Табигать һәм мин

06.03.2018 №8(август),2016

Җиңүче кем?


Беренче вакыйга

Безнең «Казан утлары» журналы редакциясе урнашкан бинадан ерак түгел бер күл бар. Юлны метро туннеленнән чыгып Энергетика университетын гына узасы. Беркөнне төш вакытында шул күлгә барып килергә булдым. Үзем генә киттем. Хезмәттәшләремнең күбесе чираттагы ялда. Киттем күлгә. Ни хәле бар икән? Шәһәр үзәгендә тончыгып, җан биреп ятмыймы?
Әнә Идел белән Казансуны көн саен күреп торабыз. Безнең редакция тәрәзәсеннән уч төбендәге кебек күренеп тора алар. Суларының муллыгы, ярларының матурлыгы белән күңелгә ямь, эшкә дәрт бирәләр.
Аллага шөкер, күл исән, кипмәгән дә, беркая да китмәгән. Бер як ярына брусчатка җәеп, эскәмияләр куйганнар. Суга кереп торган тимер басма да бар. Басып торам шул басмада күл белән хозурланып. Әнә теге ярдан бер оя үрдәк бәбкәләре йөзеп килә. Уч төбенә сыярлык йомры-йомшак, җанга ятышлы йомгаклар. Тын гына шуып килделәр. Ана үрдәк, җим эзләп булса кирәк, камышлар арасына кереп югалды. Бәбкәләр үзләре генә калды. Шул мизгелдә, көтмәгәндә, алар янында күлдән күтәрелгән албасты, матурлыкның ямен алган гыйфрит кебек, су күсесе пәйда булды һәм бәбкәләргә ташланды. Тын күлдә мәхшәр башланды: бәбкәләр як-якка сибелде, тирә-якка су чәчрәде, дулкыннар кузгалды. Күр әле бу ана үрдәкне, камышлар арасыннан ни арада чыгып өлгергән? Аның яссы томшыклары ялтырап-ялтырап, кыска муены сузылып-сузылып алды. Су күсесенең иманын киде ул.
Тасма койрыкка читкә таба йөзеп китүдән башка чара калмады. Ул хурлыгыннан нишләргә белмәде. Аптырашта калды. Аннары яр буена йөзеп килеп, үткен тешләре белән черт иттереп камыш кисеп алган булды. Үрдәккә бирешкәч тә, ул алай ук беткән җан түгел әле, янәсе.
Бәбкәләр пипелдәштеләр, елтыр-йомры, шомырт күзләре белән әнкәләренә карадылар, үзләрен коткарып калган газиз җанга олы рәхмәт, яннарында шундый терәк булганга тыелгысыз куану, чиксез ярату хисен тоярга була иде бу карашлардан.
Су күсесе камышны колга кебек өскә күтәрде дә теге як ярга таба йөзеп китте. Яшел әләмнән илаһи яктылык, төрле төсләргә кереп балкыган нур сибелеп калды, гәрчә аны су күсесе күтәргән булса да.


Фото: sovetov.su

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *