Шигърият

09.01.2018

Килен-сеңелкәш


Килен каенана туфрагыннан ярала.
Халык әйтеме.

Кайттым әле… кайттым гүя кыз чагыма,
Аһ иттем дә, ишегалдын тутырып элгән,
Җилкән сыман киерелгән керләр күреп.
Әни, әни! Ник көтмәгән мин кайтканны?!
Кай арада керен элгән, кай арада киткән кереп.

Әнә генә кызыл эчле кәвешләрен
Салып куйган гәрәбәдәй баскычына,
Ашыга-ашыга: берсе – монда, берсе – анда…
Вак ком белән ышкый-ышкый идән юган,
Көтүгәчә өлгерим, дип, иртә таңда.

Саф керләрнең иснәп туймыйм хуш исләрен –
Әни җаным чишмәләрдә чайкагандыр,
Айкалгандыр җанкайлары бер тулышып.
Җил хисе дә, җәй төсе дә җилфердәшә керләрендә,
Туган авыл, болын яме, җир сулышы.

Сискәндем дә айнып киттем уйларымнан,
Дөньялыкка кире кайттым… кинәт дәшкән
Тавышка мин. Ә каршымда – әни түгел…
Киленебез. Мәрхүмәкәй каенанасы туфрагыннан
Яралгандыр… нәкъ әни шул. Саумы, сеңел!
Кочып алдым. Әни исе. Тулды күңел…


картина авторы: Ирина Рыбакова