Журнал язмалары

11.01.2018 1 (гыйнвар), 2018

Ташкичүнең олуг абызлары


ШИҺАБЕТДИН МӘРҖАНИНЕҢ ТУУЫНА 200 ЕЛ

Казан арты, Арча ягының кайсы гына авылына игътибар итмә, аның һәрберсендә татар әдәбияты, мәдәниятендә тирән эз калдырган шәхесләр, галим дәрәҗәсендәге дамелла-муллалар яшәгән. Ташкичү авылы исә мәшһүр, зыялы затлар – имам-хатыйп, мөдәррис һәм шагыйрь Габдессәлам бине Урай (Уразмөхәммәд), татарбашкорт милли-азатлык хәрәкәте җитәкчесе Батырша, «Мәҗмугыл-хикәят» әсәренкүчереп язып, бу мирасның безнең көннәргә килеп җитүенә сәбәпче булган Мөхәммәдрәхим бине Рәфыйк, имам, соңрак Каһирәдә фарсы теле мөгаллиме Шәмсетдин бине Габдрахман, атаклы имамнар Баһаветдин, аның уллары Шиһабетдин, Галәветдин, Садретдин әл-Мәрҗаниләр, беренче тарихи роман авторы Мәхмүт Галәү-Мәрҗани, «Кояш» газетасының баш мөхәррире һәм нашире Зәкәрия Садретдин, үткен телле журналист, галим һәм педагог Рәшит Фәтхераман; атаклы табиб, шагыйрь Фаяз Ибраһимов туган һәм яшәгән җир. Бу мәкаләбездә шул шәхесләрнең фәкать икесенә – олуг имамнар Шиһабетдин әл-Мәрҗани һәм аның бертуган энесе, сабакташы, фикердәше Садретдин әл-Мәрҗаниләрнең, аларның ата-бабаларының тормыш юлын һәм кылган гамәлләрен бәян кылабыз.

Ата-бабалар

Шиһабетдин Мәрҗанинең әтисе ягыннан бабасы Сөбхан бине Габделкәрим әл-Мәрҗани (1747-1834) Өшкәтә, Бәрәскә, Мәчкәрә, Урбар авылларының атаклы муллаларында белем алган, остазларыннан гыйлем эстәгән вакытта алтмыштан артык китап күчереп язган. 1776 елда Олы Җәке авылына имам-хатыйп һәм мөдәррис итеп тәгаенләнгән. 1790 елда бу хезмәтен Кысна авылында башкарып, 1801 елда Диния нәзарәтеннән рәсми указ алып дәвам итә. 1810 елдан имамлыгын калдырып, сәүдә эшенә керешә. «Сәүдәләре уңып,дөньясы яхшы ук түгәрәкләнгән, кадер-хөрмәттә бәхет белән яшәгән, барлык әйберләре һәм җиһазлары җитәрлек булган», – дип яза Ш.Мәрҗани бабасы турында. Шуны да, әйтергә кирәк: Ш.Мәрҗанинең әтисе ягыннан әбисе Бибизәгыйфә Габделбакый кызы (1835 елда вафат) да затлы нәселдән – анасы Каратайның морза кызы Сәгыйдә булган.
Ш.Мәрҗани «Мөстәфадел-әхбар»дә яза: «Бабабыз, мәрхүм Сөбхан, 1249 (1834) елда, зөлхиҗҗә аенда, сиксән җиде яшендә вафат булды. Җеназасын мелла Садыйк бине мелла Сафакол укып, үзенең васыяте буенча, Хөснәдән чыкканда, олы юлның сул ягына җирләнде, ләкин ул юл, хәзер ташланып, каберлек уртасында калган. Мин фәкыйрь исемен, нәселен һәм туган-үлгән елларын яздырып бер таш куйдым»… «Бабабызның җәмәгате Бибизәгыйфә бинте Габделбакый 1251 (1835) елда вафат булды һәм җеназасын әлеге мелла Садыйк укып, бабабыз янында, кыйбла ягында җирләнде». Хәзерге вакытта Кысна авылы зиратында Сөбхан хәзрәт һәм Бибизәгыйфә абыстай истәлегенә куйган кабер ташы бар. Эпиграфик ядкәрнең уң ягына ташны Шиһабетдин Мәрҗани куйдырганлыгы язылган.
