Яңа исемнәр

04.01.2018 1 (гыйнвар), 2018

Сәмига


Бәян

Авыл башына килеп кергәндә, уфалла арбасын Рөстәм чак тотып барды, чөнки тау төшәсе. Байтак печән төялгән арбаны керәшен аланыннан тартып кайтасы юк. Таудан аска таба үзе йөгерә ул, тотып барырга гына өлгер. Өлгермисең икән, үзеңә үпкәлә. Арба кулыңнан ычкынса, сине таптап китеп, алдагы тоткычына терәлеп каплануы да бар. Изеп китмәсә дә, бик күңелле түгел, барыбер берәр җиреңне имгәтәчәк. Узган ел шулай булды инде. Рөстәм тотып кала алмады, кулыннан ычкынуга, арба аны таптап китте дә әйләнеп капланды. Аннары ике атна көчкә сулыш алып йөрде малай. Берәр кабыргасы сынгандыр, диделәр күршеләр. Бәлкем, шулай да булгандыр. Әнисе, больницага барыйк, дигән иде дә, малай киреләнеп баш тартты. Шул гына җитмәгән. Җәй уртасында больницада ятарга тагын. Үтеп китте бит, сынган кабыргасы да төзәлде.
Авылда йорт саен мал-туар асрыйлар үзе. Тик керәшен аланында авыл халкы бик сирәк печән чаба. Олылар әйтүенчә, анда патша заманында ук алты керәшен семьясын китереп утырткан булганнар икән. Тик җирле халык белән аралашып китә алмаганнар, бик аз гына торып караганнар да кире туган якларына күченеп киткәннәр. Бәлки шулай, бәлки юк – ул заманны кем белсен инде хәзер?! Печәне бик яхшы ул аланның. Рөстәмнәр ике сыер асрыйлар. Әнисе колхозда эшләмәгәч, аннан процент печәне тими. Өстәвенә ул сыерларның бозаулары да бар бит әле. Ә сарыклар – унике баш! Җәй көне көтүдә булсалар да, кышка кергәч, печәнлекне бик тиз бушаталар. Сарай янындагы ике богыл да бик тиз юкка чыга. Җәе эссе торса, бик шәп инде ул. Рөстәм төшке ашка кадәр берүзе барып чаба печәнне, унбиш яшьлек авыл малае чалгы тота белә инде билгеле, әлегә аны печән чабуда авылда бер генә малайның да уза алганы юк. Аннары печәнне бер барып әйләндереп кайта. Кичен уфалла арбасына төяп алып та кайтып куялар. Әйе, җәе эссе булгач, печәне бик тиз җилли.
Арба артыннан чак өлгереп барган Сәмига улына эндәште:
– Улым, тотып бара аласыңмы, булышыйм!
– Кирәкми, әни, төшеп җиттек бит инде!
– Аяк астыңа карый күр, узган елгы кебек булма тагын.
– Ярар, әни.
Шулай арба, малай, Сәмига – өчесе дә, чабышып, авыл урамына килеп керделәр. Таудан төшеп җитүгә, арба йөгерүдән туктады, алга таба инде аны тартып барырга кирәк. Печән төялгән арбаны урам юлыннан тартып бару бик үк җиңел эш түгел шул. Чокыр да чакыр, авыл урамына таш җәйдерергә колхоз рәисенең кулы җитми. Үзе үк шушы урамда тора бит инде. Улына бераз җиңел булсын, дип, Сәмига да арбага килеп тотынды. Йөкнең җиңеләеп киткәнен сизгән малай, артына борылмый гына, әнисенә эндәште:
– Әни, кирәкми, тартам мин аны.
– Авыр бит, улым.
– Булсын, булышма.
Шул гына җитмәгән иде тагын, әнисе белән тартып бара арбаны – хәлсез, дип, авыл малайлары көләрләр иде бугай Рөстәмнән. Малай, икеләтә үҗәтлек белән, арбаны тарта башлады. Авыр, каһәр. Шулай да, шыңшып, әнисенә эндәшмәде.
Җитмәсә, турыларыннан узып барганда, капкаларыннан Рәхилә килеп чыкты. Рәхилә – Рөстәмнең классташы. Кыз аз гына аларга карап торды да, чабып килеп, арбаның тоткычына бер яктан ябышты.
– Җибәр, комачаулыйсың.
– Күп итеп төягәнсең, Рөстәм, авырдыр, әйдә булышам.
– Төясә ни, үзем дә тартып бара алам мин аны.
– Улым! Рәхилә белән алай сөйләшмә инде.
– Җибәрсен, кем кушкан аңа килеп ябышырга.
Малай каты итеп тарткалый торгач, кыз тәки кулын ычкындырды, арткарак калып, Сәмига белән беррәттән бара башлады.
