Бәян

20.12.2017 12 (декабрь), 2017

Әниләр


Вакыт җиткәч кенә кадерләргә,
Кереп югалалар каберләргә….
Мөдәмил Әхмәтов

Елның елында хәрби диңгез флоты көнен Мишә буендагы изгеләр чишмәсе челтерәп аккан тау итәгендә, учак ягып, казан асып уздырабыз. Мәҗлес кич башлана һәм таңгача дәвам итә. Флотта хезмәт иткән, текә вазифасы, административ маясы ышыгында хатыны исемендәге табышлы бизнесын армый-талмый алга кәшәләүче Әхмәт дустыбыз ел саен сарык чалдыру, җәтмә белән балык сөздерү, табын әзерләтү, аның тирәли келәмнәр җәйдерү, палаткалар кордыру, кулъюгычлар куйдыру, сөлгеләр элдерү, печәнен чаптырып, машиналар өчен мәйданчык әзерләү, килер юлларны тигезләү-төзекләндерү һәм барыбыз өчен дә җитешле санда тельняшкалар сатып алу хәстәрен күрә. Биредә Әхмәт яшелчә, җиләк-җимеш үстерү, атлар асрау һәм кымыз җитештерүне җайга салган. Җирләр аныкы икәнен якын-тирә авыл халкы бик белеп тә бетерми бугай, чөнки дустыбыз, «нигә кош-кортларыгыз, мал-туарларыгыз минем биләмәләрне таптый», дип әлегә вакланмый. Озак еллар Иделдә ак пароход йөздергән Фәрит кордаш бәйрәмебезгә баштанаяк ак формадан килә, һәм аңа Адмирал әфәнде, дип кенә мөрәҗәгать итәбез. Күбебез флотта хезмәт итмәсә дә, тельняшкалар киеп, бераз кызып алгач, әкренләп диңгез бүреләренә охшый төшәбез. Безгә шулай тоела. Хәер, читтән күзәтүче ятлар ничек бәяли торгандыр, Аллаһ сакласын… Саф һавада табынга килгән һәр ризык, итле шулпа, шашлык, бәлеш, табада кыздырылган елга балыгы, көлгә күмеп пешерелгән бәрәңге – бар да әйбәт үтә. Халык мәкале хаклы: аш – ашка, урыны башка. Әлбәттә, мәҗлескә кереш сыйфатында иң алдан чыгарылган флотча макорон да тиз ялмана. Чәй, аннан катырагы өчен кружкалар, аш тәлинкәләре, кашыклар – бар да безнең чордагы хәрби хезмәттәгечә әлүминнән. Кымызны касәгә салып сыйланасы. Кайсыбызның нинди дәрәҗәгә ирешкәнен исә чирәмлектә тезелешкән машиналар «әйтә». Көяз иномаркалар рәтендә, ә алар арасында танк шаелары да юк түгел, тыйнаклык саклап, тегеләрнең укалары коелмасын тагы, диебрәкме, берара читкә тайпыла төшеп, боегыбрак торучы, үз илебездә чыккан транспорт чараларының «тезләре» сыгылганрак, һәм «борыннары» салынкырак. Хәлбуки, тора-бара күңелләр нечкәрә, кайсыбызның ничә яшьтә булуы, иҗтимагый баскычта ниткән кирттә канат җилпүе онытыла, һәм без бары тик дуслар, ахириләр генә булып калабыз. Әңгәмә җанлана, кыза, кайный, күбекләнә. Һәм куыклар да оча башламый микән? Элегрәк, яшьрәк чакта сүзебез күбрәк кызлар, мәхәббәт өлкәсендә яуланган үрләр хакында урала торган иде. Инде ул чорыбыз сагынып сөйләргә генә калып бара бугай. Дөрес, әле дә хатын-кыз темасы тәҗеллеген җуймады җуюын, тик бераз шиңә, куырыла төште, димме, мактанышуларыбыздагы шигъриятне елдан-ел тормыш прозасы кысрыклый. Кыскасы, без фәкыйрьләр өчен эштә килеп туган кыенлыкларны ерып чыгу, дәү түрәләр белән бәрелешләрдән кемнәрнең ниткән «каурыйлары» коелып исән калуы хакында кыйссалар елдан-ел кызыграк тоела бара…
Утыра торгач, һәр җәй көтеп алынган шушы очрашуыбызга турылап, Сәлимулла кордаш чыгарган җырга да чират җитә…

…Кызырата тавы, Мишә яры…
Тау өстендә тора бер болыт…
Күңелдәге хисләр, якты төсләр
карашлардан ташый, нур булып…
Үзебезнең җырны җырлыйк әле,
кубарылсын җанның юшкыны,
ялкынланып янсын безнең учак,
биекләргә менсен очкыны!
