Бәян

04.01.2018 12 (декабрь), 2017

Күрәсен күрде


Дәвамы

***

Солдат хезмәтенең санаулы көннәре үтсә дә, тормышның сынаулы көннәре үтмәгән икән шул әле. Ул җәзага тиң газаплы көннәр, әйтерсең, Камилнең кайтуын сагалап торганнар иде…
Нәкъ ярты елдан, көзге, җелекләргә кадәр үтә торган салкын яңгыр пыскаклап торган болытлы көннәрнең берсендә, Камил утырган очкыч Бигеш аэропортына килеп кунды. Егет траптан төшкәндә, түземсезләнеп, пассажирларның үкчәләренә баса-баса атлады. Алдагыларның җылы салоннан чыгасылары килми идеме, ташбака шикелле әкрен кыймылдыйлар. Камил түзмәде, трапның тоткасыз ягыннан җиргә сикерде. Ниһаять! Менә ул туган-үскән җир! Һавасы гына да ни тора! Егет, күкрәген киереп, салкынча һаваны сулады. Аңа әйтеп бетергесез рәхәт булып китте. Тирә-якка күз төшереп алды. Кемнәрдер көзге салкыннан бөрешеп, якасын күтәрде, хатын-кызлар җылы шәлләренә төренде. Көзге ачы җил Камилнең дә чәчләрен тузгытты, битен чеметеп алмакчы булды. Ни гаҗәп, салкын җил аңа, битләрдән сыйпап, иркәләп исә торган җылы саба җиле сыман тоелды! Салкын яңгыр аның битләрен юар өчен, әйтерсең, күкләр тарафыннан иңдерелгән шифалы тамчылар иде. Ә исе! Исе! Егет моңарчы башына килмәгән ачыш ясады: карале, яңгырның да исе була икән бит, әй!
Шәһәргә кайтучы автобус килергә байтак вакыт бар иде әле. Каккан казык кебек урамда кагаеп тормас өчен, ул аэропортның пассажирлар залына керде. Болытлы көн булганга, кайбер юнәлешләргә очу тоткарланган иде булса кирәк, зал халык белән шыгрым тулы. Утыргычка тиенгәннәр рәхәт чигә, урын җитмәгәннәр сырганак шикелле стена буйларын сырып алган. Диварга сөялгән килеш аягын чалыштырып баскан егет, дөньяда гаме булмаган кешедәй, китапка текәлгән. Мөгаен, студенттыр. Камил дә егет янына килеп басты, аннары саклык белән генә катыргы чемоданы өстенә чүмәште. Зал умарта күче кебек гөжләп тора. Кемдер иптәшенә кычкыра. Кемнәрдер тыныч кына күршесе белән гәпләшә. «Монда без дә бар бит әле», дигән шикелле, юк-юкта репродукторлар да «телгә» килә. Арырак эскәмияләрнең берсендә Камилгә аркасы белән утырган хатынның баласы елый. Ул аны ничек туктатырга белми изалана. Шул тирәдә утырган ике әби, балалы хатынга карый-карый, үзара нидер сөйләшәләр, ни өчендер мескен хатын ягына кулларын да селтәп алалар иде. Нигә алай кыланалар? Балалы хатын ни өчен әбиләрнең ачуын чыгарган – шайтан белсен! Камилгә аларның сүзе өзек-төтек кенә булып ишетелә. Алай да колагыңны торгызып тыңласаң, ни сөйләгәннәрен чамаларга була иде.
– И-и, әйтмә дә инде, җаный, хәзерге яшьләрне! Ходай биргән шул бер баласын да карый алмыйлар. – Иреннән карата инде ул аны. Ирен җигә! – ди башындагы француз яулыгы өстенә җылы шәл япканы. – Шулайдыр. Әнә бит ничек бизәнгән. Баласыннан бигрәк үзен караган. Буялган тырнаклар белән ничек бала чүпрәге юмак кирәк.
– Иреннән юдырта инде ул аны.
– Карале, ахирәт, карале, баласы белән ничек тупас кылана. Утын түмәре күтәрәмени? Бала күргән хатынга охшамаган бу.
– Кыланышыннан ук сизелә шул. Кычкырып та ала. Сабый балага тәмле тел белән генә эндәшергә кирәк югыйсә.
– Дөрес әйтәсең, ахирәт. Яратканны кырык көнлек сабый да аңлый.
Теге хатын әбиләрнең ризасызлыгына игътибар иттеме, көтмәгәндә баласын күтәреп торып басты. Борылып, сабыен үзенең урынына утыртты, каршына чүгәләп, авызына имезлекме, нидер каптырмакчы булып азапланды. Сабый, үҗәтләнеп, авызындагы сыен гел кире чыгарды.
