Бәян

12.01.2018 1 (гыйнвар), 2018

Кышның озын бер төне


11612171944227526

Сатирик бәян

Кышкы төндә бер көйгә генә юыртып барган күндәм ат, алда хәвеф сизепме, өркенеп, кинәт кенә шып туктады. Төлке якалы калын толып эчендә талгын рәхәтлектә оеп барган конюх Илдар, кара туры туктаган шәпкә алга атылып, чанага түшәлгән солы саламына йөзтүбән капланды. Аннары тураеп утырды да, дилбегәсен шап-шоп тарткалап, атка дәште:
– Әйдә, анаңны корт чаккыры, нигә терәлеп каттың?..
Малкай кузгалырга уйламый. Кузгалу кая, дүрт аягын алга терәп чигенергә чамалый башлады. Башта Илдарның баш миенә «Бүре бардыр!?» дигән уй чиртте. Ул, чанадан янга каерылып, алга карады – юлда бер адәм заты басып тора иде. «Кем бу? Җиде төн уртасында кышкы япан кырда кем йөри. Берүзе бит. Стансага баручы, дияр идең – бу вакытта поезд юк, кайтучы дияр идең – поезддан эт тә төшмәде. Артышлы тауга акчага киткән колхоз бухгалтеры Әсгать белән кассир Анжелика да кайтмады. Югыйсә Илдар, ат җигеп, стансага шуларны каршы алырга менгән иде. Юк, юньле кеше түгел бу. Ат хәтле ат өркенде үзеннән». Илдар тагын ниләр уйлаган булыр иде, ул арада шикле адәм, карны шыгырдатып, күңелне тагын да шомландырып, атка таба килә башлады. Килеп җитте. Озын буйлы, очлы борынлы, зур күзле, моңсу карашлы бер егет. Өстендә – шинель, башына кимәгән. Маңгаенда эчкә баткан ике тиен акча зурлыгындагы кутырлы-кучкыл яра. Ул килеп җиткәндә, кара туры арт аякларын алга сузып, чүгенгәндәй итте. Төнге юлчы беравык атка-чанага карап торды да Илдарга дәште:
– Өтермәскә шушы юлдан кайтасымы?
– Тек мин шунда кайтам, утыр әйдә. – Илдар, читкәрәк авышып, төнге юлчыга чанадан урын бирде. – Син каян, кемгә кайтасың соң?
– Мин – Сахап. Шул авылныкы. Фронттан кайтам. Гарифҗаннарга.
– Ә-ә-ә, Гарифҗан абыйларга, Әминә апаларга…
– Әминә мине оныткандыр инде. Беренче мәхәббәтем иде югыйсә. Гарифҗан – фронтташ дустым.
– Сугыш беткәнгә кырык ел бит инде. Күзгә-башка бер дә күренмәдең. Кайда йөрдең соң?
Фронтовик дәшмәде. Авылга җиткәнче, ул бүтән бер сүз дә әйтмәде. Зират янына җиткәч, атны туктатырга кушты.
– Әнинең каберен карап чыгам, – диде һәм төшеп калды.