Шиһабетдин Мәрҗанинең әнисе ягыннан бабасы Габденнасыйр бине Сәйфелмөлек хәзерге Чүпрәле районының Иске Чокалы авылында туган. Урбар, Ашыт, Оры галим-дамеллаларыннан белем ала. Ул 1792 елдан Иске Ашыт авылында имам-хатыйп хезмәтен башкара, зур мәдрәсә тотып, төрле фәннәрдән шәкертләргә белем бирә. Ш.Мәрҗани бабасы турында: «Мелла Габденнасыйр бик тәкъва һәм диндар, изге һәм саф, данлыклы һәм хәрәмнән сакланучы, дөнья эшләреннән ваз кичкән һәм шәригать кануннары белән генә эш итүче кеше буларак шөһрәт казанган», – дип язып калдырган. Әмма ул үзенең суфилыгын, Ор авылының Хәбибулла ишан бине Хөсәен мөриде булып, аннан иҗазәт алганлыгын, әмма түбәнчелек санап, вафатына кадәр моны сер итеп саклаган. Габденнасыйр хәзрәтнең йортында еш кына галимголамә, шул чорның укымышлылары җыелган, шунда дини мәсьәләләр буенча бәхәс кузгалгач, ул борынгы китаплардан дәлилләр китереп сөйли торган булган.
Габденнасыйр хәзрәт Кызылъяр (Иске Коллар) авылындагы атаклы бай Туктамыш бине Габделкадыйрның кызы Бибимәхбүбәгә өйләнеп, 1794 елда Ш.Мәрҗанинең әнисе Бибихөбәйбә дөньяга килгән. Бибимәхбүбәнең анасы Зөбәйдә атаклы нәселдән – Иске Мәңгәр авылындагы мәшһүр морза Гашур бине Мөхәммәтнең кызы.
Ш.Мәрҗани «Мөстәфадел-әхбәр»ендә Габденнасыйр: «1833 елда чәршәмбе көн Ашытта вафат булды. Пәнҗешәмбе көн җеназасын ахун мелла Фәтхулла бине Хөсәен укып, шул авылның яңа каберлегендә җирләнде. Хатыны, ягъни безнең әбиебез Бибимәхбүбә 1843 елда, якшәмбе көне вафат булды. Кабере – бабабызның аяк очында. Мелла Габденнасыйрның Бибисәйидә исемле кызы 1833 елда, әткәсеннән өч ай элек шимбә көн вафат булды. Кабере анасы янында, төньякта. Җеназасын әткәсе укыды. Мин фәкыйрь, һәр өчәвенең исем һәм вафат тарихларын яздырып, бабабыз баш очына бер таш куйдым», – дип язса да, кызганыч, Иске Ашыт зиратында әлеге таш сакланмаган.
Ш.Мәрҗанинең әтисе – Баһаветдин бине Сөбхан бине Габделкәрим әл-Мәрҗани 1786 елда Олы Җәке авылында дөньяга килгән. Күәм, Бәрәскә, Ашыт, Ташкичү дамеллаларында һәм Бохараның «Турсуния» мәдрәсәсендә гыйлем эстәгән. Баһаветдин шунда укыганда, Бохара хакиме, әмир Хәйдәр белән дуслашкан, ул биргән аерым бүлмәдә яшәгән. Әмир, дуслык хакына, Бохарада еллык акча биреп, мөдәррис итеп билгелим дисә дә, Баһаветдин 1813 елда туган җиренә кайткан. Алга таба да Хәйдәр Баһаветдин белән элемтәсен өзмичә, аңа Бохарадан бүләк итеп киемнәр җибәргән. Бу турыда Ш.Мәрҗани: «Безнең илебездә әмир илтифат итеп, бүләкләр җибәрелгән өч кешенең берсе – атабыз», – дип язып калдырган. 1815 елда Баһаветдин Габденнасыйр кызы Бибихөбәйбәгә өйләнеп, Габделкәрим бай таләбе буенча, Ябынчы авылына имам-хатыйп һәм мөдәррис итеп тәгаенләнгән. 1818 елның 16 гыйнварында (һиҗри ел исәбе белән 1233 елның 7 рабигыль-әүвәлендә1) яшь парның беренче баласы Шиһабетдин дөньяга килгән. Хәзерге вакытта Әтнә районы Ябынчы авылында галим туган нигез тимер киртә белән уратып алынган, анда истәлек белгесе куелган һәм йорт ихатасыннан ерак булмаган «мулла коесы» да төзекләндерелгән.
