Гамьле әңгәмә

05.12.2017 12 (декабрь), 2017

Бер гасыр милләт сагында


Шамсеева ГГ фото

Бер гасыр дәвамында мәркәзебез халкына белем һәм тәрбия биргән мәгариф учагы – Габдулла Тукай исемендәге 1 нче татар гимназиясе бу көннәрдә үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңа, аз да түгел, күп тә түгел, нәкъ 100 ел. Шул уңайдан гимназия директоры Гөлфия Гаяз кызы ШӘМСИЕВА белән әңгәмә кордык.

Шамсеева Г фото– Гөлфия ханым, элек-электән Яңа татар бистәсендә яшәүче халык аң-белемле, тәрбияле булган. Бүген сезнең гимназия моңа нинди өлеш кертә? Әлеге бистә һәм бер гасырлык мәгариф учагының тарихына тукталыйк әле…

– Гимназиябезнең ачылуы ХIX гасыр башына туры килә. Тарихи документлардан күренгәнчә, 1816 елда Яңа бистәдә классик язучы һәм иҗтимагый фикер иясе Фатих Әмирханның әтисе Зариф хәзрәт тырышлыгы белән һәм аның җитәкчелегендә «Әмирхания» мәдрәсәсе ачыла. Гимназиядән ерак булмаган бер йортта Фатих Әмирхан яшәп иҗат итә, һәм аның янына фикердәше, чордашы, дусты Габдулла Тукай да килә торган була. ХХ гасырда да төрле хәлиткеч вакыйгаларны үз башыннан кичергән әлеге уку йорты – гимназия үз эшчәнлеген хәзер дә заман сулышын тоеп, ягъни XXI гасырда да югары дәрәҗәдә дәвам итә.
1 нче татар гимназиясе, гасырлар алышынуга карамыйча, милләтебез тарихында җуелмас эз калдырган шәхесләрнең исемнәре белән бик тыгыз бәйләнгән. Иң башта бөек Тукаебыз исеме белән бәйле – ул Яңа бистә һөнәрчеләре Мөхәммәтвәли белән Газизә гаиләсендә тәрбияләнә, 1907 елда Казанга яңадан кайткач та биредә еш була.
Анда аның дуслары Хөсәен Ямашев, Мәхмүт Дулат-Али, Фатих Әмирханнар яши. Яңа бистәдә «Әмирхания» мәдрәсәсендә Гаяз Исхакый белем ала һәм, анда яшәгәндә, үзенең «Тәгаллемдә сәгадәт», «Кәләпүшче кыз», «Өч хатын белән тормыш», «Бай углы» исемле танылган әсәрләрен яза.
Социалистик революциядән соң, 1917 елда, Яңа бистәнең Эш урамындагы 43 нче йортта урнашкан мәдрәсә беренче совет мәктәбе итеп үзгәртелә. Шулай итеп, татар бистәсендә түләүсез татар мәктәбе ачыла. Башта мәктәптә 50 укучыга 2 укытучы белем бирә. Укытучыларның берсе – күренекле татар журналисты һәм язучысы Вафа Бәхтияров. Ул «Әл ислах» газетасында Ф.Әмирхан һәм Г.Тукай белән бергә эшли.
Аннан мәктәпне Кызыл Татарстан урамындагы 16 нчы йортка күчерәләр. Шулай итеп, «бердәм хезмәт мәктәбе» ачыла.
1918 елда мәктәп ике бинага: Кызыл Татарстан урамындагы 16 нчы йортта һәм Хөсәен Ямашев урамындагы 72 нче йортта урнаша. 72 нче ике катлы йортта 1937 елга кадәр эшли. Мәктәпнең мөдире Мәхмүд Галиев була. 1921 елда мәктәп беренче укучыларын чыгара. 1921-1922 уку елында мәктәптә укытуның икенче баскычы башлана. 13 нче номерлы беренче баскыч мәктәп белән 14 нче номерлы икенче баскыч мәктәп бергә кушыла да беренче һәм икенче баскычлы 13, 14 нче номерлы җидееллык мәктәпкә әйләнә. Мәктәпнең директоры булып Мәрдәнов Һади Әхмәт улы эшли.
