Юбилейлар

06.12.2017 12 (декабрь), 2017

Бүгенгедән – тарихка таба


musagit habib

МӨСӘГЫЙТ ХӘБИБУЛЛИНГА 90 ЯШЬ

Халкыбыз нинди генә катлаулы, вакыт-вакыт фаҗигале чорлар кичерсә дә, шул чорларны образлы сурәтләп баручы каләм осталарына кытлык кичермәде. Моннан ярты гасыр элек, ягъни алтмышынчы еллар ахырында, татар прозасында тагын бер яңа исем барлыкка килә – Мөсәгыйт Хәбибуллин. Ул инде бу вакытта дүрт дистәне тутырган була. Кемдер әйтер, кеше иҗат каләмен кулына мөмкин кадәр иртәрәк алса, нәтиҗәлерәк була. Без дә моның белән килешәбез. Әмма һәр кешенең үзенә генә хас яшәү, көн итү мохите, язмышы була. Сүз дә юк, бу чолганыш гаилә хәлләре, андагы рухи халәт белән генә билгеләнми, ул бик күпкә киңрәк даирәләр һәм хәл-әхвәлләр белән дә шартлана.
1927 елда туганнар өчен бу бигрәк тә шулай. Бу елгылар, дөресен әйткәндә, ике ут арасында калдылар дияргә мөмкин. 1941 елдагы сугыш башланганда, аларга ундүртенче яшь була. Безнең Мөсәгыйтнең дә, Оренбург өлкәсенә кергән Габдрахман авылында башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң, күрше Татарстанның Баулы районындагы Шалты мәктәбенең җиденче сыйныфына күчкән чагы. Мәктәптә укуга караганда, аларга инде күбрәк басу эшләренә йөрергә туры килә. Карт-корылар белән бергә, фронт өчен дия-дия, ни генә эшләмиләр, көнне төнгә ялгап урып-җыю йөген дә җигелеп тарталар. Тора-бара аның кебек яшүсмерләргә дә чират җитә. Унсигез яшьләре тулуга, аларны да хәрби хезмәткә ала башлыйлар. 1944 елда Мөсәгыйтләргә дә нәүбәт килә. 1927 елның беренче яртысында туганнар солдат каешын буалар. 25 декабрьдә генә туган Мөсәгыйткә хәрби комиссариатта комиссия үткәч әйтәләр: сиңа чират 1945 елга чыккач та җитәргә мөмкин. Сугыш, инде фашистларның үз җирендә барса да, яңадан-яңа көчләрне суырып кына тора иде.
Берничә көн үтүгә, аны авыл советына чакырталар.
– Сине Магнитогорскига һөнәр мәктәбенә җибәрәбез. Анда эшкә өйрәнеп, заводта эшләрсең, корал җитештерерсең. Фронт сиңа шул булыр. Дошманны анда синнән башка да җиңәрләр!
Күңеле белән сугышка барырга әзер булса да, сатулашып тора торган чак түгел. Тиз генә әзерләп, өйдәгеләр аны күрше өлкәгә озаттылар. Уку курсларын үтеп, металл кою заводында эшли башлады. Эшли-эшли өйрәнерсең, диделәр. Ул биредә шунысына игътибар итте: туган җирләрдән шактый ерак булса да, эшчеләр арасында татарлар да күп иде. Ник дигәндә, егерменче-утызынчы елларда социалистик төзелешләргә хисапсыз эшче көчләр кирәк булгач, аларның әтиләрен, абыйларын Уралга көчләп китергәннәр яки, юк кына гаепләрен табып, озын мөддәтләргә хөкем иткәннәр, биредә эшләргә мәҗбүриләгәннәр. Хәзер аларның байтагы үлеп беткән, болары – шуларның икенче буыны. Менә шуңа күрә үзе кебек слесарь, токарьларның күпчелеге безнең милләт кешеләре. Дөрес, аларның байтагы өлкәнәеп килә. Ара тирә яшьрәкләр дә бар. Аларның кулы эшкә шулкадәр килешле ята, теге яки бу детальне ясаганда, күпвакыт сызымга бер күз төшерүләре дә җитә, кулларына циркуль тотып үлчәп торуның хаҗәте дә юк. Шуңа күрә аларны сугышка да җибәрмәгәннәр, монда кирәгрәк дип исәпләгәннәр. Алар Мөсәгыйткә дә гел киңәшләрен биреп тора, эшләп күрсәтә, карап торып эшләтә. Менә шундый кайгыртучан җылы мөнәсәбәт яшүсмергә күңел рәхәте бирә, таяныч була. Цех начальнигы, аның ярдәмчеләренең бәйләнеп торуларына да бик исе китми. Үзе дә шушы бер-ике ел барышында, өлкән һөнәрдәшләре дәрәҗәсенә үк җитә алмаса да, эшендә шактый камиллеккә ирешә. Аңа хәтта, эшеннән аерылмыйча гына, металл эше буенча техникумда уку мөмкинлеген дә тудыралар. Өч ел уку дәверендә ул инде бу өлкәдә нәзари яктан остазларыннан күпкә алгарак китә, аның өчен заводта хезмәт баскычларыннан күтәрелү мөмкинлекләре дә ачыла.
Ләкин яшьтән үк авыл киңлекләрендә, яшеллек мохитендә саф һава сулап, җан рәхәте бирә торган суларында коенып үскән егетнең күңелендә сагыш-әрнү, туган ягына омтылу хисләре отыры арта гына тора. Көннәрдән бер көнне гаиләгә бәйле җитди сәбәпләр бу мәсьәләне катгый итеп кую мөмкинлеген бирә, ниһаять, аны җибәрергә булалар. Октябрск каласында нефть чыгару оешмасында мастер булып эшләп алганнан соң, ул егерме алты яшендә туган авылына кайтып урнаша. Җанга якын җирләрдә дүрт-биш ел инженер-механик булып хезмәт итеп, үзенең бу җәһәттән дә кирәкле кеше икәнлеген раслый. Шуңа тагын Баулыда сигез ел автомеханиклык хезмәтен башкарганлыгын да өстәсәк, урау юллар буйлап йөреп, кулына эш һәм иҗат коралы итеп каләмне алганчы, утыз өч яшькә җиткәнен дә сизми кала.
Ул үзенең хезмәттәшләреннән китап укырга яратуы белән аерылып тора. Аның китап җыю гадәтенә сәерсенеп караучылар да була. Әмма үзара аралашкан иптәшләре, теләсә нинди тормышчан мәсьәләләр турында сүз барганда, аның төпле итеп, әйтергә теләгән фикерләрен алар күз алдына да китермәгән мисаллар белән дәлилләвенә күптән инде игътибар итә киләләр. Матбугатта сирәк булса да хикәяләре басыла башлагач, Мөсәгыйткә «язучы» дигән кушамат тагучылар да алар була. Ул моңа шатлана гына һәм уйлап куя: их, чыннан да, язучы булсаң иде ул! Ә ничек язучы булырга? Һәм карарга килә – көчне район матбугатында сынап карарга кирәк. Болай да җирле газеталарда төрле хәбәрләр белән катнашкан егетнең ниятенә каршы килмиләр. Баулыдагы «Байрак», Азнакайдагы «Маяк» газеталарында җиде ел журналист булып эшләү аның каләм көченә зур сынау була. 1971 елда, ягъни кырык дүрт яшендә, университетның татар бүлеген читтән торып тәмамлавы каләм тибрәтү эшчәнлеген яшәү мәгънәсе итеп сайлаганлыгына дәлил булып тора. Аның иҗатка килүе әнә шундый урау юллар аша була.
Тормышның үзендәге кебек үк, М.Хәбибуллин әдәби иҗатта да чынбарлыкның бер өлкәсеннән икенчесенә күчә торды, төрле тәҗрибәләр ясады. Аның хикәяләрдән торган беренче китабының «Җиде юл чатында» дип аталуы да очраклы булмагандыр. 1951 елда яшьләр җыентыгында басылган беренче хикәясеннән башланган бу иҗат төрле мәүзугларга сукмак салып карады.
Без, каләм тибрәтүчеләргә, бигрәк тә чәчмә әсәрләргә өстенлек бирүчеләргә, талант бөреләре янына тормыш тәҗрибәсе, әйләнә-тирәне төрле яклап танып-белүгә ихтыяҗ да кирәк, дибез икән, бу М.Хәбибуллин мисалында да раслана. Аны 1971 елда Язучылар берлегенә алырга тәкъдим иткән өлкән әдибебез А.Расих та нәкъ шулай яза: «Дөньяны күп күргән, тормышны якын белә торган, хезмәтнең шофёрдан башлап инженерга кадәр булган барлык баскычларын үткән кеше», – ди (Казан утлары. – 1971 – №2. – Б.184).
Аның тормыш юлында тагын бер сәхифә бар. Авылда, иген кырлары кочагында үскән малай сугыштан соңгы елларда нефтьчеләр арасында да кайнап ала. Шул арада ул кара алтын чыгаручыларның икенче даирә кешеләре генә түгел, бәлки бөтенләй башка гамь белән яшәүчеләр икәнен дә аңлап ала. Ник дигәндә, иген үстерүче өчен җир яшәү чыганагы булса, җирнең маен суыручыларга, аның өстенә караганда, асты кадерлерәк икән. Бу, авыл кешесе үлчәме белән бәяләгәндә, гайре табигый хәл. Шул турыдагы борчуларын ничә еллар күңелендә йөрткәннән соң, дүрт дистә чиген узгач, әлеге хакта «Икмәк кадере» дигән әсәрен язуы шуның нәтиҗәсе.
…Район башлыгы кабинетына шушы төбәкнең җитәкчеләре җыела. Бер күмәк хуҗалык җитәкчесе биштәреннән түрәнең өстәленә кабарып пешкән икмәк чыгарып куя һәм шундагыларга әйтә:
– Кем таптый ала шушы икмәкне? Кем?!
Барысы да аптырап кала. Бу бит әле сугыштан соңгы гына еллар. Биредә утыручылар бер туйганчы ипи ашау хыял гына булган ул елларны яхшы хәтерли. Шуңа күрә, нәрсә сөйли бу, тик торганда икмәкне кем таптый алсын? – дип, гаҗәпләнеп карап торалар.
Болай эшләү өчен, шыр юләр булырга кирәк.
Шулай да бүлмәдәгеләрнең берсе әлеге икмәкнең райондагы иң абруйлы өстәл өстенә куелуының сәбәбен чамалый. Бу бәндә – шушы төбәктә нефть эзләүчеләр эшчәнлегенә җитәкчелек итүче Ходайбирдин. Ул әлеге икмәкнең хуҗасы Кадыйровның нәфрәте үзенә төбәлгәнлеген аңламаслык ахмак түгел. Чөнки соңгы көннәрдә генә аның кешеләре, авария ясап, шушы хуҗалыкның уңдырышлы җирен пычратып, эштән чыгарганнар иде. Күңелле эш түгел, анысы. Әмма ул үзенә аклану да таба. Без бит ул бозылган җир өчен аларга акча түлибез. Әлеге кишәрлекләрдән җыеласы икмәк бәясе, нефтьнеке белән чагыштырганда, күпкә кимрәк. Шуңа күрә нигә ул кадәр борчылырга? Без бит нефтьне алтынга сатабыз!
Ике җитәкченең бер үк нәрсәгә төрле карашта торуларын күреп утырган район башлыгы аларның кайсысы хаклы булуын аңларга тели. Кемгә өстенлек бирергә? Әлеге сорауга катгый җавапны ул нефтьчеләр чиновнигының менә бу сүзләре яңгыраганнан соң таба:
– Иптәш Кадыйров, ипиегезне алып китегез, монда ач кешеләр юк!

Чыннан да, бу очракта нәрсә кадерлерәк: икмәкме, әллә нефтьме? Ләкин җавап бер: алтынны (сарымы ул, карамы) ашап булмый. Яшәү чыганагы – икмәк! Май сеңгән җирләр тагын ничә еллар буе икмәк үстерергә яраксыз булачак әле.
И.Гази кебек бездәге нефтьчеләр турында беренче романны иҗат иткән олы әдип тә әсәр коллизиясенең тормышчан каршылыкларга нигезләнүенә игътибар итә. «Повестьны зур канәгатьләнү белән укып чыктым. Язучы өчен тормыш тәҗрибәсе бик зур сыйфат», – ди ул (Казан утлары. – 1977. – №12. – Б.151).
Әлеге әсәр укучыны барыннан да элек күтәрелгән темасының безнең җөмһүрият өчен аерым бер әһәмияткә ия булуы белән уйланырга мәҗбүр итсә, шуннан соң язылган «Унсигезенче яз» повесте сәнгатьчә эшләнеше буенча алга китешне күрсәтә иде. Монысы – язучы өчен иң мөһиме. Чыннан да, унсигез яшәр Әнрүсә белән булган вакыйгалар укучыны чын-чыннан дулкынландыра. Заманында, зур сәнгатьтә урын алу максаты белән, баласын ташлап башкалага киткән Мөнирә әллә ни уңышка ирешә алмаган. Аның каравы, ул үзе дөньяга китергән баласына «апа» гына булып калган. Кыз исә, балигъ булгач, Мәскәүдә узачак җыр ярышына барырга сайланып алынган. Ихтимал, аңа бу юнәлештә бәхетле юл ачылыр дигән өмет туа. Авторның уңышы – Әнрүсәнең күңел тирбәлешләрен шактый тоемлы итеп бирә алуында. Шулай да әле М.Хәбибуллинга шул чор тәнкыйтендә каләмен тагын да камилләштерергә кирәклеге турында киңәшләр дә ишетергә туры килә. Н.Гамбәр, мәсәлән, хис-кичерешләрне вакыйга-картиналар аша сурәтләү урынына вакыт-вакыт аларны сөйләп чыгу белән узып китмәскә кирәклеген искәрткән иде (Гамбәр Н. Бәхеткә юл – гел алда // Казан утлары. – 1977. – №12. – Б.150). Шулай да авторның үзенә килгән күпсанлы хатлар, очрашуларда әйтелгән фикерләр әсәрнең бигрәк тә яшьләр тарафыннан бик җылы кабул ителүен күрсәтә иде. <…>


Мәкаләне тулаем «КУ» журналының 12 нче (декабрь, 2017) санында укыгыз.

фото: «Казан утлары» архивыннан