«Ак җилкән»

03.02.2018

Сынаулар


Дәвамы

— Гүзәл инде. Теге унбернең «йолдызлары» белән чуала. Бүген каршыма ук китереп бастырды. Оятымнан үләм дип торам.
— Хи, исең китмәсен. Гүзәл шундый инде ул. Шуңа борчылып утырма инде, Айсылу, – дип кочаклап алды. — Әйдә, керәбез?
Минем җавабымны бүлдереп, телефон шалтырады.
«Әйе, Алмаз. Юк, мин кибет артында. Юк, үзем генә түгел. Ярый…»
Динар эшлекле генә елмаеп куйды. Бик күңелле кеше ул. Шул ягы белән үзенчәлекле: ул авыр чакта хәлеңә керә, ә күңелле икән, тагын да  күңеллерәк ясый. Бар хәлләрнең дә үзәгендә булырга ярата ул. Үзен дә шуңа күрә бик яраталар.
Яныбызга машина килеп туктады. Ишекне ачып, бер егет төште. Чем-кара чәчле, кара күзләр, йөгерек кашлар. Өстендә, салкын булуга карамастан, күн куртка, кулына сәгать таккан. Караңгылыкта бераз ияләнгәч кенә бу егетнең Алмаз булуын аңладым. Бездә тарих фәненнән практика үтәргә кайткан егет ул. Берничә дәрес тә укытканы бар. Динар сул кулы белән мине кочаклаган килеш кулын егеткә сузды.
— Сәлам, егет. Ни хәлләрдә? — диде ул олыларча көр тавыш белән.
— Әйбәт. Син нәрсә, кызлар кочып, тышта басып торасың? Мин сезгә комачауламаганмындыр бит?
— Юк, Алмаз. Айсылу китә инде. Өенә кайтып барышы аның.
Алмаз мине баштанаяк «тентеп» чыкты да:
— Әйдә соң, кайтарып куям.
Мин елмайдым. Юл буена ялгыз гына атласам, күңелсез булыр төсле иде. Ә Алмаз — күңелле егет. Машина белән җилтерәтеп кайтарыр да куяр.
Алмаз миңа карап елмайды. Мин дә. Берара шулай карашып тордык. Динар бер миңа, бер Алмазга карады да:
— Ярый, Алмаз. Борчылма. Мин аны үзем озатып куярмын, яме.
— Син бит клубка керергә теләгән идең, — дидем мин.
Динар ни эшләргә белми, уңайсызланып елмаеп куйды. Бераздан без Алмазның машинасында караңгы тыкрыкларны иңли идек инде…
Клубтан миңа шактый кайтасы. Алмазга кая борылырга икәнен әйтә тордым, ул, күңелле вакыйгалар сөйләп, туйганчы көлдерде. Безнең өйгә җитәрәк машинаны туктатырга куштым. Әни машина тавышы ишетсә, әллә ни уйлавы бар.
Тышта тагын да салкынайтып җибәргән иде. Машинадан чыккач, өйгә кадәр бергә атладык.
— Менә кайтып та җиттем. Рәхмәт инде озатып куюыңа, — дидем мин, кулларымны аның кулларыннан алып. – Пока!
— Хуш, Айсылу. Очрашканга кадәр, – Алмаз мине билемнән кысып елмайды. Кинәт муенымда аның кайнар сулышын тойдым. Башымны читкә борып, көчле кулларыннан аерылдым да өйгә юнәлдем.
— Очрашканга кадәр, — дидем мин, соңгы иҗекне булдыралганча сузып.
Өйгә кермичә, келәт алдына барып утырдым. Кызык та егет инде бу Алмаз. Мөгаен, аны яратып йөрүче, аның өчен барсына да әзер булган кызлар бардыр. Ә бүген ул мине озатты. Димәк, мин кемнеңдер хыялы белән кайттым. Кызганыч та, кызык та. Уйларымда — бүгенге кич, күзләрем авылны күзли… Ерактан яктырган, балачакны хәтерләткән утларга карадым да катып калдым. Кап-караңгы авыл. Бары тик өй тәрәзәләрендә берән-сәрән булып утлар яна. Ара-тирә прожектор утлары «әле монда без дә бар бит» дип яктыралар. Шәһәрдәге төсле яп-якты түгел, ләкин әнә шушы черем итеп янган утларга карап та күңел сөенә. Бала чактан күңелгә кереп калган бу утлар. Кичләрен, эңгер-меңгер төшкәндә, өйгә кайтышлый иң беренче тәрәзәбездәге утларны күзәтә идем. Утлар яна икән – димәк, өй учагы җылы. Утлар бар икән – димәк, өмет тә бар. Урам буйлап «кеше көлдереп» йөрүче исерекбашларның өендә төннәрен кабынган ут аларны сафландыра төсле иде. Бала чакның яланаяк йөгереп, юл тузаннарында буталып калган шушы мизгелләре бүген кабат хәтер шәмен кабызды…

