Әдәби берләшмәләрдә

29.01.2018 1 (гыйнвар), 2018

Үлемсезлек


Мин Казанда. Таныш баскычлардан
Кремльгә таба юл тотам.
Тиз күрәсе килеп дулкынланам,
Эчтән генә үзем ут йотам.

Мәрмәр ташка ап-ак кар түшәлгән,
Яңа гына чәчкә салынган.
Мин һәйкәлгә киләм, йөрәк дулый,
Күңел көткән, җаным сагынган.

«Җиңәм», дигән җәллад, төртенгән дә,
Ун татарның башын кискәндә.
Юк үлмәде, җиңелмәде алар,
Яши алар, димәк, исән дә!

Биш шагыйрьнең башын кисү белән,
Хөрлек җыры бетәр, дигәнсең.
Җәлилчеләр исән, үлемсез җыр
Туган илдә яши, күрәмсең!

Мең елдан да алар исән калыр,
Ә Җәлилгә әле йөз генә.
Мин сокланып карап торам бүген
Батыр лачын горур йөзенә.


фото: benzinych.ru