– Исәнмесез, Сәмига апа!
– Исәнме, сеңлем! Апаңны кияүгә бирдегезме?
– Бирдек.
– Туй күңелле булдымы соң?
– Шундый күңелле булды, Сәмига апа.
– Апаң да матур идеме?
– И-и-и Сәмига апа, апа, туй күлмәген кигәч, шундый чибәр булды.
– Менә сине улыма килен итеп алырмын да, син дә, туй күлмәге кигәч, бик чибәр булырсың әле, – диде Сәмига, елмаеп.
Кыз, оялып, башын читкә борды.
– И-и-и Сәмига апа, көлмәгез инде.
– Абау, ник көлим ди, улыма бик тә чибәр, уңган килен аласым килә бит.
– Әй лә, сезне.
– Ник, минем киленем буласың килмимени?
Арба көпчәге, ташка килеп терәлеп, кызны бу уңайсыз сөйләшүдән коткарырга булды ахры. Рөстәм җан көче белән тартса да, арба селкенеп тә карамады. Сәмига белән Рәхилә арттан этә торгач кына, көчкә кузгалып киттеләр.
– Урамы бигрәк инде, җәй көне дә йөреп булмый, – дип, кыз тизрәк сүзне икенчегә борды.
– Әйтмәсәнә, сеңлем, кайда ташы бар, кайда юк, таш салган җирен дә рәтләп тигезләмәгәннәр.
Инде арба колхоз рәисе торган йорт турысын узып бара башлады.
– Гадел абый үз тирәсен тигезләткән ул.
Сәмига эндәшмәде. Рәис яшәгән хуҗалыкны аналы-уллы дәшми генә узып киттеләр.
Рәхилә дә кирәкмәгән сүз ычкындырганын чамалап туктап калды.
Алга таба бер-берсенә дәшми генә үз йортларына кайтып җиттеләр. Аларның йортлары урамның икенче башында ук дияргә була. Бу яктагы аланнан печәнне бик тиз чабып бетерәләр, шуңа күрә керәшен аланына йөрми чара юк.
Киртә капканы киң итеп ачып куйгач, Рөстәм арбаны иске лапас янына якын ук китереп туктатты. Лапасның печәнлегенә, ишегалдына караган ягына, ишек ясалган. Печәнне сәнәк белән, ишегалдында торып, өскә таба ыргыту бик җайлы.
– Сәмига апа, печәнлеккә үзем менәм, яме, – дип, Рәхилә лапас эченә йөгереп кереп китте.
Кызның классташына беренче генә булышуы түгел, шуңа күрә бу хуҗалыкта кайда ничек икәнен биш бармагы кебек белә Рәхилә.
– Алайса миңа эш тә калмый икән монда, – дип, инде буй тартылган балаларга сокланып карады Сәмига. – Рөстәм улым, Рәхиләне кыерсытма.
– Нәрсә, әле бер сүз дә әйтмәдем бит.
– Менә шулай, әйтмә дә. Мин күәс алып чыгам хәзер, – дип, Сәмига йортка кереп китте.
Ул арада печәнлек ишегеннән кызның башы күренде.
– Рөстәм, ыргытмый тор әле.
– Нәрсә булды инде тагын?
– Мин сезнең качып күкәй салып йөргән кыртый тавыгыгызның оясын таптым.
Атнадан артык эзлиләр инде аның оясын.
– Кайда, ничек таптың?
– Аягым тишеккә ялгыш чумды да, шунда кәрниз астына күзем төште. Кая, берәр нәрсә алып бир әле, у-у-у, андагы йомырка.
Рөстәм як-ягына күз йөртеп алды, мунчаны сүткәндә чыгарып куйган табак ята, малай шуны кызга бирде. Кыз үрелеп алды да кабат эчкә кереп китте.
– Менә, – диде ул, кабат печәнлектән башын чыгарып. Йомырка белән яртылаш тулган табакны малайга сузды.
Ишегалдында башка малайлар карап тормагач, Рөстәм кыз белән иркенрәк сөйләшә. Моны Рәхилә дә бик яхшы белеп өлгерде инде. Бер класста укысалар да, Рөстәм аның белән бүтәннәр каршында сөйләшеп торырга ояла.
– Әни белән бар җирне актарып чыккан идек, рәхмәт, Рәхилә. Мин хәзер печән ыргыта башлыйм, син сакланыбрак, сәнәккә кадала күрмә.
Кыз белән малай эшкә тотындылар, авыл баласы өчен күптән өйрәнелгән эш, шуңа күрә, ашыкмыйча, җаен белеп эшләделәр.
