Публицистика

11.01.2018 1 (гыйнвар), 2018

Туган җирдә – канатлылар…


Фатхиев 3

Очерк
Туган җирдә – канатлылар.
Туган җирдә – без тамырлы.
Яшәтүче, яшәртүче,
Саклаучылар без авылны!
Ф.Дәүләтбаев

Безнең буын кешесе элекке чорның кай якларын сагынып искә ала дисезме? – Якты хыяллар, өмет, матур эшләр һәм матур кешеләр турында күп сөйләнелә иде. Ә бит бүген дә янәшәбездә яхшы кешеләр, яхшы гамәлләр бихисап. Аларны күрә һәм башкаларга үрнәк итеп күрсәтә белергә генә кирәк.
– Исәнмесез!
– Әссәламүгаләйкүм! – дигән җавап алгач, миңа чын-чынлап уңайсыз булып китте. Үземнән яшь, өстәвенә җитәкче кешедән шундый сәламләшү сүзен ишетү гаҗәпләндерде дә, шул ук вакытта кызыксыну да уятты…
«Әнәк» агрофирмасы җитәкчесе Фарис Гаяз улы Фәтхиев хакында язарга дип кулыма каләм алгач, уйларым белән яшьлек елларымнан урап килдем… Усы авылыннан без, ике кыз, ике егет, Пучы урта мәктәбенә йөреп белем алдык. Юлыбыз Әнәк авылы яныннан үтә. Ул чорда әллә ни күзгә бәрелеп торган йортлары да, игътибарны җәлеп итәрдәй урамы да юк иде. Ә бүгенге Әнәк әллә каян балкып, үзенә тартып тора. Мәскәү–Уфа юлы аша узган кеше матур итеп язылган юлкүрсәткечкә игътибарсыз калмыйдыр. Әнәк, дигәч, күбесе, «беләбез, Шәймиев туган авыл», диләр. Асфальт юл түшәлгән урамның ике ягында мәһабәт йортлар тезелеп киткән. Ай саен диярлек яңа нигез барлыкка килә, яңа йортлар калкып чыга. Мәчете, Шәрип Шәймиев музее, кибетләре, җәмәгать үзәге күпләрне үзенә тарта.
Татарстанның атказанган икътисадчысы, Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе иясе Фарис Гаяз улы Фәтхиевның «Әнәк» агрофирмасын җитәкләвенә ун ел тулган. Районда һәм республикада зур уңышлары белән танылган җитәкченең үткәненә – балачагына кайтып килик әле. Чөнки кем генә булмасын, тормыш юлын нинди генә сукмаклардан түшәмәсен, аның юл башы, киләчәгенең нигез ташы балачактан башлана.
Аның кендек каны тамган җире – Актаныш районының Иске Җияш авылы. 1960 елның 13 октябрендә Гаяз Фәтхетдин улы һәм Гөлфинә Сәгадәтулла кызы гаиләсендә беренче бала – малай дөньяга килә. Аңа Фарис дип исем кушалар. Фарис – гарәпчәдән «рыцарь, егет, фидакарь хезмәт итүче» дигәнне аңлата. Чынбарлыкта да бу шәхес үз исеменең мәгънәсенә лаек. Ике энесе һәм ике сеңлесенә – абый, киләчәктә исә барысына үрнәк һәм терәк булачак әле ул бала! Әтисе – районның алдынгы умартачысы, колхозның 130-160 баш умартасын карый. Иртә таңнан кичке караңгыга кадәр эштә булган әти-әнисенә ярдәм итәргә, ярый әле, күршедә якын әбисе – әтисенең әнисе Шәмсенур бар. Сугышта һәлак булган ирен теленнән төшерми ул, аны бик сагына. Олы яшьтә булса да, әбисенең өе һәрвакыт чиста, җылы. Ап-ак итеп агартылган мич, тимер караватка өеп куелган чигүле мендәрләр, сап-сары итеп юылган идән такталары – и ул чорның ак күңелле, тырыш, чиста, пөхтә әбекәйләре… Үз янына кунарга кергән оныкларын тәм-том белән сыйларга дигәндә, кулларыннан гөл коела инде. Пешергән коймак-көлчәләр, кыстыбыйларының тәмен бүген дә онытырлык түгел. Ә инде мөнәҗәтләр, бәетләр әйтә башласа, бөтенләй үзгәрә ул. Берсен әбисе бигрәкләр дә өзелеп көйли:

Күгәрченем, син гөрлисең, хәлләремне белмисең,
Моңлы итеп син гөрлисең, мин елыймын, күрмисең.

Үзенең күзеннән яшь тәгәри. Фарис, әбисенең ни өчен елаганын аңлап бетермәсә дә, куллары белән муеныннан кочып, аны юатырга тырыша. Ул арада Шәмсенур карчык күз яшьләрен кул аркасы белән сөртеп ала да мөнәҗәтләрнең икенче төрлесенә күчә.

