«Иң шәп хикәя» бәйгесе

05.02.2018 2 (февраль), 2018

Кирлемән


Эшкә соңга калуның яхшы ягы да бар икән: китәсе халык китеп беткән – трамвай шактый бушаган, этелеп-төртелеп бимазаланасы да юк. Басып баручылар да берән-сәрән генә күренә. Боларның күпчелеге, мөгаен, минем кебек хезмәт көнен өлгермирәк башлаучылардыр.
Әйе, кешеләр ике төрле була. Беренчеләре – таш яуса да эшкә вакытында килүчеләр. Икенчеләре – никадәр вакытында җитешергә тырышсалар да, ахырда барыбер соңга калучылар.
Моңа үзләренең һич исләре китмәсә дә, җитәкчелекне әлеге авыр мәсьәлә шактый ук борчый. Чөнки табигать тәртипсез балаларының күңеленә күпләргә аңлашылмастай ирек оеткысы салган. Ә табигать белән көрәшү комга су сибү белән бер: моңа каршы нидер эшләргә тырышу – һич әһәмиятсезгә көч сарыф итү генә ул… Дөресрәге, этне тукмап бүре итеп булмыйдыр инде…
Мин үзем һич тә соңга калучылардан түгелмен, тик гомергә бер тапкыр дисәм дә ярыйдыр, шулайрак килеп чыкты менә. Трамвай тукталышына җиткәнче, бимазаланып, җанымны талкып бетердем. Әллә ниләр күз алдымнан үтте. Ишек төбендә үк җитәкчебез каршы алыр. Сәгатенә карый-карый: «Бу хәл тагын бер кабатланса…» дип кисәтү ясар… Ай-яй… Ярый ла кисәтү генә ясаса… Заманасы нинди бит. Ике сөйләшмиләр.
Авыр уйларымны өстерәп, мин трамвайның аргы башына ук барып тормаска ниятләдем, ягъни кергән тирәдәрәк тукталдым. Ишек ачылуга төшеп сызарга җайлырак булыр, дип фикерләде аек акылым. Куркак йөрәгем аны куәтләде кебек.
Күзем тәрәзә кырыенда нәни терсәкләрен, зәңгәр бантиклы башын уйната-уйната җыр көйләгән нәни кызчыкка төште.

О Боже, какой мужчина,
Я хочу от тебя сына…

Аның күбәләктәй җиңел хәрәкәт җиленнән сары бөдрә чәчләре язылып-язылып киткәндәй тоела. Миләүшә чәчкәләредәй якты күзләрендә сокландыргыч назлы очкын уйный. Ирекле кыланышыннан сулыш юллары ачылып, тын алуы иркенәйгәндәй була.
Аптырауданмы, елмаеп куйдым. Салондагылар да, елмая-елмая, шул хакта сөйләшәләр икән.
– Бала җәмгыятьтән аерым яши алмый инде, хәзер тормыш юлында тормозлар бетте ич, – диде кайсыдыр.
– Телевизор, компьютер, эләктереп кенә алалар шул һәммәсен, – дип куәтләде икенчесе.
Ике-өч яшьләр тирәсе генә булганлыктан, ул үзенә кирәкле сүзләрне генә беләдер кебек тоела, шулай да җырның ике-өч юлын бик тырышып, дөрес итеп җырлый. Тын да алмый, авыз ера-ера, аны тыңлыйбыз.

