Бәян

31.01.2018 1 (гыйнвар), 2018

Җиләк чиләге


Дәвамы
Йокылы-уяулы уйлар

Хәбир югалырдай әйберләрен күз алдына китерде… Таза тасма белән төйнәлгән капчык авызы, биштәр кебек итеп, аркага асарга җайланган. Аның эчендә – әнисенең баш яулыгы белән капланган, озынча әлүмин чиләк. Туза башлаган ул юка яулыкның чит-читләрендәге зәңгәр бизәкләре дә шактый уңган. Бер карасаң, әллә нәрсә юк та кебек тоелды аңа: уналтышар тиенлек ике кирпеч арыш ипие, егерме икешәр тиенлек ике күмәч, әнисенә дип алган ситсы күлмәклек, дус кызына дигән бизәкле ярымтүгәрәк тарак. Туган тиешле абыйсы белән җиңгәсе биргән бер кисәк пешкән казылык, ярты кило чамасы, эченә алма повидлосы кыстырган карамель конфеты.
Әмма, икенче карасаң, бар да бик кирәкле, кадерле әйберләр шул. Болар авыл кибетенә сирәк кайта һәм күпләрнең алырга акчасы да җитми. Каян килеп җитсен: аның әнисе, бер көн дә калмыйча колхоз эшенә йөрсә дә, хезмәт көненә бер уч арыштан башка нәрсә бирмиләр. Башкача беркайдан ярдәм дә юк. Әле өстәвенә әллә нинди салымнар, заемнар түләтәләр. Түләми кара! Әнисен һаман саен: түләмәсәгез, сыерыгызны алып чыгып китәбез, балаларыңны приютка бирәбез, үзеңне төрмәгә ябабыз дип куркытып кына торалар. Әби-бабаларының кулак дип таланганын, бабасының төрмәгә ябылганын әнисеннән ишетеп белә ул. Шуңа күрә әнисен, берәр каршы сүз әйтә башласа, атаң артыннан үзеңне дә озатырбыз, дип янап-куркытып тора түрәләр. Бушлай заем түләтеп җыйган акчалар хөкүмәткә бик файдалы булгандыр, билгеле. Хәтта шул турыда «Заем» дигән җыр да чыгарганнар. Хәбир аны авыл яшьләре кичке уенда җырлаганда ишеткән иде. Заемның нәрсә өчен җыелганы кушымтасында әйтелгән икән. Хәбиргә бик кызык тоелды, шуңа күрә ул аны отып та алды:

Заем, заем, заем, заем,
Без заемнар алабыз.
Заем алган акчаларга
Завод-фабрик салабыз.