Авылда халык шаккатарлык ике йорт бар. Берсе – колхоз рәисе Гаделнеке, шыңгырдап торган нарат агачыннан бурап күтәргән зур гына йорт, икенчесе – колхоз рәисе йортыннан да зуррак, кирпечтән салынган Сәмига йорты. Берсе – колхоз рәисе, икенчесе почтальон булып эшли. Аерма бик зур. Шуңа күрә рәиснең хуҗалыгы инде төзелеп беткән, зур урыс капкасы да ясап куелган. Рәис үзе йорт салганда, кулына балта тоту түгел, йомычка да җыймады. Ә менә Сәмиганың башкачарак: кирпечен дә ташыды, осталарга измәсен дә изеп торды, ашарларына да әзерләде. Билгеле, күптән кул арасына кергән улы Рөстәмгә дә таякның иң юан башы эләкте. Әле хуҗалыкта эшләр… Мунчасы сүтелеп, яңасы өчен нигез салынып куелган килеш тора. Озакламый бурасын китерергә тиешләр, әтисе күрше авылда тора Сәмиганың, ул да көтә. Бура килеп җитүгә, оныгы белән бабай икәүләп мунча күтәрәчәкләр. Мунча эше бетсә, иске лапас көтеп тора. Киртәсен алыштырырга кирәк, өряңа капка да ясап куярга кирәк. Инде егетләр төсе куна башлаган малайны да киендерәсе бар. Ялгызы яшәгән хатын өчен кирәкнең иге-чиге юк. Шул кирәге күп булганга, Сәмига ике сыер асрый, сөтен сатсаң, акчасы кереп бара, сарыклары да бар, кыш чыгасы ике үгезе дә әнә арканда тора. Улы белән икесе генә яшәгәч, ит алай күп ашалмый, шуңа күрә, артыгын сатып, акча эшлиләр. Рөстәме булдыра. Кечкенәдән эшләп үскән малай, бу – авыр хезмәт, дип, башына да китерми. Аныңча, дөнья фәкать шулай гына бара ала. Узган Сабантуйда үсмерләр көрәшендә беренче урынны алды улы. Рәис үзе бүләкли, дигәч, кулындагы сөлгесен ташлап, мәйданнан бүләкне алмый чыгып китте Рөстәм. Кичкә кергәч кенә, бригадир бүләккә тиешле тәкәне китереп китте.
– Ай, кара боларны, шул арада бетереп куйгансыз бит, – дип елмайды Сәмига, кулына күәс салынган савыт тотып, кире ишегалдына чыккач.
– Бетте, әни, көтү кайтканчы өлгердек бит тәки.
– Сез булдырасыз инде барын да. Рәхилә сеңлем, сиңа бик зур рәхмәт. Әти-әниең орышмас микән инде?
– Юк ла инде, Сәмига апа, өйдәге эшләрне күптән эшләп бетердем. Тагын нәрсә кирәк инде аларга…
– Уңган кыз да инде үзең. Мәгез, балалар, сусагансыздыр, күәс эчегез, – дип, хатын балаларга кулындагы савытын сузды.
Рәхиләнең, эссе печәнлек эчендә торып, тамагы кипкән иде инде. Шулай да кыз, ымсынуын җиңеп, малайга эндәште.
– Рөстәм, башта син эч.
– Үзең эч башта.
Кыз, юк дигәндәй, башын чайкады.
Рөстәм күәсне алды да йотлыгып эчәргә кереште. Рәхилә, малайдан күзен алмыйча, аның эчкәнен онытылып күзәтте. Кыз үзенең карашын әлегә яшерә белми иде. Шуңа күрә бу карашны, хатын-кыз буларак, Сәмига бик тиз тотып алды. Кызның ике күзе дә мәхәббәт очкыннары белән мөлдерәмә тулган. Ә тегесен кара! Рәхиләнең карап торуына кинәнеп, ничек ирәеп эчкән була.
– Бәхетләрегез генә булсын инде, балалар, – диде әни кеше, үзалдына сөйләнеп.
Сүзнең ни турыда барганын аңламаган кыз, елмаеп, аңа таба борылды:
– Рәхмәт, Сәмига апа.
Рөстәм, салкын күәстән аерылып, савытны кызга сузды:
– Мә, Рәхилә, эч.
Инде күзләрен яшереп, кызны малай күзәтте. Сәмига үзалдына оялып китте. «Болай балалар янында басып тору ярамас»? – дип уйлады ул.
– Ярар, балалар, сез күәс эчегез, минем өйдәге эшләрне карыйсым бар әле, – дип, йортка кереп китте. – Уф, – диде Рәхилә, ниһаять, күәстән аерылып, – шундый каты эчәсем килгән иде, әниең күәсне тәмле итеп ясый, бик яратам мин Сәмига апа ясаган күәсне… Рөстәм, көтү кайткач, әйдә каенлык артындагы борчакка барабыз, бүген әти белән узып киткәндә, үрелеп, бер-ике кузагын ашап карадык, шундый тәмле, сусыллар.
