Бәян

10.01.2018 12 (декабрь), 2017

Күрәсен күрде


Дәвамы

Камилне аэропортта сөйгәне белән очрашу тетрәндергән иде. Аның тизрәк мондагы яңалыкларны беләсе килә. Ә әнисенең ике ел күрмәгән улына сораулары җыелган. Бердәнбере бит. Исән-сау кайткан улына бер-бер артлы сораулар яудырып кына тора.
– Солдат хезмәте авыр булмадымы? Кыерсытмадылармы? Әрмиядә тәртип юк, диләр бит. Бигрәк тә яшь солдатларны рәнҗетәләр, дип сөйлиләр. Хакмы шул сүзләр?
– Җебеп торсаң, кыерсытырга маташучылар кайда да җитәрлек ул, әнкәй. Барысы да кешенең үзеннән тора. – Анысы шулай инде. Кырык ата баласында кырык төрле холык.
– Әтиең, мәрхүмкәй, үзенә тырнак белән дә чирттермәде. Аңа охшасаң, син дә төшеп калганнардан булмассың, боерган булса.
– Алдагысын Алла гына белә инде. Чуан тулып тишелгән шикелле, кайтып кергәннән бирле Камилнең йөрәген тырнап торган сорау тышка бәреп чыкты.
– Әнкәй, нәрсә, Миләүшә кияүгә чыктымыни?
Камилнең әнисенә бу сорау аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте. Ул берара ни дияргә белми торды. Менә, үзеңдәге хәлне күршеңнән сора дигәннәре хактыр. Әллә кайда, ачуым килмәгәе, кошлар очып җитмәс җирдә хезмәт иткән улы нинди яңалык алып кайткан!
– Ю-ук! Сорап килүчеләр булды бугай. Тик ул, төрле сылтау табып, барысын да кире какты.
– Детдомнан бала алдымыни?
– Нишләп алсын! Институтта укый бит ул хәзер.
– Мин аны әле ике сәгать элек кенә аэропортта бала белән күрдем. Елак баласын туктата алмый изалана иде. Каршысында утырган әбиләр сүктеләр дә әле үзен.
Әнисенең һич кенә дә ышанасы килми иде.
– Булмас! Шаярткандыр әле.
– Нинди шаярту ди? Кеше әйтсә, ышанмас та идем. Мин үз күзләрем белән күрдем бит, әнкәй! Әзрәк сөйләшеп тә тордык әле.
– Нәрсә диде соң үзе?
– Хатын-кыз үз гомерендә һич югы бер бала үстерергә тиеш, ди.
Камилнең сүзләре әнисен тагын да ныграк аптырашта калдырды. Ул инде икеләнә дә башлады.
– Һәй, әттәгенәсе! Менә яңалык?! Кичә үлгән булсам, ишетми каласы булганмын икән, ә!
Ул арада, монда мин дә бар бит әле, дигән шикелле, кухняда чәйнек сызгырганы ишетелде. Әңгәмә өзелде. Ана белән улы аш бүлмәсенә уздылар. Камил үзенең яраткан урынына утырды. Ике ел үтсә дә, берни үзгәрмәгән. Тәрәзә төбендә – әнисенең яраткан яран гөлләре. Алар Камилнең кайтуына әзерләнгәннәр диярсең – шау чәчәктә утыралар! Стенада – авылдан ук алып килгән түгәрәк сәгать. Вакыттан кала бар нәрсәгә битараф сәгать, өйдәге тынлыкны бозып, бер көйгә текелди. Юк, текелдәми, ә Камилнең йөрәк януын тагын да көчәйтеп, бер үк сүзләрне кабатлый кебек: «…көт-мәгән, көт-мәгән, көт-мәгән…» Зал белән кухня арасында тәм-томнар әзерләп йөргәндә, улы китергән яңалык берара басылып торса да, өстәл әзер булгач, Хатирәнең йөрәк итен кабат талый башлады. Ул өзелгән әңгәмәне дәвам итмәкче иде… Кинәт кенә Миләүшәнең апасы кунакка кайтканы исенә төште.
– Менә баш диген инде, ә! – Әнисе уч төбе белән җиңелчә генә маңгаена чәпелдәтеп алды. – Әле шушы арада гына Миләүшәнең кияүгә чыккан апасы баласы белән кунакка кайткан иде бит. Бәлки, шуның баласы булгандыр… Үткән ел Казан егетенә кияүгә чыкты бит ул.
– Апасын күрмәдем мин аның. Ана белән ул, ни дияргә белми, бер-берсенә карашып, тынып калдылар.
Ана кеше юлдан кайткан улына ял итәргә кирәклеген шәйләп алды.
– Ярар, улым, борчылма. Юлда талчыккансыңдыр. Бар, ял ит. Бүлмәңә урын әзерләдем. Иртәгә Миләүшә белән үзегез сөйләшерсез. Нибуч, аңлашырсыз әле…