Инандым мин Аллага,
Алланың барлыгына,
Алланың берлегенә,
Бердер Аллаһым бәнем.

Бу сүзләрне көйләгәндә, әбисе тавышын әкренәйтә, йөзләре нурланып китә. Шул рәвешчә, үзе дә сизмәстән, оныгы күңеленә иман нуры, нечкә күңеллелек, шәфкатьлелек орлыклары сибеп калдыра ул.
…Ә бит тормышта күңелгә шундый орлык салган затлар байтак булды. Күр инде, Иске Җияш башлангыч мәктәбендә укыганда ук саннарга мәхәббәт уяткан Хәкимә, Теләкәй сигезьеллык мәктәбендәге Миләүшә апасын шундый затларга кертмәслекмени?! Укытучы апасы математикадан ярыштыра-ярыштыра мәсьәлә чиштерә. Ул арада иң җитез укучысы булган Фарис белән шахмат уйнарга да өлгерәләр. Шахмат фигураларын тезгәндә, укытучының күңелендә нинди генә уйлар бөреләнмәгәндер: «Тормыш ул үзе шахмат уены кебек, агы да, карасы да бар. Менә бу ат – җигелеп эшләүне ярата, пешка булырга ярамый, филләрнең таптап китүе бар; король икәнсең – үз дәрәҗәңне бел, ләкин үзеңне генә кайгыртма, башкалар турында да уйла…» Фарисның төп сыйфаты – бал кортыдай тырышлык, хезмәт сөючәнлек балачактан тәрбияләнә. Буш вакыт дигәне кечкенәдән үк бик әз эләгә аңа. Иртә таңнан колхоз умарталыгына чыгып киткән әтисе ихатадагы умарталарны карауны олы улы Фариска ышанып калдыра. Кайсы умартага игътибар итәргә, нишләргә кирәклеген өйрәтә. Бал суырту да, аны сату да, алтынчы классларда укыганда ук, малай җилкәсенә төшә. Балның ничек барлыкка килгәнен, ни өчен бәләкәй кашыкның «бал кашыгы» дип аталганын бик иртә төшенә ул. Фарис бер елны мең сумлык бал сата, әтисе киңәше буенча, ул акчаны кассага салып куя. Көненә 20ләп корт чакса да, зарланмый үзе. Арттырып әйтү түгел, чөнки беркөнне иренмичә юри саный аларны! Фарис кортларга яшәү чыганагы, гаилә бюджетының кереме итеп карый. Әнә шул вакыттан ук булачак җитәкченең хезмәткә мөнәсәбәтенә, исәп-хисапка төгәллегенә, тырышлыгына хәйран каласың.
Әнисе Гөлфинәгә ике гектар чөгендер бүлеп бирелгән. Һәр авыл хатын-кызының, бала-чагасының җәе үтә торган урын иде ул – чөгендер басуы. Галәмгә ракеталар очырылса да, кулларда һаман борынгы заман кешесе уйлап тапкан китмән шул. Иптәш малайлары Шәбез елгасында көнозын су коенганда, майка белән балык сөзгәндә, Фарис әнисе белән чөгендер басуында «кызына». Хезмәтне яратуга, ялкауланмаска этәрә торган эшләр күп инде ул авылда, файдалана гына белергә кирәк. Җитәкченең бу мәсьәләгә үз карашы бар. Ул болай ди: «Ялкаулыкны җенем сөйми. Ялкау балалар үзләреннән-үзләре генә килеп чыкмый. Аларны әти-әниләре шулай итеп үстерә. Кич сәгать унда чыгып китәләр, иртән өчтә-дүрттә кайталар, көндезге уникегә кадәр йоклыйлар. «Йокласын, соң кайтты», диләр. Эшкә өйрәтмиләр. Соңыннан барысына да кыенга туры килә. Ялкау һәрвакыт: «Бир! Бирегез!» – дип кычкырып тора. Биргәндә: «Яратам», – ди. Бирмәсәң, кечерәк чагында китереп сугарга да мөмкин. Әти-әни аның кубызына бии. Тормышыбыздагы бөтен начарлыкның, җинаятьләрнең башы – эш сөймәүдә».
Теләкәй сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, Фарис Иске Кормаш урта мәктәбендә белем алуын дәвам итә. «4» һәм «5» билгеләренә генә укыган, пөхтә, тәртипле, математиканы су урынына эчкән егетне мөгаллимнәре укытучы булырга үгетлиләр. Фарис: «Юк, миннән укытучы чыкмый», – дип, остазларының тәкъдимен кире кага. Инженер-механик булырга хыялланган егетне әтисе дә, «Маяк» колхозы рәисе Мирзәриф Шәйхразиев та икътисадчы булырга өндиләр. Фарис әтисенең теләгенә каршы килми, өстәвенә колхоз рәисе дә, «булышырмын», дип тора. Документлар Казан авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультетына тапшырыла. Ләкин конкурс зур булу сәбәпле, егеткә студент шулпасы чөмерү бәхете елмаймый.
