Бәян

29.12.2017 12 (декабрь), 2017

Әниләр


Дәвамы

Хәлбуки, ун-унбиш минут үттеме-юкмы, теге бәндә кабат урыныннан куба. Торып баскач һәм як-ягына каранып алгач, тәвәккәлләп алга, халык ишле тарафка, салон түренә төбәп кузгала. Кырымнан узышлый, болганчык карашын минем тарафка ташлап ала, үз итеп күз кысуыма тешләрен шыгырдата һәм ары китә. Ул да булмый, ирле-хатынлы рәткә туктап, берара чама тартып карап торгач, саллы йодрыкларыннан икесенә дә өлеш чыгара. Миңа исә алга таба вакыйгалар үрелеше ничек дәвам итәчәген кызыксынып күзәтергә генә кала. Мәгълүм ки, кешеләр иҗтимагый корылыштан арына алмый. Рәсмие колачламаган мәлләрдә «үзешчән» әйдаманнар «йөк»не үз җилкәләренә алырга гына тора. Балалар бакчасыннан, мәктәпләрдән керешеп, армия һәм төрмәләрдә дә хадимнәр юк чакта, «патшалы» уены уйнала. Хәтта вагонда вакытлыча гына булса да баш буласы килү ихтыяҗы бар булып чыкты. Беләм, идәндә күрәләтә аунатылу белән, бу дәгъвачының инде укасы коелды. Шул хәлдән соң вагон дәрәҗәсендәге хакимияткә ирешергә маташырга инде соң, аның аңа дәхеле төкәнде, һәм мондый, урынсыз талпынышны гафу итмәячәк затлар табылырга тиеш… Чебиләр арасында да, берсенең артын икенчесе чукып канатса, кан күргән кошлар яраланучыны, чиратлап чукып, үтерми туктамый. Хәтерлисезме, Гүзәл Яхина дигән язучының урыс телендәге китабы Мәскәүләрдә бик югары бәяләнгәч, башта берәү чукырга азапланды, аның башлангычына икенчесе иярде, өченчесе чәчрәп чыкты… Безнең Әмир, инстинктка буйсынып, шул каләмдәшләренә кушылмаса гына ярар иде, дип кан калтырап тордым. Кетәклекне – ватан, киртәне тәхет санаучылар, үзләренең кытаклауларын җыр дип инанулары сәбәпле, әнә шулай ду кубып алдылар… Иманым камил, биредә дә «кызыл чеби»ләргә хас шаукым чагылыш табачак! Хактан да, иң соңгы рәттә утырган ике егет бер-берсенә карашып алдылар да, урыннарыннан торып, кулларына ирек бирүчегә таба юнәлделәр. Сүз озайтып тормастан, берсе, сугыш чукмарының артына төшеп, ике кулын култык астыннан уздырды һәм муенын йозаклады, ә икенчесе, кай җире кычыта, һәйбәтләп керендерергә кереште. Бичара әби дә шул тирәдә әбәләнде, тик аның инәлүенә боларның исләре китми булып чыкты… Ахыр чиктә шактый кызганыч хәлгә төшкән бәндәне, ора-тибә, үз урынына озатып куйдылар… Вагонда ниндидер шыксыз тынлык урнашты. Тәгәрмәчләр шыкылдавы яңакка, касыкка бәргән сыман итә башлады. Ләкин, тора-бара тагын бар да янә үз эзенә төште, билет тикшерүчеләр керде, аларның үзләрен тәфтишләүчеләр пәйда булды, әңгәмәләр яңарып, салонда гөж яңарды, һәм янә изрәтә башлады. Йокыга китеп кенә барганда, кемдер җиңемнән тартып уятты. Күзләрне уып, яхшылабрак карасам, милиция хезмәткәре. Мин аны, кондуктор, дип буталып, кесәмнән алып билет сузам.

– Исәнмесез. Сезгә әнә теге хулиган бәйләнгән, диделәр? – ди погонлы, мине очлы карашы белән бораулап.

Вагон патшасы булу хыялы чәлпәрәмә утырган тарафына карыйм. Битенә идән пычрагы йоккан, йодрыклар төшүеннән шешенеп киткән чырайлы танышым катында янә бер милиционер кунаклаган булып чыкты…

– Бер дә таныган кешем түгел.

– Вагонда ут өереп сугышканны күрмәдегезме? – ди милиционер, иренен бүлтәйтеп.