***

Әнисе: «Нибуч, аңлашырсыз әле», дисә дә, икенче көнне дә, аннан соң да алар аңлаша алмадылар. Миләүшә Камилнең аэропорттагы кыланышыннан баштарак көлгән булса, соңыннан бик нык рәнҗегән иде. Шуңа күрә ул җылы караш күрсәтмәде, егетнең ишек шакуына «кәефем юк» яисә «температурам күтәрелде», дип, өйләренә кертмәде. Әнә бит, ул бүген дә:
– Семестр ахыры. Имтиханга әзерләнәм, – дип, бик җайлы гына кире борды. Икенче, өченче көнне дә, аннан соң да шундый хәл кабатлангач, Камилнең тәмам сөмсере коелды. Сөйләшмәс булды. Ул үз эченә бикләнде. Ә бит ул сөйгәнен үлеп сагынган иде. Солдат хезмәтенең дә ике елына караганда, соңгы ике көнен үткәрү аңа җәза кебек тоелган иде. Кайткач та иң беренче эше итеп, икәүдән-икәү генә калып, сөеклесенең чәчләрен сыйпап иркәләмәкче, пешкән чия төсле иреннәреннән үпмәкче, серле күзләренә карап, бик озак сокланып тормакчы иде…
Соңыннан ул Миләүшәнең апасы турында ишетте ишетүен. Подъезд төбендә кызның кайтуын сагалап торып, гафу да үтенде. Әмма… Ни аяныч, сөеклесенең күңеле һаман эремәгән иде шул әле. Ул Камилгә, чит кешене күргәндәй, хиссез, битараф караш ташлап:
– Яратуың шуның кадәр генә булган икән, Камил, – дип, подъезд ишеген шапылдатып ябып кереп китте. Шулай да Камил кызның карашында кызгану, үкенү чалымнарын шәйләп алды. Миләүшә егетне кызгана идеме, үзенме – шунысы гына аңлашылмады.

***

Алты яшьлек сәфәрдән кайтса, алтмыш яшьлек аның хәлен белергә килер, дигәннәр. Камилнең кайтканын ишетеп, әнисенең энесе Сәфәргали килде. Иллесен тутырган абзый, басса бакыр, типсә тимер өзәрдәй чагын «күтәренке күңел» белән яшәп, вакытында өйләнә алмыйча да калды. Хәер, «Коммунизмга юл» дигән салага барып, бер ялгыз хатынга йортка кергән иде дә, ул мескеннең сукыр эчәге шартлап, гомере өзелде. Бала-чагалары булмагач, Сәфәргали тол хатынның йортында яшәп калды. Гәрдәле халкын шәһәргә күчергәндә, аңа өлеш тимәде. Хәзер дуадак каз кебек ялгызы яши. Колхозлар таркалгач, күпләр шикелле ул да эшсез калды. Булдыклы егетләр күмәк хуҗалык таркалды дип, борын салындырып утырмады, пай җирләрендә иген икте, абзар тутырып мал асрады, хуҗалыгын гөл кебек итте. Сәфәргали кебек «көпшәкләр», кибет тирәсенә җыелып, өстәгеләрне сүкте. Янган йөрәкләрен (бурычка алып булса да) хәмер белән басарга тырышты. Аларның, төкерекләрен чәчә-чәчә, бугаз киерүен өстәгеләр ишетмәде, түбәндәрәк утырганнар ишетсә дә, колагына да элмәде яисә «безгә югарыдан шулай куштылар» дип кенә җавап бирде. Вакытында кеше төсле гаилә корган булса, ул да берәр чарасына керешер иде. Ә хәзер аның «гуты узган, чабатасы тузган». Кибеткә килгән-киткәннән тиеннәр өмет итеп көн күрә. Шулай булса да, әнисенең энесе бит, Камил кибеткә чыгып йөгерде.
Абзасы белән чәйләп-мәйләп утыру да егетнең янган йөрәген басмады. Киресенчә, хәмер тәэсире аны әллә нинди яман уйларга этәрде. Аның күңелендә, «мөгаен, Миләүшәнең егете бардыр, саклап торырга кирәк», кебек берсеннән-берсе күңелсез уйлар чуалды.
Улының, балтасы суга төшкәндәй, пошаманда йөрүенә әнисе дә борчыла, сәбәбен дә белә, ярдәм генә итә алмый иде. Аптырагач, улының хәленә керергә тырышып, ул:
– Улым, бер болганмый, су да тынмый, диләр. Миләүшә начар кыз түгел. Үпкәләп йөрер-йөрер дә акылына килер. Ул кадәр борчылма. Бар, урамга чык. Иптәшләреңне күр. Шәһәр белән таныш. Күрәсеңме, ничек зурайды! Әнә, бездән ике тукталыш кына яңа кинотеатр төзеп куйдылар. Кинога бар! – диде.
Ә шәһәр, чыннан да, зурайган иде. Ике ел элек кенә бураннар уйнап торган япан кырда ничаклы йортлар калкып чыккан. Йорт тирәли утырткан агачлар калкынып килә. Алар яшәгән өй янында гына автобус тукталышы ясап куйганнар. Тукталышка бәләкәй генә сәүдә павильоны килеп сыенган.
Көн аяз. Кояш, солдаттан кайткан егетне күрүенә шатлангандай, нурын жәлләми мул сибә.
Тукталышта җим эзләп, чыпчыклар чыркылдаша, күгәрченнәр, гөр-гөр килеп, кешеләрнең аяк астында бөтерелә. Камил кошларның кыланышына хәйран калып карап торды. Күгәрченнәр кешеләр сипкән көнбагышны кабыгы-ние белән бергә йотып җибәрәләр. Ә чыпчыклар (ничек башлары җитә диген!) җәһәт кенә томшыкларына эләктерәләр дә, башларын кыегайта-кыегайта, берничә мәртәбә асфальтка бәргәләп алалар. Шулай иткәч, көнбагышның кабыгы ярылып китә дә читкә чәчри. Хәйләкәр чыпчыклар аның төшен генә ашыйлар. Менә кайда ул гаҗәп хәйран тамаша! Камилнең моңа кадәр аларга игътибар иткәне юк иде. Аның күңеле күтәрелеп китте. Тукталышта кеше күп түгел. Егет читтәрәк басып торучы кызга игътибар итте. Кыз әледән-әле сәгатенә карап ала, аптырагач, тукталыш тирәли утырткан һәм инде ярыйсы ук тернәкләнеп килүче юкә агачларының яфракларын өзеп ала. Түземсезләнеп-кыбырсып, аларны бөтергәли. Мотлак, ул шулай сабырсызланып, кемнедер көтә иде. Ә кыз теләсә нинди асыл егетләрне дә үзенә каратырлык чибәр булуы өстенә, кигән киемнәре дә соңгы мода белән тегелгән. Әйтерсең, ул чибәрләр конкурсында катнашып, әле генә Парижның үзеннән кайтып төшкән.
Кызның көткән кешесе, ә Камилгә кирәкле маршрут автобусы юк та юк. Егет, бар кыюлыгын җыеп, кызга якынлашты.
– Кемне көтәсез, чибәркәй?
Кыз, Камилне баштанаяк күздән кичергәннән соң, саран гына елмайды. Күңеленнән генә, ярыйсы егет күренә бу, таушалмаган, дип уйлап алды.
– Менә, сезне көтәм.
– Соң, нигә аны әйтми торасыз?
– Кызлар үзләре сүз башлар дип уйлыйсызмы әллә? Не дождётесь!
– Соң, әйдәгез алайса, минем белән кинога!
Кыз тагын бер мәртәбә Камилгә сынап карап алды.
– Нәрсә, кызың килмәдемени?
– Миңа андый бәхет тәтемәде шул әле.
– Үпкәләткәнсеңдер. Шуңа килмәгәндер.
Камилнең йөрәге сыкрап куйды. Шулай да чыраена чыгармады. Кыз тагын телгә килде:
– Нинди фильмга чакырмакчы буласыз инде?
– Ә сез ниндирәк фильмнар карарга яратасыз? Сугыш турындамы? Детективмы?
Кыз, якын килмә, дигән кыяфәттә ике кулын берьюлы күкрәк турысына күтәрде. Әйтерсең, бу минутларда аңа кемнәрдер сугарга кизәнә. Ул, шулардан саклану өчен, кулларын калкан итеп куйган иде.
– Ой, юк! Ул сугыш-үтереш турындагы фильмнардан болай да туйган инде. Телевизорны кабызсаң да, шул – аккан каннары экраннан чайпалып чыгардай. Карап торуы чирканыч!
– Әйдәгез, алайса мин сезне «Ватан»га алып барам. Элек анда Һиндстан фильмнары күрсәтәләр иде. Аларда мәхәббәт маҗаралары җыр-музыка белән үрелеп бара ичмаса.
– Ә нишләп иде дип үткән заманда сөйлисез әле? Утырып чыктыгызмы әллә дияр идем, андый егеткә охшамагансыз.
Чая кыз икән бу, сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел, дип уйлап алды Камил күңеленнән генә.
– Ике ел хезмәт итеп кайттым мин.
– О-о, Ватан алдындагы бурычыгызны үтәгәнсез икән алайса. Димәк, хәзер дүрт ягыгыз кыйбла!
– Хәзерге минутта безнең кыйбла «Ватан» кинотеатрына юнәлгән булырга тиеш. Сез риза булсагыз, әлбәттә.
Кыз (бу юлы елмаеп) Камилне тагын бер мәртәбә күздән кичерде.
– Солдаттан кайткан егеткә ничек каршы киләсең инде. Сезнең кебек полковник каршында мин рядовой солдат кына.
Камил кычкырып көлеп җибәрде.
– Ике ел эчендә полковник чыкса, безнең ил генераллар белән тулыр иде. Мин бары өлкән сержант кына.