Кызырата тавы, Мишә яры, –
бәллүр чишмә чыга ургылып.
Сөйләшәсе сүзләр хәттин ашкан,
күңелләрдән ташый, моң булып.
Яшьлектәге дуслар җанга якын.
Яшьлектәге хисләр кадерле.
Яшьлектә җырланган җырлар гына
телә җанны, өзә бәгырьне…

Һәм тагын үзебезнең җырны җырлау мөһимлеге хакындагы кушымта арага керә. Тик аның соңгы юлы «йолдызларга ашсын очкыны», дип тәмамлана… Бу сүзләрне, теләк-тәкъдимнәребезне искә алып, Әмир яшьти корыштырган иде…
Җыр, әгәр дә аңа җан иңгән икән, күңелләрне уртак дулкынга турылый һәм андыйдан соң беркавым айный алмый, әсәрләнеп, сүзсез утырыла…
Адмирал әфәндене тау исеме сәерсендергән булып чыкты, һәм аның капылт кына:
– Ниткән Кысыр ата тавы ул? – дип, кызыксынулы соравы моңга бирешүчәнрәкләребезне, җырның тылсымлы тәэсиреннән «уятып», тып иттереп җиргә төшереп бастырды. – Хозыр Ата дигән сүздән үзгәргән, – дип, ашыгып ачыклык кертте Әхмәт, гармунын читкә куеп.
– Что за мужик?
Терекөмештәй хәрәкәтчән һәм җитез Әхмәт, урыныннан торып, гасабиланып, баскан ноктасында бөтерелеп алды һәм, шагыйрь дустыбыз тарафына ишарәләп:
– Менә шушы кеше иң төгәлен әйтә инде аның, – дип котылды.
– Пәйгамбәр, – дип ачыклык кертте Әмир, тыныч кына. – Терек суы эчкәнгә, мәңге яши. Мөсафир, дәрвиш кыяфәтендә кешеләргә юлыга һәм, күңелләре сафракларга, «инде беттем», дип торган мәлләрендә игелек кыла, булыша, ярдәм итә.
– Димәк, ул бу тирәләрне ураштырган! – дип тел шартлата Адмирал.
– Бер сукмактан йөрибез, – дип ризалаша Әмир. – Әхмәтнең кабаттан мантып китүенә шул сәбәпче түгел микән әле?
Як-яктан:
– Ни булган иде Әхмәткә? Без берни белмибез! – дигән кызыксынулы сораулар, борчылулар яңгырый.
– Әй, – дип көрсенә Әхмәт, чыраен чытып һәм сул кулын кырыйга таба селтәп куя.
– Йә-йә, без дә белик, – дип гөрләшә башлый мәҗлестәшләр.
– Кем дә кем Әхмәт белән булган хәлне белергә тели, шул иптәшләрнең кул күтәрүен сорыйм. Каршылар? Тоткарланучылар? Бертавыштан! – дип сөрән сала Адмирал.
– Туктачы, Адмиралым, – дип, аның җиңеннән тарта Әмир. – Бәлки, кешенең ничек итеп күлмәген күтәртеп – эченә, чалбарын төшертеп, артына тибүләреннән алган тәэсирләре белән уртаклашасы килмидер? Кукраюлары бик күңелле, кәкрәйтүләре бик яман, дип җырлыйлар түгелме соң хәләл җефетеңнең туган якларында?
