биргән вәгъдә-антларын онытып, шәхси мәнфәгатьләре белән генә шөгыльләнүләреннән көлгән сатирик әсәрләр буа буарлык. Тик, рус мәкалендә әйтелгәнчә: «А Васька слушает, да ест». Депутатларның чын йөзләрен ачуга Р.Мәннан да үз өлешен кертә. <…>


Мәкалә кыскартылып урнаштырылды. Тулаем «Казан утлары» журналының 2нче санында (2018) укыгыз.

Фото: «Казан утлары» архивыннан