Табигать һәм мин

14.12.2017 12 (декабрь), 2017

Хушлашып китте


IMG_1779

Ул туып, атна-ун көн узуга, аның әнисе югалды. Күзләре ачылып, йөри башлаган гына көннәре иде әле. И юксынды, и елады инде ул чакта бәләкәч. Бик жәлли идек үзен. Ләкин аңа безнең жәлләү түгел, әнисе кирәк иде шул. Башта ятсынып кача иде бездән. Тора-бара кулга ияләшә башлады нәни песиебез.

Әнием дә исән иде әле ул чакта. Песиләрне бигүк өнәп бетерми иде ул. Ә бу песине әни дә ничектер аерым бер ярату белән яратты. Гел кочагына алып сөя, аның белән сөйләшә-сөйләшә иркәли торган иде. Әллә без шулай артык яратып иркәләгәнгәме, әллә табигате белән шундый иде инде – ул бик тә ягымлы, назлы булып үсте. Бик матур да үзе. Соры төстә, юллы-юллы кара сызыклары бар. Кайчак мин аңа: күрче, бигрәкләр дә матур инде син, пескәебез, дип сокланып карыйм. Шулчак елмайгандай була, әллә аңлый инде?! Кәефе шәп чагында гел янда сырпаланып йөри. Башыннан сыйпасаң, ул да безнең кулны ялый башлый. Аннары аяк очына ятып, «юынырга» тотына.

Көн артыннан көн узып, песиебез дә матур гына «егет»кә әйләнде. Барыбыз да улыбыз кебек яраткангадыр инде, аңа чын малайлар исемен – Самат дип куштык.

Пескәйнең дә үз дөньясы бар шул. Ул һәрчак безнең янда гына буталмый, чын авыл мәчесе буларак, үзенең кичке «очрашулары»на да чыгып киткәли. Һәм ел саен ике як күршеләрнең берсендә песиебезнең үзенә охшаган балалары дөньяга килә. Ә алар тугач, аның өчен яңа тормыш башлана. Ул мәш килеп шулар янында бөтерелә. Аның чын күңелдән уйнавын, яратып иркәләвен күрсәң, шаклар катарсың. Кайбер кешеләр үзләренең балаларын да шул дәрәҗәдә ярата белмидер, мөгаен. 80 яшьлек әти дә, исе китеп: «Шушы яшемә җитеп, үз балаларын шулкадәрле яраткан, кайгырткан ата песине күргәнем юк иде әле», – диде. Бер елны хәтта, кызып китеп, күршедәге нәниләрен берәмтекләп безнең өйгә үк ташый башлаган иде. «Ситуацияне» көчкә көйли алдык.

Еллар узу белән, Саматыбыз чын мәгънәсендә безнең гаилә әгъзасына әйләнде. Әниебез вакытсыз бу дөньядан китеп баргач (апа да, мин дә шәһәрдә яшибез бит инде), песиебез әти өчен чын бер иптәшкә,гаиләдәшкә әверелде: әти бакчага эшләргә чыкса, аңа ияреп чыга; әти ятып торса, ул да ятып тора; әти үзе нәрсә ашаса, Самат та шул ризыкны ашый. Шөкер, ризыкка да әллә ни нәзберек түгел үзе, өстәлгә без өйдә юк чагында да менмәс. Авылга кайтканда исә, песиебезгә махсус күчтәнәчләр кыстырып кайтабыз. Кайтып керүгә, чабып килеп, сумкадан «тәмлүшкә» чыкканны сабыр гына көтә белә ул.

Әллә шулай артык сыйлагангамы, песиебез кышка тазарыбрак китә. Безне дә идән уртасына хуҗаларча сузылып яткан килеш кенә озата. Бөтен кыяфәте – авылга ешрак кайтыгыз, безне онытып бетермәгез, ди гүя.

Узган ел әтиебез авырып китте. Атна-ун көнгә өйне бикләп, больницада ятып чыгарга туры килде аңа. Октябрь ае булганлыктан, песиебез сарайда яшәп калды. Күршебез Гөлшат апа, һәркөнне кереп, аны ашатып йөрде. Больницадан да әти туры өйгә кайтмады, айга якын апаларда, Түбән Камада яшәде.

Әти анда киткәч, мин, өйне карап килим дип, авылга кайттым. Кайтсам, Самат беркайда да күренми. Аптырап, күрше-тирәләргә дә кереп эзләдем – юк, күренми. Инде әбәд вакыты да узып китте.

