Яңа исемнәр

09.01.2018 1 (гыйнвар), 2018

Сәмига


Бәян
Дәвамы

Йорттагы кечкенә малай ир-атка әйләнде, бер карасаң – әнисенә терәк, икенче карасаң – егет кеше, ә егет кеше әнисенең сүзенә колак салмый да башлавы бар. Бала түгел, дөньяга үз карашы, үз фикере.
– Аллага тапшырдык, улым юньсез бала түгел, дөрес тәрбияләдем бугай инде, укуы да яхшы билгеләргә генә бара, укытучылар да тәртибеннән зарланмый, Аллага тапшырдым, – дип кабатлады Сәмига.
Йорт саен:
– Ят тәкә кермәдеме? – дип сорашып бара торгач, Рөстәм Филүсләр капкасына килеп җитте.
Йорт хуҗасы капка төбендә тәмәкесен пыскытып утыра иде, Рөстәмне ерактан ук күреп, көтеп алды ул.
– Нәрсә, парин, тәкә кайтмадымы? – дип сорады Филүс, малай килеп җиткәч.
– Әйе, шуны эзлим инде.
– Миндә ул, эзләмә, каршы килмәсәң, минем сарыклар янында бер кич кунсын. Кичә мине чәберчек калдыра язды, бүген үзе сарыкларга ияреп кереп китте. Ну, урамда бер тәкә синең!
– Туйдырды инде, Филүс абый, ике көннең берендә, урам бетереп, шуны эзлим.
– Ярар, нишлисең инде, рәисе нинди, тәкәсе дә шундый була инде аның, – дип, Сәмига сүзен кабатлап, авызын ерды абзый кеше.
– Шулай була икән шул, исемен дә «Гадел» дип куштым әле мин аның.
– Кем, кем, кем дип куштым, дисең, энем?
– «Гадел» дип.
Филүс капка баганасына сөялеп утыра иде, эчен тотып, капка төбенә тәгәрәп китте.
– Ха-ха-ха, «Гадел» дип куштым, дисеңме, ну, егет, мач та китергәнсең, икесе дә бер үк юлда йөриләр, молодец, каян башыңа китергәнсең, ха-ха-ха. Тегесенең кушаматы Тәкә, бусыныкы – Гадел, алмашканнар икән.
Абзый кеше капка баганасын төя-төя көлеп калды, Рөстәм борылып кайтып китте.
Икенче көнне Сәмига, почтага кереп, таратасы газеталарын олы сумкасына тутырды да ишеккә таба кузгалды. Почта белән колхоз конторасы икесе бер бинада, өске яктан төшеп килгән колхоз рәисе ишектән чыгып барган хатынны туктатты:
– Сәмига, тукта әле!
Хатын, туктап, рәискә таба борылды.
– Нәрсә кирәк?
– Син нәрсә кыланасың анда, бөтен авыл миннән көлеп йөри икән.
– Ярар, бер бүген генә көлмиләр бит, тагын нәрсә ошамый сиңа?
– Нигә тәкәгә минем исемне куштың? Иртүк фермага төшкән идем, сыер савучы хатыннар сөйләшкәнен тыңлап тордым.
– Хатыннар сүзен тыңларга яратасың инде син, башкасын булдырмасаң да.
– Синең белән әйбәт кенә сөйләшәләр түгелме әлегә?
Рәиснең кычкырып эндәшкән сүзе үзенекен эшләде. Почта начальнигы Харис абзый эчке яктан шыпырт кына почта ишегенең артына килеп басты. Авыл фельдшеры бүлмәсенең ишеге дә нигәдер азрак ачыла төште, кырткырт итеп атлап барган хатын-кызның үкчәле туфли тавышы да шып итеп туктап калды. Колхоз конторасына кинәт тынлык урнашты, барысының да колаклары кызык ишетү өчен әзер. Мондагы халыкны Сәмига да, Гадел дә бик яхшы беләләр, баш хисапчы Замира инде бер кулы белән өстәл телефонына үрелгәндер.