– Ә үзегез кайда идегез соң, ут өереп сугышканда?

– Сорауларны биредә мин бирәм. Ул Сезгә бәйләнгән. Менә бу иптәш шулай дип раслый.

Як-якка каранам, һәм миңа баш бармак күрсәтүченең катымда елмаеп торуын абайлыйм.

– Сез, мине бу исерекне кыйнады, дип күрсәтмә бирдегезме? – дип сорыйм аңардан.

– Юк, юк. Сез нәрсә, – дип өтәләнә баш бармак күрсәтүче. – Сез идәндә аунатмасагыз, аның арт сабагын укыткан ике егет тә хулиганга сүз катарга базмый иде, дидем генә мин.

– Ә кайда соң ул батыр юлдашларыгыз?

– Төшеп калдылар.

Милиция хезмәткәренә яртылаш борылып:

– Мин бирегә күрше вагоннан күчеп утырдым, – дип белдерәм. – Монда бер мужик утыра иде. Иптәш мине шуның белән бутый бугай?

Милиционер сораулы карашын баш бармак күрсәтүчегә юнәлтә. Теге «әллә тагын» дигән мәгънәдә җилкәләрен сикертә…

– Кайда соң ул мужик?

– Ә мин белергә тиешме?

– Бик кыю сөйләшәсең син, абзый кеше, кем дип белик үзеңне? Документың бармы?

– Гражданин.

– Нәрсә?

– Конституциянең икенче маддәсе нигезендә, дәүләт өчен иң югары кыйммәткә ия зат. Аттестация узсагыз, сез моны белергә тиеш идегез… Паспортны күрсәтәсеме? Таныклыкнымы? Бәлки, әүвәл үзегез белән таныштырырсыз, лейтенант әфәнде?

Әңгәмәдәшем, минем кесәдән ала башлаган ике башлы сәмругкош сурәтле таныклыгымның читен күрүгә, капылт тынычланып:

– Ярый, ярый. Хәерле юл сезгә. Борчыган булсам, гафу итегез, служба шундый. Лейтенант Ибраев булам, – дип, честь биреп, елмая-елмая, чигенә-чигенә, коллегасы катына ашыга.

Тәртип саклаучылар авыз-борыны җимерек, тәмам юашланып калган юлдашыбызны, урыныннан кузгатып, этә-төртә алга юнәлтәләр. Теге өч-дүрт адым киткәч абынып, идәнгә утыра. Кара яулыклы юка гәүдәле әби дә күләгә сыман шул тирәдә кайнаша. Чүгә-чүгә нидер сөйли, ялвара. Егетләр әзмәверне өстерәп карыйлар, әмма нәтиҗә «ай киттек, ел киттек, энә буе җир үттек» шае. Әңгәмәдәш погонлы егет аптыраган кыяфәттә миңа мөлдерәп карый. Мин, дустанә елмаеп, күз кысам һәм җиңелчә генә кул селтим. Һәм форма кигән егетләр, «табышларын» калдырып, вагоннан чыгып китәләр. Аларны аңлап була билгеле, үзе тәпиләмәгәндә, мондый центнер ярымлы бәндәне күтәреп йөртү ни пычагыма?! Бик күп булса, нибары унбиш тәүлеклек «таяк» эшләнә, ә хулиганлык маддәсе «тегәргә» шаһитлар юк. Күренеп тора, тәҗрибәләре дә сай. Безнең участковый андый әзмәверләрнең артына төшеп, бер кулы белән җилкәсеннән, ә икенче кулын ботлары арасына тыгып, нечкә җиреннән умырып тота да этеп алып китә, теге мескенгә аяк очларына басып, вак адымнар белән йөгерә башлаудан гайре әмәл дә калмый…

Әби, кәкрәя-бөкрәя, улына янә торырга ярдәм итә, аннары аны иң якын утыргычка таба этеп утырта… Башындагы яулыгын салып, башта тирләгән үз битләрен, аннары сөекле улының пычранган чыраен ышкып тазарта башлый…»

Госман сөйләүдән туктый. Без аның кыйссасы дәрьясында йомычка булып агабызмы, йөзәбезме, һушка килә алмый торабыз. Тынлыкны бу юлы да һәрвакыт аек акыллы Адмирал бүлә:

– Шуннан ни?

– Һаман да шул чеби теориясе, Адмирал әфәнде.

– Нәкъ Әхмәт очрагындагыча.

– Ниткән чеби теориясе тагын?