Ташкичү авылының мулласы Шәмсетдин бине Габдеррәшид әл-Кышкарый2 Мисырга күчеп китеп, шундагы бер мәртәбәле уку йортында фарсы телен укыта башлый. Баһаветдин хәзрәт 1821 елда Ташкичүгә, остазы урынына күчеп, шунда гомере буе – кырык елга якын имам-хатыйп һәм мөдәррис вазифасын башкара, шәкертләр тәрбияли. 1823 елда «акыллы, күркәм мөгамәләле, гыйбадәтчән» хатыны Бибихөбәйбә бала тапканда, егерме яше тулартулмас биш яшьлек Шиһабетдинне һәм тагын ике баласын (Гыймадетдин һәм Гафифә) ятим калдырып, бакый дөньяга күчә. Шул ук елда Баһаветдин Бибихөбәйбәнең сеңлесе Бибихәбибәгә өйләнә. Аларның Бибифатыйма, Садретдин, Әхмәд, Бибисаҗидә, Каваметдин, Бибидәрданә, Бибисәйидә, Галәветдин исемле балалары дөньяга килә.
Ш.Мәрҗани: «1843 елда яңгыр булмыйча, һавалар бик коры торып, игеннәр, үсемлекләр һәм агачларның зарарлануы чигенә җиткәч, Мәмсә тау башына Ташкичү, Ашыт, Сәрдә, ике Кенәр, Печмәнтау, Хөснә (Кысна) һәм Ашытбаш авыллары халкы җыелып, яңгыр теләде. Атабыз, барлык җыелган халык теләге белән, яңгыр теләү намазында имам булды», – дип язып калдырган. Моннан исә Баһаветдин хәзрәтнең тирә-якта мөхтәрәм имам булуы һәм дини эшчәнлектә халыкның борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне инкарь кылмавы аңлашыла. «Вафийәтел-әсляф» китабында исә: «Бабам Сөбхан хуш мәҗлесле, мәгълүматы күп, азрак мәзәкчән булып, үткәндә булган вакыйгаларны, тарихи хәлләрне бик күп сөйли иде», – дип искә ала. Сөбхан хәзрәт яшьли ятим калган Шиһабетдинне аеруча яраткан, күп вакыт аны үзе белән йөрткән.Тарихи вакыйгаларны китап сәхифәләренә төшерә башлагач, еш кына бабасы сөйләгәннәрне дә искә алган.
Баһаветдин хәзрәт имамлык иткән, 1817 елда Оры сәүдәгәре Сөләйман бине Назир тарафыннан салынган таш мәчет хәзерге вакытта архитектура ядкаре – Ташкичүнең йөзек кашы булып тора. Авылның зиратында Мәрҗаниләргә бәйле ике эпиграфик истәлек – галимнең әтисе Баһаветдин Сөбхан улы Мәрҗанигә (1786-1856) һәм хатыны Хөбәйбә бинте Габденнасыйр кызына (1795-1823) куелган (ике мәрхүмгә бер) кабер ташы бар. Шәһәр Шәрәф «Мәрҗани» китабында: «Баһаветдин вә Хөбәйбәнең кабере Ташкичүдә, икесе бергә. Соңыннан икесенә Мәрҗани тарафыннан дүрт тарафы язулы бер таш куела», – дип язган. Шулай ук Ташкичү авылында Мәхмүт Галәүнең әтисе, Шиһабетдин Мәрҗанинең бертуган энесе, галим Галәветдин ибне мулла Баһаветдин әл-Мәрҗани (1840-1908) каберенә куелган таш та бар.