– Алай ук түгел бит инде, – дип, янә сикереп тора Әхмәт. Ул, гадәтенчә, урынында зыр итеп бөтерелеп ала да, тәвәккәлләп, үзенең сөйкемсез сөяккә әйләнүе тарихын бәян итәргә керешә… Сөйләгән саен, сүз агымы тизлеге арта тора һәм бермәл ул кызулый ук башлый:
– …Чакыртып алды бу мине. Килеп кердем кабинетына. Келәмнәр калын анда, аяклар бата да, баш әйләнеп киткәндәй була, күз алдында әйберләр тотанагын җуеп йөзә башлый. Өстәлләр кара агачтан, ә шулар, мокытны кырык ел укыт, барыбер мокыт, дигәндәй, колхоз рәисе зәвыгынча, «Т» хәрефе ясап тезелгән. Бар бит әле Әмир ярата торган Гамил Афзал шигырендә, ничек әле, «татарга кол кереп утырган», дигән төше. «Колхоз» тагын да тирәнрәк кереп утырган безнең югары катламнарга…
– Иҗади катламнарда да хәл шул, – дип сүз кыстыра Әмир. – «Декамерон»ны да укымаган гыйбадлар язарга өйрәтә башлады бүген…
Адмирал аңа «тсс» дип, бүлдермәскә кисәтеп ым кага.
– Әмир хаклы, барыбыз да колхоз кадрлары, – дип дәвам итә Әхмәт. – Хуҗа түрдә, ә як-яклап, «тән»гә якынаю җае тапкан «алтылы чыбыклар» күзләрен тасрайтып утыра. Мине күрүгә, агаебыз корт чаккандай чәчрәп урыныннан купты. Бер кулын кесәсенә тыккан да, әйтерсең, анда бильярд шары бар, шуны, әле уңга, әле сулга әйләндерепме-әйләндерә. Дулкынланган чакта моның бугаз төере бүртеп, күлмәк якасына сыймый башлый икән, һәм ул юк муенын, ата каз сыман әледән-әле алга суза… Аны, ишеткәнсездер, бәлки, үзенең иң якыннары урыныннан очыртырга маташты. Беренче булышчысы, уң кулы дисәң дә ярый, миңа телефоннан шалтыратып, фәлән көнгә табын әзерләргә боерган иде. Өстән кушкач, йөгерә-чаба үтәми булмый. «Сезгә каршы этлек план корачакларын мин каян белим, үзегезнең төчкергәнегезгә дә, башкасына да ярхәмикалла дип торучылар иде ләса ул мәҗлестә», дип карыйм, ишетүче юк. Яраннарының әле берсе, әле икенчесе, эшемдәге юк җитешсезлекне бар итеп, турыны да кыекка чыгарып, минем бакчага таш томыра. Минем дә ачу купты. Сорау бирүчене шыр тилегә чыгара торган җаваплар телгә килеп кенә тора. Күрәм, гаепләүләренең нигезсезлеген чәлпәрәмә китерүче дәлилләрем агайның ачуын кабарта гына бара. Башта бурлаттай кызарды моның чырае, аннары агара төште һәм тора-бара яшелләнә үк башлады. Тәрәзәдән шундагы Татарстан байрагына төшеп уйнаган яктылык кайтарылып, шулай төрләндердеме, шайтан белсен… «Беләм мин синең эшләгәнеңне, ишәк тә эшли!» – дип үкерде бу бер мәлне. Һәм шул мизгелдә аның текмә-тек маймылга охшаганлыгын аңыштым. Аермачык күрәм, агайның умыртка сөяге җилкәсенә җитәрәк, сорау билгесенә охшап, капылт дуга булып бөгелгән. Кәкре куллары озын, ә киң борын тишекләреннән мүк сыман йон ургый. Калын кашлары гүяки тулаем йөнтәс танавын кырып хасил ителгән… Маңгае тар, булса булыр нибары ике бармак иңе, алгы яктан пеләшләнүе генә аны ерактан киң күрсәтеп күзне саташтыра икән. Абайлап алам, моның тирәсендәгеләр дә килеш-килбәтләре, үз-үзләрен тотышлары белән һәм фикер сөрешләрендәге кәкрәю-тураюлары аша да шул җан иясенә иш. Миннән ни көткәннәрен төшенеп, гаҗиз хәлдә кабул итү бүлмәсенә атылып чыгам һәм, иреннәре җете кызылга буялган, нечкә билле, мул арт санлы ниндидер мартышка киңәшенә буйсынып, үз теләгем белән эштән китү хакында, әйткәннәрен сүзгә-сүз тезеп, гариза сырлыйм.
– Ашыкмадың микән? – дип мөгрәп куя Адмирал.