«Мин сине көткән идем…»

Бу уку елының да инде өченче аен башладык. Зур авырлыклар белән булса да, математиканы да үзләштереп барабыз. «Сеңдереп» укыгач аңлашыла да икән үзе. Укытучы апабыз һәр дәрестә кечкенә генә үзлектән эш ясап ала. Сыйныфны ике вариантка бүлеп, биремнәрне тактага язып куя да күзәтә башлый. Күчертергә ирек бирмәскә тырыша. «Читкә баш боруыгызга күз йомып барсам, имтиханнарда хәйран көчәнергә туры киләчәк», — ди ул, елмаеп. Нинди генә таләпчән булса да, яратам мин Роза апаны. Бар күңелен дә укытуга салган укытучы ул. Һәр дәрестә кулында тәртипләп язган планы була, биремнәрне да баштан үзе эшләп карый, төрле юллар белән безгә дә аңлата. Бер ачуын китерсәң, сиңа гел шикләнү белән карый башлый ул. Күптән түгел шушындый хәлгә тап булдык та без.
Апа гадәттәгечә сыйныфны ике вариантка бүлеп утыртты да биремнәрне тактага яза башлады. Биремнәр шактый катлаулы иде. Дүрт җавап вариантыннан берсен сайларга гына булса да, бик авырга туры килде. Өченче биремне башлаганда, көтелмәгән кыңгырау чылтырады.
— Эшләрне җыйдык. Бишкә кадәр саныйм, аннан соң алмыйм, — диде, мәш килгән сыйныфка күз төшереп. — Бер…
Дәррәү битләрне, ерта-ерта, апага тапшырдык. Киләсе дәрескә нинди билгеләр булачагы һәркемнең йөзенә чыккан иде…
Сыйныфка менгәч, «бөек» математиклар Нәргизә белән Радик дәфтәрләрне җәеп салып эшли башладылар. Алар бөтенләй ике эшкә генә җавап язып өлгергәннәр. Бер баш — әйбәт, ике баш — тагын да әйбәтрәк! Тиз арада эшләп бетереп, сыйныфтан чыгып йөгерделәр.
Гүзәл көрсенеп карап калды.
— Төзәтергә киттеләр…