Кысна авылындагы Сөбхан әл-Мәрҗани һәм Бибизәгыйфә абыстай каберләренә, Ташкичүдәге Баһаветдин әл-Мәрҗани һәм Бибихөбәйбә абыстай һәм Галәветдин әлМәрҗани хәзрәтләре каберләренә куелган ташлар – җәмгысе өч эпиграфик ядкарь дәүләт саклавына алынуга һәм кичекмәстән төзекләндерүгә мохтаҗ.Әлеге мөхтәрәм затлар – Шиһабетдин һәм Садретдин Мәрҗаниләрнең мулла, атаклы галим булып җитлегүенә ата-бабаларының йогынтысы чиксез зур икәнлеге шөбһәсез.

Шиһабетдин Мәрҗани

Башка мулла балалары кебек үк, Шиһабетдин дә, алтынчы яше китү белән, әтисенең мәдрәсәсендә сабак укыган. Нәхү һәм сарыф дәресләрен шул замандагы мәшһүр китаплар – «Бидан», «Шәрхе Габдулла», «Куагыйд», «Әнмүзәҗ», «Кафия» һәм башкалардан өйрәнгән. Фикыһ гыйлемен исә «Мөхтәсарел-викайә», «Шәрхел-викайә», кәлямне «Шәрхе гакаиде Нәсәфи», мантыйкны «Шәмсийә», ысуле фикыһны «Тәүзих вә Тәләүих» китапларыннан укыган. Ташкичү мәдрәсәсендә Әхмәд бине Габделҗәлил-әт-Тинчәли, Әхмәд бине Зөлхиҗҗә әт-Тимерҗани, Корбан бине Мөхәммәд бине Мансур әл-Чүнбәли кебек хәлфә-мөгаллимнәрдән, аннан әтисе Баһаветдиннан белем алган. Кыйрәт, ягъни Коръәнне дөрес итеп уку гыйлемен Казиле авылының имамы, мулла Таҗетдин бине Габделҗәлилдән өйрәнгән. Бер үк вакытта сабагыннан аерылып, йорт эшләрен башкарырга, терлек карарга да өлгергән. Шиһабетдин гаять сәләтле шәкерт булып, остазлары аның талантына, сәләтенә таң калган, зур галим булачагына фараз кылган.
Аңлашыла ки, әлеге кадими мәдрәсәдә тәфсир, хәдис, пәйгамбәрләрнең тормыш юлы, тарих, хисап, табигать фәннәре укытылмаган. Шәкертләр 10-15 ел дәвамында алда әйтелгән 5-10 китап, аның шәрех һәм хашияләрен укып чыгарга тиеш булган. Билгеле, Шиһабетдин болар белән генә канәгатьләнмәгән, атасының, бабасының китапханәсендәге гарәпчә китапларны укыган. Кайчакта атасы, моңа ачуланып: «Минем билгеләп куйган җирләремне югалтасың», – дип шелтәли торган булган. Ш.Мәрҗани үзе бу турыда: «Үзем укымаган китапларны да укып төшенергә тырыша идем. Шуннан ләззәт ала идем. Һәрбер гарәпчә китапны укуны зур дәрәҗә дип уйлый идем. Күпвакыт бер нәрсәне дүрт мәртәбә укый идем. Беренче мәртәбә аңламыйча гына укып чыгып, баш кына авырта иде. Икенче мәртәбә укыганда, кайбер җөмләләрен, өченче мәртәбә укыганда, күп җирләрен аңлый идем. Дүртенче мәртәбә укыганда гына авторның максатын яхшы аңлап, аннан соң икенче китапларны укырга керешә идем», ди. Соңрак болай итеп китап уку «Мәрҗани ысулы» дип, мөгаллим-хәлфәләр тарафыннан башка мәдрәсәләргә дә тарала башлаган. Заманында кайбер хәлфәләр дә үз шәкертләренә: «Мәрҗани ысулы илә укыгыз, аңларсыз», – дип киңәш биргәннәр икән.