Я хочу от тебя сына,
Я хочу от тебя дочку…

Яшь әни миңа күз йөгертеп алды да тизрәк хөрмәт күрсәтергә ашыкты: нәни кызчыгын җыры белән бергә итәгенә утыртып, урын тәкъдим итте. Тик кызчык әнисенең бу гамәлен ошатмады кебек. Миңа күзенең агы белән карап куйды. Аннан әнисенә борылып, авызын дәү ачып елап җибәрде.
– Олы кешегә без урын бирергә тиешбез, тәтием минем, – дип, аркасыннан сөеп алды яшь ана. – Сиңа итәгемдә урын җитмиме әллә, ә?
– Җитми, – дип үкседе кызчык, нәни йодрыклары белән күзләрен уа-уа. Күзләрен уганда да терсәкләре ирекле хәрәкәтләнде. Аңа бу мәлдә трамвай гына түгел, Җир шары да кысан булыр сыман тоелды.
– Йә инде, кызым, алай ярамый бит! – Әнисенең тавышы кырыслана төште.
– Ярый! Ярый! – дип тәпиләрен селеккәләде кызчык, тагын да киреләнеп.
Сыңар зәңгәр сандалие, салон буйлап очып китеп, пеләш башлы бер агайның алдына барып кунды.
Агай, аны кулына алып:
– Ай-яй матур сандали, минем оныкка бик ярап куяр бу, таманга да охшап тора, – дип, кызчыкның күңеленә ут үрләтмәкче булды. Бала аны ишетмәде дә кебек, ул инде үкерә үк башлаган иде.
Мин урынымнан тордым, чөнки башка чара күренми кебек тоелды.
– Утырсын әйдә, үзе теләгәнчә, елатмыйк, зинһар, нарасыйны, – дидем.
– Әйдә, җырла, матурым, «О Боже»ны!
Ул арада кызчыкның артында ук бер урын бушады, мин шунда күчтем.
– Без әниләрен гаепләгән булабыз, тагын да яманрак буын яралып ята ласа дөньяга, – дип ычкындырды янымдагы чал чәчле әбекәй, миңа табан иелеп. Яшь әни ишетте әлбәттә. Аклангандай итеп әйтеп куйды:
– Без болай тәрбияләр идекме? Әбиләре бар бит аларның, шулар боза. Һаман үсендереп торгач, менә мондыйга әвереләләр инде. Онык күргәннәр, имеш. Тыймыйлар, имеш, нишләсәләр дә ярый, имеш.
Кызчык исә беркемне дә ишетмәде, үзенекен тәкрарлады, әнисенең күкрәгенә суккалый-суккалый:
– Күчеп утыр, минем тәрәзәдән карап барасым килә, – дип сулкылдады.
– Күчмим, кызым, итәгемдә сиңа урын җитә, – диде яшь хатын. Ул арада чираттагы тукталыштан салонда яңа пассажирлар пәйда булды. Бер ир-ат кызчык янындагы буш урындыкка килеп утырды. Янә урын яулый алмау фаҗигасе кызчыкны чыгырыннан чыгарды.

Ул итәктән сикереп төште дә, баскан урынында тыпырдый-тыпырдый, әнисенә:
– Тор! – дип боерды. – Мин, үзем генә утырып барам, тор, әнием!
– Син минем йөземне кызартасың, балам, күрәсеңме, бөтен халык сиңа төбәлгән, ничекләр җайсыз хәлгә куйдың син мине. Оят миңа, оят! – Әни кеше бу сүзләрне чын йөрәктән әйтте.
Кызчыкка исә әлеге җөмләләр бөтенләй тәэсир итмәде. Ул әле чыелдавын, әле үксүен белде. Ана:
– Әйдә, алайса, яныма утыр, – дип, үзе күршесендәге ир ягына ук шуышып, кызына урын әзерләде һәм ике куллап күтәреп утыртып ук куймакчы булды. Кызны тимер кыршау китереп кыстымыни, ул тыпырчынды, әнкәсен терсәкләре белән этте. Үзе бертуктаусыз:
– Ирек җитми миңа, ирек кирәк миңа! – дип тәкрарлады.
– Трамвайда ирек бер кешегә дә җитми, һава да юк монда, ләкин берсе дә синең кебек шәрран ярып кычкырмый бит, кызым, – диде ана һәм, бар сабырлыгын җыеп, баланы шап иттереп янәшәсенә утыртып куйды.
– Тор, әнием! – дип боерды кыз, янә урындыктан шапылдап сикереп төшеп.
Шул мәлдә трамвайга кешеләр белән бергә буталып, бер эт килеп керде. Муенын затлы каеш кысып торса да, хуҗасы кем икәнлеген белеп булмады.
– Әнә нинди тәти эт керде, күрәсеңме?
– Күрмим.
Кызның күзләрен яшь элпәсе каплаган, ул чынлап та бернине дә күрергә теләми иде.
Кешеләр кайсы кая таралышып беткәч тә, эт әле юл өстенә нәзек тәпиләрен бөкли төшеп утырып, як-ягына каранып торды. Аннан, монда мин беркемне дә борчымамдыр, мөгаен, дигәндәй, олы гәүдәсен аулаккарак борып, арткы урындык янына чүмәште. Мин шуңа игътибар иттем: койрыгын кергәндә үк җыеп керде ул. Хуҗасы да, мөгаен, шунда булгандыр. Эт аны да борчымады. Матур гына икенче тукталышка кадәрле утырып барды да кешеләр төркеменә уралып төшеп тә калды.
– Мәскәү артистларына охшаган, интеллигент, – диде сүз озайтмыйча гына эшләпәле бер ханым, ирен чите белән генә елмая-елмая.
– Әллә безнеңчә яшәргә өйрәткәннәрме? Шауламаска, ирек дауламаска. Җир өстендә шыпырт кына йөрергә…
– Бәлки, гомергә бер бәйдән ычкындырганнардыр үзен. Нишләсен инде ул, шыпырт йөрмичә?
Монысы ир-ат тавышы иде.
Берәүләр көлешеп алды.
Җан ияләрен Аллаһ төрле итеп яраткан шул, дип уйлап куйдым мин.
– Тор! – Кызчыкның тавышында җиңүчеләр үҗәтлеге чагылып китте.
Әнисе кузгалмады. Әлбәттә, күңеле белән ул баласын кызгана, аңа үзе даулаган урынны бирәсе килә, тик бар гавамга кызчыгын шул дәрәҗәдә үк тыңлаусыз итеп тә күрсәтергә теләми иде. Вакыт-вакыт ул аның чәчләреннән сыйпап куя, тик әнисенең кагылуы кызчыкның ачуын отыры көчәйтә, ул дәү кулларны көчәнә-көчәнә читкә этә тора. Болай гына да түгел, әнисенең күнмәве аны тагын да ныграк ярсыта иде. Ул шул арада нәни бармаклары белән зәңгәр бантикларын йолкып алды да аларны һавага очырып җибәрде.
– Хулиган, – дип куйды бантикны җәһәтлек күрсәтеп һавадан ук эләктереп алган егет, елмая-көлә.
– Кара, нишли бу?

