Бәян

26.01.2018 1 (гыйнвар), 2018

Җиләк чиләге


Маҗаралы бәян
Югалганны эзләү

Йокымсырап барган шофёр, сискәнеп китеп, кинәт тормозга басты. Юл кырыенда, кул күтәреп, кечерәк гәүдәле бер малай басып тора. Эңгерле куе урман томанында караңгы шәүлә кебек кенә иде ул. Шуңа күрә шофёр аны килеп җитәргә биш-ун метр чамасы калгач кына күреп өлгерде.
Малай чинап-сызгырып туктаган үзбушаткыч машина янына йөгереп килде. Ул арада, кабина ишеген ачып, шофёр да җиргә сикереп төште.
– Әй, малайка-ябалак, таң тишегеннән берьялгызың нишләп торасың урман юлында? – дип сорады ул, сагаю катыш кырыс тавыш белән.
Шофёрның кырыслыгына әллә ни исе китмичә, малай, аның татар кешесе булуына шатланып:
– Абый, миңа тизрәк Казанга, вокзалга барып җитәргә кирәк, алыгыз әле мине! – диде.
– Син нәрсә, адаштыңмы, әллә өегездән чыгып качтыңмы? – диде шофёр, малайның шактый тузган, таушалган киемнәренә шикле караш ташлап. Төсен салган көрәнсу кепкасы, шәмәхә вельвет курткасы, зәңгәрсу чалбары, коңгырт ботинкалары малайның юлда үз иреге белән түгел, нужа чигеп йөрүен күрсәтә иде.
– Юк-юк, адашмадым да, качып та китмәдем мин, абый, поезддан төшеп калдым, – дип җавап бирде малай, ашыга-ашыга.
– Ничек инде поезддан төшеп калдың? Егылыпмы, ялгышыпмы, әллә төртеп төшерделәрме? Кемнәр белән, кая бара идең соң?
– Ю-у-у-к, егылып та, ялгышып та түгел, тукталышта үзем төшеп калдым.
– Кая барышың иде, ник төшеп калдың? – дип янә төпченде шофёр, тагын да ныграк кызыксынып һәм гаҗәпләнеп.
– Абый, зинһар өчен, әйдәгез, тизрәк мине Казанга алып китегез инде! Нәрсә булганын юлда сөйләрмен.
– Әйдә, алайса, минем дә Казанга кайтып барыш, мен кабинага, – дип, җитез генә руль артына кереп утырды шофёр.
Малай, үзбушаткычның биек, тимер басмаларыннан мәче кебек тиз-тиз сикеренеп менде дә шофёр янәшәсенә елышты.
Ярымкараңгы машина эчендә җылы, рәхәт иде. Мондый машинаның кабинасына беренче мәртәбә утыруы булгангамы, малай төрле рычагларга, компаска охшашлырак приборларга кызыксынып, бераз караштыргалап барды да:
– Безнең күрше авылда да бар мондый машина, ул да шулай, ата каз шикелле ысылдап-пысылдап йөри, – дип куйды, шофёрның нәрсә әйтәсен, нинди кеше икәнен белергә теләгәндәй итеп.
– Ата каз-машина! – дип көлеп җибәрде шофёр, ачылып, җанланып китеп. – Ишеткән юк иде әле андый сүзне.
– Шофёры да бераз сезгә охшаган әле: аның да кара чәчләре шулай дулкынланып тора.
– Үзе дә миңа охшаганмы әллә? – дип кызыксынып куйды шофёр, көлемсерәп.
– Бераз охшаган да шул. Ул да мыеклы, көләч йөзле. Сезнең кебек калын иренле дә. Яхшы кешеләр калын иренле була дип ишеткәнем бар минем.
– Алай икән, ул кадәресен үк белми идем әле, – диде шофёр, елмаеп.
– Тик өстендәге тузган, сырма киеме, үзе яшь булса да, бераз картайтып күрсәтә аны. Сезнең кебек күн куртка, ак күлмәк кисә, ул да шулай яшь, матур күренер иде.
Аның сүзен шофёр уйланып, тыйнак кына елмаеп тыңлады. Күзәтүчән, үткен зиһенле малайга сынап-текәлеп карап-карап алды да, сүзне икенче якка борып җибәрергә теләде:
– Синең ул машинага утырып караганың бармы соң?
– Ю-у-к! Без авылда үзебез машинадан тизрәк чатыр чабып йөрибез! – диде малай, ачыла төшеп.
– Йә, алайса, сөйләп җибәр: җиде төн уртасында, урман юлында, курыкмыйча нишләп берүзең басып тора идең? Безнең малайлар, синнән гәүдәгә дә, яшькә дә бераз зуррак булсалар да, төнлә түгел, караңгы капкач, ялгыз гына йомыш белән чыгарга да куркалар. Менә кайткач сөйләп күрсәтим әле мин аларга, юлда сине ничек итеп очратуымны. Пожалуй, моннан соң, оялуларыннан, куркулары бетәр.