Авыл активистлары да халыкны, «төрле төзелешләргә, бишьеллык план үтәргә, коммунизм төзергә кирәк» дигән сүзләр белән тәмам әгъвалап бетереп, ихтыяри-мәҗбүри сыманрак итеп, заемга яздырырга омтыла иде.
Аларны бу хәерчелектән, фәкыйрьлектән әнисенең тырышлыгы, кичләрен, керосин булганда, бишле лампаның тонык яктысында төннәр буе утырып шәл бәйләп сатуы гына бераз коткара. Ул – бик оста шәл бәйләүче. Хәллерәк ирле хатыннар, куян, нәзек йонлы кәҗә мамыгын үзләре юнәтеп китерә. Еш кына: фәлән вакытка өлгертсәң, яхшы булыр иде дип ашыктыра. Болай әйтүләре ярап та куя: андый чакта әнисе җайлап кына: «Белмим шул, өлгертеп булыр микән, алдан килешенгән кешеләр дә бар иде. Колхоз эшеннән дә калып булмый», дип искәртеп куя. Дөресе дә шулай. Гомумән, ул алдап-ялганлап сөйләшкәнне дә, тиешле-тиешсез сүз сөйләп йөргәнне дә яратмый. Салкын тидереп, бизгәк тотып ятканда гына, бөтен тәне туңып дерелдәгәнгә, энә-җеп тота алмады. Терелә төшкәч, бераз бәйләштерә башлаган иде башлавын, тик тәрәзәдәге утларын күреп алып, кайбер куштан, көнче хатыннар: авырып ятмый ул, төне буе шәл бәйли, дип, бригадирга җиткергәннәр. Бригадир Гафур абый, бераз туган тиешлерәк, миһербанлы кеше булганга:
– Син, Рәхимә апа, төн утырып шәл бәйләвеңне кешегә күрсәтмәскә тырыш инде. Шулай дип килеп әйтүчеләр бар, – дигәч, тәрәзәләрен ут шәүләсе күренмәслек итеп, эчке яктан зур, көрәнсу-кара төстәге калын җәймә белән томалап каплый башлады.
Хәбир әнисенең озын энәләр белән кәҗә, куян мамыгыннан бик тырышып шәл бәйләвен күп тапкырлар күзәткәне булды. Һәр күзәнәкне бик тиз, бер дә ялгышмыйча төгәл итеп үреп бара ул. Башта тыгызлап һәр ягы дүрт-биш чирек озынлыктагы шәл уртасын бәйли. Челтәр күзәнәге ялгыш төшеп калса, бер кәрәз урыны ачык кала. Шәлне зур рамга тарттырып киергәч, көн яктысына куеп караганда күренеп тора – шул тары бөртеге яки киндер орлыгы кадәр генә ачыклык.
Хатын-кыз шәлне иң әүвәл шулай тикшереп карый да инде. Уртасы әзер булгач, бизәкләп, кырыйларына пычкы тешләренә охшатып дүрт челтәр үрелә. Шуларны тегеп чыккач, шәл бәйләү төгәлләнә. Юешләп, рамга тарттырып киерәсе генә кала. Рам кырыйларына тигез ара калдырып, вак кадак кагып чыгу, шуларга шәлне дүрт ягыннан тарттырып киерүне, кипкәч, рамнан алуны абыйсы Илнур белән Хәбир башкара. Әзер шәл матур булып, кабарып тора. Ул ярыйсы гына бәягә бик тиз сатыла. Ләкин аны башкарып чыгу өчен, бик күп вакыт та кирәк шул.
Тормыш авыр булса да, авыл халкы гармунсыз, җыр-моңсыз яшәми. Яшьләр шәл турында да:

Килештереп бөркәнгәнең
Яулыкмыни, шәлмени;
Мин уртага чыккач кына
Бер җырыгыз жәлмени?

– дип җырлый шаяртып.
Билгеле, әтиләре сугыштан кайткан булса, бу тормышны тартып бару ул кадәр үк кыен да булмас иде. Колхоздагы бөтен авыр эшне дә аңа кушалар шул. Ирле хатыннар авыр эшкә йөрми, яклаучылары булгач.
Авыл кибетендә тоз, шырпы, керосин кебек иң кирәкле әйберләр дә гел булып тормый. Әллә нигә бер арзанлы кием-салым, ситсы, ипи, чәй-шикәр кайткалый. Бигрәк тә керосин кытлыгы үзәккә үтә. Зур тимер мичкәләр белән бик сирәк алып кайталар аны. Кайткан әйберне чират торып шул көнне үк алып бетерәләр. Йә акчасы, йә әйбере җитмичә калган кешеләр дә күп була.
Ярый әле кибетче Морат абый: «Бер дә борчылмагыз, җәмәгать, аның каравы, икенче юлы башта сез алырсыз», дип, исемнәрен дәфтәренә язып куя. Шуның белән ризасызлык, тавыш-гауга зурдан купмый кала. Андый чакта кайберәүләрнең күрше-күләннәре бераз әҗәткә дә биргәләп тора.