– Белмим. Теге колхоз тәкәсе көтүдән көн дә йортка кайтмый, башка сарыкларга ияреп киткәли.
Сүз Рөстәмнең Сабантуйда көрәшеп алган тәкә турында бара. Аның тәкәсе дә галәмәт зур, әллә нинди сурәттә бөгәрләнеп килгән мөгезе дә бар. Каршына килгән хатын-кыз, бала-чаганы шул мөгезе белән сөзәргә дә булдыра. Әнисе, нәселе әйбәт дип, көзгә кадәр тимәскә булды тәкәгә. «Рәисе шундый булгач, колхозның тәкәләре дә шундый була торгандыр инде, улым, малдан үч алма», – диде.
– Абау, мин ул тәкәдән куркам, Рөстәм. Кичә, Филүс абый, сарыклары белән бер төн кундырыр өчен, тотып, сарыклары янына япмакчы булган аны, – Рәхилә көлеп җибәрде. – Тәкә хәтта туктап та тормаган, тегенең ике бот арасына мөгезе белән бер генә төртеп алган икән, Филүс абый урамда тәгәрәп калган, тәкә китеп барган.
Кызга кушылып, Рөстәм дә көлде.
– Шәп иткән, кеше малына, сорамыйча, кулын сузмас тагын.
– Ул тәкә болай да йорт саен кунып йөри бит инде.
– Үзләре ич, нәсел өчен берәр көн кунсын, дип алып калалар. Аннары кешедә төн кунгач, ике-өч көн шыпырт кына көтүдән үзе кайтып керә ул.
– Бөтен урамның котын алып йөри инде.
– Йөрсен, – диде Рөстәм, үз малы өчен горурланып. – Әнә Гаделне дә егып салып тәгәрәтеп сөзсен. Кызның кәефе китте.
– Алай димә, Рөстәм, ярамый ич алай.
– Әйе, аңа ярый, миңа ярамый.
– Рөстәм, үпкәлим.
– Үпкәлә шунда, – диде һаман суынып бетмәгән малай.
Рәхилә кырт борылды да капкага юнәлде.
– Барыбер алай ярамый, – диде кыз, капкага җиткәч борылып.
– Бар әйдә, бар, мин үзем белермен, кемгә нәрсә ярамаганын, – дип, кыз артыннан кычкырып озатып калды малай.
– Улым, кемгә кычкырасың анда шулай каты итеп? – Тавышка йорттан Сәмига килеп чыкты.
– Әнә Рәхилә Гаделгә: «Гадел» дияргә ярамый, ди.
Сәмига улына «ә» дә димәде, «җә» дә димәде, ничек чыккан булса, шулай ук кире борылып кереп тә китте. Алай да ярты юлда, борылып, улына эндәште:
– Рәхиләнең анда гаебе юк инде, улым, менә тик торганда үпкәләшкәнсез.
– Үпкәләшсә, үзе гаепле, өйрәтмәсен.
– Көннән-көн үзгәрәсең син, улым, әшәкеләнеп китмәсәң ярар инде.
– Әшәкеләнмәм, әни, – диде малай, йомшара төшеп, – мин Гадел түгел.
…Көтүне каршы алганда, тәкәнең кабат башка сарыкларга ияреп киткәнлеге билгеле булды.
– Бар инде, улым, минем сыерларны савасым бар, син эзләп кайт, кемнең сарыкларына ияреп киткән икән, – диде Сәмига, улына карап.
– Ну бу Гаделне, көз генә җитсен.
– Кая, нинди Гадел турында сөйлисең син? – дип сорады әнисе.
– Тәкәне әйтәм әни, «Гадел» дип исем куштым мин аңа.
– Үзгәрдең син, улым, – дип, баягы сүзен кабатлады ана кеше, – ирәеп киләсең.
Малае тәкәне эзләп киткәч, Сәмига улы артыннан байтак карап торды. Әтисе кебек озын буйлы, киң күкрәклегә әйләнеп бара бала, борын астындагы ак төкләре дә каралып киләләр. Кечкенә баланы көйли белде Сәмига, ә менә инде үсеп җиткән егет белән нишләргә кирәген башына китерә алмады. Көзгә Рөстәмгә уналты тула. Тәмам үсеп, бәлигъ булып өлгерде. Инде кызларга да күз салгалый.
– И Ходаем, улыма акыл белән тәүфыйкны кызгана күрмә, – дип, авыз эченнән генә дога укып алды әни кеше. <…>


Бәянның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

фото: liwli.ru