Фән

14.12.2017 12 (декабрь), 2017

Каләм бергәлектә көчле


Инде беркем инкарь итмәс, безнең бүгенге күпкырлы иҗтимагый тормышны социаль институтлардан башка күзаллап булмый. Алар ил-көн яшәешен тиешле рәвештә җайга салуда, кешеләр эшчәнлеген көйләүдә бәһаләп бетергесез әһәмияткә ия. Мәгыйшәт кылу тәртибен ныгыткан мондый ысуллар үрнәге алга китешнең нәтиҗәлелек дәрәҗәсен дә ачык күрсәтә. Социаль институтлар исә байтак максатларны колачлый: икътисади, сәяси, мәдәни, тәрбияви… Зур сынаулар кичкән Язучылар оешмасы да, һичшиксез, шул төрдәге мәгълүм төзелмәләрнең берсенә керә.

Чыннан да, әле 1934 елда СССР Язучылар союзы төзелгәндә үк, аңа идеологик вазифа йөкләнәчәге шактый алдан сиздереп куела. ВКП(б) Үзәк Комитетының махсус карары чыгу (1932 ел, 23 апрель) бу мәсьәләнең игътибар үзәгендә торганлыгын раслый. Каләм әһелләре бергәлеген җәмгыятьнең социаль җигемендә күрү табигый дә, чөнки әдәбият дәүләт кайгыртуындагы әхлакый тәрбия эшеннән читләшә алмый. Сәнгать әдәп җирлеген ашлый, күңел галәменә сафлык өрә. Монысы бәхәссез. Совет чорында язучыларның «кеше рухы инженерлары» дип аталуы, аларга карата үзгәрәк мөгамәлә күрсәтү тикмәгә генә түгел. Гыйбрәтле тәҗрибә киңәш биргәнчә, кемнәргәдер йогынты ясаучыга үзегез йогынты ясагыз. Мондый әмәл электән килә. Әлбәттә, хакимият әдипләрдән халык мәнфәгатьләренә туры килмәгән максатларда файдаланырга да, еш кына аларны җитәкчелекнең күндәм хезмәтчесенә әверелдерергә дә тырышкан. Төрлечә эзәрлекләүләр дә хәтер елъязмасында саклана. Боларына әле киңрәк тукталырбыз. Һичнәрсәгә карамастан, кешелекнең намусы саналган чын язучылар үзләренең төп юнәлешеннән барыбер тайпылмады.

Җәмгыять тормышының мөһим атрибутын горуранә гәүдәләндергән Язучылар оешмасы да үз тарихының теләсә кайда чәчелеп яткан мәгълүматын барларга тиештер. Ул моңа бик лаек. Милләт гаме белән янучы әдипләрне берләштергән әлеге союзны халкыбызның насыйп язмышыннан берничек тә аерырга мөмкин түгел. Алар инде сигез дистә елдан артык үзара береккән уртак максатларга хезмәт итә. Гыйбрәт алырдай бердәмлек. Әмма бездә гасыр буена нәтиҗәле эшләп килгән социаль институтларның аерым структуралары, әйтик, илдәге иҗат берлекләренең үткән юлын өйрәнү төрле сәбәпләр аркасында үзагымга куелган. Дөрес, әледән-әле чыккалап торган махсус басмаларда ошбу тема өлешчә искә алына. Мәсәлән, 1917-1973 елларны иңләгән татар совет әдәбияты елъязмасында («Әдәбият баскычлары», Татарстан китап нәшрияты, 1976) республика Язучылар союзы эшчәнлеге дә яктыртып узыла. Шулай ук «Татар әдәбияты тарихы»ның озак вакыт аралыгында дөнья күргән алты томлыгында да шушы оешмага кергән каләм ияләренең күмәк рәвештә башкарылган гамәлләре азмы-күпме мәгълүмати чагылыш тапкан. Бу мәсьәләгә берникадәр кагылышлы бүтәнрәк китаплар да бар. Әдәби хәрәкәтнең үзәгендә кайнаган берлек турындагы кайбер белешмәне көндәлек матбугатта басылган мәкалә яки истәлекләрдә табарга мөмкин. Кызыклы расламалар теркәлгән хәтсез язмалар архив мәгарәсенең катлыкатлы киштәләрендә саклана… Аңлавыбызча, Язучылар оешмасы хакында ниндидер хезмәт әзерләр өчен, әүвәл тау-тау материалдан кирәкле мәгълүматлар туплау сорала. Максатчан эзләнүләр исә алай җиңелдән бирелми.