* * *

Төн. Авыл өе. Көтмәгәндә тәрәз шакыдылар.Тавышка Әминә сискәнеп уянды, аннары ире Гарифҗанга төртте:
– Гариф, уян әле! Тор әле! Кемдер тәрәз шакый?!
– Саташасың мәллә, карчык. Төнлә кем йөрсен?
– Әле генә түрдән кырый тәрәзәне шакыдылар.
Икесе дә беравык тын гына яттылар. Тагын шакылдаттылар. Бу юлы түрдәге өч тәрәзәнең уртадагысын.
– Икенче тәрәзәгә килде, – диде Әминә, зәгыйфь тавыш белән. – Тор әле, сора әле. Кем икән ул? Сорамыйча ишек ача күрмә! Төн уртасында юньле адәм йөрмәс.
Гарифҗан акрын гына торып тәрәзәгә килде:
– Кем бар анда? Кем син?
– Кем ул?
Беркем дә юк.
– Чит кеше бу. Үзебезнең авыл кешесе булса, ишектәге звонокка басар иде.
– Үзе шакый, үзе дәшми. Әллә җен-пәриләр йөри инде. – Гарифҗан тәрәзәләрнең барысын да йөреп чыкты.
Әминә белән Гарифҗан бер-берсенә аптырашып карап тордылар да тагын караватка менеп яттылар. Ятар алдыннан Әминә раскладушкада йоклап яткан оныклары Артурның юрганын рәтләп япты. Бала бит, гел өстен ача. Төн буена әллә ничә тапкыр торып ябасы. Чү, өйдә тагын тавыш. Бу юлы кыңгырау тавышы яңгырады.
Гарифҗан, чоланга чыгып, ишеккә килде:
– Кем бар анда? Җиде төн уртасында вакытлы-вакытсыз кем йөри?
– Һайн Гитлер! – вакытсыз йөрүче әлеге дә баягы конюх Илдар иде.
Ул, «Уз!» дип әйткәнне дә көтмичә, туп-туры өйгә керде. Маңгаен кыеклатып каплаган чәчен, борын астында тар итеп калдырган кара мыегын сыпырып куйды, охшаса да охшар икән фюрерга! Абау! Абау!.. Кулында – ат йөгәне, Ул аны үзеннән калдырмый.
– Ах, Гитлер тәре, син икәнсең әле. Кеше уятып йөрмәсәң… Бая тәрәзәне син шакыдыңмы? – дип сорады Гарифҗан, аның артыннан өйгә кергәндә…
– Юк, тәрәзәгезгә якын да килмәдем. Кунак кайда? Кайтып җитмәдемени әле? Мин инде ат тугарып төштем. Ә ул һаман юк?! Алайса сөенче алам.
– Ниткән сөенче, ди?! Көткән кешем, кайтасы малым юк.
– Хәзер сиңа кунак килә. Стансадан төшкәндә, Либәдән урманы янында очрады.
– Кем?
– Фронтташ дустың, авылдашың Сахап.
– Сахап!
– Әйе, Сахап!
– Син, Гитлер тәре, башны бутап йөрмә әле, яме. Ярты гасыр элек сугышта үлгән Сахап кайта ди сиңа.
– Кайтты инде. Валлаһи газыйм.
– Бүтән кеше булса, ышаныр идек. Сугышта үз кулларым белән кабер казып, үзем күмдем бит мин аны.
– Кайтты, Кыяк абый, кайтты. Ышан миңа. Әгәр сүзем ялган булса, үземне җир упсын.
– Кеше ышанмаслык хәлне чын булса да сөйләмә, диләр.
– Гарифҗаннарга кайтам, диде. Гарифҗаны – фронтташ дус, Әминәсе – беренче мәхәббәтем, дип тә әйтте әле. Сахап исемен ишетүгә, сикереп торган Әминә дә сүзгә кушылды:
– Сахап, дисең, ә?! Сахап, Сахап… Кызык! Ул исәнмени? Син, Гариф, аны үлде, дидең. Ах, син мине алдагансың ич?!
– Нишләп алдыйм?
– Һи-и-и… Ышан сиңа!
– Үзем казыдым каберне. Гүргә үзем иңдердем. Үз кулларым белән. Урманда ята идек. Шунда гына бер авыл. Авыл уртасында – иске мәктәп. Безгә приказ: шул мәктәпне сүтеп, бүрәнәләрен урманга ташырга. Иң таза, иң гайрәтле егетләрне сайлап җыйдылар да җибәрделәр. Күбесе – татар. Барганда уйлыйм. Җә, баруын барабыз да инде без мәктәп сүтәргә. Тик фашист дөмектерәчәк бит безне. Беребез дә исән калмаячак. Белеп торам. Командирларын да әйтер идем инде, күрәләтә үлемгә җибәрәләр бит. Аларга тизрәк блиндаж, особняклар кирәк. Бер бүрәнә өчен башны саласы килми. Үлгәч-үлгәч, мәгънәлерәк үлем белән үләргә иде.