Унҗиде яшендә Шиһабетдин атасы Баһаветдиннең мәдрәсәсендә үзе дә укыта башлый. Шунда кайбер дәресләрнең укыту рәвешләрен үзгәртә, элеккеге укыту ысулларының кимчелекләре турында әтисе һәм мөгаллимнәр белән киңәшә. Ташкичү һәм башка мәдрәсәләрдә гарәп теленең сарыфы фарсы китапларыннан (менә ни өчен борынгылар фарсы телен дә белгән) укытылса, Мәрҗани бу китапны үзе, төркичә язып, шәкертләргә шуның белән белем бирә башлый. Хәтта Ташкичүнең кайбер карчыкларына гакыйдә һәм намаз хакында татар телендә кечкенә китапчыклар да язып тарата3.
Шиһабетдин, китап уку белән бергә, яшьтән үк язу-сызу эше белән дә мавыккан. Бу турыда энесе Садретдин менә ниләр сөйләгән: «Мәрҗани яшьтән үк гыйлемгә ихласлы, ишеткән нәрсәләренең әһәмиятлеләрен махсус бер мәҗмугасенә яза бара, ул вакыттан ук язган нәрсәләрен гарәпчә язарга тырыша иде. Бервакыт атабыз, Бохараны мактап, төрле-төрле озын вакыйгалар сөйләгәндә, Бохарага ихлас куеп, атабызның сүзләрен дәфтәренә гарәпчә язып куйган иде. Ул вакытта да кайбер иске нәрсәләрне белергә вә тикшерергә һәвәсле иде. Безгә якын бер җирдә кабер ташлары булып, шуларны барып укыган, анасы каберенә үзе дә кечкенә таш язып куйган иде». Шиһабетдин ата-бабасы яки башка укымышлылар арасында берәр гыйльми мәсьәләдә сүз кузгатырга, гыйльми мәҗлес ясап, шуны җентекләп тикшерергә дә яраткан.
Гыйлемгә сәләтле, зирәклеге өстенә, Шиһабетдин гаять шаян һәм шук булган, кешегә белдертмичә, вак-төяк эшләр чыгарырга яраткан, авыл Сабантуйларында «егылган зәгыйфь адәмнәр белән түгел, бәлки егучы баһадирлар илә көрәшүне» өстен күргән, бер мәртәбә егылган кеше белән бүтән көрәшмәгән. Ул гаять тәкъва, диндар булып, биш вакыт намазны калдырмаган.

***

Шиһабетдин Мәрҗани, «олуг галимнәрнең дәресләрендә булып, тынычлык илә гыйлем эстәргә, төрле китапханәләре булган зур белгечләрнең әсәрләрен укырга» теләп, 1838 елның маенда кием-салым һәм юлда укып барырга атасы биргән «Мелла Җәлял», «Тәүзих вә тәлвих», «Шәрхе гакаиде ән-нсәфи», «Шәрхел-викая» кебек китапларны төяп, Мәңгәр авылы сәүдәгәре Мөхтәр бине Мөхәррәмнең йөкчеләре белән Бохара сәфәренә кузгала. Берничә ай Троицк каласында туктала, шундагы галим-голамә белән аралаша, мәшһүр якташыбыз Габденнасыйр Курсави хәзрәтләре турында фикерләр ишетә. Әтисе биреп җибәргән акча Бохарага барып, хөҗрә – яшәр өчен бүлмә сатып алырга җитәрлек булмау сәбәпле, Троицкида кечкенә сандык, бизәкле савыт һәм тартмалар алып, аларны юлда һәм Бохара базарларында саткан. Кайбер урыннарда өчәр-дүртәр, кайбер җирләрдә бер атна-ун көн сәүдә итә. Шулай итеп, алты ай дигәндә, Бохарага барып җиткән һәм Г.Курсавиның остазы, ишан Ниязколый мәдрәсәсендә үз акчасына хөҗрә алып, шунда урнаша. Соңрак иң атаклы мәдрәсәләрнең берсе – «Күгелдаш» хөҗрәсендә яшәп, шунда гыйлем эстәргә керешә.