– Милиционерлар да бит чукылганны чукырга килеп җитеште… Һәм минем кыйссада да бердәнбер чын кеше – әби. Әни кеше…

Тамак чылатып, бераз капкалап алгач, иң текә иномарка иясе Әгъләметдин сүз алды…

…«Мин карьера ясарга бәләкәйдән керештем, – дип башлады ул үзенең хикәясен. – Элек авылда мал-туар ишле, сарыгын, сыерын, танасын аерымаерым чиратка салмый чыгарсаң, урамга сыймаслык була торган иде. Әти юк, әни берүзе тормыш арбасын өстерәп чиләнә, мин исә – борын асты кипмәгән олы малай. Алай да елдан-ел дәрәҗәм күтәрелә бара. Башта ат көтүе көттем. Аннары авылдашлар, сарык көтүе көтәргә лаек, дип таптылар. Өченче елны – таналар, ә аннан соң савым сыерларын ышанып тапшырдылар. Өч кеше алындык анысына: мин, бер аягы гарип Әшрәфҗан абый һәм шуның Равил атлы энесе. Көтүлек җире әкәмәт шәп безнең, көн уртасында малларны чишмәле урман аланына кертәбез. Бүтән урында маллар төш тирәсендә ике сәгать ятып ял итсә, биредә дүрт сәгатьсез кузгаласылары килми. Ә сәгатьне аяк табаны белән күләгә үлчәп чамалыйбыз. Вакыт иркен, хет йоклап ял ит, хет берәр эш тап. Әмма Равил тынгысызлый, әйдә, көрәшәбез, дип тинтерәтә. Син миннән зур бит, дип карыйм үзенә. Муен тамырына кундыра, артка тибә, төрлечә каһәрли. Күнми кая барасың. Көрәшәбез. Өч яшькә аерма бала чакта нык сиздерә, моның борыны астына инде мыек типкән. Алай да бирешәсем килми, этләшәм, бөтереләм, күкрәге астына керәм, читкә йолкынам – ектырмыйм тегеңә. Гарьлегеннән бу мине муеннан кысып аска бөгә дә йодрыгы белән башны төя башлый. Әшрәфҗан абый ыржаеп көлеп тик карап тора. «Көч кенә керсен, исеңә төшерәм әле мин боларны!» – дип карыйм. Юк, әшәкелеген арттыра гына, мәлгунь. Белә, әти юк, абыйлар юк. Узынуы – яклаучым булмаганга. Берсендә каты ук эләктерде, күзгә чыккан яшьләрне җиң очы белән ышкый-ышкый, «бүтән болай яшәп булмый», дип, эш ташлап өйгә кайтып киттем. Әни фермага ат җигеп йөри иде минем, бидоннар белән сөт ташый, күтәрә шуларны, төшерә, эре сөякле иде мәрхүмәкәй. Әбәдкә кайтып керде бу. Син нишләп эштә түгел, дип тәфтишли. Башта ык-мык килдем. Кыйналу хакында сөйләргә тел бармый, горурлык мишәйт итә. Җилтерәтә башлагач, күңел чайпалып китеп, буа ерылды, дөресен сөйләп аттым. «Әйдәле! Утыр арбага!» – диде әни. Киттек кузгалып. Әни, ике кулы белән дилбегәгә тотынып, аякларын аерып кабык арбага баскан, күк биянең сыртын дилбегә очы белән каезлапмы-каезлый. Аланга чаптырып барып кердек. Тегеләр абыйлы-энеле ипи белән күкәй ашап, шешәдән сөт чөмереп утыралар. Әни, ыжгырып килә-килешкә Әшрәфҗан абыйны гарип аягыннан эләктереп җиргә сөйрәп төшерде дә: «Син нигә фәләненә җон чыккан энеңне тыймыйсың, аксак тәре?!» – дип, зур кытыршы учлары белән моны шапы-шопы яңакларга да кереште. Әни булгач, миңа да йөрәк керде, батыраеп Равилнең бугазына барып ябыштым. Чыбыркысы янында аркылы ята иде, шуны эләктереп алып, шомарып сөякләнгән сабы белән шалт башына! Җирләр акыра малаең. Бермәл ычкынып китеп, торып ук йөгерде.