Авылда әле кәрәзле телефон белән интернет дигән нәрсә юк. Шуңа да карамый, яңалык авыл буйлап яшен тизлеге белән тарала.
Гадел конторда урнашкан тынлыкның юньлегә түгел икәнен бик яхшы белә, шуңа күрә:
– Әйдә, чыгып сөйләшик әле, – дип, ишеккә таба ишарәләде.
Әйе, рәистә генә ди баш. Сәмига белән ир, ишекне ачып, урамга чыгып басуга, конторның урам якка караган тәрәзә форточкалары шарт-шарт килеп ачылырга тотынды. Гадел, тавышын әкренәйтеп, сүз башларга мәҗбүр булды.
– Нигә тәкәңә минем исемне куштың?
Сәмига көлеп җибәрде:
– Кушса ни булган, Сабантуйда үзең бүләк иттең ич.
– Искә төшермә Сабантуйны, анысы тагын бер: мәйданны ташлап чыгып китте Рөстәм. Районнан килгән түрәләр каршында мине хур итеп.
– Дөрес эшләде.
– Ә печәнне?
– Нәрсә печәнне? Колхозныкына тигәнем юк, Рөстәм үзе керәшен болыныннан чаба аны.
– Миңа үч итеп, көн саен минем капка төбеннән уфалла арбасы белән тартып үтәсезме аны?
– Тагын нәрсә, синең күзгә күренмик, дип, бакча башыннан әйләнеп үтикмени?
Гадел хатынның олы сумкасына ябышты.
– Сәмига, әйдә алай йөрмәгез, ә? Печән кирәк, дисәң, бүген үк күпме кирәк, шуның кадәр алып кайтып аударачаклар капка төбеңә, кирәк, дисәң, печәнлегеңә урнаштырып та бирерләр. Әйт, күпме кирәк, бер олау, ике, өч-дүрт?
Хатын сумкасын рәистән кире тартып алды:
– Җибәр сумканы.
– Әйт, печән әзерләп азапланып йөрмәссез.
– Һы, алай бик азаплаттырасың килмәгәннәр җитәрлек синең, Гадел. Авылда да, күрше авылда да. Барсына да печән тарата башласаң, колхозыңдагы сыерларың ач калыр. Ә тәкәгә килгәндә, мин түгел, Рөстәм кушты аңа шундый кушамат. Синеке – Тәкә, ә тәкәнеке – Гадел. Икегез дә бер үк юлдан йөрисез.
– Ничек Рөстәм кушты?
– Менә шулай.
Сәмига, рәисне калдырып, югары очка менеп китте.
Югары оч урамына менгәндә, Сәмиганы хатирәләре яшьлек елларына алып китте.
Ул бу авыл кызы түгел, аның туган авылы моннан өч чакрым ераклыкта. Барлы-юклы кырык хуҗалыклы кечкенә генә авыл шунда. Әнисе сыер сауды, әтисе колхоз сыерларын көтте. Балачагы да башка авыл балаларыннан аермалы түгел. Башка балалар эшләгәнне ул да эшләде. Коедан җәй көне көянтә-чиләк белән суын ташыды, кыш көне агач чанага әтисе бидон утыртып бирде. Коедан су чыгарып, кыз бидонны тутыра да, тартып кайтып, ишек янына китереп куя иде. Әтисе эштән кайткач, бидонны, чанадан алып, йортка кертеп куя. Бакча чүбе, печән өсте… Авыл баласына өелгән эшне санасаң, бик озакка китә. Үзе гаиләдә беренче бала булып, аннан соң туган ике энесен тәрбияләргә әнисенә булышты дип өстәү генә кирәктер. Гаиләдә олы бала кыз кеше булса, әнисенә зур терәк инде ул. Сәмига да әнисенең күп кенә эшләрен үз өстенә алды. Фермага барып, әнисенә сыер саварга да булыша иде. Аннары унынчыны бетергәч, кыз ярты еллык курсларда укып кайтты да клуб мөдире булып эшли башлады. Авылы кечкенә булгач, клубта яшьләре дә бик аз, шуңа күрә кыз өстендә өелеп торган эш тә чамалы. Көн саен кич клубны ача, иң төп хезмәте шул. Элекке мәчетнең манарасын кисеп ясаган клуб инде шунда. Тагын кечкенә генә бүлмәдә бер илле китаптан гыйбарәт китапханәсе бар. Кыш көннәрендә кич белән клубта яшьләр бик аз була, ә менә җәйгә башкачарак, башка авыл егетләре дә килеп чыккалый иде. Шундый җәйге кичләрнең берсендә клубка күрше авылдан өч егет килеп керде. Шимбә көн булгач, авылда яшьләр байтак иде, Сәмиганың авылдаш кызлары да, шәһәрдәге укуларын калдырып, каникулга кайтканнар. Башка авыл егетләренә ияләнеп беткән кызларның чит егетләргә бик исләре китми иде. Тик бу юлы ике егет арасында, өченче булып, озын буйлы, киң күкрәкле, борын астында сызылып киткән кара мыеклы егет бар иде. Кызлар аны бер күрүгә «ах» итеп куйдылар. Менә ичмасам егет дисәң дә егет. Егете дә үз дәрәҗәсен белеп кенә кызларга эндәште.