Шиһабетдин биредә шул чорның атаклы дамеллалары Мирзасалих Әгълам, Мөхәммәд бине Сәфәр әл-Хөҗәнди, дамелла Фазыл бине Гашур әл-Гыйҗдивани, Габделмөэминхуҗа бине Үзбәкхуҗа әл-Бохари, Ходайбирде бине Габдулла әлБайсуни, Бабарафигъ әл-Хөҗәндиләрдән һәрбер бохари кебек дәрес тыңлый. Аның сабакташлары шәрех һәм хашияләрдә4 язылганны гына сөйләсә, Мәрҗани яңа фикер уйлап әйтә. Бер елдан соң кайбер остазлар үз шәкертләренә Мәрҗанидән дәресләр алырга киңәш итә башлый.
Аңлашыла ки, Шиһабетдин Мәрҗани Бохарада да укыту тәртипләреннән канәгать булмаган: «Безнең халык, уку-укыту тәртипләрендә Бохараны үрнәк тотып, Бохараны хөрмәт илә генә «Бохараи шәриф», дип сөйләсәләр дә, Бохараның халкы вә хөкүмәт мәгарифтән бик ерак, идарәләре бозык вә хөкүмәтләре мәгарифтән бик ерак, уку-укытулары гаять тәртипсездер», – дип язган. Бохара мәдрәсәләрендә өч ел нәхүдән «Кафийә», «Шәрхе мелла Җами», ике ел мантыйктан «Шәмсия», өч ел «Гакаиде Нәсәфи», бер ел мантыктан «Тәһзиб», аннан өч ел дәвамында «Хикмәтел-гайн», аннан дүрт ел «Мелла Җәлял» укытылган, ә гыйльме ысулдан «Тәүзих», хәдис гыйлеменнән «Мишкятел-мәсабих», тәфсир гыйлеменнән «Тәфсире Бәйзаваи» исемле китаплар нибары бер ел өйрәнелгән. Анда да Коръән, хәдис, гыйльме ысул, хикмәт, җәгърафия, тарих, әхвәле галәм һәм гарәп әдәбияты кебек фәннәр укытылмавына кайгырган.
Ш.Мәрҗани Ташкичүдә укыган вакыттагы проблема – дәрес ысулын үзгәртү турында бохари остазлары белән дә киңәшкән, әмма аңа: «Бохарада дәрес тәртипләрен үзгәртү гаять мөшкел эш», – дип җавап кайтарганнар. Шулай итеп, Мәрҗани Бохара голамәләрен һәм укыту тәртипләрен тәнкыйтьләп, «Әгъляме ибна-иддәһр би әхвали әһли Мавәранэннәһер» исемле китабын язган. Әлеге китапта аның тәнкыйди карашлары, галим-голамә турындагы фикерләре бохаралыларга әлләни тәэсир итмәсә дә, казан татарлары, аеруча атаклы имамнар аны бу хезмәте өчен тиргәгән. Китаптагы фикерләр Казан һәм Казан артындагы авылларда «кыямәт кубарган». Ш.Мәрҗани фикерләре тарала башлагач, татар шәкертләре каршында Бохараның дәрәҗәсе төшкән, шуннан соң алар Истанбул һәм Мисыр мәдрәсәләрендә гыйлем эстәүне мәртәбәлерәк саный башлаган.
Ш.Мәрҗани Бохарада торган чагында, яз-җәй айларында Каракүлгә барып, казакъ арасында хәлфәлек һәм мөдәррислек иткән, үзенең матди ягын кайгырткан. Бу турыда: Галиәсгар Чыгатай: «Элек һичбер дөньяга чыкмаган, Казан арты татарыннан башканы күрмәгән пакь вә саф Мәрҗани үз тереклегендә гаять бай вә кызыклы булган казакъ тормышыннан гыйбрәтне, әлбәттә, бик күп алгандыр», – дип яза.