Барабыз. Алда – елга. Күпер чыгасы бар. Сахапка әйтәм, әйдә, минәйтәм, арттарак калабыз да шул күпер астына төшеп качабыз. Бетәбез бит, яшьти, бетәбез. Юк, тыңламады. Теләсә нинди утка барып керә торган, ни кушсалар, шуны эшли торган күндәм егет иде шул. Күпер астына берүзем төшеп утырдым. Берзаман китте атыш. Кыра гына немец безнекеләрне. Момент кырып атты. Кичкә кадәр утырдым күпер астында. Караңгы төшкәч, җирдә аунап яткан бер бүрәнәне җилкәгә салдым да кайтып кердем үзебезнекеләр янына. Кайттым да: «Там все умерихин, товарищ командир», – дип рапорт бирдем. Сахапны үзем үз кулларым белән җирләдем. Так что син, Гитлер туган, әкият сатып йөрмә, яме!
– Ярар, миңа ышанмасагыз, үз күзегезгә ышанырсыз. Мин аңа сезнең кайда торганны әйттем. Зираттан соң беренче өй, дидем. Хәзер кереп җитәр.
Әминәнең йокысын тиз качырды бу хәбәр. Ул сорау арты сорау бирергә ашыкты:
– Зиратка нигә кереп китте соң?
– Әнинең каберен карап чыгам, диде.
– Төнлә Либәдән урманында нишләп йөргән?
– Нишләп йөргәнен әйтмәде.
– Өс-башы нинди соң?
– Военный. Тәмәке кабызганда, маңгаенда эчкә баткан шрамын күрдем. Тартасыңмы, дигән идем. Тартмыйм, диде. Мин сугышта да тартмадым, диде.
Бу сүзләрне ишеткәч, Гарифҗан башын селкеп куйды.
– Чыннан да, Сахап ич бу, – диде ул һәм әле Әминәгә, әле Илдарга гаҗәпләнеп карап куйды. – Теге вакытта пуля нәкъ маңгаена тигән иде шул. Тәмәке тартмавы да хак. Гитлер җебен-җептәрен белеп сөйли. Тукта, башыма сыйдыра алмыйм әле мин бу хәлне. Кабергә салганда, тәне йомшак, җылы иде. Без аны тере килеш күммәгәнбездер ич инде. Бездән соң каберләр янында көрәк сакаллы бер карт басып калды. Шул казып чыгармагандыр ич инде.
– Казып чыгаруы да бик мөмкин, – дип дәртләнеп сөйли башлады Әминә. – Мөхәммәт Мәһдиевтә бар бит… Бер авылда бер карт, мәет күмүчеләр зираттан кайтып киткәч, үзе генә калып, балчык өстенә ятып каберләрне тыңлап йөри торган була. Берсендә шулай күмәләр бер мәетне. Күмеп бетерәләр. Халык зираттан тарала. Бу кала. Колагын кабергә куеп тыңлый башлый. Берзаман сикереп тора да, кычкыра-кычкыра, авылга чаба. Кайтып җитүгә, һушын югалтып үлә. Иртәгесен үзен дә җирлиләр. Нигә чапкан ул? Теге кабердән нинди тавыш килгән? Карт әйтә-аңлата алмый. Теле бетә? Шулай итеп, карт теге кабернең серен дә үзе белән мәңгегә алып китте, дип яза Мәһдиев.
– Нүжәли теге карт… – Гарифҗан уйга калды.
– Кая соң, Кыяк абый, сөенче өчен йөз грамм салып бир инде. Синдә бар бит ул. – Син шул йөз грамм өчен юри уйлап чыгаргансыңдыр әле бу әкиятне. Илдар түгел, Алдар син.
– Анысы, кеше алдаларга сиңа куш инде, Кыяк абый. Ул Сахапны күргәнем дә, ишеткәнем дә юк иде бит. Фронтовик дустың өчен йөз грамм жалкымы?
Әминә дә үгетләгәч, Гарифҗан салып бирде.
– Ярый, Гарифҗан абый, исәнлеккә-саулыкка.
– Исәннәрнең дә, үлгәннәрнең дә исәнлегенә?
Илдар чыгып киткәч, Гарифҗанны да, Әминәне дә бер үк сораулар борчыды. Бая тәрәз шакыган кеше Сахап булмады микән? Нигә ул дәшмәде? Шулай аптырашта калып басып торганда, тагын кыңгырау чыңлады. Мәтәлә-кадала күрше карчыгы Маһибану килеп керде.
– Уф-үлдем. Сахап кайткан, ди. Дөес сүзме ул?
– Син каян ишеттең соң әле?