***

Безнең мәктәптә һәр бәйрәм саен диярлек спорт залы сәхнә ролен үти. Яңа ел җиттеме — чыршы алып кайтып, залның иң уртасына куялар. Чыршы алып кайткан көнне, малай-шалай ылыслары белән чеметтереп йөрергә дә ярата. Аны беренче сыйныфлар кәгазь җилеме ярдәмендә ябыштырып ясаган тәүге «шедевр»лары белән бизиләр, ара-тирә кибеттән кайтарган мишуралар да кунаклый, гирляндалар кабына…
Ә безнең тиздән көзге бал. Шуңа да спорт-залны бизәүне тугызынчы һәм унынчы сыйныфларга тапшырдылар. «Сынауларга әзерләнүче» унберләрне «беспокоить» итмәскә дигән карар чыгарып, безне мәктәп бакчасыннан сары яфраклар җыярга чыгарып җибәрделәр.
Ара-тирә ризасызлыклар да ишетелде.
— Хе, унберләр, имеш! Без дә сынау бирәбез, между прочим!..
— Хәзер рәхәтләнеп ял итә инде алар.
— Залны өлкән сыйныфлар бизәргә тиеш!
Залны мәш килеп бизәгәндә, директор абый эшебезне күзәтеп торды.
— Болай тырышкач, дискотека да ясарбыз әле, бәйрәмнән соң, — диде ул, тыйнак кына елмаеп.
— Абый, бәлки каникулларга тагын ике атна өстәрсез, — диде Тәбрис.
Барыбыз да дәррәү көлеп җибәрдек. Абый, шелтәле елмаеп, баш чайкады да чыгып китте.
Егетләрнең шатлыклы тавышы ишетелде.
— Дискотека булса, шәп бит, мал-лай!
Бу бәйрәм гадәттә өлкән сыйныфлар өчен кич җиткәч була. Иртән — башлангыч сыйныфлар, көндез — урта, ә кичен безгә дә чират килеп җитә. Яфраклар белән тырышып-тырышып бизәлгән залга килеп керү ничектер күңелле. Спорт залын танып та булмый, әйтерсең, көз кереп кунаклаган. Стена-түшәмнәрдә сары өрәңге, каен яфраклары җилферди, ишек янында без ясаган плакатлар… Бәйрәм барышында директор абый, мәктәптә, район күләмендә булган ярышларга нәтиҗә ясап, грамоталар тапшырды. Егетләр бәйрәмнең бу өлешен тизрәк үткәрергә тели иде, барысы да дискотеканы көтә.
Музыка башлангач, тыйнак кына урыннардан куптылар. Кыюраклар зал уртасынарак шуышты, кайберләре урыннарыннан да кузгалмый калды. Клубта яңгыраган көйләр иде монда. Заманча көйләрне бик яратмасалар да, укытучылар бүген моңа күз йомдылар. Техничка апалар кулларына зур фонарьлар алып, аларны болгый-болгый безгә «светомузыка» ясадылар. Көй барышында берәүнең көлемсерәве ишетелде:
— Диджейлар шәп безнең!
Талгын көйне кабызып җибәргәндә, заманчадан тәмам туеп беткән идем инде. Зал уртасыннан барысы да читкә таралып бетте. Уртада бер-ике пар гына басып калды. Кызлар оялып кына җылылык батареяларына сөялделәр, егетләрнең батырлары гына аларны биергә чакырды. Әйе, әйе, батырлары. Киләсе көнгә кемнең кемне биюгә чакырганы, кемнең кемгә ризалык бирмәве мәктәптә бар колаклар аша да йөреп чыгасы иде. Кинәт берәү беләгемнән тотып алды.
— Биибезме?
Динар икән. Аптырап киттем. Ризалык биреп, ым кактым. Залның уртасында бер почмак табып, әкрен генә әйләнә башладык. Тик бу озакка бармады, талгын көйне бозып, заманчаны кушып җибәрделәр. Китте чинаш, сызгыру. Динар «диджейлар» тарафына бер-ике сүгенү сүзе юллады… Бу атмосферадан туеп, залдан чыгып киттем. Раздевалкада пальтомның сәдәфләрен каптырып бетерә идем, йөгереп Динар килеп җитте.
— Айсылу, мин сөйләштем. Хәзер тагын медляк куячаклар. Әйдә, биибезме?
— Юк, Динар. Мин кайтам инде…