– Кызларга күп сәламнәр.
– Сәламне алдык, кесәгә салдык, – дигән булды кызлар, исләре китмәгәндәй кыланып.
Шулчак клуб ишеге ачылып китте дә, ишектән Сәмига килеп керде, кыз егетләр ягына күтәрелеп тә карамый, алар яныннан узып, үз бүлмәсенә кереп китте. Гадел кызның бу гамәленнән аптырап калды: моңарчы аның яныннан, «ах» итмичә, бер генә кызның да уза алганы юк. Егет үз дәрәҗәсен бик яхшы белә, туган авылындагы кызларны җитәрлек елаткач, кызык эзләп, күрше авылга сугылган иде. Ә монда, кара син, ничек? Бу авыл кызлары аны күрүгә әйләнеп төштеләр, ә бусы, «ых» та итмичә, аның яныннан узып китте. Кызның үзен болай тотышы егетнең мин-минлегенә килеп тиде.
– Кем бу? – дип сорады ул кызлардан, клуб мөдире бүлмәсенә ишарәләп.
– Сәмига ул, әтисе көтүче аның, – дип җавап бирде кызлар, егетнең Сәмига турында сорашуын яратмыйча.
«Ярар, Сәмига булса, – дип уйлады Гадел. – Исең китмәсә, китерербез». Ул кыз бүлмәсенә таба атлады.
– Безнең авылда башта исәнләшәләр иде, – дип сүз башларга булды егет.
Сәмига бу вакытта, өстәлгә иелеп, үз эшләре белән утыра иде.
– Сез бит кунакка килгәнсез. Егет кеше дә булгач, әдәп саклап, башта сез исәнләшергә тиеш, – дип җавап бирде кыз, эшеннән аерылып.
– Ярар алайса, исәнмесез. Ә исемегезне белергә ярар микән?
– Кызлар әйтмәдемени?
– Әйттеләр.
– Соң?
– Минем сезнең үзегездән ишетәсем килә.
– Сәмига.
– Ә мин Гадел абзаң булам.
Сәмига көлеп җибәрде.
– Абзый кеше булгач, кызлар янында нишләп йөрисез, кайтыгыз да әбиегезне кочаклап ятыгыз.
«Кара син моны, бер дә ачылып китәргә теләми бит әле бу», – дип уйлап алды кызларны бер карашы белән аяктан егарга ияләнгән егет.
– Мин бригадир булып эшлим.
– Ә безнең күрше Фатих абзый фермада тирес чыгара, – дип җавап бирде кыз.
– Монысы нәрсә дигән сүз инде? – дип, тагын да аптырабрак калды егет. – Кемнең кайда эшләве турында фикер алышабыз түгелме соң?
– Юк, туктагыз әле, ә сез кем булып эшлисез?
Кыз пырхылдап көлеп җибәрде.
– Мин? Чишмәдә сөт батырам.
– Клуб мөдире бит син, башымны катырма әле.