– Бе сыеым күшәми. Төннә тоып, шуның хәлен белеггә абзагга чыккан ием. Беочтан угамга да күз салдым. Гитлег кайтып бага. Шул әйтте Сахапның кайтканын. Ул үлмәгәнмени? Сугыш беткәнгә кыгык елдан атык бит инде. Кайда йөгән соң ул? Ник ул синең белән сугышты түгелме соң, Гаиф?
– Үзем җирләдем, үз кулларым белән.
– Әллә аххызаман җитә микән?! Аххызаман җиткәндә, мәетләг кайта башлый, имеш. Ул арада, дәрәҗәсен белеп кенә, сул як күрше Гайшәбикә килеп керде. Башына чәшке бүрек кигән, аның өстеннән шәл бәйләп куйган. Яше дә бар инде үзенең. Шуңа карамастан, хәл-җегәре ташып тора. Бик оста алыпсатар. Тапмаган әйберсе юк. Кирәк булса, күгәрчен сөтен дә табып бирә.
– Исән-саулар гына торасызмы? Сахап кайда? – дип сорады ул, керә-керешкә.
– Син дә ишеттеңмени? – диде Әминә.
– Ярты авыл ишетте инде. Яшьлек мәхәббәтен сагынып кайткандыр инде ул, име, Әминә?!
– Ой, белмим, белмим, Гайшәбикә, – аннары Әминә күршесен читкәрәк дәшеп алды, сүзләрен кыяр-кыймас кына әйтте. – Кершән, иннек-мазар кебек әйберләрең юкмы? – Иң шәбе бар. Үземә генә дип алган идем. Бәясе дә арзан гына – өч сум. – Гайшәбикә кесәсеннән иннек чыгарды. – Мә, шуны сөртеп җибәр әле. җитмеш биш яшьлек әбиеңнән унсигез яшьлек кыз ясый да куя.
Әминә, шкаф артына кереп, иреннәрен кызартып чыкты. Бераздан авылга кадәр кайтып та Сахапның өйгә кермәвенә аның эче поша башлады. Монда кадәр кайтып, зиратта үлеп ятсын тагын, дип тә курыкты. Ире дә чыгып бер әйләнеп керергә булды. Шушы сәер төндә зиратка китте.
– Сахап сугышта үлеп теелгәнне, монда кайтып үлеп ятсын тагын, – диде Маһибану да. – Сыегга ашатыга печәнем бетте. Уф, үлдем. Бакча башындагы кибәнне сүтеп, печәннеккә кетәсе ба ие. Безнең авылда сәнәк тоталык мужик та юк бит. Сахап булышмас микән?! Ул астан сәнәк белән биеп тоса, Гитлег өстән алып тоса, дигән ием. Монда хәтле кайтканны сәнәк беән печән күтәгеглек кенә хуты бадыы әле. Уф, үлдем!
– Сиксәнгә җитәсең бит инде. Ул сыерларыңны бетерергә вакыт. Берәү генә дә түгел бит әле, ике сыер! – диде Гайшәбикә.
– Ике сыег. Җиде саык. Уф, үлдем!
– Ничек карап бетерәсең аларны?
– И Гайшә, малай. Йоклап ятып булмый. Йоклап ятсаң, сәке башы котлый. Казандагы кияү белән кыз дип чабам инде. Кияү ит яата. Аңа Октяб бәйгәменә өстәлдә – каз башы, каз тәпие, каз бүтәкәсе, Яңа елга – сыег теле, 23 февгальгә – халадис, Сабантуйга какланган каз булсын. Шунсыз кеше түгел мин, ди ул.
– Аа-а, харап икән. Киявең ит ярата. Кайтып сиңа булышмый. Җәй көне печән әзерләшергә дә кайтмый бит. Берүзең чабасың.
– И малай, кайталмый шул. Эштә бит. Эш кешесе.
– Кайда эшли соң ул?
– Улмы? Ул завуд саклый. Бөтен завуд аның кулында. Бе тәүлек эшли, өч тәүлек ял итә.
– Өч тәүлек ял итеп, күт катындагы Казаннан сиңа булышырга кайталмыймы?
– Кайталмый шул. Уф, үлдем. Үзләенең дә бакчасы баг бит. Анда алагның игга дигән җимеш үсә. Нәкъ печән өстендә өлгеә. Шуны кагга ашый икән. Саклап ята. – Һе, җәй буена карга кудым, диярсең.
– И тәмле җимеш ул. Компотка шәп. Бег ун ел элек компотын миңа да кайтагганнаг ие. Уф, үлдем, әле дә тел очында тоа.
– Киявең эшкә кайтмый. Мал суйган көнне ыжгырып кайтып җитә.
– И малай, үзе беләдер инде…


Бәянның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

фото: photo.99px.ru