– Ә нишләргә боерасыз? Кая барма, хуҗаның йөгерек күзле шимпанзе, горилла, орангутанг, лемур табигатьле туган-тумачасы, әшнәләре… Ә мин шулардан кимме? Ай үттеме-юкмы, тырыша-тырмаша торгач, күңелемә хуш шул даирә станына кабаттан әйләнеп кайта алдым, һәм, кем әйтмешли, янә пальмадан пальмага сикереп, кокос чикләвеге чирттереп яткан көн…
– Ничек алай ансат кына?
– Ансат түгел, парин. Батып барганда, бер хәтәр текә танышым йонлач кулын сузды. Инде, кирәге бүтән чыкмастыр, дип уйлап, элек кылган игелекләрен оныта, аннан читләшә дә башлаган идем. Яхшылык хәтердә озак сакланмый, яманлык кына мәңге истән чыкмый бит ул. Берәр нәрсә сорасаң, колагы кызара башлый аның, шул сыйфатын өнәми идем. Һәм, маңканы агызып, кабат шул кешегә барып аудым… Ул, билгеле, башта әйтәселәрен тезде… Аннары, урыс әйтмешли, мине «отмазал»…
– Димәк, бар да тәртиптә?
– Ут йотуларымны әни авыр кичергән. Бар да урынына утырды, дип җиңел сулыш алган көннәрнең берендә якты дөньядан китеп барды…
…Олыгая төшкән саен, сабыйлыгыңа якынаясың, кемгәдер нарасый чактагыча елышасы килү тойгысы арта бара… Зур гына берләшмәдә техник күзәтчелек мәшгулиятендәге Госман дустыбыз кыйссасы да ахыр чиктә шул фикерне өлешчә булса да куәтләүгә кайтып калды… Аның Казаннан электр поездында мәҗлесебезгә кайтышлый юлыккан маҗарасы шактый гыйбрәтле булып чыкты… Госманның тавышы җанга ятыш, салмак, һәрвакыттагыча, ул сүз тәмен һәм үз кадерен белеп, сеңдереп, шома сөйли. Усал телләр Госман әфәнденең, һәр чыгышын көзгегә карап ятлый, дип гайбәтен сата. Шулмы гаеп? Үрнәк аласы урында, урынсыз ыржаю. Мөкәммәл җөмлә төзи белүчеләр нык кимегән, корыштырганнарында мәгънә коргаксыган, радиолардан берсеннән-берсе ямьсез тавышлы алып баручыларның төчеләнеп һәм ахахайлап тозсызланулары, ясалма көлүләре, ялган шатланулары, риядан борчылулары тәмам азу ярган, ә алар белән әңгәмәгә дәшелгән мөһим вазифа ияләренең бер-берсенә бәйләнешле рәттән өч җөмлә төзеп әйтә алуы могҗиза буларак кабул ителә башлаган, ихласлык комрыкка тибәрелгән бер заманда, җырлап торган эзлекле сөйләмгә юлыгу, кем әйтмешли, тәнгә сихәт, җанга рәхәт ул…
«…Димәк, сезнең белән күрешү ниятеннән юлга җыендым, – дип башлады Госман әкәбез. – Гаражымдагы өч машинаның берсен хатын иярләп, таң тишегеннән кияүләргә чыгып тайган, олы кыз шалтыраткан, имеш, икенчесен малай алып сызган, өченчесе кыз карамагында, анысы кая олаккандыр, шайтан белсен, һәм мин, «самый кирәк чагында, атаң өйдә булмады», дип, баласына зарланган хатын сыман, берүзем «атсыз» торып калганмын. Нишлисең, автобуска утырдым да дырык-дырык вокзалга юл тоттым. Вокзал, пардан зәңгәр бушлат кигән каравылчылар белән тутырык икән хәзер. Беренче катта да эленке-салынкы кайнашалар, икенчесендә дә шулар эштеренә. Казна киеме кигән әлеге ваемсыз чырайлы затлар миңа шик белдереп, сөзеп-сөзеп карап узалар. Чак кына арурак дигәннәре металл сизүче махсус капкадан капшап-тикшереп эчкә уздырды. Билет алыйм дисәм, касса тәрәзәләренә «тәнәфес» дип язып куйганнар. Автобустан төшкәндә, кыек басып, аякны авырттырган идем, биредә икенче катка көйләнгән эскалатор ватылган булып чыкты, ничек кирәк алай баскычтан