Зарурлыгы күренеп торган андый басма, ниһаять, киң җәмәгатьчелекнең даими кулланышына тапшырылды. Исеме бик анык куелган – әллә кайдан аңлап алырлык: «Татарстан Язучылар берлеге». Эчтәге титул битендә «Әдипләр берлеге» дип тә өстәлгән. Китапның авторы – Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин. Ошбу үзенчәлекле хезмәттә публицистик уйланулар, тарихи фактлар, хатирә-күзәтүләр композицион бөтенлектә бирелгән. Анда тарихи әһәмияткә ия сирәк фоторәсемнәргә дә, безгә чагыштырмача якынрак чорларда төшерелгән сурәтләргә дә, кыйммәтле саналырлык документларның күчермәләренә дә урын табылган. Кереш сүз рәвешендә язылган «Чор таләбе» исемле мәкаләдә укучы өйрәнү юнәлешләре белән инде таныша да башлый. «Бу китап, нигездә, Татарстан Язучылар оешмасының үткән юлы турында, – диелә башлам өлешендә. – Иҗат союзлары соңгы бер гасырга якын вакыт аралыгында әдәбият һәм сәнгать үсешенә йогынты ясаучы мөһим фактор булды… Алар нинди максат белән төзелгән дә, нинди идеалга һәм нинди даирәгә хезмәт иткән? Профессионаллар берләшмәсен күздә тотсак, мәдәният, шул исәпкә язучылар да кергән аерым үзәк профсоюз системасы бар иде. Иҗат союзларының, бигрәк тә Язучылар берлегенең социаль функциясе бүтәнрәк, чынлыкта ул киңрәк һәм тирәнрәк. Аны аңлау, асылына төшенү өчен, объектны, мотлак, шул иҗтимагый чор идеологиясе аша карап анализлау мөһим. Чишмә чыганагын, тора-бара шуңа кушылган башка кизләү-инешләрне белсәң генә, елга-дәрьяның зурлыгын, аның агышындагы көчкуәтне чамалый аласың».

Аң-зиһенебезгә сеңдерелгәнчә, аерым билгеләрне чагылдырган иҗат төшенчәсенә мөстәкыйльлек мәгънәсе шактый мул салынган. Әйләнештә йөргән төрле аңлатмаларда да аның әлеге үзлегенә басым ясала. Сәнгатькә бәйле эшчәнлек, әйе, үзбаш алып барыла. Күпләр кистереп әйткәнчә, иҗатта бер баш яхшы, икенчесе кирәк тә түгел. Вәләкин адәм баласының табигатендә бергәлек хисе дә җитәрлек. Гомумән, кеше бары берләшеп яшәгән очракта гына үз тормышын һәрьяклап тәэмин итәргә мөмкин. Борынгы кытай философлары да шул хакта ассызыклап искәрткән. Бу дөньяда «мин» алмашлыгы аңлаткан мәгънәгә дә, шулай ук «без» төшенчәсенә дә урын бар. Гомер сөрүнең мондый хасияте, әлбәттә, әдипләргә дә бердәй кагыла. Газиз халкыңның чын хадиме булу өчен әсәр арты әсәр язу гына җитми. Милләтнең каләм әһелләре кайгыртуындагы көнүзәк мәсьәләләре, аларга йөкләтелгән җәмәгать эшләре санап бетергесез. Мәшһүр Бальзак язучыны үзенчә зурлап, аны хәтта «дәүләт кешесе»нә тиңләгән. Мондый өстәмә җаваплылык гомуми ихтыяҗдан килә. Шулар өстенә әдәби иҗат белән шөгыльләнүчеләр бердәмлекнең бихисап мөмкинлекләреннән дә файдаланырга тиеш. Бу җәһәттән Равил Фәйзуллинның игътибар үзәгенә алынган әлеге китабында Татарстан Язучылар оешмасы төзелү тарихы тулы эзлеклелектә яктыртылыш таба. Беренчел сәбәпләр дә бик тәфсилләп шәрехләнә. «Бөек әсәрләрне – шигырьме, көйме, рәсемме – талантлы шәхес ялгызлыкта, дөнья белән бергә-бер калып, серле тынлыкта иҗат иткән, – дип үзенчә раслый шагыйрь. – Үзалдыңа илһамланырга мөмкин, әмма ялгызың гына яшәп, тормыш кичереп булмый». Сүз дә юк, дәүләт ярдәмендә берләшү идеясе туганчы да каләм осталары үзара аралашу юлларын эзләгән. Аларны аерым әдәби агымнар да, уй-фикерләр уртаклыгын сиздерткән төркемнәр дә, кайнап торган мәдәни үзәкләр дә, милли әдәбиятка мөнәсәбәтле җәмгыятьләр дә, рәсмиләштерелгән ассоциацияләр дә үзләренә тарткан. Монография таләпләре югарылыгында башкарылган хезмәттә боларның барысы хакында да аңлатыла. Шул рәвешле, автор әдипләрне берләшүгә этәргән иҗтимагый зарурлыкка төрле яклап ачыклык кертә, озак елларга исәпләнеп корылган социаль институт структурасының җирлегендәге тарихи алшартларны күрсәтеп бирә. Урыннарда охшаш үрнәкләре барлыкка киләчәк СССР Язучылар союзы ничек төзелгән, аның алдына устав кысаларына сыймаган тагын нинди астарлы максатлар куелган? Файдаланыр өчен бик уңайлы тәртиптә эшләнгән әлеге китапта бик күпләрне кызыксындырган андый сорауларга төпле җавап бирелгән.

