Бәян

14.12.2017 12 (декабрь), 2017

Күрәсен күрде


ogorchenie

Августның эссе, тынга каплана торган бөркү көннәре. Туктаусыз тамак кибә. Чыдар әмәл юк. Берәр чынаяк чәй эчеп, сусынны басарга заманча шәһәрдә чәйханә юк та юк инде ул. Ә менә рестораннар, кафелар, сыраханәләр адым саен – буа буарлык. Мин, ничарадан-бичара дигәндәй, элмә тактасына күбекләре ташып чыккан сыра кружкасы төшерелгән бинага кердем.Чибәр генә сатучы ханым, мактый-мактый, миңа төрледән төрле сыра тәкъдим итәргә тотынды.
– Абый, сезгә нинди пиво кирәк? Жигулёвскимы, чувашскимы? Менә, әле генә яңа мичкәне ачтык. Теләсәгез, рижскиен, чешскиен да салып бирә алам, ну алары бераз кыйбатрак инде.
– Рәхмәт, сеңлем! Миңа берәр чынаяк чәй ясап бирсәгез, шул җитә. Сатучы ханым, билгеле инде, мондый заказ көтмәгән иде, сәерсенеп калды.
– Бары шул гынамы?
– Әйе.
Ханымның чыраенда ризасызлык галәмәте ярылып ятса да, «клиент всегда прав» дигән гыйбарәне исенә төшереп булса кирәк, теләмичәрәк кенә минем заказны кабул итте.
– Хәзер куям.
Мин дә сатучының күңеле булсын дип өстәдем:
– Чәегез кайнап чыкканчы эчә торырга бер стакан томат согы бирегез алайса.
Мин, соклы стаканымны күтәреп, буш өстәл артына барып утырдым. Тирә-якка күз төшереп алдым. Ни гаҗәп, сыраханәдә кеше күп түгел иде. Йөзләрен сакал-мыек баскан өч ир-ат, караңгырак почмакка посканнар да, кызып-кызып, ни турындадыр гәпләшәләр. Үзләре, угрылар шикелле, як-якларына каранып алалар иде.
Икенче яктагы өстәл тирәсендә дә берничә кеше утыра. Ак күлмәкле, ярыйсы ук бүксәле ир-ат бер кулы белән өстәлгә таянып, икенчесе белән калын пыяла бокалдан сыра чөмерә. Янындагыларның йөзендә ялагай елмаю чалымнары шәйләнә. Күрәсең, «бүксә» алар өчен авторитет иде булса кирәк, ул ым кагу белән, берсе шундук сикереп торды, стойка янына килеп, бушаган кружкаларын сатучыга сузды:

– Повторить!
Ул арада сыраханәгә чама белән утыз биш яшьләр тирәсендәге тагын бер ир килеп керде. Стойка янына килеп басты. Сатучы белән исәп-хисап ясаганнан соң, ул сыралы кружкасын күтәргән килеш, «кунакларга» урын эзләп, як-ягына каранып алды. Аннары (гәрчә буш урыннар күп булса да), ни өчендер, мин утырган өстәлгә якынлашты.
– Бу урыннар бушмы?
– Әйе. Рәхим итеп утырыгыз! Күңелең киң булса, тар җиргә дә сыясың, диләр. Ә биредә урын барыбызга да җитәрлек.
Егет сыралы кружкасын өстәлгә куйды да урындыгын якынрак шудырды, аннары миңа кулын сузды.
– Әйдә, таныш булыйк. Камил.
Монда тәртип шулайдыр дип, мин дә әти-әни кушкан исемемне атадым.
Камил кружкасын иреннәренә якын китерде. Күрәсең, ул да минем кебек сусаган иде бугай, күбекләрен өреп, бер сулышта эчеп бетерә дә язды.
Мин, сүз юктан сүз булсын дигәндәй:
– Бүген көн ничек, ә! Чүлдәге шикелле кыздыра! – дидем.
Ул, исе китмәгән кыяфәттә:
– Игеннәр өлгергән чак бит. Шулай булырга тиеш инде ул, – дип кенә куйды.
Мин, эчемнән генә, күр, игеннәр өчен борчыла, авыл кешесе ахры, дип уйлап алдым. Бу егетнең ниндирәк бәндә икәнен фаразларга тырышып, йөзенә карадым. Ярыйсы ук киң маңгай. Эш кешесенә хас гадилек һәм эчкерсезлек бөркелеп торган ирнең чигә чәчләре дә бераз гына агара башлаган. Ә күзләре… Уйчан коңгырт күзләр… Ул күзләрнең төпкелендә ниндидер серләр бардыр сыман тоелды миңа.
Камил тагын берничә йотым сыра уртлап куйды.
Инде кул бирешеп тә танышкач, балтасы суга төшкән кешедәй борын салындырып утыру килешмәс дип, мин тагын сүз каттым:
– Энем, үзең кайсы як егете буласың?
Ул тагын өнәмичәрәк кенә җавап кайтарды:
– Шушы якныкы.
– Шушы яктан, шушы туфрактан икән алайса.
Ул җиңелчә генә баш кагып алды.
– Әйе, шулайрак.
Аның җавабы тагын да төксерәк килеп чыкты. Мин, ни дияргә белми нәүмизләнеп, гаҗәпсенеп калдым. Менә сиңа мә! Үзе чакыра, үзе кача, чыкмый чакырган җиргә, дигән җырдагы шикелле икән алайса. Сәер, үзе башлап танышырга кул суза, үзенең сөйләшәсе килми. Бу егет, берәр кыйммәтле әйберен югалтканмы, әллә ярамаган эш эшләгәнме дип, үземчә фаразлап алдым.
Ул арада минем заказны – пары күзгә күренеп торган кайнар чәйне алдыма китереп куйдылар.
Шулчак Камил, көтмәгәндә, әллә каян, күкрәк түреннән, ыңгырашкан сыманрак авазлар чыгарды, кружкасына үрелде. Бу юлы савытында калган сырасын эчеп бетерде. Һәм тагын да үкенечлерәк уфылдап, башын аска иде. Бу минутларда аның кыяфәте тукмалган кешенеке шикелле иде. Нигә шулкадәр уфылдый бу бала? Бәлки, аңа берәр төрле ярдәм кирәктер?
– Энем, авырыйсызмы әллә?
Камил башын күтәрде, бертын күзләремә текәлеп торганнан соң, ниһаять, телгә килде.

– Абзыкаем, мин бик начар кеше бит. Үз гомеремдә бик зур хата ясадым бит мин, абзыкаем, гафу итеп булмастай гөнаһ алдым. – Ул, кискен хәрәкәтләр белән, изүләрен ычкындырды, башын миңа таба иде. – Абзыкаем, эт итеп сүк! Үтергәнче тукма син мине! Бәлки, миңа җиңелрәк булыр!
– Син ни сөйлисең, энем? Нишләп мин сиңа кул күтәрим ди? Синең миңа тамчы да начарлык эшләгәнең юк. Сер булмаса, әйт инде. Нинди хата ясадың? Нинди гөнаһ кылдың? Алай-болай ялгышып, кеше үтермәгәнсеңдер бит?
– Юк-югын да. Барыбер дә гафу итеп булмастай хата ясадым.
– Нишлисең, адәм баласы хаталардан хали түгел шул. Әгәр уйласаң, бу фани дөньяда яшәгәндә барыбызның да хаталарыбыз бардыр. Алай гына да түгел, баштан ашкандыр. Җан ияләрен рәнҗетсәң, вакытында гафу үтенеп, гаебеңне ничек тә юарга кирәк.
Камил йодрыгы белән өстәлгә сугып алды. Чәй тәлинкәсе, аның хәленә кергәндәй, җиңелчә генә зеңгелдәп җавап бирде.
– Соң шул инде. Соң… Бәлки, аның бер йотым суга тилмереп яткан чагы булгандыр…
Мин ни дияргә белми аптырап торган арада, ул, бушаган савытын тотып, урыныннан кузгалды.
– Абый, сезгә дә алыйммы?
– Рәхмәт, энем! Кирәкми!
Камил, кабат өстәл янына килеп утыргач, мин, шикләнеп кенә:
– Энем, һәркемнең үз дөньясы, үз кайгысы, борчу-мәшәкатьләре. Эч серләреңне дә теләсә кемгә сөйләп булмый, шулай да барыбер кайгы-хәсрәтләреңне сер сыя торган кешегә сөйләп, эчеңне бушатырга кирәк. Теләсәң, сөйлә, күңелең бушасын… Минем вакытым бар, – дидем. Ул, ихластан әйтәме бу абзый дигәндәй, бертын миңа текәлеп, дөресрәге, сынап карап торды. Фәкать шуннан соң гына, тәвәккәлләп, телгә килде…


Бәянның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

фото: pixabay.comwhoismargot