тәпи-тәпи югары күтәрелдем. Киттем, күрсәткеч буенча бәдрәфханә юллап. Анысының ишегендә «ремонт» дигән язу эленеп, иң якын хаҗәтханәнең кызыл бинада булуы хәбәр ителә. Юл тотам кызыл бинага. Кызылында каравылчылар тагын да ишле булып чыкты. Центнер, центнер ярымлы, хөрәсәнлекләре һәм хәрәкәтләрендә шәйләнгән, күз карашларыннан сирпелгән мондый нөсхәләрне кайлардан табып бетергәннәрдер… Ничек кирәк алай тикшерүләрен узып, патша җәяү бара торган җирне эзләп тапсам, ишек катындагы будка тәрәзәсеннән йокыданмы, башкасыннанмы шешенгән йөзле хатынның кабартма авызы, иренеп кенә, «егерме сум», дип мыгырдана… Билет булса, бушлай кереп булуын әйтеп тормый җиңгәгез. Ә миндәйләргә билет юклык касса өчен тәнәфес оештырып хәл ителгән. Кем белә, бәлкем, бәдрәф бер көтү каравылчылар штатын финанслау чыганагы булып калгандыр?.. Кесәмнән меңлекне алып хатынга сузам. Теге баш чайкый, вагым юк, ди… Будка бәләкәй, хатын зур, ул аны гүяки киеп куйган… Тутагыз шуннан көч-хәл сыдырылып шуып чыга да, мине озаклап тентеп-тикшереп керткән ишек катына барып, бушлатлылардан меңлегемне ваклатып килә…
Вокзал идәнен юып тазартучы агрегат биредә үзйөрешле түгел, ә этеп азапланулы икән һәм аны, адым саен кабелен сүтеп һәм җыеп, билгеле бер аралыкта урнаштырылган розеткаларга тоташтырып эшләтәсе… Яхшы, хуш, миңа дигән электричка китәргә егерме минут кала, аның кайдалыгын игълан иттеләр. Турникет аша абына-сөртенә чыгып, башта мәтәлә-казала бишенче катка йөгереп менеп, әйтелгән юлга барасы, аннары шул югарыгы каттан перронгача йөгереп төшәсе. Анда лифт бар барын, әмма эшлиме ул, юкмы, эләгеп буламы, аңышып торырга вакыт тар. Төшкәндә ишекләре ачык иде дә, ярты юлда эләгеп калу ихтималыннан шөлләп, ул уңайлыктан файдаланырга базмадым. Егерме минут үтте дигәндә, бер вагонга кереп, ишек катындагы рәтне калдырып, икенчесенә барып җирләшүем булды, кузгалып та киттек. Электр поезды бер алып биреп китсә, хутлы элдерә икән… Тимер тәгәрмәчләр «кайтасың», «кайтасың», дип җанны алгысыта. Кайтабыз. Вагонда халык әллә ни ишле түгел, алай да әңгәмәләр кушылышыннан туган гөж, тәгәрмәчләр тыкылдавы кысасында йокыны китереп тирбәтә, мәмрәтә. Изрәп йокыга китәргә, вакыт-вакыт әле ачылып, әле ябылып торучы шудырма ишек чыгарган дыкылдау һәм тамбурдан кергән тәмәке сасысы комачаулый. Анысына да күнегер идең, әледән-әле билет тикшерүчеләр өере бимазалый. Инде алары да тынычланып, каядыр сеңгәч, бераз черем итеп алырга була, дигәндә генә, салонда янә ниндидер ыгы-зыгы купты. Соңгы рәттә урнашкан әзмәвер гәүдәле сәрхуш ир-ат йодрыкларына ирек биргән, янәшәсенә туры килгән күршесе, гөжләп кан саркыган авыз-борынын учы белән каплый төшеп, ишеккә ташланды. Сугыш чукмары исә аны куалап вакланмады, бу матавыктан котылырга омтылып урыныннан купкан икенче күршесенең дә ипи шүрлегенә менеп төште. Бәладән башаяк, дип, таярга маташкан күршесе кискән агачтай аугач, бичараның касыгына ботинкасы белән каерылып тибәргә дә онытмады. Теге мескен, ничек кирәк алай, дүртаякланып, шудырма ишек ачылган шәпкә тамбурга атылып чыгарлык дәрман таба алды тагын… Юка гәүдәле, кара яулык япкан әбекәй, каударланып, «улым», «улыкаем», дия-дия, чыгырыннан