– Йә, тукта хәзер үк, алайса полициягә биреп җибәрәм үзеңне. – Монысын җитди кыяфәттәге ханым әйтте. Пиджагы астыннан ак кофта якасы күренеп тора, дөресрәге, ирек дигән төшенчә белән бик үк исәпләшмәүче укытучыга охшаган иде ул.
– Үрсәләнмә, сеңел, сындырачаклар барыбер, – дип елмайды бер ир-ат мыек астыннан гына. – Барыбызны да волейбол тубы кебек типкәлиләр, җиргә төшәргә һич ирек бирмиләр…
– Әлбәттә, сындырачаклар, җәмгыять әзерме соң мондый галәмәтне кабул итәргә? Йә, әйтегез әле сез миңа шуны! – Бу җөмләне яңгыраткан агай да дөнья күргән кешегә охшап тора иде. Ул эшләпәсен уңгарак авыштыра төште дә тагын бер җөмлә өстәде: – Тик, булган әтәч күкәй эчендә үк кычкырыр, ди халык!
Яшь әнинең битләре кызарып чыкты. Кызчыкка табан борылып:
– Ишетәсеңме, кешеләр үзеңә ни диләр? Йә, әйт, хулиганмы син?
Әни кешенең бу мәлдә баласыннан, һичшиксез, яхшы сүз ишетәсе килә иде.
– Әйе, – дип җөпләде кыз, үкси-үкси.
– Тәртипсез кызмы син?
– Әйе-е-е.
– Син акыллы да түгелме?
– Түге-е-л!
– Йә, нәрсә җитми соң сиңа, кызым?
– Ире-е-ек!
Минем колакларыма ерак Африка колларының көр тавышы ишетелеп куйгандай булды. Юк, юк, колның кайчан җиңгәне бар? Җиңә башласалар, кыйнап үтерәләр ич аларны. Шуңа авыз ачып сүз әйтмәскә өйрәнгәннәр. Дәшмәү – бәхет. Дау – давыл белән бер, диләр бит. Мөгаен, Франция каһарманы Жанна д,Арк бала чагында нәкъ менә шуның төсле булгандыр, мөгаен, аңа да ирек җитмәгәндер, югыйсә, баскынчы инглизләргә каршы көрәшмәс иде ул. Сихерче, дип, янган утка ташлаганнар үзен, унтугыз яшьлек гомере әрәм киткән бахырның. Ул фаҗигале 1453 елдан соң күпме сулар аккан, чорлар аккан… <…>


Хикәянең дәвамын «Казан утлары» журналының 2нче (2018) санында укыгыз.

сурәт: xrest.ru