1924 елда мәктәпкә татар халкының бөек мәгърифәтчесе Каюм Насыйри исеме бирелә. Каюм Насыйри Яңа бистә балаларына рус теле өйрәтә. Әдип, һәр укучы татар теле белән беррәттән рус телен дә яхшы үзләштерергә тиеш, дип саный.
1928-1929 уку елы башында бу мәктәптән «Октябрьнең 10 еллыгы» исемендәге җидееллык мәктәп аерылып чыга. Ул яңа салынган бинага (хәзерге 13 нче номерлы мәктәп) урнаша. Төп өлеше К.Насыйри исемендәге 14 нче номерлы җидееллык мәктәп булып кала. 1937 елда мәктәпне элеккеге унберенче мәчет бинасына күчерәләр. 1953 елда исә әлеге мәгариф учагы урта мәктәпкә әйләнә.
1960 елда инде мәктәп хәзерге дүрт катлы бинага күчә һәм «35 нче номерлы урта мәктәп» дип атала башлый.
1961 елда мәктәп кайбер предметларны инглиз телендә укыта торган урта гомуми белем бирүче мәктәпкә әйләнә. Мәктәптә икенче класстан башлап, инглиз телен өйрәнәләр. Уку рус, татар, инглиз телләрендә алып барыла. Шушы ук елда мәктәпнең СССР Педагогия фәннәре академиясе милли мәктәпләр институтының Татарстан филиалы терәк мәктәбе итеп раслануы очраклы түгел.
Ниһаять, 1990 елда татар һәм рус телләрен укытуда яңа технологияләр куллануда бөтен республикага дан казанган 35 нче мәктәп базасында Татарстанда беренче булып гимназия ачыла. 1 нче номерлы татар гимназиясе Казанда татар мәгарифен үстерүдә беренче карлыгач була.
Безнең беренче укытучылар авыр көрәш елларында имтихан узалар, мәктәпнең хәзерге бай традицияләренә нигез салалар. Үзләренең бөтен гомерләрен бистә халкына аң-белем бирүгә багышлаган В.Бәхтияров, Г.Хөсәенов, Һ.Мәрдәнов, М.Галиев, Татарстанның атказанган укытучылары Г.Якупов, Б.Аитова, Х.Шамкин исемнәрен халык онытмый.
Укучыларыбыз да әлеге исемнәр белән яхшы таныш. Гимназиядә 50 ел дәвамында эшләп килгән туган якны өйрәнү музее бу юнәлештә алыштыргысыз вазифа башкара. Ул Татарстан Дәүләт музееның филиалы булып тора. Аны оештыруны башлап йөрүче, 40 ел буе алыштыргысыз җитәкчесе – Гөлчирә Хафиз кызы Шәмсетдинова. Музеебыз мәктәпнең тәрбия процессында мөһим роль уйный. 1 сентябрьдә 1 нче сыйныфларда тәүге дәресне музейдан башлау – матур традицияләребезнең берсе. Әнә шулай бала күңелендә туган җиргә, үз милләтеңә мәхәббәт тәрбияләнә.
Музей татар халкы тарихын өйрәнүдә дә мөһим роль уйный. Эзләнү эше барышында, тарих өчен кирәкле мәгълүматлар табыла. Идел ярында мамонт сөякләре табу, борынгы кешенең мамонт сөягенә ясаган рәсеме хәтта «Татарстан тарихы» дәреслегенә кергән. Генерал Я.Чанышев, Ленинның шәхси шофёры М.Бурнашев белән очрашулар турындагы мәгълүматлар музей мирасханәсе хәзинәләрен тәшкил итә. Күрәбез: республикабыз, башкалабыз тарихында тирән эз калдырган бик күп вакыйгалар һәм шәхесләр бер үк вакытта әлеге гимназия тарихын да формалаштыра. Шуңамы, әллә урнашкан урынына бәйле башка берәр сихри-даһи көчме, бу белем бирү йорты әлеге милли-мәдәни юнәлешкә йөз тоткан эшчәнлеген бүген дә уңышлы алып бара!
Хәзерге вакытта Казанның Габдулла Тукай исемендәге 1 нче татар гимназиясен республикабызда һәм аннан читтә дә әйдәп баручы яңа төр белем бирү оешмаларының берсе дип беләләр.