— Кайтасың? Алайса көт! Мин хәзер.
Ул йөгерә-йөгерә залга юнәлде. Резин итекләремне киеп чыгып киттем. «Тышта көтәрмен әле». Урамда шактый салкын. Көз үзен сиздерә, аяк асты пычрата башлады. Көндезләрен итеккә атлап булмаслык пычрак ябыша, аякларны өстери-өстери хәлдән таясың.
Мәктәп капкасына җиткәндә, машина кычкырткан тавышка айнып киттем. Алмаз икән ич бу. Бүген каршы алырга киләм дигән иде бит ул. Бөтенләй хәтердән чыккан. Машинага утырып, пычракта бата-бата өйгә юнәлдек.
— Ну, сөйләп җибәр, күңелле булдымы бәйрәмегез?
— Әйе. Кызык булды. Син нишләп бүген машина белән чыктың инде. Бу пычракта батып калсак…
— Яраткан кызымны шул пычрак буйлап җәяү алып кайта алмыйм бит инде, Айсылу. Кызык та инде син. — Алмаз. Әйтергә дә әллә ничек инде, минем синнән биш яшькә кечкенә булуыма син ничек карыйсың? Ул минем соравымны әллә ишетмәде, әллә җавап бирергә теләмәде, үзенекен сөйләп китте.
— Тиздән кабат укулар башлана инде. Кабат Казанга китәргә туры киләчәк. Барыбер авыл сагындыра, әллә сагыныр кешең булганга микән?
— Туган як һәрвакыт үзенә тарта инде ул…
Безнең тыкрыкка керерлек түгел иде. Шуңа да машинаны аскы урамда калдырып, җәяү тәпиләдек. Бераз баргач, Алмаз кулларына күтәреп алды.
— Киттекме?
Куллары көчле, беләкләре таза иде аның. Укытучы гына димәссең.
Өйгә җитәрәк, капка төбендә басып тордык.
— Карале, — диде ул, үтә бер шаянлык белән, — мин укырга киткәч, син бит мине көтәчәксең?
— Э-ээ. Әйе, Алмаз. Нигә алай сорыйсың? Син бит атнага бер булса да кайтып йөрисең.
— Беләсеңме, — диде ул, кызып китеп, — ошыйсың син миңа, Айсылу. Синең белән таныштырган теге кичкә рәхмәтлемен. Син минем хыялымдагы кыз бугай ул. Сине озак күрми торсам, юксына, сагына башлыйм… Әллә ничек, күңел тарта сиңа. Аңлыйсыңмы?
Мин елмайдым.
— Айсылу, синең кебек кыз хакында хыялланып яшәдем. Мин сине көткән идем…
Алмаз белән хушлашкач, кара төнне ярып, сызгыру ишетелде.
— Айсылу! Син кай арада кайтып өлгердең соң әле? Мин бит сиңа көтәргә куштым.
Динар икән. Йөгерә-йөгерә чалбар балакларына пычрак кунган, еш-еш сулый.
— Кирәкмәс иде, мине бит Алмаз озатып куйды.
— Ал-маз?! Ничек инде? Ул Казанда түгелмени?
— Юк шул менә. Казаннан мине озатыр өчен кайткан. Ә син шулай эшли алмас идең әле, — дидем мин, елмаеп.
— Э-ээ. Ни бар соң ул Алмазда шулкадәр?! Нәрсәсе белән кызыктыра соң ул сине? Алмаз дип башкаларны күрми дә башладың бит!
Динар беләгемнән эләктереп, нык итеп кысты, үзе һаман еш-еш сулый, ризасызлыгы йөзенә чыккан.
— Динар, кулымны җибәр әле. Авырта бит.
— Гафу… Айсылу, әйдә иртәгә район үзәгенә барабыз. Анда яңа кафе ачканнар. Шуны карарбыз.
— Син сынауларыңа әзерләнсәң иде, Динар. Мин керим, әни борчыладыр.
— Сау бул, Айсылу.
Хушлашып, капка келәсенә бастым. Эһ, бу Динар. Авылның бөтенләй икенче башында торса да, пычракта монда кадәр килгән. Кызгандым да инде үзен. Әллә нишләде соңгы арада. Мин Алмаз белән очраша башлагач, күзәтеп кенә йөри. Юк, ул минем иң якын дустым. Ни булса да, мин якын дустымны югалтырга теләмим…

Алсу НУРГАТИНА


Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.
Башын укырга: http://kazanutlary.ru/?p=19626

фото: wallpaperbetter.com