Шигърият

12.01.2018 1 (гыйнвар), 2018

Догалы хатирә


Миңа өч яшь иде. Иртәнге өч –
Әни белән йөрдек үләнгә.
Ул утыртып йөрде «уфалла»га,
Яклар көче итеп күргәнгә.

Чалгы чыңы, печән кыштырдавы,
Бишек җыры булды җаныма.
Хәле беткән чакларда да әни
Алып сөяр иде алдына.

Чык тамчысын кояш киптергәндә,
Без кузгала идек кайтырга.
Йөк өстендә мин бастырык булдым,
Буй җитмәгәч арба тартырга.

Үрләр менеп, үрләр төшкән чакта,
Авыл өсте учка сыйганда,
Әни һәрчак нидер укый иде,
Куш учларын төбәп җиһанга.

Кайтып җиткәч, күңле тынычлангач,
Сала мине түшәк өстенә.
Мин талганмын татлы йокыларга,
Ә ул киткән колхоз эшенә.

Күпме сулар хәтерләрне юган,
«Уфалла»лар иңгән туфракка.
Тик бәгырьдән китми йокы тәме,
Калсалар да еллар еракта.

…Машинада икәү. Әни дә мин.
Үткән юллар буйлап барабыз.
Үр өстенә туктап дога кылдык –
Кабул булсын изге догабыз!


Вазыйх ФатыйховВазыйх ФАТЫЙХОВ (1958) – шагыйрь; «Тормыш – ормыш», «Яшерен сөю», «Язлар көтә күңел» исемле китаплар авторы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Балык Бистәсендә яши.


картина авторы: В.Волегов
автор сурәте: «Казан утлары» архивыннан