Татар галәме

04.01.2018 1 (гыйнвар), 2018

Яңа ел бит!


Менә тагын бер ел узды.
Ул, әлбәттә, милади…
Кемнең эте койрык кысты,
Кем бүресе улады?

Вак әләмнәр куеп чыккан
Безнең тирәли кемдер…
Ул якта быргы кычкыра,
Гөрселдәп куя дөңгер.

Бу шундый уен бугай ла,
Гадәткә кереп киткән.
Ләкин аучы абайламый, –
Без бүре түгел күптән!

Кар төшә – ап-ак күбәләк,
Канат очлары юеш.
Тик эремәс инде йөрәк,
Йомылыр бозлы килеш.

Күренде шулчак алаша…
Аудым да чанасына,
Кап-караңгы кырлар аша
Кудым җил
чарасыздан.

Кыңгыраулар чыңы белән
Чыр китереп дөньяны,
Җилдерәсем килде гелән,
Бәлки кемдер уяныр?

Яңа ел бит! Тагын кем бар?
Кушылыр, бәлки, кемдер…
…Тик телен өзеп алганнар,
Челтерәмәде шөлдер.


фото: pixabay.com