Юбилейлар

18.12.2017 12 (декабрь), 2017

Әнвәр әзи


Без имени

Әнвәр Хәйринең тууына 70 ел

Әнвәр абый белән ныклап танышуым 1990 елның ахырында булды. «Салават күпере» журналы редакциясенә ул алты яшьлек кызы Айгөлнең төсле карандашлар белән ясаган рәсемен алып килгән иде. Киләчәктә җырчы булып танылу алачак кызының «Вафа хәзрәт мәчете» дигән рәсеменә Әнвәр абый белән икәү бик сокланып, гаҗәпләнеп карап торган идек. Айгөлнең ул рәсеме 1991 елда «Салават күпере»нең гыйнвар санында басылды.

Хәсән Туфан, Газиз Кашапов, Рәис Беляев кебек күренекле шәхесләре белән данлыклы Аксубай тумасы Әнвәр әзи белән, бигүк еш булмаса да, вафатына тиклем шактый аралашып, ут-күршеләр булып яшәдек.

Әнвәр әзи берсендә, минем өйгә шылтыратып, яңа чыккан китабын типографиядән алып кайтуда булышуымны үтенде. Татар һәм рус телендә меңәр данәдә басылган «Әхмәд ибне Фадланның 921-922 елларда Болгар дәүләтенә килгәндә язган сәяхәтнамәсе» дигән саллы һәм затлы басма иде ул. Шуны алып кайтышкан көнне, ягъни 2013 елның 11 мартында: «Хөрмәтле Ләбиб белән Фиданиягә олы ихтирам һәм изге теләкләр белән Әнвәр Хәйридән бер истәлек», – дип язып, Әнвәр абый бер китабын мин бахырыгызга бүләк тә иткән иде.

Опера-балет яисә Камал театрларында булган төрле кичәләрдән, концерттамашалардан, гәпләшә-гәпләшә, Әнвәр әзи белән бергә кайткан чаклар һаман да истә. «Сәләт» лагеренда балаларга ачык һавада бергәләп дәрес биргәнебез әле дә күз алдымда тора. Вафатына бер көн кала да «Сәләт»нең Биләрдә узган форумында катнашкан булган икән ул…

И язмыш, диген…

Аның балачагы күп яшьтәшләренекеннән әллә ни аерылмый да кебек. Бөек Ватан сугышыннан соңгы бик авыр, михнәтле елларда, төгәлрәк итеп әйтсәк, 1947 елның 2 декабрендә мең гасырлык Шәрбән авылында гап-гади колхозчы Нәҗибулла абзыйның ишле гаиләсендә сигезенче бала булып дөньяга килә ул.

Ачлы-туклы яшәсәләр дә, гаиләдә һәрчак күңел күтәренкелеге хөкем сөргән. Китаплар бихисап булган: гарәп хәрефлеләре дә, латин һәм рус хәрефлеләре дә, кулдан язылганнары да, басмалары да… Менә шул китапларны аларга кичләрен әбиләре дә, әниләре дә, әтиләре дә чиратлашып укыган. Изге Коръәннән сүрәләр, догалар өйрәткәннәр, төрле гыйбрәтле хәлләр, вакыйгалар сөйләп, балаларга ничек итеп тәртипле, әхлаклы, иманлы, намуслы-вөҗданлы, гадел, тырыш, эшчән, ярдәмчел булып яшәргә кирәклеген төшендергәннәр.

Әти-әниләре бик кунакчыл кешеләр булганлыктан, Әнвәрләргә тирә-күрше апалар, әбиләр еш кына кич утырырга кергән. Алар сугышта һәлак булган яисә хәбәрсез югалган газиз ирләрен, улларын сагынып, кайгырышып, бергәләп елашып утырганнар. Шул ук вакытта кемдер ямау ямаган, кемдер оекбаш, бияләй бәйләгән, кемдер исә юкәдән чабата үргән. Шул арада берәве үзенең осталыгын күрсәтеп ала – мөнәҗәтен, бәетен әйтә, икенчесе халык җырларын җырлый, өченчесе әкияттер-мәзәктер сөйли. Вакыты булып, өйдә туры килгән чагында, өй хуҗасы Нәҗибулла абзый да моңлы һәм матур тавышы белән борынгы татар халык җырларын сузып җибәрә торган булган.Әлеге кич утырулар бүрәнә ярыгына кыстырып куелган чыра уты яктысы астында барган. Рафик абыйсы белән Әнвәрнең көндәлек эшләре, әлбәттә, бер кочак утынны чыра итеп нечкә телемнәргә телеп, шуларны мич башында киптерү һәм, кич утырганда янып барган чыраның күмерле башын сулы савытка коеп төшереп, чираттагы яңа чыраны бүрәнә ярыгына кыстырып куюдан гыйбарәт була…