чыгучыны тынычландырырга азаплана, әмма күкрәге җиңү дәрте белән тулышып алгысыган ир-ат өчен аның чапалануы, бәйләнчек черки безелдәве сыман гына тоелгандыр… Бермәл, гүяки кисәк яңгыраган уртак әмергә буйсынган сыман, арткы рәттәге пассажирлар дәррәү урыннарыннан купты. Әһә, минәйтәм, хулиганны, уртага алып, «эре иләктән иләмәкче» болар. Тик ялгышканмын, гомуми кузгалыш тәртип урнаштыру ниятеннән түгел, ә һәркем үзе хакында борчылып, бәладән ераккарак качу, күченү хәстәрен күрә булып чыкты. Мин әллә нәрсәсенә ирендем, гомуми талпынышка иярмәдем, «тамыр җибәргән» урынымны ташлыйсым килмәде. Алай да ыгы-зыгы купкан почмакка күз ташламый да булмый. Карашларыбыз очрашты, һәм чамаладым: йодрыкларына ирек бирүченең минем белән дә аңлашырга исәбе юк түгел… Менә ул, урыныннан торып, каршыма күчеп утырды. Майлы тонык карашы белән сөзеп баштанаяк күздән кичерә абзагызны. Әшәке итеп елмая. Уң кулыма күн перчаткамны кияргә өлгерәм. Йодрыклар җыйнак минем, селтәнергә туры килгән мәлләрдә, бармаклар таралып очмавын кайгыртмый булмый. Менә каршымдагы әзмәвер урыныннан куба. Мин дә җәлт кенә, тегене тәрәзә ягында калдырып, аралыкка чыгып басам. Һәм без, ике утыргыч арасында йөзгә-йөз, Тукай язганча, «күзгә күзне нык терәп» тын торабыз. Беләм, моның ишеләрдә эт холкы, карашыңда әз генә курку сизелсә дә, бугазыңа ыргылачак. «Төкерәм мин сиңа» дигән мыскыллы елмаю да әзмәвернең сабырын төкәндерә күрәсең, саллы йодрыгының күз төбемә турылануын абайлыйм. Тидерә алса, башны өзүе бик мөмкин, шайтан алгыры… Минем бәхеткә, әлеге әфәнде ярыйсы гына салган, авырлык үзәген саклау турында кайгыртмый. Башны кырыйга алып калырга өлгерәм, алай да татуировкалы йодрыгы колакны яндырып ышкылып үтә… Инде сугуы бушлыкка тару аркасында алга сөрлеккән эре гәүдә мәтәлсен өчен, юлыннан читкә тайпыла төшеп, аяк чалып, җилкәсеннән алга йолкытырга, аңа юнәлеш бирергә генә кала. Һәм, ишелеп барган мәлендә нечкә җиренә типми дә булмый, югыйсә, кем әйтмешли, салондагы халык дөрес аңламаска мөмкин… Таудай гәүдәле сәрхуш йөзтүбән барып төшкәч, тын алганын көтеп тормый, башына аяк белән басып, «кузгалсаң, күзеңне тибеп очырам», дип кисәтәм. Мондый чакта әмернең кыска – миендә сыңар сыры барларга да барып җитешле булуы хәерле. Вагонда шәхси хакимиятен шактый уңышлы урнаштыра башлаган кемсә, инде бите белән пычрак идәнне «үптерүгә» карышмый. Ул арада арык гәүдәле кара яулыклы кечтеки әбекәй кырыма килеп, «улым, зинһар, үтерә күрмә», дип, бии-бии ялварырга керешә. Мин аяк астымда ятучыга:
– Әниең сүзен тыңла моннан ары, – дим дә гәүдәсе аша, артына басып, башмак эзе калдырып атлап чыгам һәм кабат урыныма барып утырам. Әби, каударланып, тәүфыйксыз малаена торырга булыша, кадерлесен, куркыныч урыннан тизрәк, «әйдә, әйдә», дип читкә өстери, һәм алар ничек кирәк – алай кабат үз урыннарына барып урнашалар. Вагонда тынлык хөкем сөрә, гөжләү туктаган, тәгәрмәчләр генә тыкылдый. Тегесе дә, монысы да кызыксынып мине күзәтә. Берсе, теләктәшлек белдереп, баш бармагын күрсәтеп, ахмакларча елмая да… <…>


Бәянның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

фото: pixabay.com; sabinevanerp