Камил, хатынның йөзен күрүгә, ни уйларга белми, тораташ кебек катты да калды. Бала күтәргән хатын… аның сөеклесе Миләүшә иде! Нәрсә бу? Өнемме, төшемме?! Әллә күземә генә күренәме? Егет, үз күзләренә үзе ышанмагандай, торып басты. Кабат кызга текәлде. Юк! Төш кенәдер бу! Чемоданы өстендә йокымсырап киткәндер дә уяна алмый интегәдер. Ул, шулай нишләргә, ни уйларга белми аңгы-миңге торган арада, репродуктор телгә килде. Каядыр очачак рейска хәбәр бирделәр ахры, зал умарта күчедәй тагын да көчлерәк гөжләргә тотынды. Кемнәрдер алагаем зур чемоданнары белән аның балтырына бәрелеп үттеләр. Аягөсте китапка «кадалып» торган студент егет тә каударланып китеп барды.
«Юк! Төш түгел, өн бу, Камил! Өн!» – дип пышылдады ул үзалдына.
Хәзер аңа нишләргә? Барып исәнләшергәме? Котларгамы? Әллә танымаган булып кыланырга, күрмәмешкә сабышыргамы? Егет, тәгаен бер карарга килә алмый, икеләнеп басып тора бирде. Миләүшә берара хат язмый башлагач, ул әнисе аркылы аның институтка керергә әзерләнеп йөрүен ишеткән иде. Кыз, Камилнең әнисенә сер итеп кенә, имтиханга әзерләнәм бит әле мин, Хатирә апа, Камилнең кайтуына сюрприз әзерләп торам, дип аңлаткан.
Институтка кергәндерме-юкмы, анысы караңгы. Сөеклесе аңа тагын да кәттәрәк сюрприз әзерләгән икән бит! Ә мин – тинтәк. Аны тәүлегенә туксан тапкыр уйлап, дивана була яздым. Ә ул?! Вәгъдә – иман, диләр, биргән вәгъдәңә хыянәт иманыңа хыянәт белән бер. Иманына хыянәт иткән кешеләрнең исеме дә чиркангыч – мөртәт! Бу сүз янында сукрану да, катлы-катлы итеп сүгенү дә чүп кенә. Татар телендә мөртәттән дә имәнеч, җан биздергеч нәфрәт сүзе, мөгаен, юктыр. Әллә соң биргән вәгъдәсендә тормаган Миләүшәгә кул селтәргә дә, саубуллашмыйча китеп барыргамы?
Камил бер мизгелгә генә туктап, уйланып калды. Бу минутларда аның күңелендә, Такташ әйтмешли, ике «мин» көрәшә иде. «Тукта, тукта! Кызма!» – дип киңәш итте аның икенчесе… – Тормыш – колагыңны бормыш, ди. Тормышта төрле хәлләр булырга мөмкин ич. Бәлки, аның сөйгәне кемнеңдер тасма теленә алданып, кияүгә чыкмыйча гына бала тапкандыр? Миләүшәнең соңгы вакытта хат язмавы да бер сәбәпсез генә булмагандыр?»
Күңелендә икеләнү, шикләнү, өметләнү кебек мең төрле фараз кайнаган Камилнең аяклары ихтыярсыздан әле һаман сабыен елавыннан туктата алмаган Миләүшәгә таба атлады. Ул кызга җитәрәк ике-өч адым кала туктады. Гәрчә тагын да якынаясы, сөеклесен кочагына алып сөясе, күпереп-дулкынланып торган чәчләреннән иркәләп сыйпыйсы килсә дә, тыелып калды. Бәлки инде ул кемнеңдер никахлы хатыныдыр?
Миләүшә дә аны күреп алды. Кызның елак сабый белән әвәрә килгәндәге борчулы йөзе мизгел эчендә май кояшыдай яктырып китте. Ул инде кулындагы сабыен да онытты бугай.
– Камил! Кайчан кайттың?
Камилнең күңелен бимазалаган беренче «мин» тагын өскә калкып чыкты. Хәзер егетнең карашы да битараф. Әле генә кичергән хисләре дә юып алгандай югалган иде.
– Синең хат язмавыңның сере менә кайда икән. Әни булуың белән котлыйм, – диде ул, салкын гына. Миләүшә егетнең тавышы да, кыланышы да ни өчен төксе икәнен чамалап алды. Әйтерсең, шайтан котыртты, ул бу «уен»ны дәвам итәргә булды.
– Ә нигә? Гаеп эшмени? Хатын-кыз үз гомерендә һич югы бер бала тәрбияләп үстерергә тиеш. Ул – аның Аллаһы Тәгалә каршындагы бурычы.
Егет белән кызның төртмә телләнеп сөйләшүе кызык тоелдымы, сабый елавыннан туктады. Миләүшә, биләүдәге сабыйга ымлап:
– Карале, Камил, ул сине күргәч, елавыннан туктады, – диде, елмая төшеп.
Сабый, чыннан да, Камилгә карап, ачылмаган теле белән «ыгы-ыгы» килеп, үзенчә нидер сөйләнеп, елмаеп тора иде.