Таләпчән укучы шикләнмәсен, алдагы битендә урнаштырылган кыскача белешмәдә беркадәр чуаррак мәгълүмат күрсәтелсә дә, бу җитди басма эчке бөтенлекне тәэмин итәр тотрыклы композициягә корылган. Төрле материалларның үзара ярашуы, әлбәттә, эзлекле фикер йөртүдән килә. Язуда мондый бәйләнешлелеккә ирешү өчен, ныклы кызыл җепләрнең булуы кирәк. Ә аерым оешманың узган юлын яктыртканда, кабатланып торган ниндидер күрсәткечләрне ачыклау шарт. Эзләнүчән Равил Фәйзуллин маяктай тезелеп киткән билге-укларны тапкан – алар Язучылар союзы тарафыннан үткәрелеп килгән корылтайлардан гыйбарәт. Гамәлдәге кануннар нигезендә төзелгән мондый җәмәгать оешмасында съезд аның югары идарә органы булып санала. Гадәттә, әлеге зур җыенда иҗат берлегенең билгеләнгән вакыт аралыгындагы эшчәнлегенә хисап бирелә, төрле әдәби жанрлар буенча тәҗрибәле каләм ияләре әзерләгән әтрафлы докладлар тыңлана, халык тормышының рухи-мәдәни өлкәсендә килеп туган көнүзәк мәсьәләләр уртага салып тикшерелә, иҗтимагый яшәештә гаять әһәмиятле урын тоткан әдәбиятның өстенлекле үсеш юнәлешләре билгеләнә… Саный китсәң, алар шактый. Еш кына мондый корылтайларның дәрәҗәле мөнбәреннән ил-дәүләт җитәкчелеге вәкилләре дә чыгыш ясый. Менә шулай эшлекле төстә уздырылган җыеннарның стенограммаларын укып та, сүз сәнгате үзәгендә торган оешма турында күпне аңларга мөмкин. Әмма болар белән генә чикләнгән очракта безгә кирәкле тарих тулы булмас иде. Язучылар союзының көндәлек эшләре әдәби хәрәкәт мәшәкатьләреннән аерылгысыз. Ә Равил Фәйзуллин моны иҗат тәҗрибәсе аша белә. Шуңа күрә ул дөрес юл сайлый. Сиксән еллык чамасындагы дәвер дүрт вакыт аралыгына бүленә: 19341945, 1945-1960, 1960-1990, 1990-2016 еллар… Әйе, аның китабында әлеге дә баягы съездлар шартлы ориентир итеп алына, ләкин шушы вакыйгалар тезмәсенә укучының аң-зиһенен баетырлык күптән-күп мәгълүмат өстәлә. Алай гына түгел, шагыйрьнең аерым чорлардагы гайре табигый сәяси вазгыятькә үзенең гадел мөнәсәбәтен белдереп баруы, кайбер рухи-әхлакый кыйммәтләр хакында гамьле аксакалларча уйланып алуы хезмәтнең бәясен бермә-бер арттыра.

