Публицистика

29.01.2018 1 (гыйнвар), 2018

Куш йөрәкле Хәләф


Һай, бу хәтер кыскалыгы!..
Югыйсә һич тә онытылырлык шәхес түгел иде үзе! Журналист, тарихчы, телчефилолог, мөгаллим, педагогика фәннәре кандидаты, доцент, профессор, прозаикшагыйрь, иң мөһиме – баш бирмәс җәмәгать эшлеклесе – Җөмһүриятебезгә мөстәкыйльлек даулаган елларда Азатлык әләмен йөртүче инсан. Шушы милләтпәрвәр җанатарны, хәтер кыскалыгы сәбәпле, онытып барабыз икән ич, җәмәгать!
Кулланма әдәбиятка исем-фамилиясе теркәлмәгән. Беренче чиратта, «Әдипләребез» дигән ике томлык энциклопедияне күздә тотып әйтүем. Дистәдән артык шигырь, хикәя китаплары бастырып та Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителмәгән – көнче затлар аяк чалган микән?! Хәер, хезмәттәше, мөхтәрәм галимебез Хәнәфи Бәдигый зур гына мәкалә бастырган икән заманында. Рәхмәт аңа! Ялыктырмыйм, сүзем татарның йөзек кашы саналырлык улы Хәләф Гарданов хакында. Башкортстанда туып-үскән егет. Сугыш елы баласы, дөньяның ачысын-төчесен мулдан татыган. Шулай да авырлыкларга бирешми, гел алга омтыла. Өфе педагогия институтының тарих-филология факультетын «бик яхшы» билгеләренә тәмамлый. Табигый таланты ташып торган егет студент елларында ук әдәби-фәнни эшләр белән шөгыльләнә, кулдан язылган гәзит-журналлар чыгара. Ул чактагы СССР Югары белем бирү министрлыгы яшь талантны Мактау грамотасы белән бүләкли.
Х.Гарданов Казаныбызга ничегрәк килеп эләккәндер, төгәл генә әйтә алмыйм. Бәлки, чакырып китергәннәрдер?! Беркадәр «Татарстан яшьләре»ндә эшләгәч, Татарстан телевидениесендә хезмәт куйды. Аннары без аны «Социалистик Татарстан» гәзите редакциясенә дәшеп алдык. Редакциянең хатлар-хәбәрчеләр бүлегендә Хәләф белән кара-каршы бер бүлмәдә утырып эшләдек. Авторлардан килгән хат-хәбәрләрне (кайбер көннәрдә 500-700 конверт ачтык) җентекләп укып, тиешле бүлекләргә тараттык, күбесен үзебез эшкәртеп, гәзитнең чираттагы санына тәкъдим иттек, каты тәнкыйть дигәннәрен урынга тикшереп чара күрү өчен юлладык. Арып-талгач, бергәләп тәмләп-тәмләп чәй уртладык. Шулай дәрт кундыргач, тел, әдәбият, милләт гаме хакында гәпләштек, үзебезчә җитди планнар кордык. Тирән белемле, җор телле, ихлас табигатьле инсан иде хезмәттәшем.
Шушы урында Гардановка бәйле бер-ике хатирәне искә аласым килә. 1967-1968 еллар бу. «Социалистик Татарстан» гәзитенең ярты гасырлык тарихын барларга керештек. Өлкә комитеты юбилейны зурлап үткәрергә рөхсәт итте. Әмма Мәскәү белән ике арада кытыршылыклар килеп чыкты. КПСС Үзәк комитетында гәзитебезнең тәүге санын күрәселәре килә икән. Җаваплы редакторыбыз (ул чакта шулай аталды) Шәмси Хамматов бөтен авырлыкны хатлар бүлегенә йөкләде. Хәләф белән архив, музейлардан кайтып кермәдек. Хезмәттәшем гарәп имлясын миңа караганда күпкә җиңелрәк укый, шуңа күрә таякның авыр башы аңа төште. Ләкин, ни казынсак та, кулга тотып күрсәтерлек дәлилләр табылмады.
Х.Гарданов редакциягә килгәнче үк инде, минем янга кайчандыр министр булган, сәбәпсез кулга алынып, 18 ел ГУЛАГ лагеренда иза чигеп, соңыннан акланып исәнимин кайткан журналист һәм язучы Мәхмүт ага Бөдәйле кереп йөри иде. Аның улы Әгерҗе тирәсендәге бер совхозда партком секретаре булып эшләде. Дуслар идек. Шуңадыр, күрәсең, Бөдәйле бабай мине бигрәк тә үз итте. Башыбызга төшкән бәла хакында аңа да җиткердек.
– Ярдәм итәм, егетләр, бер авырлыгы да юк, – диде карт бәлшәвик.
