Бәян

04.02.2018

Җиләк чиләге


Дәвамы
Вокзалда

Ашыга-ашыга вокзалга килеп кергәндә, Хәбир йөрәгенең дулкынланудан дөп-дөп килеп типкәнен ишеткәндәй булды.
Әмма керү белән, вокзал эченең бушап калганын күреп, күңеле әрнеп куйды. Кешеләрнең күбесе, поездларын көтеп алып, таралышып беткән иде инде. Алар хәзер йокымсырап, рәхәтләнеп вагонда баралардыр, бәлки капчык та билгесез кеше белән, билгесез якка киткәндер дип уйлады ул. Өметенең соңгы талпынышын сынап, вокзалның сул як түренә – «Милиция» дип язылган бүлмәнең ишегенә таба атлады.
Буш хыял артыннан куып йөрүен аңлап көрсенсә дә, шулай да өмете бөтенләй үк өзелеп бетмәгән иде әле. Менә хәзер ул өмет кинәт кенә сүнгәндәй тоелды аңа: ишек төбендә кешеләр дә, капчык та күренмәде.
Шулай да, берәрсе алып куймады микән, дип, янәшә-тирәдәге диварларга терәп куелган утыргыч асларын, аулаграк почмакларны караштыргалап әрле-бирле йөренгәләде. Табылмагач, кабат шул ишек тирәсенә басып, берәрсенең килеп чыгуын көтеп тора башлады. Алай-болай, вокзалда тәртип саклаучылар, иясез калган капчыкны күреп, бүлмәләренә алып кереп куймадылар микән, дигән нәни генә өмет чаткысы калган иде әле аның күңел түрендә.
Шулвакыт ишектән милиция киемендәге яшь кенә бер кыз килеп чыкты. Малайлар белмәслек нәрсә түгел, кызның дәрәҗәсен чамалап алды ул. Сылу гәүдәле лейтенант апаның йөзе аңа ничектер бераз таныш сыман да тоелды. Якынрак килеп, капчык турында сораргамы, юкмы дип торганда, малайның бу тирәдә нәрсәдер эзләнгәләп йөрүен чамалапмы, һөнәри сизгерлегеме, йә булмаса башка берәр сәбәп беләнме, ул да кызыксынып караштыргалап алды.
Хәбир кыяр-кыймас кына аның янына килде дә:
– Апа, монда иясез калган берәр капчык-мазар күрмәдегезме алай-болай? – дип сорады.
Погонлы апа бу малайның йөзенә нигәдер бик озаклап, игътибар белән карап торды да, аннан татарчалап:
– Ишек тирәсендә калган әйберләр күп була. Син нинди капчык турында сорыйсың? – диде, тавышына бераз кырыслык чыгарып.
Югалган капчыгын табу турындагы соңгы өмете бөтенләй өзелгәндәй тоелды Хәбиргә.
Шунда тагын бер милиционер күренде. Ул апа аның янына килеп, нәрсә турындадыр урысча сораштыра башлады. Аларның үзара сөйләшүләреннән бөтен сүзләрен аңламаса да, Хәбир «мешок» дигән сүзне аермачык ишетеп алды. Эченә тагын җылы кергәндәй булды.
Милиционер кыз Хәбиргә текәлде дә, нәрсә әйтер икән дигән сынаулы караш белән, искәрмәстән сорап куйды:
– Син нинди капчык турында сораштыра башлаган идең әле? Эчендә нәрсә бар иде соң аның?
Хәбир, яттан шигырь сөйләгәндәге кебегрәк итеп:
– Капчык эчендә әлүмин чиләк… аның эчендә… – дип тезде, нәрсәләр барын бик яхшы белгәнен сиздерергә теләве иде, үзенчә.
Ләкин милиционер апа бу малайның сүзләренә тиз генә ышанырга ашыкмады.
– Йә, йә, шуннан? Чиләгең эчеңдә тагын нәрсәләр бар иде?
Болай җентекләп сораштырудан, Хәбир югалган капчыгының болар бүлмәсендә булуына чынлап торып ышана башлады һәм чиләк эчендәге әйберләрне ашыга-ашыга, тотлыга-тотлыга, тагын санарга тотынды:
– …Ике арыш ипие-е, ике булки… – Күмәчне булки дип әйтүеме, әллә чиләктәге бүтән әйберләрнең ничек куелуын күз алдына китерүеме – аны бераз каушатып җибәрде.
– Шуннан-шуннан?.. Милиционер кыз, малайның әйбер санавыннан кызык тапкандай итте.
– …Тагын ситсы, …карамель конфеты, …тагын…
Хәбир аның йөзенә күтәрелеп карады. Ул, матур елмаеп, Хәбиргә көлемсерәп карап тора иде.
– Апа, нигә көләсез?
– Карале, энем, син мине танымыйсыңдыр инде, мин сине таныйм булса кирәк, – дигәне Хәбирне тәмам гаҗәпләндерде.
– Болай гына, юатыр өчен генә әйтәсездер әле, – диде Хәбир, погонлы кызның үзенә дә бераз таныш тоелгандай зур, матур кара күзләренә карап.
– Бер дә болай гына түгел. Былтыр Беренче май бәйрәмендә мин сезнең авылга кунак кыз булып килгән идем.
– Чынлапмы? Кемнәргә килгән идегез?
– Рәмзияләргә. Беләсеңме авылыгызның ул кызын?
– Нигә белмәскә, Югары очтагы Рәмзияләрне…
– Әйе. Шул Рәмзияләргә, – диде кыз, үзенең милиция киемендә булуын оныткандай, туганнарча елмаеп.
Хәбир анысын гына яхшы белә: авылга килгән кунак кызларны егетләр озатмый калмый. Бу чибәр кызны да авыл егетләренең берәрсе озата кайткандыр дип уйлап алды ул.
– Беренче май көнне клубыгызда укучылар концерты булды. Син анда «Кошлар кебек» дигән җырны бик матур итеп башкарган идең. Гармунчыгыз, …ай-яй, бигрәк оста уйный. Апаң да «Кара урманны» өздереп башкарды, шулаймы?! Мин аны сокланып тыңладым.
– Апа, минем дә исемә төште, укучылар концертыннан соң, кунак кыз Роза, дип, сезне дә сәхнәгә чакырдылар. Җырыгызның сүзләрен төгәл генә хәтерләмим, безнең авыл турында кебек тоелган иде ул миңа. Сез артистлыкка укыдыгызмы әллә?
– Юк, артистлыкка укымадым. «Халык моңнары» дигән ансамбльгә йөрдем. Шунда Рәмзия белән таныштык. Баянчыгызны да беләм…
– Уйнаганда, ул сездән күзен дә алмады…
– …Гармунчылар шулай инде, җырчыга карап уйныйлар…