– Барыбер командир инде.
– Сержантларны младший комсостав, диләр.
Кыз буялган тырнаклы нәфис кулларын җиңелчә генә селтәп алды.
– Барыбер командир бит инде.
Камил бәхәсләшеп тормады.

***

Чибәр кызның исеме дә үзе шикелле матур иде – Лиана! Тропик урманнарда колмак шикелле үрмәләп-уралып үсә торган үсемлек. Кинога чакыргансың икән, аны озатып куярга да кирәк. Камил анысын белә белүен. Ә менә бу чибәр кызның да алар белән бер йортта яшәвен уена да китермәгән иде. Миләүшәләрнең фатиры йортның бер башында, Камилләрнеке икенче башында булса, Лиана, Камил белән Миләүшә арасына килеп кергән чөй шикелле, уртадагы подъездларның берсендә яшәп ята икән! Гәрдәле кызы булса, егет аны, һичшиксез, белер иде. Ул хезмәт иткән арада кыз булып җитешсә дә, үсмер чагын хәтерләр, һич югы, чамалар иде. Ә Лиананы юк, хәтерләми!
– Лиана, сер булмаса, әйт әле, ничек килеп эләктең син бу йортка? Монда яшәүчеләрнең барысы да бер авыл кешеләре. Кул чугының биш бармагы кебек бер-берсен белә. Бары да таныш. Ә мин сезне, нишләптер, хәтерләмим.
– Ә син Гыйльмеямал әбине беләсеңме?
– Ә-ә, беләм. Ире сугышта һәлак булган ялгыз карчык иде ул. Мин солдатка киткәндә исән иде әле.
– Менә шул Гыйльмеямал әбинең Фәрхиямал дигән сеңлесенең оныгы булам инде мин.
– Ул апа, ялгышмасам, кайдадыр Урал якларында яши иде түгелме соң?
– Өстенә бастың – туры китердең! Башлы егет икәнсең!
Камил, ихтыярсыздан, ай-һай теле, тел очында безе, дип уйлап алды.
– Ярар, аңлат инде алайса бу «башлы егет»кә, син монда ничек килеп чыктың соң?
– Менә шул Гыйльмеямал әби үлгәч, хосусыйлаштырылган фатир кемгә калырга тиеш?
– Балалары булмагач, дәүләткәдер инде.
– Түгел шул! – кыз, башыңны эшләт, дигән шикелле, җиңелчә генә Камилнең маңгаена чиртеп алды. – Наследство мирас буларак якын туганнарының берсенә күчәргә тиеш. Димәк, Пермь өлкәсендә яшәп ятучы Фәрхиямал әбигә. Ә ул әбинең бер аягы җирдә булса, икенчесе инде гүрдә. Әби ул фатирны менә миңа – оныгына подарить итте. Төшендеңме инде?
Камил, әйе, дигәнне аңлатып, җиңелчә генә баш кагып алды.
– Юкәдә икән чикләвек!
– Ә син ничәнче фатирда торасың?
Курчак кебек чибәр кыз сорагач, ничек әйтмисең инде. Подъездына, этажына кадәр әйтте Камил.
– Ә кем белән яшисең?
– Әни белән икәү генә.
– Фатирыгыз зурмы соң?
– Зур.
– Ничә бүлмәле?
– Өч.
– Бай яшисез икән.
– Ә безнең авылдагы йорт та иркен иде… <…>


Дәвамы бар. Бәянны тулаем «Казан утлары» журналының 12нче (декабрь, 2017) санында укыгыз.

Башын укырга:
  1. http://kazanutlary.ru/?p=38197
  2. http://kazanutlary.ru/?p=38707
  3. http://kazanutlary.ru/?p=39079

картина artwall.ru сайтыннан алынды