Төртмә теллеләр тәкрарларга яратканча, тикшерелә торган мәсьәләләр һәркемгә аңлаешлы икән, җыен бик озак дәвам итәргә мөмкин. Ошбу кинаяле раслама әдәбият тормышының фарызына әверелгән корылтайларга, аерым алганда, Совет язучыларының I Бөтенсоюз съездына һичничек туры килми. Тарихи әһәмияте ягыннан тиңдәшсез саналырлык әлеге чара (1934 ел, 17 август) СССР башкаласындагы Союзлар йортының Колонналы залында ачыла. Күпләр гаҗәпләнеп куяр: корылтай 16 көннән (!) соң, 1 сентябрьдә генә төгәлләнә. Аның болай сузылуын җиңел аңлатырга була. Беренче тапкыр үткәрелгән оештыру съездына берсеннән-берсе мөһимрәк хәтсез бурыч йөкләнә. Күптөрле кануни документлар кабул итәргә, өр-яңа тәҗрибәгә нигез салырга кирәк. Җыенның дәрәҗәсе ифрат югары. Анда 52 милләттән 591 делегат, чит илләрдән 40 язучы катнашкан. Котлаулар, докладлар, чыгышлар… Сүз әйтергә сусаганлыкны чагылдырган корылтайда исә 300дән артык кеше нотык тота. Теркәп барылган стенограмма гына да 50 басма табаклык тупламны хәтерләтә. Фикри үстерелеш нигезенә ятарлык мондый гыйбрәтле мәгълүмат Равил Фәйзуллинның тәфтишләп язылган хезмәтендә күпләп китерелә. Теләсә кайда чәчелеп яткан мөһим фактлар тематик уртаклык буенча затлы җепләргә тезелгән. Һәммәсе дә җиңел үзләштерелә.

Совет язучыларының беренче съездына киңрәк тукталып үтәсе килә. Китап авторы әлеге вакыйгага багышланган бүлекне тикмәгә генә «Тарихи җыен» дип атамаган. Аның әһәмияте нидән гыйбарәт? Әдәби хәрәкәттә мондый структураның барлыкка килүе, белгәнебезчә, турыдан-туры Максим Горький исеме белән бәйле. Берлек идеясен ул күтәреп чыга, корылтайның оештыру комитетын ул җитәкли, Бөтенсоюз съездын ул ачып җибәрә, төп докладны да ул ясый. Бу заманда аныкы кебек олпатлык таҗы, тере классиклык дәрәҗәсе кемдә булды икән?! Шушы урында безне, әлбәттә, бер сорау борчый: күп милләтле илнең каләм әһелләрен җыйган тәүге съездда гасырларны колачлаган татар әдәбияты нинди исәпкә кертелгән соң? Шул ук Максим Горький чыгышында моңа ачык җавап бирелә – анда халкыбызның язма мирасы беренче «милли бишлек»тә тәкъдир ителә. Үзебезнең Казанда «тормыш университетлары»н үткән әдип татарларны әллә ничә тапкыр искә ала, хәтта безнең язучыбыз әйткән сүзләрне докладтагы фикри нәтиҗәләрнең берсен ныгыту өчен файдалана, менә шундый кайгыртучан мөнәсәбәте аша тирән тамырлы мәдәниятебезнең мөмкинлекләренә ихлас ышануын күрсәтә. «Үзебезнең күбрәк булуга карап кына милли азчылыкның әдәби иҗатын игътибарсыз калдырырга хакыбыз юк, – ди Алексей Максимович, этник тигезлекне яклап. – Мәдәни кыйммәтләр сан ягыннан түгел, ә сыйфат белән үлчәнә. Әгәр безнең үткәндә Пушкин зур кыядай калкып тора икән, бу әле әрмәннәр, грузиннар, татарлар, украиннар һәм башка кавемнәр әдәбият, музыка, сынлы сәнгать, архитектура өлкәләрендә бөек осталарны бирергә сәләтсез дигән сүз түгел» <…>


Мәкаләне тулаем «КУ» журналының 12 нче (декабрь, 2017) санында укыгыз.

фото: «Казан утлары» архивыннан