«Ак җилкән»

05.02.2018

Их, син!..


Ах, бу кызлар! Үртәргә дә, чәчләрен тартырга да, төртеп егарга да ярамый шуларны.
Соң, без болай гына, яратып кына шаярабыз бит инде сезнең белән. Ник безне – егетләрне аңламыйсыз соң сез?..

Менә шундый чираттагы шаяруы аркасында эләкте дә инде Шамилгә. Зиләне яратып кына чеметкән иде ул. Тегесе чәрелдәп елап та җибәрде. Һәрвакыттагыча гауга купты һәм нәтиҗәдә укытучы Шамилне почмакка бастырды. Почмакка басу аның өчен берни түгел иде инде. Шундый шаярулардан соң ул үз урынын белеп, гел почмакка баса торган булды. Почмагы да аны үз иткәндәй, гел үзенә дәшеп, тартып торды.

Бу юлы эшләр зургарак киткән шул. Икенче көнне мәктәпкә Зиләнең әнисе килде. Шамилгә бик каты гына эләкте. Ул башын иеп, кызарып класс алдында басып торды. Шулвакыт укытучы Зиләдән гафу үтенергә кушты аңа. Ә Шамил Зилә алдына килеп басу белән катып калды. Авызыннан бер генә сүз дә чыкмады. Кинәт ул класстан йөгереп чыгып китте.

Ә урамда – кояш, яшел шәлләргә төренеп утырган агачлар. Шулвакыт ул юл читендә үсеп утырган ромашка чәчәкләрен күрде һәм аларны кочак-кочак итеп җыеп алды. «Бу хуш исле чәчәк бәйләмен Зиләгә бирергә кирәк», дигән уйга килде. Дуслашуларының бер билгесе булыр, дип фикер йөртте Шамил.

Кире класска керде. Бер сүз дә дәшми генә, җыйган чәчәкләрен Зиләгә сузды. Кыз чәчәкләрне елмаеп кабул итте. Дәресләр төгәлләнгәч, Шамил Зиләне өенә озатып куярга булды. Тик өйгә кайтырга ашыкмадылар алар. Күлгә төшеп, каз бәбкәләрен карап кайттылар, җирдә пыр тузып чабып йөргән кырмысканы да кызыксыну белән бик озак күзәтеп тордылар. Кинәт яңгыр ява башлады. Балалар агач ышыгында басып торган арада, яңгыр туктап та куйды. Шулвакыт кечкенә генә күлдәвек җыелганын күреп алдылар. Икесе дә шул күлдәвектә үрдәкләр кебек чыпыр-чыпыр уйнарга керештеләр. Кинәт Шамил, артык мавыгып, кызны ничек суга төртеп екканын да сизми калды. Зилә ачы тавыш белән елап җибәрде. Шамил ни булганын абайламыйча аптырап китте. Зиләне тынычландырырга тырышса да, кыз күз яшьләренә батып өйләренә йөгерде.

– Шулай инде, ни генә булса да егетләр гаепле! Белмиләр шул алар үзләренең елак икәнлекләрен. Их, син! Зилә, Зиләйлүк! Мин бит ни, шаярып кына инде! – дип Шамил кызның артыннан йөгерде.

Инзилә МӘҖИТОВА


Хикәя «Казан утлары» журналының 4нче (2014) санында басылды.

Фото: goodfon.ru