Яңалыклар

11.01.2018

«Татар мәктәбен тәмамлап, хәзерге вакытта Америкада яшәгән кешеләр бик күп. Мин генә түгел» — Ленар Мөхәммәдиев (ӘҢГӘМӘ)


703A2382
Мәктәптә дә, югары уку йортында да татарча укыган авыл егете Ленар Мөхәммәдиев бүгенге көндә Америка Кушма штатларында яши, IT өлкәсендә эшли. Узган елның декабрь аенда ул Татарстанга ватандашлар форумына кайтты. «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында ул мәгариф, татарча укыту, татарча мәктәпләр санын арттыруга игътибар бирү турында актуаль сорауларны кузгатты.

 “Кеше чит илдә уңышка ирешкән икән, димәк, ул тәҗрибә туплаган”

— Ленар, бу юлы Татарстанга нинди ният белән кайттың?

— Ватандашлар форумында, “Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион идея” XIII конкурсында катнашырга дип кайттым. Мин бу чарада инде икенче тапкыр катнашам. Форум, гадәттә, бүгенге көндә чит илдә, Россия шәһәрләрендә һәм регионнарында яшәүче, әмма Татарстан уку йортларын бетергән студентларын җыя. Татарстан хөкүмәте бу эштә кызыксыну белдерә. Чөнки, әгәр кеше чит илгә яисә башка чит регионга барып, уңышка ирешкән икән, димәк, ул нинди дә булса тәҗрибә туплаган. Форум — шушы тәҗрибәне уртаклашу урыны. Конкурска, мәсәлән, кемдер инфракызыл упор белән теплица эшләгән, аның салкынлыгын, җылылыгын читтән торып кына көйләү мөмкинлеге бар. Кемдер ат белән бәйле кызыклы проект әзерләгән, кемдер инстаграмда язылучыларны тиз җыю программасы эшләгән. Без бу проектларны карыйбыз, бәялибез.

Татарстан хөкүмәте читкә киткән кешеләр белән кызыксынып тора. Татарстанда булмаган, тар белгечлек вәкилләрен Татарстанга чакыралар. Минем дустым бар, аны да әлеге форумга чакырдылар. Ул үзеннән-үзе йөри торган машиналар эшли. Хәзер шундый заман китте — автопилотта йөри торган машиналар актуаль.  Әлеге проект Татарстанга кызык.

Шушы форум дәверендә кемдер кире кайта. Былтыр беренче тапкыр килгән кайбер кешеләргә хөкүмәт конкрет тәкъдим ясады: “Сездә шундый мөмкинлек бар, ә безгә шундый проект кирәк — шуны эшләгез, ә без финанслыйбыз”, — диде. Кемдер мәктәп директоры, кемдер оешма директоры була, кемгәдер үзенең бизнесын ачканда ташламалар бирелә — гомумән, Татарстаннан читкә китеп уңышка ирешкән кешеләргә теләктәшлек белдерелә.

— Син АКШта IT технологияләр ширкәтендә эшлисең? Белемең буенча син режиссер, Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамладың. IT өлкәгә ничек килеп эләктең соң?

— Мин Global Tel Link ширкәтендә эшлим, ул программалар белән тәэмин итү белән шөгыльләнә. Минем бу өлкә белән кызыксыну бар иде. Әмма ул өлкәгә керергә мин мин үземдә көч сизмәдем — авыл малае бит. АКШка китәргә карар кылгач, бу өлкәне сайладым, чөнки ул заманча өлкә, һәрвакыт үзгәреп, яңарып тора. Монда гел яңа эшчеләр кирәк. Хезмәт хаклары да яхшы: офиста бөтен шартлар тудырылган, чәй, кофе — барысы белән дә компания тәэмин итә. Арыгач, ятып эшләү өчен аерым бүлмәләр дә бар. Ул тулысынча изоляцияләнгән, бернәрсә ишетелми, кереп яттың – эшлисең. Аңа кадәр эшләгән компаниядә хәтта гамак бар иде: компьютерны үзең белән аласың да, гамакта ятып эшлисең.

“Татар мәктәбендә уку — ул беркемгә дә зыян түгел”

— Син Татарстандагы хәлләр белән кызыксынып барасыңмы?

— Әйе, күзәтеп барам. Фейсбукта да, телеграмда да төрле мәгълүмат алып барам.

— Алайса, соңгы арада тел белән булган вазгыятьтән син хәбәрдар инде. Кайвакыт «Татарча укып кына тормышта ниндидер уңышларга ирешеп булмый», дигән сүз ишетергә туры килә, һәм мин һәрвакыт сине мисал итеп китерәм. Син Балтач районындагы авыл мәктәбендә татарча укыган егет. Югары уку йортында да татарча укыдың. Һәм уңышка ирештең. Уңышка ирешү кайсы телдә укуга бәйлеме? 

— Минемчә, уңышка ирешү кайсы телдә укуга карамый. Әгәр кешенең башында бар икән, ул, димәк, бар. Уңышка ирешү вакыт шарты булып тора.