Кыскасы, теге чактагы министр, үзенә янаган дәһшәтне сизенеп, шик тудырырлык кайбер эш кәгазьләрен, шул исәптән, «Эш» гәзитенең 1918 елгың 12 мартында дөнья күргән тәүге санын да (алар берничә данә), ишек тышчасының эчке ягына иңдереп калдырган була. ГУЛАГтан котылып кайткач, яңа җитәкчедән рөхсәт алып, тегеләй-болай шауламыйча гына, ишекне сүтә. Хәзинә исән-имин сакланган икән… «Эш» гәзитенең беренче санын безгә Бөдәйле күрсәтте. Ә фотохәбәрчебез М.Шакирҗанов кадерле нөсхәнең сурәтен алды. Тегелмә дәүләт архивында сакланадыр дип уйлыйм. Рәхмәт Мәхмүт ага Бөдәйлегә!..
Кызык инде, гәзитебезне Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләү өчен, Мәскәүдә әнә шул «Эш» гәзитен тотып карыйсылары килгән. Табылды, дигәнгә ышанмаганнар, хәтта – Мәскәүгә шул тапкан кешегезне җибәрегез, дигәннәр. Бөдәйлене юлласаң – таш капчыкка яңадан утыртулары да ихтимал бит.
Башкалага Гардановны озаттык. Барысын да көйләп-чөйләп кайтты журналист. Шундый кеше иде ул минем хезмәттәшем. Алай гына да түгел, аңа берәр капиталистик илгә чыгып керергә тәкъдим итәләр. Хәләф, әлбәттә инде, телләр уртаклыгы булган Төркияне сайлый.
…Вакыйганың дәвамы. Бусы – иң хәтәре. Гарданов – тарихчы, галим кеше бит. Октябрь түнтәрелешеннән соң, Төркиядә яшәгән мәшһүр язучыбыз Гаяз Исхакый тормышы, аның иҗаты белән кызыксына, кызы, шулай ук дәрәҗәле галимә Сәгадәт апаны күреп сөйләшә. Төрекләр Совет кешесенә тарихи урыннарны күрсәтәләр. Кибетләренә кергәч, Гарданов, арзанлыгына кызыгып, үзенә һәм җәмәгатенә алтын йөзек-балдаклар сатып ала. Сәфәрдән соң, гәзитебезнең рәттән өч санында Төркия турында «Сәяхәтнамә» язып бастырды ул. Һәм шуның белән бар да түгәрәкләнде, үзе дә чак исән калды. Берничә сүз белән әйтсәк, анысы болайрак килеп чыкты. Беркөнне бүлмәбезгә бик тә кәттә киенгән ике әзмәвер егет килеп керде. Кара портфельлесе, сәлам-фәлән биреп тормастан, хәйран гына таләпчәнлек белән сорады:
– Кайсыгыз Гарданов?
– Сез кемнәр? – дип авыз ачкан идем, шул мизгелдә ишектә җаваплы секретаребыз Шәех Зәбиров күренде. Болай да кызыл чырайлы Шәех тәмам бүртенгән иде. Кунаклар башта аңа сугылганнар, әлбәттә.
– Гумеров, син чыгып тор! – дигән әмерен җиткерде секретаребыз.
КГБчыларның Гардановтан сорау алулары ике-өч сәгатькә сузылды. Керү түгел, коридордан узарга да шүрләдек.
– Уф, котылдым, ахрысы?! – дип, тирән сулады тәмам хәлсезләнгән Гарданов, тегеләр китеп баргач. – Ни булды соң, Хәләф? – дип сорадым.
– Менә, авызны тектеләр, кулны кистеләр, – диде хезмәттәшем, гадәттәгечә шаяртырга теләп, иреннәрен кысып күрсәтте.
– Миңа ачасыңмы соң? – дип черәштем.
– Ну, Госман, утыртсалар, син генә гаепле булачаксың. Ант эчерттеләр бүген миңа…
– Төркиядә яшәүче татар эмигрантлары белән ник очраштың? Халык дошманы Гаяз Исхакый кызы Сәгадәтнең сиңа нигә кирәге чыкты? Аның белән ниләр сөйләштегез? Бүген капиталистлар кибетен мактап язасың. Аннан нинди алтыннар төяп кайттың? – Һәм башкалар, һәм башкалар… Хәләф, җавап йөзеннән, кулындагы түбән пробалы балдагын салып күрсәтә. Мин бүлмәгә кергәндә, аның атна буе язылып, басарга әзерләнгән кулъязмалары ерткалап-ерткалап кәрзингә тутырылган иде. Икенче көнне Хәләф Гарданов, гаризасын сырлап, редакциябездән китеп үк барды. Ансыз ятим калдык, бик тә ямансу булды. Ишектән чыкканда, гел яратып җырлый торган җыруын тагын бер кат кабатлады:

