Шигърият

05.02.2018

Болганчык Казан


Бөтерелеп буран дулый Казан өстендә.
Әйтерсең лә, Алып батыр уха пешерә.

Әйтерсең лә, Казан өсте күбеккә баткан.
Шаулый-шаулый кайный Казан. Өсте ап-актан.

Буран тынгач, ак күбекне таңда җыярлар.
Тоз-борычны кызганмыйча мулдан коярлар.

Ә әлегә утлар пыскый ал күмер сыман.
Казан шаулап кайный, ә мин күшегәм, туңам.

Алып батыр ухасында мин дә балыкмы?
Казансуның суы мулмы, терек-савыкмы?

Күз ачкысыз бураннарның очы булырмы?
Җилгә очкан тоз-борычлар күзгә тулырмы?

Казан шулпасы болгана. Шул мәл берәүләр
Казан төбе байлыкларын ипләп сөзәләр.

Тәңкә-тәңкә кар көрәлә Казан эчендә.
Алып батыр тел йотарлык уха пешерә.


фото: goodfon.ru