Роза, Роза,
Роза гөлнең чәчәге;
Матур безнең тормышыбыз,
Күңелле киләчәге,

– дип сезнең турыда җырлавы булгандыр әле…
Ул арада ишектән капитан килеп чыкты. Хәбир, аның кулында үзенең капчыгын күреп, шатлыгыннан кычкырып җибәрде:
– Менә минем капчык бу!
Капитан да бик канәгать иде.
– Не потеряй, сынок, больше свой мешок, – дип, Хәбирнең аркасыннан сөйде.
– Большое ыспасибо вам, рәхмәт сезгә! – дип, ул бер капитанга, бер лейтенант кызга карап, шатлыгыннан нишләргә белмәде.
– Менә, билетсыз йөрүең сиңа күпме борчу тудырды!
– Хәзер син ничек кайтасың инде? Акчаң җитмәгәч, тагын түбәгә менәрсеңме?
– Юк, хәзер акчам бар минем.
– Каян таптың?
– Теге шофёр мине вокзалга илтеп куйды, ун сум акча да бирде.
– Машинасына да утыртып килде, ун сум акча да бирдеме… Кем икән ул, шундый яхшы кеше?!
– Матур гына, яшьрәк татар кешесе иде.
– Юлга акчаң булуы яхшы. Синең ашыйсың да киләдер бит әле?
– Анысы шулай, карыным ачты…
Роза Хәбирне буфет янына алып килде. Сары чәчле, юантык сатучы марҗага, Хәбиргә таба күрсәтеп, итле пәрәмәчләр, кайнар чәй бирергә кушты да, ягымлы гына елмаеп, китеп барды.
Рәхәтләнеп ашады Хәбир. Юка камырлы, ите мул итеп салынган «ливерный» дигән мондый тәмле пәрәмәчне авылда беркем дә пешерми.
Капчыгын янәшәсенә терәп куеп, бауларын кулына җайлап урады да утыргычка урнашты. Болай тотканда, йокыга талсаң да, капчыгыңны шыпырт кына алып китә алмыйлар. Хәер, йоклау турында түгел, кайту турында уйлый башлады ул. Ләкин әле кайтырга да ашыгып булмый: таң атмаган, яктырмаган. Караңгыда урамга чыгасы да килми.
Шунда ул югалган капчыгы эзеннән йөрүен, юлына очраган яхшы кешеләрне – шофёр белән милиционерларны күз алдына китерде. Әлегә кадәр алар ниндидер усал кешеләр булып тоела иде. Ләкин бу очрашу аңарда тәртип сагында торучыларга карата ышаныч һәм ихтирам уятты. Курыкмаска, тиешле чакта ярдәм сорарга кирәклегенә төшенде.
…Казан – зур кала, ачыгавыз булып йөрү түгел, сакланып йөрсәң дә таманга килә.

***

Хәбирдән ерак түгел үсмер кызлары белән ирле-хатынлы рус кешеләре поезд көтеп утыра. Өс-башлары, яннарындагы чемодан-сумкаларына күрә, алар шактый яхшы тормышлы шәһәр кешеләре булсалар кирәк. Кызлары гәүдәгә таза, ләкин Хәбирдән ике-өч яшькә кечерәк кебек күренә. Ул өстенә шәмәхә төстәге купшы йон кофта кигән, каштан төслерәк кабарынкы чәче зәңгәрсу бантиклап, бик матур итеп үрелгән. Бу зәңгәр күзле, алсу йөзле матур кыз әти-әнисе уртасында тыныч кына, рәхәтләнеп утыра. Ара-тирә Хәбиргә дә караштырып ала. Бәлки ул, бу малайны кызганып, нигә ялгыз гына утыра икән, дип уйлый торгандыр. Менә ул кечерәк сумкасыннан матур, ялтыравык кәгазьгә төрелгән ике шоколад конфет алды да Хәбиргә таба сузды. Ул нишләргә белмичә аптырап торганда, әтисе конфетларны кызының кулыннан ипләп кенә алды да малайга үзе бирде.
Хәбир шунда тапкырлык, егетлек күрсәтте: «ыспасиба» дип, ике конфетны алгач, берсен кызның үзенә кире кайтарды. Бу шундый табигый килеп чыкты ки – кыз үзе биргән конфетны бик шатланып, бүләк кебек итеп алды да ашый ук башлады. Аңа кушылып, Хәбир дә тәмләп ашады. Кызның әти-әнисе әле бер-берсенә, әле малайга гаҗәпләнеп, сокланып карап-карап алдылар. Шулай да бу матур шәһәр кызы Хәбиргә аңлый алмаслык дәрәҗәдә ерак, моңсу бер истәлек булып кына тоелды. Зәңгәр томан артындагыдай ул ераклык кызның ягымлы, елмаюлы күзләрендә чагылды. Хәбир шунда дус кызы Фәйрүзәне күз алдына китерде, аның шаян, серле кара күзләрен күргән саен күрәсе килә, үзенә тартып тора. Әлеге карашлар арасында аңлый алмаслык зур аерма булуын Хәбир күңеле белән бик ачык сизде. <…>


Башын укырга:
  1. http://kazanutlary.ru/?p=39181
  2. http://kazanutlary.ru/?p=39966
Бәянны тулаем «Казан утлары» журналының 1нче (гыйнвар, 2018) санында укыгыз.

фото: wikipedia