Хезмәт сөйгән егет аптырап, каңгырап йөрми, авылга кайтып, терлек азыгы хәзерләү цехында эшли башлый. 120 сум хезмәт хакы ул чор өчен бик югары була. Фарис икенче елны Лаеш авыл хуҗалыгы техникумының техник-планлаштыручылар әзерләү бүлегенә укырга керә. Бер ел укыгач, армия сафларына алынып, Оренбургта хезмәт итә. Кайткач, укуын тәмамлый. Армиядә Нурлат районы Зирекле авылы егете Әлфис белән дуслаша. Шул дуслык бүгенге көнгә кадәр сузыла. Ә Лаешта укыганда исә ул булачак хатынын – Гөлфия Рәхимҗан кызын очрата. Ике арада кабынган мәхәббәт очкынын аеры үткән еллар да, озын юллар да сүндерә алмый. Яшьләрнең берсен – Гөлфияне Свердловск өлкәсе Сосьвин районына юллама нигезендә эшкә җибәрәләр. Нинди урынга әле – каты режимлы колониянең ярдәмче хуҗалыгына! Соңрак өлкән икътисадчы итеп билгелиләр. Туган яклардан еракта яшәсә дә, адәм баласы күп нәрсәгә түзә, әмма сагыну хисләре күзләрдән моң булып түгелә. Кедр чикләвекләре, тайга җиләк-җимешләре мул булса да, үзебездә үскәненә җитәме соң?! Алардан битәр, сөйгән ярыннан аерган чакрымнар да үзәкне өзә. Сак белән Сок кебек үткән гомер йөрәкне әрнетә.
Фарис Гаяз улына Владивостокка юллама бирелә. «Җир читенә китеп бару» дигәннәре шул була, күрәсең. Иске Җияш егетен шунда җибәрмәсәләр, ул якларда кеше беткәнме? Һәркем үз ягында кирәгрәк. Кошлар да бит туган якта гына оя кора, бала үстерә.
…Кулларына икешәр чемодан тоткан Фарис белән Әлфисне Уфа аэропорты колач җәеп каршы алмый, билетлар булмый. Аэропорт залы халык белән шыгрым тулы. Ике тәүлек айларга тиң булып уза, оча алмый дуслар. Шулвакыт аларга бер хәрби кеше ярдәмгә килә. «Егетләр, әйдәгез, безнең белән Новосибирскига очыгыз, безнең самолёт буш, иртәгә Владивостокка очарсыз», – ди ул. Фарис белән Әлфис бу тәкъдимне сөенеп кабул итәләр.
Кеше мыжлап торган Уфа аэропортыннан соң Новосибирск аларны ярымбуш вокзалы белән каршылый. Егетләр, булган бөтен байлыклары салынган чемоданнарын яннарына куеп, йокларга яталар. Кичтән ничек ятсалар, иртән шулай уяналар. Икесенең дә башында бер уй: «Чемоданнар!» Ярый әле Аллаһы Тәгалә яман кешеләр белән очраштырмаган. Әйберләренең югалмавына сөенеп, эчләренә җылы йөгергән егетләр вокзалда юынып, капкалап алгач, Владивостокка очалар. Беренче каршылык әнә шулай җиңелә.
Юллама буенча килгән егетләрне партоешма секретаре кабул итә. Әлфис якындарак авылга эшкә билгеләнә. Фарис Владивостоктан 170 чакрым ераклыктагы посёлок тибындагы хуҗалыкка җибәрелә, тик икътисадчы урыны буш булмый. Аңа яшелчәчелектә икътисадчы-реализатор урынын тәкъдим итәләр, ә егетнең белеме – техник-планлаштыручы. Бу эш – аныкы түгел, югары хезмәт хакы да, тору урыны булу да кызыктырмый аны. Егет монда калмаячак, бу – аның ныклы карары. Ничек кирәк-алай, директордан «вакансия юк» дигән белешмә алып, Фарис кире кайтып китә. Күңел ятмаган эш, җиде ятлар арасында калу ялгыш булыр иде. Туган җир – үзенең хуҗасын, Гөлфиясе сөйгән ярын әнә шулай яннарына тартып кайтара.


Дәвамы бар. Очеркны тулаем «Казан утлары» журналының 1нче (гыйнвар, 2018) санында укыгыз.

фото: «Казан утлары» архивыннан