– Сез кайда торасыз, шәһәрдәме, авылдамы?
– Шәһәрдә, үз йортыбыз белән.
– Бәлки, шәһәрдә төнлә тышка чыгу куркынычтыр ул, – дигән булды малай, аларны яклагандай итеп. Шофёр, малайның сүзләрендә дөреслек бар бит, дип уйлап куйды, тик бу турыда сөйләшүне озайтырга теләмәде.
– Өс-башың юка күренә, туңгансыңдыр да инде син?
– Ю-у-к, туңмадым мин. Без – авыл малайлары, җәй көне күлмәк-чалбардан, яланаяк йөреп ияләнгән, чыныккан инде, – диде, бераз горурланып.
Шофёр, башын чайкый-чайкый шаккатып, таныш булмаган малайга кабат-кабат карап алды да:
– Тыштан туңган кебек күренсәң дә, эчең кайнар синең.
– Туңу турында уйлап та карамадым әле, миңа тизрәк Казанга, вокзалга барырга кирәк, – дип җавап кайтарды малай, карашы белән алга омтылып.
– Вокзал да вокзал, дисең, анда нәрсә калган соң?
– Тач өстенә туры китердегез!
– Чыннан да, берәр нәрсәң онытылып калдымы әллә вокзалда? Шуңа күрә Казанга кире кайту өчен төшеп калдыңмы поезддан?
– Мин түгел, вагонга алып керергә тиешле малай онытып калдырган аны.
– Нәрсә иде соң ул?
– Эченә җиләк чиләге салынган капчык иде.
– Их, энекәш, энекәш! Кешегә ышанганчы, нишләп аны үзең алмадың соң? – диде шофёр, эшнең нәрсәдә икәнен аңлап бетермәсә дә. – Тик торганда гына башка бер малайга алырга кушмагансыңдыр бит инде син аны, берәр сәбәбе булгандыр, шулаймы?
– Әйе шул. Акчам җитәр-җитмәс булгач, билетсыз кайтырга уйлаган идем. Кулда әйбер булмаса, мин үзем тамбур арасында йә түбәдә барам. Шуңа күрә чиләкне теге малайга алырга куштым. Ул риза булды. Поезд Казаннан кузгалып киткәч, гадәттә, дүрт ревизор, беренче һәм соңгы вагоннарга икешәрләп кереп, билет тикшерә башлый. Берсе вагонның түр ягында торып кала, икенчесе тиз генә икенче башына барып баса да, билетларыгызны күрсәтегез, диләр… Алардан котылып булмый. Бераздан, тегеләр зур стансада чыгып күздән югалгач, түбәдән төштем дә малайлар утырган вагонга кердем. Шунда чиләкне алырга ризалык биргән малайдан, минем капчыкны кай тирәгә куйдың, дип сорадым. Ә ул, күзен дә йоммыйча: нинди капчык турында сорыйсың син миннән, ди. Соң, мин әйтәм, шул арада оныттыңмы әллә? Син минем капчыкны да үзең белән алырга сүз биргән идең бит, шуны сорыйм, дим. Мин болай гына әйтәсеңдер дип уйладым. Капчыгың шунда, идәндә калды, ди бу миңа, ваемсыз. Ишкәнсең икән ишәк чумарын, саңгырау ябалак, – дидем дә, ике дә уйламыйча, алдагы тукталышта поезддан төшеп калдым.
– Юлга чыксаң, юлдашың үзеңнән яхшы булсын дип, юкка гына әйтмиләр шул. Егылып төшүдән курыкмыйча, ничек итеп вагон түбәсендә барасың син?
– Мин түбәдә йөреп ияләнгән инде, егылып төшүдән тамчы да курыкмыйм. Кеше талап йөри торган усал егетләр генә шүрләтә. Аларны күреп алсам, тизрәк түбәдән төшеп, тамбурда йә вагон арасында барам. Бер тапкыр чак кына туннель түшәменә бәрелеп очып төшмәдем…
– Билетсыз йөрүе кыен да, хәтәр дә икән. Чиләгеңдә әйберләр дә булгандыр инде?
– Әйе, бар иде шул. Барысын да сөйли башласаң, сүз озынга китә, абый. Шулай туры килде инде.
– Сүз башлагач, әйдә, аны җиләк чиләге кебек, ярты юлда калдырмыйк, дәвам итик. Башта ук сорарга кирәк иде дә, онытып җибәргәнмен, исемең ничек әле синең?
– Чытырман минем исемем.
– Фамилияң Урманов түгелме? Кечкенә булсаң да, хәйләкәр, үткен малай икәнсең, – дип елмайды шофёр. – Чын исемең ничек соң? Мин Фәсхи абыең булам.