– Үзең бит кеше башын катырып утырасың, җыен кирәкмәгән сүз сөйләнеп.
Менә сиңа кирәк булса, Гаделнең тозсыз-борычсыз шаяруларыннан эчләре катып көлеп утырган кызлардан бик нык аерыла икән бу кыз.
– Ярар, – егет торып басты, – иртәгә абзагыз тагын килеп хәлегезне белер, – дип клубтан ук чыгып китте.
Матаен кабызганда:
– Карап карарбыз, җаный, – дип, үзалдына сөйләнеп алды Гадел.
Бар кызлар аңа баштанаяк гашыйк булганда, бер кыз гына аннан борын чөеп калырга тиеш түгел. «Барыбер минеке булырсың, җаный».
– Карап карарбыз, – дип кабат сөйләнеп алды егет, кузгалып киткәндә.
Гадел, бернигә дә карамый, кызны үзенеке итәргә уйлады, анда үзенә күрә бер комарлык уянды.
– Гадел алдында алынмаслык бернинди дә крепость юк, – дип күкрәк какты.
Сәмигага исә ул егетне мотоцикл белән килеп туктагач ук күреп алган иде. Егетне бер күрүгә үк ошатты ул. Шуңа күрә клубка егетләр артыннан ук диярлек килеп кергәч, кабат аңа күтәрелеп карамады. Чибәрлектә кайтыш булмаса да, клуб эчендә аннан чибәррәк тә, чаярак та кызлар бар иде. Шуңа күрә бу егет үзенә насыйп булмасын бик тиз чамалап алды. Ләкин егет икенче көнне дә килде, өченче көнне дә, көн саен килеп йөри башлады. Килгән саен клуб мөдире бүлмәсендә утырган Сәмига янына керде. Башта кыз үз бәхетенә ышана алмый йөрде, аннары егетне сагынып көтәргә ияләнде. Инде егет кызны, матаена утыртып, өенә кадәр озата ук башлады. Төн узганчы аерылыша алмый капка төбендә дә озаклап утыра башладылар. Үзенең җиңүен Гадел кара көздә туй белән билгеләп үтте. Кызны тәки үзенеке итә алды бит. Сәмиганың әти-әнисе булачак кияүләренең хәйран гына кызларга карата эшләгән этлекләрен белеп алдылар. Әтисе туйга ризалыгын бирми йөрде. Хатынының: «Өйләнгәч, егетләр суына»? – диюе, аннары кызының яшьле күзләре үзенекен эшләде. Гадел белән Сәмига гаилә корып җибәрделәр.
Яшь киленгә эше бик тиз табылды, авылда почта тарата башлады. Озак көттерми, Рөстәм уллары да дөньяга килде. Менә шулай, акрынлап, тормышлары җайга салынып килгәндә, Гаделне колхозның чираттагы җыелышында рәис итеп сайлап куйдылар. Авыл хуҗалыгы институтын бетергән, белеме бар. Элеккеге рәис пенсиягә чыкты, шуңа күрә яшь тә, белемле дә Гаделне рәис итеп куюга берәү дә каршы килмәде.
Берара колхоз эшенә кереп киткәнче, Гаделнең бер минут та вакыты калмады дисәң дөрестер. Кара төнгә кадәр яшь кияү колхоз эше белән мәшгуль иде. Хуҗалыктагы эшләрнең барысы да яшь килен өстенә өелеп калды. Кая ул рәис хатыны булып, кәттә киенеп, урамнан узу! Тиз генә почтасын таратып бетерә иде дә муеныннан хуҗалык эшенә чума иде. Билгеле, яшь киленне үзен генә калдырмадылар. Гаделнең әти-әнисе дә, энесе дә ярдәм кулын һәрчак сузып тордылар. Колхоз эшенең тәртибенә кереп беткән Гадел генә үз хуҗалыгыннан бизгән булып чыкты. Халыкның «бөкрене кабер генә төзәтә» дигәне дә хак сүзләр булып чыкты.
