Публицистика

06.02.2018 2 (февраль), 2018

Нинди язмышка дучар без?


Галимнәр әйтүенчә, дөньяда бүгенге көндә 6809 тере сөйләм теле бар, бу гасыр азагына шуның якынча алты меңе гамәлдән төшеп калуы ихтимал икән. Киләчәге өметле телләр – кытай, инглиз, алман, гарәп, француз, испан, рус телләре санала.
Димәк ки, телне ышанычлы яшәтү өчен, халыкның саны да зур әһәмияткә ия. Күрәсез, киләчәкле телләр исемлегендә бер генә кардәшебез дә (бәйсез илле төрек, азәрбайҗан, төрекмән, кыргыз, казакъ, үзбәк) саналмаган. Бердәм көч белән упкын аша күпер салу урынына, бәхет ярына аерым-аерым сикерәм дип, фаҗигале тәвәккәллеккә бару – безнең дала беркатлылыгы канында типкән төрки галәменә хас сыйфат шул.
Ни үкенеч, күңеле – дала, рухы – бөркет булып дөньяны тоткан атҗанлы төрки халыклары замана сәхнәсендә каһарман түгел инде. Ислам илләре дә нефтьтән килгән алтын көшелен таркатып, кәеф-сафа корып кинәнгәндә, Европа илләренә яһүд галимнәре, атомны таркатып, дәһшәтле корал ясап бирделәр. Көчле илләр хәзер үз теле иминлеген атом-төш коралы белән саклыйлар. Һәм бернинди халыкара оешмалар да аларның, ялган сылтау табып, бүтән илләргә җимереп керүен туктата алмый. Боларның вөҗдан кысаларын инкарь иткән сәясәтенең гуманлыгына өметләнү – көчсезлегеңне аклау акылсызлыгы. Шулай… кешелек җәмгыяте, әхлак нормаларын, изге төшенчәләрне таптап, йөгәнсез фазага кереп бара.
Ә саннар рәхимсез… Күпмилләтле Россиядә бүгенге чорда 174 сөйләм теле исәпләнә (18 тел үлемгә дучар ителгән, 3се китап теле булып калган). Бу саннар киметелеп күрсәтеләдер дигән шик кала, әлбәттә…
2009 елда ЮНЕСКО Россиядә 136 телгә киләчәктә ихтыяҗ бетәчәген таныды. Димәк, тагын 136 халык-милләт исемен һәм җисемен җуячак.
Маңгаена өметсезлек мөһере сугылып, эшафотка менеп барганнарның берсе – минем халкыммы?! Хәзерге заманда империя үз канаты астындагы халыкларның телен
б е т е р ү алымын асу-кисү, кан-яшь түктерүгә бармыйча гына, тыныч-мәкерле юл белән дә хәл итә ала! Әйе, телне сугарып торучы саф чишмә – балаларда. Өлкән буынга табигый ялганырга тиешле шушы тере бәйләнешне өзәсең дә… Мәктәпләр капкасына «Татар теле кертелми!» дигән югарыдан төшкән «указлы бүкәйне» бастырып куясың да… Катнаш никахлы гаиләләре отыры күбәеп, милли рухы хәлсезләнә барган халык аңга килгәнче… Берничә елдан яшь буын, үзе дә сизмичә, Ана теленең кабер казучысына әверелеп, чардуган куячак.
Иртәгә телең бетә, дисәләр, мин бүген үләргә риза, дигән олуг Шагыйрь.
Нинди язмыш көтә безне?
Мәһабәт телебез тирәгенең яшь үсентеле ябалдашларын кырау сугып килгәндә, битараф кала алабызмы?!
«Җаны булганнарның җаны калыксын, каны булганнарның каны кайнасын, аңы булганнарның аңы уянсын!» – дип дәшә безгә йөрәгенә хәвеф төбәлгән газиз Ана теле.


Фото: «Казан утлары» архивыннан