Хикәя

21.12.2017 №2 (февраль),2017

Көмеш аеллы бүрек вакыйгасы


Ул көнне мин каядыр ашыга идем. Әйбәт җиргәдер. Чөнки иң затлы бүрегемне киеп чыккан идем. Яңа өелгән купшы кибән кебек күпереп торган ул бүрегемне мин ел буе акча җыеп алдым. Бер хикмәте дә бар: бауларын бер-берсенә эләктереп кую өчен аңа кечкенә көмеш аел тагылган иде…
Барам шулай көяз генә атлап. «Бүрегемне күрәләрме?» – дип як-ягыма каранып барам. Юк, мин бара торган аллеяда ник бер җан әсәре күренсен! Әле караңгы да төшеп җитмәгән югыйсә, кая качып беткәндер бу халык?!
Ә! Суык! Шуңадыр. Минем генә шәп бүрегем булгач та… Мин генә ул… Бүрек якаларын төшереп, көмеш аелны чыкылдатып эләктереп куям да… җилдерәм генә!
Туктале! Җилдерми генә тор… Артымнан куып җиткән ул бәндә кисәген ничек кенә күрми калдым соң әле? Мин исемә-акылыма килгәнче, бу бәндә башымдагы затлы бүрекне йолкып-тартып алды да кирегә йөгерде…
Алай тиз генә алмый торсын әле! Бу бүрек өчен тиккә генә ел буе акча җыйдыммыни мин?! Шулай тиз генә колак кагар өчен көмеш аеллысын сайладыммыни?! Ишь ты! Тоттырырмын мин сиңа!
Ачуым чыгып та бетте, бүрек бурының артыннан куып та киттем, атылып килеп, җилкәсенә барып та ябыштым… Шулай бер-беребезгә ябышкан килеш кар өстенә тәгәрәдек. Әүмәкләшеп тәгәрәп йөрибез кышкы бакча буйлап: башлар ялангач, киемнәр тузган, чәчләр карга укмашып каткан…
Беренче булып мин айныдым. Айнуым булды, арабызда кысылып, бәргәләнеп йөргән бүрекне эләктереп тә алдым. Кулга бүрек кергәч, теге бәндәдән ычкынып, трамвай тукталышы калган якты урам ягына йөгерерлек көч табу кыен булмады… Ничек барып җитеп, йөгереп барган көйгә, ачык ишектән трамвай эченә ничек атылып керүем истә дә калмаган. Шул гына хәтердә: берзаман трамвайдагы халык миңа әйләнеп әйләнеп, үрелеп-үрелеп карый башламасынмы… Кемдер, хәлемә кергәндәй, ихлас көлемсерәп куя, кемдер, шикләнеп, читкә тайпыла…
Бу сәерлекнең сәбәбен кайткач кына ачыкладым: ул көнне мин ике бүрек алып кайтканмын икән бит! Үземнеке арткы якта эленеп тора, көмеш аелы нык булган, күрәсең, ә каракның минеке кебек үк затлы бүреге кәперәеп башымда утыра! Күземә күренәме дип, кат-кат тотып карадым – нәкъ минеке кебек, хәтта аелы да саф көмештән эшләнгән!


фото: pinterest.com