Шигърият

08.12.2017 12 (декабрь), 2017

***


12 oktyabr

…12 октябрь төнендә

1
Көн дә бер җөе сүтелә
Хыянәт төененең…
Ышанмастан ышанырсың
Кырын эше дүрт йөз елдан
Басып кергәч өеңне…

Биш гасыр битлек астында
Хыянәтченең бите…
Кушучлап җыйган карасын
Илем-ыруым өстенә
Бүген ул тагын сипте…

– Аһ, – дигәнче аяз күгем
Корымланып каралды…
Котылгысызлык хастасы
Кара елан угы булып
Бәгыремә кадалды…

2

Өметсезлек әрсезләнеп
Бәрә дә килә кереп…
Кулыңнан китә бар эшең…
Ул тора мыскыллап көлеп,
Син елыйсың үкереп.

Өметсезлек – ярты үлем,
Теләп-теләмәсәң дә
Күрә алмыйсың үзеңне,
Белә алмыйсың сәбәбен,
Көне-төне эзләсәң дә…

Юлбасарлар, илбасарлар
Басып кергәч илемне,
Өйдә – илдәге уйнашка
Җанкаем янып-көенде –
Иблис шашып сөенде…

3

Тарих – сәхнә, уен, имеш…
Чуалган мең мәртәбә…
Кемдер әйткән: «Сабыр итик,
Сабырсызлык – чыгынкы тай –
Сындырып тибә тәртәгә»…

Сабырлар итеп саргайдым,
Сарыдан якты кайгым…
Кемгә барып сарылсам да,
Юк бердәнбер юатучы –
Кемгә кирәк аһ-ваем…

Сабырлыкның чиксез чиге –
Шунда ди сары алтын?!
Алтын сарайлы чакларын,
Кодрәт-шөһрәтле чакларын
Саклый алмады халкым…

Сабырлык сорыйм ялварып,
Сәҗдәдә сорыйм оеп:
– Сынауларны бирдең мулдан,
Ярлыкагыл, – дип, – бер Ходам,
Барлык-берлегең тоеп…