– Бер гасыр дәвамында белем һәм тәрбия биргән мәгариф үзәгендә кемнәр генә белем алмагандыр… Гимназияне тәмамлаган кайсы күренекле шәхесләр сезнең мактанычыгыз булып тора?

– Бер гасыр эчендә мәктәпне тәмамлаучылар арасында бик күп танылган шәхесләр бар. Алар – мәктәпнең горурлыгы гына түгел, ә республикабызда билгеле затлар.

Гомәр Гыйматдинов – Бөек Ватан сугышы герое – Мәскәүдән Берлинга чаклы сугышчан юл үткән. Аның легендар сугыш юлы турында «Возрождённая легенда» исемле документаль фильм да төшерелгән. Сөембикә Баязитова – медицина хезмәте старшинасы. Бөек Ватан сугышы елларында Франция халкының героинясына әйләнгән, Кызыл байрак ордены белән бүләкләнгән. Курку белмәс татар кызы дошман пулемёты астыннан 45 сугышчыны кораллары белән бергә сугыш кырыннан алып чыккан. Озак еллар Мәскәүдәге Патрис Лумумба исемендәге Халыклар дуслыгы университетының профессоры булган Габделхак Галиуллин, Ленин ордены кавалеры, татар халык ашларын өйрәнеп, даими рәвештә аларны пропагандалаучыларның берсе Юныс Әхмәтҗанов, Татарстанның атказанган артисты Гөлсем Сөләйманова, РСФСРның атказанган укытучысы, татар халкы тарихын өйрәнүгә зур өлеш керткән бөек педагог Гөлчирә Шәмсетдинова, РСФСРның атказанган рус теле һәм әдәбияты укытучысы Миннехан Әхмәтҗанов, Татарстанның атказанган укытучысы, республика күләмендә татар телендә физика укытуны әйдәп барган Наил Гыймадиев, Татарстанның атказанган укытучысы Роза Сыромолотова, Татарстанның атказанган укытучысы Диләрә Сибгатуллина, ТАССРның мәгариф отличнигы, Республиканың атказанган укытучысы Ләлә Галиева, рус теле һәм әдәбияты укытучысы, ярты гасыр гомерен мәктәп белән бәйләгән педагогларның берсе Джема Камалова, шушы мәктәптә укып, соңыннан утыз елдан артык гимназиядә математика укыткан Әлфия Исхакова, Россиянең атказанган укытучысы Равил Усманов һәм тагын бик күпләр – безнең мәктәпнең элеккеге укучылары.
Бөек композиторыбыз, XX гасырның танылган музыканты Салих Сәйдәшев исеме дә мәктәп тарихы белән бәйле. Ул 35 нче мәктәптә кызлар хорын җитәкләгән. Мәктәп укучылары белән Зәңгәр күлгә экскурсия вакытында танылган «Зәңгәр күл» җырын иҗат иткән.
1 нче гимназия – традицияләргә бик бай белем учагы, чөнки монда мәктәпнең рухын, җанын белгән һәм шуны дәвам итә торган, үзләре биредә белем алган элеккеге укучылар эшли. Мин үзем дә биредә укыдым.
Татар мәктәбе – милләт сакчысы ул. 90 нчы елларда татар гимназияләре гөрләп ачылганда, зыялыларыбыз, үзләренең балаларын татар гимназияләренә урнаштырып, ана телендә белем-тәрбия бирү хокукын алды. 1 нче гимназиядә татарның күренекле вәкилләренең балалары укыды һәм укый.

– Һәр җәмгыятькә сәләтле кешеләр кирәк. Сезнең гимназиядә сәләтле балаларны иҗатка тарту, фән белән кызыксындыру юнәлешендә нинди эшләр алып барыла?

– Г.Тукай исемендәге 1 нче татар гимназиясе белем һәм тәрбия бирүне заман ихтыяҗларын аңлап оештыра. Заман уку-укыту эшчәнлегенең барлык тармакларына яңалыклар кертә. Мәгариф өлкәсендәге җитди үзгәрешләр фәннәрне тирәнтен өйрәнү hәм балаларның табигый сәләтен үстерүгә юл ачты. Хәзерге чорда дөньякүләм мәсьәләләр хакында фикер йөртерлек шәхес тәрбияләү аеруча әһәмиятле.
Сәләтле яшьләр – җәмгыятьнең төп байлыгы. Һәр бала үзенчә сәләтле. Без, баланың сәләтен вакытында күреп, аны үстерү өчен уңайлы шартлар тудырсак кына, көтелгән уңышларга ирешә алабыз. Сәләт бары тик дөрес оештырылган эшчәнлектә генә үсә. Сәләтле балалар белән эшләү – безнең гимназия эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләренең берсе. Һәр баланың үзенчәлеген һәрвакыт игътибар үзәгендә тотабыз һәм аларның бу сыйфатларын тагын да үстерергә тырышабыз. Сәләтле балалар белән эшләүнең төп максаты – һәр укучының сәләтен, иҗади башлангычын үстерү. Мондый укучылар белән эшләгәндә, эзләнү, яңа мөмкинлекләрне файдалану мөһим.
Сәләтле укучылар белән эшләү уку елының беренче атнасыннан башлана: укытучылар, сыйныф җитәкчеләре сәләтле балалар базасын төзи. Гимназиябез мөгаллимнәре шуны яхшы аңлый: сәләтле булу нәселдәнлеккә генә бәйле түгел, монда бала яшәгән мохитнең кыйммәтләр системасы да зур әһәмияткә ия; билгеле бер шартлар булдырганда, укучыларның күбесендә теге яки бу сәләтне үстерергә мөмкин. Сәләтле балалар базасын түбәндәге юнәлешләр буенча төзибез: интеллектуаль (олимпиадалар, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашучылар), рәсем сәнгате, әдәби иҗат (шигырь, хикәя иҗат итүчеләр, нәфис сүз бәйгесендә катнашучылар), музыка коралларында уйнаучылар, җырчылар, биючеләр, кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр, спорт ярышларында катнашучылар. Гимназиядә эшли торган түгәрәкләр дә укучыларны һәрьяктан үстерүгә хезмәт итә <…>

Әңгәмәдәш – Рамил ХАННАНОВ


Әңгәмәнең ахырын «КУ» журналының 12 нче (декабрь, 2017) санында укыгыз.