Колхозга институттан яшь агроном кайтып төште. Агроном кыз кеше булып чыкты. Чибәрлеге дә чамасыз, үзенә сыланып торган киемнәре дә кызның фигурасы менә дигән икәнен күрсәтеп тора. Кызны беренче күрүгә үк, рәис тамагын кырып куйды. «Иртәрәк өйләндем ахры, дөньяда әнә күпме кызлар калган икән»? – дип уйлап куйды бу вакытта Гадел. Алга таба яшь агроном һәм рәис бергәләп «Нива» машинасы белән колхоз басуларын карарга чыгып китә башладылар. Яшь белгеч Халидә дә үзен алай төшеп калган кызлардан түгел икәнен күрсәтә белде. Ә нәрсә булган, рәис яшь тә, чибәр дә. Билгеле, басулар карарга чыгабыз, дисәләр дә, алар утырган машина кукуруз басуыннан ерак китә алмый иде. Колхоз идарәсендә шулай сөйләшү гадәткә кереп китте.
– Рәис кайда икән, белмисезме?
– Агроном белән кукуруз үстерә.
Әйе, халыктан берни дә яшереп калып булмый шул. Бер булмаса, бер күзгә чалынасың барыбер.
Бу хәбәрләр Сәмигага да бик тиз барып ишетелде. Яшь килен почтаны авылның бер башыннан тарата башлый, йорт саен йөреп, ике сәгать дигәндә, авылның икенче башына килеп чыга. Ике йортның берсендә Сәмиганы авыл яңалыклары белән таныштырып торалар. Башка гайбәтләрне кычкырып сөйләсәләр, ә менә аның ире турындагы яңалыкны пышылдап кына сөйлиләр. Янәсе, бик тә яшерен сер икән бу. Бар авылга билгеле булган сер.
Өзелеп сөйгән ир канаты турында шундый гайбәт ишетү авыр иде Сәмигага.
– Әйт әле миңа дөресен, агроном кыз турындагы сүз дөресме ул? – дип, Гаделнең күзләренә туры карап сорады Сәмига.
– Нинди сүз ул тагын? – дип, карашын читкә юнәлтеп, белмәмешкә салынды ире.
– Синең белән чуала, диләр.
– Кем әйтә аны, юкны сөйләмә. Кайчак басулардагы уҗымнарны карарга чыгып китәбез, гайбәтчеләргә шул җитә инде.
Сәмиганың иренә ышанасы килсә дә, күңелендә барыбер шиге калды.
Ә Гадел ул көнне тагын төн уртасында гына кайтып керде.
Халык сөйли торды, Сәмиганың күңелендәге шом көннән-көн арта торды. «Юк, болай яшәп булмый»? – дип уйлады хатын. Почта таратып йөргәндә, иренең машинасы кукуруз басуына таба китеп барганын күреп алды. Бар горурлыгын җиңеп, басуга таба кызу-кызу атлап китте Сәмига.
Кукуруз биек булып үскән, машина кая килеп туктаганын күреп булмый. Ире белән сөйләшкән хатын-кыз тавышын ишетмәсә, таба да алмаган булыр иде, бәлки. Колхозга үзе хуҗа булгач, Гадел, кукурузны таптап, басуның эченә үк кергән икән. Кергән дип инде, таныш җиргә йөреп, басу эченә машинасы белән юл да салып бетергән.
Сәмига, сакланып кына, машинага якынлашты. Машина эчендәгеләрнең эшләре бик кызу ахры, аның якынлашканын берсе дә сизмәде. Хатын кисәк кенә машинаның ишеген тартып ачты. Ишекне ачуга, аның аяк астыннан җир шуып киткәндәй булды. Ике азгын да ялт итеп Сәмигага борылып карады. Агроном кызның лифчигы эченнән чыккан күкрәкләре Сәмиганың борынына ук килеп төртелделәр. Бу күкрәкләргә Сәмиганың лачкылдатап төкерәсе килсә дә, үзен тотып кала алды.
– Алла куәт бирсен, җаный, – дип, хатын ишекне шапылдатып япты да кайтыр якка борылды.