***

Хәбир Казанга җиләк сатарга дип барган иде. Базарга кич кырын гына килгәнгә, янәшә-тирәдә җиләк сатучылар күренмәде. Бер стакан каен җиләгенең ничә сум торганын белергә теләп сораштырса да, төгәл генә әйтеп бирүче булмады. Чамалап кына бер сум дигән иде, шундук әллә каян килеп чыгып, чиратка баса башладылар. Ничә сәгать буе юлда килеп, җиләге дә шактый изелеп-сытылган, стаканга да күп керә. Сатмыйча, иртәгә калдырып та булмый: мүкләнеп, бөтенләй бозылып бетүе бар. Шуңа күрә, арзан бәягә куйганын сизсә дә, бер сумнан сатарга туры килде. Соңыннан, җиләге бетә башлагач кына, бер татар карчыгы:
– Көндез стаканын ике тәңкәдән дә сатканнарые, олан, менәтрәк, – дип әйтеп уфтандырды.
Шуннан соң, күчтәнәчлек кенә калды, сатып бетермим, дип караган иде дә… Баштук әйтергә кирәк иде аны. Бишбылтырдан бирле чират торыйк та ату алмый китик ди, тагы. Сат җиләгеңне беткәнче, дип, усалраклары янап куркыта ук башладылар…
Чиләк төбендә ике-өч стаканлык калгач кына туктый алды сатуыннан. Ә бит ул җиләкне алар урманда абыйлы-апалы өчәүләп җыйганнар иде.
Ашъяулык кебек җәелгән, кып-кызыл җиләклек очрады аларга. Леспромхоз берничә ел элек кистергән диләнкедә булды андый җиләклек. Башта, эшчеләре үзләре өчен саклап тотмыйлар микән дип, куркыбрак тордылар. Кеше-кара күренмәгәч, тәвәккәлләп, шуннан бер чиләк җыеп алдылар да инде…
Кирәкле әйберләрне сатып алганнан соң, акчасының юлга җитәр-җитмәслек кенә калуын соңыннан гына абайлап алды Хәбир. Шуңа күрә билетсыз гына кайтырга теләде. Хәзер исә, ичмасам, ярты юлга гына булса да билет аласы булган икән дип, пошынып барды.
– Энекәш, уян, Казанга килеп җитәбез!
– Йокламадым мин, абый, черем итеп кенә бардым.
– Йокы килгәндә, черем итеп алу да ярап куя, энекәш. – Шофёр үзенең дә йокысы килгәнен сиздерде. – Миңа шәһәрнең икенче ягына кирәк бит, син вокзалга ничек барып җитәрсең икән инде, энем? Әле бу вакытта трамвай-троллейбуслар да йөрми бит…
– Җәяүләп барып җитәрмен әле, – диде Хәбир, үз-үзенә дәшкәндәй.
– Ай-һай, алай дип әйтергә генә ансат ул, – дисә дә, шофёр малайның хәленә керде. – Ярый, энекәш, тилмереп йөрмә, ашыгасың да, әйдә, мин сине үзем вокзалга ук илтеп куйыйм әле.
Бәлки, ул үзенең улларын күз алдына китергәндер.
– И-и абый, сезгә бик зур рәхмәт инде. Монда, җиде юл чатында төшеп калсам, капчыктан бөтенләй колак кагармын дип курыккан идем. – Хәбир, куанычыннан нишләргә белмәде.
Малайның шатлыктан яктырып киткән йөзенә карый-карый, юл уңае булмаса да, шофёр вокзалга таба борылды. Бәлагә тарыган бу малайны төнге шәһәр урамында ташлап калдырырга кызганды ул.
– Менә, «Чытырман» энекәш, синең вокзалыңа да килеп җиттек. Малайны монда кадәр китереп куюына үзе дә канәгать иде бугай ул.
– И-и абый, сезгә күпме рәхмәт әйтсәм дә аз булыр. Сезгә ничә сум бирсәм ярар икән, – диде ул, юклы-барлы акчасын чамалап.
– Миңа акча бирергә кирәкми, киресенчә… – Шофёр кесәсеннән күн тышлы портмонетын чыгарды да, шуннан ун сумлык акча алып: – Мә, ал, энекәш, – дип, Хәбиргә сузды.
– Юк-юк, абый, кирәкми, – дип караса да, шофёр ике уйлый торган кеше түгел иде күрәсең…
Ул малайның елмаеп, кул болгап, кызу-кызу адымнар белән вокзал ишегеннән кереп киткәнен карап торды да үз юлы белән китеп барды <…>


Бәянның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.
Башын укырга:
  1. http://kazanutlary.ru/?p=39181

Фото: pressfoto.ru