…Еллар үтте. Армиядән кайткан елны авыл Сабан туенда батыр калдым. Элек кичке уеннар бик күңелле иде: гармунда сыздыру, җырлап бию, наза уйнау дисеңме. Буа янында уза иде ул безнең. Шуны урталай бүлеп ай юлы сызылган. Әлеге «дус» – Равил очрап тора. «Яшьти, тимә, гаеп миндә булган», – дип, күзгә мөлдерәп карый. Бераз салган. Өр-яңа кәчтүмнән. «Нинди яшьти булыйм ди мин сиңа? – дим. – Сикер суга! Йөз, колач салып!» Китте бу кереп. Бермәл аркам белән тоям, кемдер миңа төбәп карап тора. Киртә белән тондырмагайлары тагы, дип борылсам – әни. Шелтәләп, баш чайкый…»
– Булмаса булган икән, кая, мин дә сөйлим, алай булгач, дип, утырган җиреннән калкынып куйды авылда калып, тәрәзә-ишек, башка шундый эшләнмәләр ясап көн күрүче алтын куллы дустыбыз Хөснулла. – Эчеп җибәр салганын, сорама каян алганын, дип җырлыйлармы әле, берәрне төчкертик тә аннары мин сөйләгәнне тыныч кына йотып утырасы була. Тоттыгызмы? Тотсагыз, башлыйм.

– Ашыктырма, Хөсни. Үзең дә капкала. Күрәм, чабышка җыенган ат сыман ярсыгансың.

– Яшь фил кебек дулкынлана, – дип өсти Әмир.

– Әйдәгез, тоткарламыйк, югыйсә ялындыра башламагае. Сүз сиңа, Хөсни, чурт с ни…

– Рәхмәт, Адмирал әфәнде. Димәк, менә болай. Минем ике апам тугач, сугыш башлана. Әти сугыштан исән кайта һәм янә ике кыздан соң, көтеп алган малай, мин дөньяга аваз салам. Әти яуда чакта ике бала белән торып калган әни тормышның ачысын-төчесен җитәрлек татый. Элек авылда эш кенә түгел, әле чират буенча дежур, ягъни кизү тору тәртибе дә булган. Кышкы бер көндә моңа әнә шул кизү чираты тәртибендә район үзәгенә пакет илтергә куша авыл советы рәисәсе. Иптәшкә ундүрт яшьлек бер кызны ияртәләр. Буран чыгып тора, дигәнгә дә йомшамый рәисә хатын, ашыгыч илтергә кирәк, төрмәгә китәсең киләме әллә, дип җикеренә. Әнкәй белән үсмер кыз җиде чакрым ераклыкта урнашкан район үзәгенә җәяүләп чыгып китәләр. Өстә юка телогрейка, башта җеп шәл, аякта иске чабата, юлга чыкканда ашаган ризыклары – алабута күмәче… Районга җитеп, башкарма комитетны табып, кирәкле кешене көтеп алып, шул пакетны тапшырып кайтырга чыкканда, җәяүле буран көчәя төшә. Күпмедер вакыттан соң ул котыра ук башлап, бермәл басуда күк белән җир тоташа, бернәрсә күренмәслек була һәм болар адашалар. Адашып караганнар белә, әллә кайлардан әйләнеп йөрелә… Шактый чакрымнар узгач, үсмер кыз бала йончып, тәмам хәлдән тая. Әни аны арка кочтырып юлын дәвам итә. Бара торгач, безнең Ямбулаттан алты-җиде чакрым читтә урнашкан күрше авылга бөтенләй икенче яклап килеп чыгалар. Хәер, алай әйтү дөрес үк булмый, чөнки аркадагы юлдаш сулыш алудан туктаган икән. Әни аны бер агач төбенә сөяп калдыра да, зират почмагы абайланган авылга үрмәләп диярлек барып җитеп, иң кырый йортның ишеген кага. Анда үзе сыман ике балалы хатын яши икән. Өендә бер кыерчык икмәге юк, миче суык. Карап торган кәҗәсе бар, һәм шул хатын абзарга кәҗәсен саварга чыгып китә. Җеп өзәрлек хәле калмаган әнигә хәзинәсендә барын, ягъни яңа савылган шул ярты кружка сөтне эчерә. Бу юмартлыкны бәһаләп бетерерлек түгел – күрше авыл хатыны асылда бер белмәгән кешенең өзелә язган гомерен үзе һәм ике баласы гомереннән өлеш кисеп ялгый… <…>


Дәвамын «Казан утлары» журналының 12нче (декабрь, 2017) санында укыгыз.

Башын укырга: http://kazanutlary.ru/?p=38472

фото: pixabay.com