Менә шуларны күреп, тыңлап үскән Әнвәр 1954-1962 елларда Шәрбән сигезьеллык мәктәбендә белем ала. Бишенче сыйныфка җиткәндә, авыл һәм мәктәп китапханәләрендәге барча китапны укып бетерә. Дүрт ел рәттән җәйге каникуллар вакытында ат көтүе көтә. Бер ел (1962 елның көзеннән 1963 елның көзенә кадәр) Аксубай урман хуҗалыгында өлкәннәр белән иңгә-иң торып урман кисә. 1963-1966 елларда исә туган авылында – «Большевик» күмәк хуҗалыгында тракторчы һәм комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Шул ук елларда ул күрше Октябрь (хәзерге Нурлат) районының Колбай Мораса (мәшһүребез Г.Кариевның туган авылы) мәктәбендә укый. Әнвәр әзиебез әйтүенчә, «әдәбиятка һәм тарихка мәхәббәте шушы мәктәптә укыганда уяна».

1966 елда, китап белән шыплап тулган зур фанер чемоданын һәм урын-җир кирәк-ярагы белән дыңгычлап тутырылган арыш капчыгын «өстерәп», Казан дәүләт университетына укырга керергә дип килгән егет, авылдан вакытында паспорт ала алмавы сәбәпле әтисе Нәҗибулла абый аны бер сарык бәрабәренә көчкә юнәтә, көтмәгәндә-уйламаганда, Казан театр училищесында белем ала башлый.

И аның ул чактагы күргәннәре!.. Кем әйтмешли, бер китап язарлык.

Лаеш шулпасын, юк, үзе әйтүенчә, ябалак шулпасын күп эчәргә туры килә шәкерткә. Әмма бала вакыттан михнәткә, нужага, авыр эшкә пешеп үскән тырыш, эшчән, үзсүзле-үҗәт һәм сабыр-түзем авыл егетенә шәһәрнең әлеге кырыс сынаулары романтика гына булып тоела.

Имтиханнар биреп йөргәндә үк, Әнвәрнең кунар урыны булмый. Училищега якын гына булган Щапов бакчасы йортсыз-җирсез авыл егетен үзенә сыендыра. Әүвәл, коры һәм җылы вакытта, караңгы төшкәч, ул куаклар астына гәзитләр җәеп йоклый. Яңгырлар ешайгач, биек агач башына үрмәләп менеп, ботакка атланып, агач кәүсәсен кочаклап йокларга өйрәнә. Суыклар башлангач, Әнвәр шул тирәдәге зур өйләрнең подъездларына, подвалларына, чормаларына кереп төн уздыра. Мәрхәмәтсез кешеләр аны, әлеге җылы урыннардан да мәхрүм итеп, урамга куып чыгара. Ничарадан – бичара егет, чиратлаштырып, әле елга портында, әле тимер юл вокзалында яисә автовокзалда кунып йөрергә мәҗбүр була. Ләкин анда да аны җылы кочак белән көтеп торучы булмый…

Атнасына ике тапкыр гына ашарга гадәтләнгән Әнвәр беркөнне төнлә бер эскәмиядә йоклап китә. Өстән туктаусыз карлы яңгыр ява. Шуны сизмичә изрәп йоклап яткан Әнвәр кинәт гөрселдәп юеш җиргә килеп төшә. Күзен ачкач, ул үзен өч исерек егет уратып алганын күрә. Берсенең кулында пычак сыман нәрсә шәйләнә. Шактый вакыт әүмәкләшә торгач, Әнвәрнең йөрәге турысыннан өстәрәк өлеше авыртып куя. Явызлар тырнагыннан көчкә ычкынып, бар көченә йөгереп китә ул. Бераз баргач, бөтен тәне буйлап кан акканын сизеп, кулын куеп караса, шактый зур җәрәхәт күреп ала. Егетнең бәхетенә, пычак эчкә үтмичә, шактый тирән булып буйга кергән була. «Үзең тәртипсезләнеп, сугышып йөргәнсең», дип, укуыннан куып чыгаруларыннан куркып, җәрәхәте турында бергә укыган якын иптәшенә дә белгертми. Ярасын, тоз сөртеп, ике атна эчендә төзәткән Әнвәр аның ничек әрнүен һәм авыртуга ничек түзүен үзе генә белә… <…>


Мәкаләнең дәвамын «КУ» журналының 12 нче (декабрь, 2017) санында укыгыз.

фото: «Казан утлары» архивыннан