Сәгать өчләр тирәсендә күрше апа белән чәй эчәргә утырдык. Кинәт абзар ягыннан берьюлы биш-алты мәче «елаган» тавыш ишетелде. Нәрсә булды икән дип, йөгереп чыксам, аптырап киттем, бернинди биш мәче юк, каршыда, өйалды тупсасында Саматыбыз утыра. Мине күрүгә, башын тупсага салды да елый-елый сөйли, сөйли-сөйли елый башлады пескәем. Мондый хәлне үз гомеремдә беренче тапкыр күргән кеше – мин нишләргә белмим… «Ник берүземне ташлап киттегез?!» дия-дия, озак елады әле ул. Хәтта аның: «Башка болай эшләмәгез, үземне генә калдырып китмәгез!» – дигән ялваруын да ишеткән кебек булдым. «Без гаепле. Зинһар, гафу итә күр!» – дип тынычландырып, көчкә алып кердем үзен.

Өйгә керүгә, ул бөтен бүлмәләрне йөреп чыкты. Әтине эзләде бугай. Аннары карават астына кереп качты. Үпкәләгән. Сигез яшенә җитеп, беркайчан да аның үзен генә калдырып киткәнебез булмаган иде шул… Бераз вакыт узгач, бик ялындырып кына ашарга чыкты. Аннары инде өйдән гел чыкмады.

Мин инде әти терелеп кайтканчы һәр атнаның ял көннәрендә авылда булдым. Песием дә, моны белеп, көтеп тора иде. Башка еламады, аны ташламавыбызны, вакытлыча гына калдырып торуыбызны аңлады, ахры.

Быел җәен, июль урталарында, һич көтмәгәндә, Саматыбыз югалды. Башта без аны кайтыр, дуслары белән бәйрәм итеп кенә йөридер дип уйладык. Андый гына шаярып алулары булгалый иде. Ләкин ул бүтән күренмәде. Бәхетсезлеккә юлыктымы, авырып чыгып киттеме, берәр җирдә бикләнеп калдымы – әллә ниләр уйлап бетердек. Каенлыктан, амбар тирәсеннән, су буйларыннан эзләдек, якын-тирә күршеләрдән сораштырдык. Юк, Саматыбыз табылмады инде, сер булып югалды… Җәебезнең яме булмады диярлек. Сөйләшергә утырсак та, сүзебез гел Саматка барып тоташты.

Инде сентябрь азаклары да җитте… Әти ул көнне алма бакчасында ял итеп утыра икән, берзаман песи елаган тавыш ишетелгән. Һәм шундук бәрәңге бакчасы буйлап, елый-елый, Саматыбыз кайтып килүен күргән: ябыккан, кечерәйгән, көч-хәл белән генә атлый икән үзе, мескенкәй…

Бу яңалыкны ишетү белән, мин тизрәк авылга ашыктым. Юлда кайтканда да, күңелем алгысынды. Тизрәк аны күрәсем, сөеп-яратасым килде… Кайтып кергәндә, песием мин йоклый торган караватның түрендә утыра иде. Аны күргәч, чүт елап җибәрмәдем. Йөгереп килеп, янына утырдым. Алдыма алып, сыйпый-сыйпый иркәләп сөйдем. Хәле бик мөшкел булса да, сагышлы күзләре җылынгандай булды. Мин алып кайткан күчтәнәчләрне дә яратып ашады.

…Өйгә кайткач, бер атна яшәде ул. Хәле авыр икәнлеге бөтен кыяфәтенә чыккан иде. Уң яңагында шеш үсеп чыккан иде шул аның. Бик еш, тыела алмыйча, су эчте. Өйдән бөтенләй чыкмый диярлек. Чыкса да, безгә ияреп кенә чыгып керә. Күбрәк ятып кына торды. Ничек ярдәм итәргә дә белмәдек инде үзенә… Ветеринар да чакырып караган идек, ул да ярдәм итә алмады…

…Соңыннан, мәңгелеккә күчкән Саматыбызны өй артындагы сәрби куаклары янәшәсенә җирләдек. Хушлашырга гына кайткан булган икән, дип юатты күршеләребез…

Юксынабыз соры песиебезне. Бигрәкләр дә акыллы: ярата һәм яраттыра белә иде шул ул үзен.


фото: Лилия Гатауллина архивыннан