– Сизәсеңме, Камил, ул сине бер күрүдә үк яратты. Гаҗәп бит, әйеме? Әллә кулыңа алып, «үчтеки-үчтеки» итеп, сикертеп аласыңмы? Әйдә, сабыйның күңеле булсын инде. Мә!
Алай да Камилнең күңеле эремәде.
– Рәхмәт! Мөгаен, аның үз әтисе бардыр. Ул сикертсен инде.
– Ә булмаса? Үксез баланың күңелен күтәрү тагын да саваплырак ич, – диде кыз, уенын дәвам итеп.
– Әтисез генә бала табарга син Мәрьям анамыни? Һәм ул, Миләүшәнең җавабын көтеп тормастан, өстәде: – Ятим балалар белән детдом шөгыльләнә. Мин түгел!
Кызның ярату, сагыну, очрашу шатлыгы белән мөлдерәмә тулган күңелен рәнҗү хисе телеп узды. Менә аның сөйгәне нинди икән, ә?! Миләүшә кулындагы сабыйны аның уйнаштан тапкан баласы дип уйларга өлгергән. Кызның егеткә ачуы килә башлады.
– Камил, моңа кадәр мин сине мәрхәмәтле, әйбәт егет дип белә идем. Хәзер ни уйларга да белмим инде. – Теләсәң ни уйла! Очраган бер күке баласының башыннан сыйпап йөрергә мине кем дип беләсең?
Аның тавышы тагын да кырысланган иде. Ул, минем сүзем бетте дигәндәй, кул сәгатенә карап алды. Автобус китәр вакыт җитеп килә иде. Егет, чемоданын кулына алып, Миләүшә белән саубуллашмыйча да китеп барды.
Сабыйның кайсыдыр төше авырта иде бугай, ул тагын ачыргаланып еларга тотынды. Миләүшә, сабыйны кулына алып, тирбәтә-тирбәтә йөренә башлады. Бу минутларда булган хәлләр чын-чынлап аны борчуга салган иде. Сөйгәне белән мондый очрашу көткән идемени соң ул? Уеннан уймак чыгарганы өчен берара үзен дә битәрләп алды. Егетнең нервысында уйнап, шаяртып ала, имеш. Камилне дә әйтерең бармы? Бала күтәргән Миләүшәне күрүгә, коелды да төште. Ә бәлки әле шулай яхшырактыр да. Моңа кадәр ул аны яхшы беләм дип йөрде, һәрчак аны якын күрде. Кешенең нинди икәнен белер өчен аның белән бер пот тоз ашарга кирәк, диләр шул. Гомер буе бергә яшәгән иреңне дә белеп бетереп булмый, димәс иде тормыш иткән хатыннар да.
Әнисен юксына башлады ахры, күтәреп йөрткәч, берара тынычланып торган сабый тагын еларга тотынды. Озаклады шул. Сабый гына түгел, Миләүшә дә бертуган апасының килүен түземсезлек белән көтә. Иртәгә эш көне. Аның да кайтасы бар. Соңгы автобуска булса да өлгерергә кирәк иде.
Ниһаять, касса янындагы кешеләрне ерып, тирләп-пешеп беткән, шулай да кош тоткан сабыйдай шатланган апасы Сәвия килеп чыкты. – Уф, көчкә алдым! Бу рейска эләкмәсәм, бала белән иртәгә кадәр аэропорт саклап ятарга туры киләдерие, – диде ул, өс-башын тәртипкә китереп. Аннары өзек-төтек кенә булса да, сеңлесенә касса янындагы маҗараларны сөйләп алды. – Бер әрмән, чиратсыз кереп, миннән алда билет алмакчы булган иде, кертмәдем. Үзе юньләп русча да белми. «Ереван! Ереван!» дип, кассага акча суза. Сиңа Ереван булса, миңа Казан, дип кертмәдем. Әгәр аңа юл куйган булсам, билетсыз кала идем.
Озак сөйләшеп тора алмадылар. Ул арада репродуктор телгә килде. Миләүшәнең апасы очачак рейска теркәү башланды. Шулай да кыз апасына Камилне очратуы, аның солдат хезмәтен үтәп кайтуы турында әйтергә өлгерде.
– Туйга кайтасы була икән алайса, – диде апасы, сеңлесе өчен ихластан куанып.
– Белмим инде, белмим.
– Ничек инде белмисең?
Миләүшә бүтән сүз куертмады. Апасының соравы да җавапсыз калды.
Ул апасын озатып җибәргәндә, көн кичкә авышкан иде, шәһәргә кайтасы соңгы автобуска да чак-чак өлгерде. <…>


Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.
Башын укырга:
  1. http://kazanutlary.ru/?p=38197
  2. http://kazanutlary.ru/?p=38707

фото: svitmam.ua