Мәрҗани Бохарада биш ел торгач, Сәмәркандка барып, атаклы «Ширдар» мәдрәсәсенә урнаша, төрки дөньяга мәшһүр Әбү Сәгыйдь хәзрәтләреннән дәресләр ала, аның бай китапханәсеннән борынгы әсәрләр һәм төрле китапларны укый. Әбү Сәгыйдь турында Ш.Мәрҗани: «Тарих гыйлеме белән шөгыльләнүемә бу адәм сәбәп булды», – дип язган.
Сәмәркандта яшәгәндә, булачак галим имам Газали, Габденнасыйр Курсави хезмәтләре белән таныша (Курсави китаплары Бохарада тыелган була). Бу галим турында: «Габденнасыйрның бөтен әсәрләрен укып, һәрвакыт диярлек хакыйкатьне аның тарафыннан таптым», – дип яза, борынгы һәм шул чорда язылган китапларны укып, мөселманнарның Коръән һәм сөннәттән тайпылганлыгын аңлый. Сәмәркандта ике ел гыйлем эстәп, Әбү Сәгыйдь хәзрәтләреннән иҗазәтнамә алганнан соң, Ш.Мәрҗани яңадан Бохарага әйләнеп кайтып, танылган «Мир Гарәб мәдрәсәсенә урнаша, бер җәй шунда имам булып тора. Шактый вакыт бүлмәсенә бикләнеп, күп китаплар укый, гакаид, кәлям, фәлсәфә, һәйәт, һәндәсә гыйлемнәрен өйрәнә, бу турыда төрле китапларны күчереп ала. Шәһәр Шәрәф аның гыйлем дөньясына чумуын, дәрвиш кыяфәтендә йөрүен менә ничек тасвир кыла: «Бохарада чагында вакытның шулкадәр кадерен белгән, гыйлемнән шулкадәр ләззәт алган ки, хәтта иптәшләре илә катнашуны, башка адәмнәр бүлмәләренә барып сөйләшеп утыруны, урамнарда туктап сөйләшеп торуларны файдасызга гомер уздыру дип хисаплап, бөтенләе белән ялгызлыкка бирелгән. Берәр җиргә йомыш илә барганда яки кибеттән әйбер алырга чыкканда, чапаны илә төренеп, үзен танытмаска тырышып, аяк баскан җиргә генә карап йөри торган булган». Садретдин хәзрәт: «Кием-салымга күп әһәмият бирми, шәкертләр арасында булган әшәке гадәтләрдән саклана, үзен бик саф итеп сакларга тырыша, башка шәкертләргә күп катнашмый, атна кичләрдә булган шәкертләр мәҗлесенә бармый, тамаша вә хозур урыннарына йөрми», – дип сөйләгән. Нәтиҗәдә, Шиһабетдин Мәрҗани үзенең күп кенә тарихи һәм дини китапларына, шул исәптән атаклы галимнәр турындагы «Вафийәтеләсляф»ына мәгълүмат туплый, кайберләрен Бохарада ук яза башлый.
«Мир-Гарәбтә» Шиһабетдин Мәрҗанидән дәрес алучы татар шәкертләре дә бихисап булган. Мәсәлән, Габделхәбир әл-Мөслими әл-Кызылҗари, Тымытыктан Әхмәдлатыйф хәзрәт, Казан имамы Мөхәммәди бине Салих, Шиһабетдиннең үз энесе Садретдин, Хафизетдин бине Насретдин әл-Курсави әл-Бәрәңгеви, Эстәрле мулласы Харрас бине Нигъмәтулла хәзрәтләр аның иң алдынгы шәкертләреннән булган.
Аңлы, зыялы, утыз яшьлек егет теләсә Бохара яки Сәмәркандта да калып, имам, мөдәррис була алыр иде, ләкин ул туган ватаны Ташкичү, Казан тарафына кайтуны өстен күрә. 1849 елны Бохарадан Мәрҗаниләрнең кияве, сәүдәгәр Фәйзрахман бине Габделгаффар әт-Тазларыйга ияреп Русиягә кайтырга чыга, ике айдан Казанга кайтып җитә. <…>


Дәвамы бар. Мәкаләне тулаем «Казан утлары» журналының 1нче (гыйнвар, 2018) санында укыгыз.

фото: art16.ru