Бу исемне ишеткәч, малай ничектер куркып, каушап китте. Аның шундый исемле шпанамы, жуликмы турында әнисеннән ишеткәне бар иде. Шуңа күрә, юлда йөргәндә, үз исемен дә, авыл исемен дә, Казанга кайчан килгәнен, кайчан кайтасын да чит кешегә сөйләп йөрмәскә кушты. …Шулай бервакыт, төнлә, Казан вокзалында поезд көткәндә, өс-башы сәлперәйгән, күзе-башы акайган, шактый кызмача бер шикле ир кеше кереп, алар тирәсендә туглангалап йөрде дә, авылларының исемен әйтеп:
– Монда фәлән авыл кешеләре юкмы? – дип, ялт-йолт карангалап, эзләнүен белде.
Бар иде авыл кешеләре. Тик, ачыгавызланып, берсе дә бу бәндәгә: без – шул авылдан, дип әйтмәде. Әмма аны-моны уйламаган, ваемсызрак бер яшь хатынның:
– Ул авылдан сезгә кем кирәк иде соң? – дип сорап куюы аны тәмам куркуга салган иде. Менә хәзер теге акайкүз әнисенең йә үзенең исемен әйтер дә, ачыгавыз хатын шунда ук аңа төртеп күрсәтер дип хафаланды ул.
Йолкыш моның сүзләрен шунда ук эләктереп алды:
– Син шул авылданмы әллә? Кемнәрне беләсең? – дип төпченәсе килде.
Әмма хатын, соң булса да, авызыннан кирәкмәгән сүз ычкындыруын аңлап, хатасын төзәтергә ашыкты: – Юк-юк, ул авылдан да түгел, белгән кешеләрем дә юк. Болай гына сорап куйдым, – дип, сүзен очламакчы булды. Ләкин сәрхуш бәндә, зәһәрләнеп, хатынга аты-юлы белән сүгенде дә, ничек кинәт килеп кергән булса, шулай дуамалланып чыгып та сызды. Кыяфәтенә караганда, аның үзен дә кемнәрдер эзли, күзәтә кебек тоелды. Дөрестән дә, озак та үтмәде, вокзалга кизү торучы ике милиционер килеп кереп, теге кешене эзләгәндәй, бөтен җирне игътибар белән карап-тикшереп чыктылар. Шуннан соң гына бераз тынычлангандай булды. Тик бераздан, теге сәрхушнең кыяфәте әнисе сөйләгән кешегә туры килүен абайлагач, байтак вакыт пошаманга төшеп утырды.
Малайның эчтән генә үз уйларына бирелеп барганын чамалап алган шофёр:
– Чын исемең Хәлим түгелме синең? – дип сорап куйды.
– Нигә алай дип сорыйсыз? – дип кызыксынды малай.
– Язучы Ибраһим Газиның «Онытылмас еллар» дигән әсәрен укыганың бармы?
– Бар, билгеле, бик яратып укыдым. Хәлим дә безнең кебек бер авыл малае була бит башта.
– Хәзер Хәлим исемле малайлар шактый күп, шуңа күрә генә сорадым, – диде шофёр, көлемсерәп.
– Юк, минем исемем Хәлим түгел, Хәбир мин, – диде малай, җитдиләнә төшеп.
– Монысы да үз исемең түгелдер әле?
Китап белән кызыксынуын күргәч, малайның шофёрга шикләнеп каравы кимеде, шулай да чишелеп бетеп сөйләшергә ашыкмады.
– Ярар, ничек әйтсәң, шулай булсын, – дип килеште шофёр. – Ничәнче класста укыйсың?
– Җиденчегә күчтем.
– Мин әле сине бишенче класс укучысыдыр дип кенә уйлаган идем.
– Гәүдәгә кечерәк булгач, шулай күренәмдер инде.
– Менә хәзер син Казанга кайтырга ашыгасың. Онытылып калган капчыгың шунда торадыр дип уйлыйсыңмы? Вокзалда халык бертуктаусыз тыз да быз килеп йөреп тора бит.
– Мин үзем дә табарыма бик ышанып җитмим. Ләкин бөтенләй өметемне дә өзмим әле.
Шофёр да, малай да байтак вакыт сөйләшмичә генә бардылар. Хәбир, кеше көлкесенә калып, капчыгымны югалттым, дип, хурланмыйча ничек өйгә кайтып керергә кирәк дип үртәлде.
Бу зур, биек үзбушаткыч машина тиз йөри торган түгел икән. Казанга барып җитәргә шактый ерак иде әле. Малайның хәлен аңлапмы, үзе дә тыныч кына барырга теләпме, шофёр бүтән сораулар биреп аны борчымаска булды…


Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

фото: yandex.ru/collections