Уралып-уралып ага
Уралдагы елгалар.
Урал буена тезелгән
Колхозлар, коммуналар…

Нәрсәгә ишарәдер ошбу такмак юллары – хәзергәчә төшенә алганым юк.
Редакциядән кай тарафка китте, дисезме? Казан педагогия институтына, шәкертләр укытырга. Анда ул тиз арада доцент, профессор дәрәҗәсенә иреште. Куш йөрәкле, башбирмәс милләтпәрвәр Хәләф Гарданов яшьләр арасында колачны тагын да ныграк җәеп җибәрде, иҗтимагый тормышка киңрәк кереп китте. Бөтентатар иҗтимагый хәрәкәтенең даими вице-президенты (шулай аталды) булды. Югары белем бирү иҗтимагый хәрәкәтенең президенты да ул иде. Бу урында тагын шуны искәртергә кирәктер: Х.Гарданов татар халкының Милли университетын булдыру юнәлешендә баһадирларча көрәште. Һәм ул аны ачуга да иреште, һәм әле университетның тәүге ректоры итеп тә сайланды. Татар Милли университеты (ТМУ) ачылу мизгелен үзем бүгенгедәй хәтерлим. Җанатар милләттәшләремнең куанычы Казан каласыннан ташып чыккан иде ул көнне. Шәһәребезнең Профсоюзлар урамындагы 15 нче йорт тирәсе (Укытучыларның мәдәният йорты) халык белән шыгрым тулы. Мәдәният бинасына гына сыярлык түгел иде. Залда – дәрәҗәле кунаклар, фән эшлеклеләре, югары оешма түрәләре, атап әйтсәк, Мәгариф һәм Мәдәният министрлыгы вәкилләре, Татарстан Югары Советы (ул чакта шулай аталды) депутатлары, мөгаллимнәр һәм ТМУның тәүге шәкертләре. Ачылу тантанасында кайнар нотыклар сөйләнде. Мәгариф министры чыгышын зал аягүрә торып, озаклап алкышлады. Куанычның чиге булмады!.. <…>


Мәкалә кыскартылып урнаштырылды. Тулаем «КУ» журналының 1нче (гыйнвар, 2018) санында укыгыз.

фото: Сулдан уңга: Хәләф Гарданов, Госман Гомәр. 1965 ел.
«Казан утлары» архивыннан