Татар мәктәбен тәмамлап, хәзерге вакытта Америкада яшәгән, Америкада укып чыккан кешеләр бик күп. Мин генә түгел. Мин үзем кимендә 10 кешене беләм. Татар мәктәбендә уку ул беркемгә зыян түгел.

Бик күп кешеләр телгә нык игътибар итәләр — имеш, Бердәм дәүләт имтиханын бирергә авыр булачак. Бу “отмазка” гына. Әгәр баланың башында белемгә, фәнгә һәм белем туплауга омтылышы юк икән, димәк, монда телнең бернинди катнашы юк.

“Татар телендә хата белән язсаң да ярый дигән ялгыш караш яши”

— Татар теле сиңа Америкада кирәкме, ул сиңа тормышта ничек ярдәм итә?

— Беренчедән, татар теле – минем туган телем, һәм ул Татарстандагы татарларның туган теле, 80% татар өчен – ул туган тел.

Әлбәттә, татар теле кирәк. Америкада татар теле минем өчен артык зур роль уйнамый. Мин аны фәкать әти-әни, дуслар белән аралашу өчен һәм татар чараларында катнашу өчен, Татарстан белән элемтә тотар өчен кирәк. Көндәлек тормышта мин күбрәк инглиз телен кулланам. Рус теле дә кергәли. Америка булгач, анда күп милләтләр бар — Урта Азия илләреннән, төрки илләрдән. Алар белән төрки телдә уртак тел табар өчен кирәк. Мәсәлән, күп кенә Урта Азия кешеләре, төрки халыклар русча белми. Кайберләре инглизчә дә белми. Алар белән уртак тел табарга кирәк. Мәсәлән, күп вакытта керәм төрки кибетләргә, анда тәмләткечләр, чәйләр алам. Кайвакытта була шундый сатучылар: аларга бөтен белгән татарчаңны җыеп аңлатасың нәрсә кирәк икәнен.Татарча матур, хатасыз һәм дөрес итеп язу – мөһим үрнәк. Нишләптер шундый караш бар — имеш, татар телендә хата белән язсаң да ярый. Бу ялгыш караш. Иң мөһиме татарча язам, шунысы яхшы, диләр. Ә бит рус телендә кеше хата белән яза башласа, бөтен кеше аның башын чукый башлый.

Мәсәлән, Фейсбукта нәрсәгә игътибар иттем: кайберәүләр татар телендә яза да, “Гафу итегез инде, мин татар мәктәбендә укымадым, шуңа татар телендә начар язам”, ди. Әгәр кеше рус мәктәбендә укып, русча начар яза икән, аны сүгәчәкләр. Димәк, кеше татарча начар яза икән, ул акыллырак булып чыгамы? Рус мәктәбендә укыган кеше өстенрәк дип әйтергә буламы? Мин кеше һәр телдә дә камил рәвештә яза һәм сөйләшә белергә тиеш дип саныйм.

«Татар халкының киләчәге барыбер Татарстанда хәл ителә»

— Соңгы арада бәхәс чыгарган тагын бер мәсьәлә: Татарстан хөкүмәте чит илләрдәге кечкенә татар җәмгыятьләренә, диаспора булып яшәгән татарларга зур игътибар бирә һәм ярдәм күрсәтергә тырыша. Моны сүз итүчеләр бар. Төрле илләрдә кечкенә җәмгыять булып яшәүче татарларга Татарстан ярдәме кирәкме? Син ничек уйлыйсың?

— Игътибар һәм ярдәм кирәк. Бәлки, ул зур булмаска да тиештер.Әмма аларга ярдәм итү беренче чиратта торырга тиеш түгел дип саныйм. Беренче чиратта – Татарстан һәм Башкортстан. Мин форумдагы очрашуда да әйттем: Татарстанның, татар халкының киләчәге барыбер Татарстанда хәл ителә.

— Татар конгрессның эшчәнлеген син ничек камилләштерер идең?

— Конгресс ул үз максатын үти. Миңа калса, Татарстандагы татарларга караганда чит ил татарларына күбрәк игътибар бирелә. Мәсәлән, Сабантуйларны зурлап уздыруга күп игътибар бирелә. Әмма мине иң борчыган әйбер ул – мәгариф. Без мәгарифкә, татарча укытуга, татарча мәктәпләр санын арттыруга игътибар бирергә тиешбез дип саныйм. Күп кенә диаспоралар яки инглиз телле, яки рус телле. Татар теле бик юк. Мәсәлән, Парижда татарлар саны аз, ә Сабантуй зур булды. Монда “коэфициент полезного действия” бөтенләй аз булды. Татарлар кайда күбрәк, бәлки, шул якларга игътибар бирергә кирәктер. Гомумән, бәя белән сыйфат бер-берсенә туры килеп торырга тиеш.


Автор: Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА
Фото: Солтан Исхаков
Интертат