Авылга кайтканда, Сәмига чайкалып торган җир өстеннән атлап барды. Җаныннан да якын яраткан кешесенең хыянәте хатынның җанын пычак күк телем-телем телгәләде.
– Юк-юк, – дип кабатлады үз-үзенә Сәмига. – Авылда минем кукуруз басуына кереп киткәнне кем дә булса күреп калгандыр, юк-юк, еламаска, еламаска, халык күрмәсен.
Хатын атылып чыгарга әзер яшьләрен эчкә йота барды. Тышка бәреп чыга алмаган кайнар яшьләр Сәмиганың җанын ташка төрергә тотынды.
– Юк, еламаска, бирешмәскә!
Кич белән ире кайткач, хатыны Гаделгә актан-карадан бер сүз дә эндәшмәде. Гадел дә аклануның файдасы юк икәнен аңлап, хатынының чәрелдәп ябышуын көтте. Тик Сәмига йортта бернинди дә тавыш чыгармады. Бары тик урынын гына икенче җиргә җәеп ятты. Алдагы көндә дә иренә бер сүз дә эндәшмәде хатын, аннары да. Гадел хатынының мондый мөнәсәбәтен үзенчә хәл итте.
– Чәрелдәп нишләгән булыр идең, кемгә кирәк син бала белән? Ирләр бераз уҗымга йөрсәләр зыян юк, – дип уйлады ул.
Хатынның аягына егылып, гафу үтенергә кирәклеген башына китермәде.
«Димәк, минем читкә йөрүемә хатын каршы түгел, бик яхшы».
Тик менә булган хәлләрдән соң дүртенче көндә Гадел үзенең буп-буш йортына кайтып керде.
Йортта шәүлә кебек йөргән хатын да юк, идән уртасында уйнап утырган малай да. Ир, атыла-бәрелә, йорт эчен карый башлады. Сәмига бирнәгә алып килгән сандык юкка чыккан, ике мендәр, яшь киленнең юрганы, матрасы, савыт-саба ише әйберләрнең яртысы… Хатын-кыз, бала киемнәре торган шкаф бушап калган. Ир, атылып, сарайга чыкты. Әле бер генә бозау китергән сыер да юк, ике сарык белән бер тәкәне дә Сәмига үзе белән алып киткән.
Ул эш белән йөргән вакытта, авылдашлары аның йорты каршында ниндидер йөк машинасы тора, дип хәбәр иткәннәр иде итүен. Тик барсына риза булган хатыны шулай чыгып китәр дип башына китерә алмады ул вакытта.
Сәмиганың йортта тавыш чыгармавы бары тик авылдашларына кызык күрсәтәсе килмәүдән иде. Иренең хыянәтен кичерергә уйламады да хатын. Шулай ук, акырып-елап, әти-әнисе йортына кайтып китәргә дә җыенмады.
Сәмига, ирен тотканның икенче көнендә үк, авыл советына барып, үзләре яшәгән урамның теге башында күптән ташландык торган йортны белеште. Йорты әле бик иске түгел, торырлык, хуҗалары шушы авыл кешеләре икән, йорт хакын артык күп сорамый, көтеп торырга риза булып, Сәмигага ачкычын тоттырдылар. Сәмига ике көн җыенды да, туган авылыннан машина белешеп, әлеге йортка күченде. Кечкенә малаен кочагына кысып, яңа йортта беренче төнен кунганда, хатын үз-үзенә сүз бирде. – Бик шатланма мин китте дип, ерак китмәдем мин. Яшәрмен, синсез дә яшәрмен, йортны да, каралты-кураны да синнән яхшырак итеп салып куярмын. Минем йорт яныннан үткән саен, үтең сытылыр әле, җаный. Үткән саен җаныңнан тамчы-тамчы аккан каның белән түләрсең. Карап карарбыз, кем-кемне. Ә Гадел, хатынының авылдан чыгып китмичә, үзләре урамында ук йорт алып тора башлаганын белсә дә, гафу үтенеп килмәде…


Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.
Башын укырга: http://kazanutlary.ru/?p=39058

картина авторы: Михаил Бровкин; shopudachi.ru